- 04.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиянең Дәүләт Думасында минималь эш хакын арттыру турындагы сорау тикшерелде. Иң түбән эш хакын 350 сумга арттырып, 5554 сумнан да ким булмаска тиеш, диләр. Русиядә хәзер минималь эш хакы 7633 сумны тәшкил итә. Шушы акча белән нигә үзләре яшәми икән соң алар? Үзләре 200-300 мең сум алалар. Ул 5554 сум акча бит бурычка да җитми, ә ашарга-киенергә, юл йөрү өчен каян алырга кирәк, әзрәк уйлап карагыз. Халык бит сезгә карап тора, сез дә бит картаерсыз, гел бер килеш кенә торып булмый ул. Көн саен электр, газ продукциянең хакы күтәрелеп тора, ә пенсияләр артмый дәрәҗәсендә.
Мин үзем беренче мәртәбә 1957нче елда сайлауга бардым. Ул вакыттагы сайлаулар шулкадәр күңелле иде. Пар атлар белән урамнарда саклаучыларны алып киләләр иде. Кибетләр гөрләп эшли. Сайлау иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр бара. Һәр 10 йортка сайлау алдыннан агитаторлар җыеп, сайлау кагыйдәләрен аңлаталар, сайлаулар да ул вакытта гадел була иде. Алдынгы хуҗалык җитәкчеләре, механизаторлар депутат итеп сайлана алалар иде. Минем дә Татарстанга депутат булып сайланганым бар. Елга ике тапкыр сессиягә бара идек, ә хәзер 40-50шәр мәсьәлә карыйбыз, дип шау-гөр килеп утыралар, бер ел үтәме-юкмы, шуны тагын үзгәртеп куялар. Депутатларга килсәк, сайлау алдыннан йөриләр, әллә нәрсәләр эшләргә вәгъдәләр бирәләр, ә аннан соң күзгә дә чалынмыйлар. Районга килә торганнардыр, ә ерак авылларга алар отчет бирергә тиешләр, моның бер генә мәртәбә дә булганы юк. Яңалыкларда сөйлиләр, 64 партия, дип, ул нинди партияләр соң, аны бит авыл халкы аңламый. Элеккечә генә барып булмыймы? Тарткалашып яту нигә кирәк? Авыл халкы сентябрьдәге сайлауларда депутатларның 70%ы алышынсын иде дигән фикердә. Авыл халкына бер ярдәм дә юк, юллар юк, күперләр кирәк, авыл хуҗалыгын, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырдай кеше сайлансын иде.
Мөҗәһи МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии