Әби безгә үлеп күрсәтте

Әби безгә үлеп күрсәтте

Бу язманы Фирая һәм Резидә Бәдретдиновалар соравы буенча яздым. «Адарат абый, әби турында яз әле. Син аны яхшы беләсең бит, ул гади әби генә түгел», – дигәннәр иде. Чынлап та, гади генә түгел иде шул. Ул – бабайларының әнисе. Алар туганда, әби күптән гүр иясе иде инде.

Баштан ук әби турында яза башласам, күп нәрсәләр аңлашылмас иде. Шуңа, артка борылып карап, үткән юлыбызның кайбер мизгелләрен искә төшереп үтү дөресрәк булыр.

***

Сугыш башланганда миңа 4 яшь тә бер атна иде. Сугышка кадәр әти-әни, без, балалар, Арчада яшәдек. Әти җәйләрдә әби белән бабай янына кайтара иде. Арчада торган вакытларның кайбер мизгелләре исемдә калган. Авылда бабайның да нинди өйдә торганнары бүгенгедәй хәтердә. Аның өй каршында алма бакчасы бар иде. Әбинең тибә торган сыерны сауганы гел күз алдында. Миңа ул чакта өч кенә яшь иде әле. Дүртенчегә киткәндә әти авылда бабайның бер йортын сүттереп, яңаны салдырды. Ул вакытта осталарга комачау итмәсеннәр дип, күбрәк Арчада әни янында тота иде.

Ул йортка тәрәзә-ишек ясалып, түбә ябылгач, сугыш башлана. Әти безне – 4 баласын һәм әнине бабай белән әби йортына кайтарып куя. Күп тә үтми, әтигә сугышка китәргә повестка килә. Аны Балтач военкоматына ат җигеп төшереп куйдык. Бабам – тарантас башына, әти-әни һәм мин исә уртада утырдык. Әти барыбызны да кочаклады һәм китеп барды. Шуннан соң аны бүтән күрмәдек. Әйләнеп кайтмады. Соңгы хатында: «Без Смоленск тирәсендә. Сугыш бик каты бара. Хатым килмәсә, мине үлгән», – дип белерсез дип язган. Ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора.

Шулай итеп бер әнигә карт бабай һәм әби, 4 бала калдык. Олы апага – 10, икенчесенә – 6, миңа – 4 яшь, энем Бориска 2 ай. Барыбыз бергә 7 җан. Ул елларда гаиләсе зур булганнар күрде инде күрмәгәннәрне. Әнидән башка рәтләп эшләрдәй беркемебез дә юк. Аңа йөкнең бик авырын тартырга туры килде. Әтинең абыйсы Хаҗи абыйның да 4 кызы, ике улы калды. Алар да бу гарасатны бик авырлык белән генә кичте. Сугыштан соң төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Инде 4 кыз вафат, урыннары оҗмахта булсын. Әле ике улы исән-сау, Аллага шөкер. Шул китүдән дәү әтиебез дә кайтмады. Ичмасам, оныгы Фирая Ленинград өлкәсенә барып бабасының каберен күреп, зиярат кылып кайтты, рәхмәт яугыры.

Сугышны бабай бик авырлык белән кичерде. Аның олы улы Габделхак абый алдагы сугышларның берсеннән кайтмый калган, шунда яу кырында үлгән. Бу сугыштан исә, күрәсез, ике малае кайтмый.

Бабай патша Русиясенә 25 елга армия хезмәтенә алына, бик күп сугышларда катнаша, бәхеткә, исән кала. «Нинди генә авырлыклар аша узарга туры килмәде, әмма бервакытта да кулыма аракы белән тәмәкене алмадым», – дип сөйли торган була бабай. Шуның өчендер инде, безнең геннан аракы, тәмәке төшеп калган. Мин үзем эчмәдем, дип әйтә алмыйм, ләкин бервакытта да баш төзәтеп эштән калмадым. Үз гомеремә, эчәсе килә дип, бер ярты да алмадым. Чөнки аны эчәсем килми. Тәмәкене әйткән дә юк.

Бабай урысча-полякча бик яхшы белгән. Чөнки бер сугышта полякларга пленга төшкән. Ул Польшада поляк баенда хезмәт итә. Таза-сау, бик эшчән кеше булганга, поляк бае бабайны калырга өнди, идарәче итеп куймакчы була. «Балаларны бик сагындым, шуңа гына кайттым», – дип сөйли торган була бабай.

Финнар белән сугышканнан соң, Петербургтан Балтачка җәяү дә кайтырга туры килә аларга. Кулларында – Русия солдаты кенәгәсе һәм юл картасы. Намаз укый-укый кайталар.

Сугыштан соң аларны беразга өйләренә җибәрәләр. Бер кайтуында әти-әнисе бабайга өйләнергә кушалар. «Балалар үстерергә соңга каласың. Күрше Арбаш авылында бер әйбәт гаиләдә өч кыз бар, олысы – олырак, кечесе яшьрәк», – диләр. Уртанчы кызлары исә ни буласын алдан белеп әйтә торган була. Ул вакытта ир-ат 30 тирәсенә җитсә, олыгайган санала иде бит. Хәзер генә ул 50гә җиткән, исереп, аңгырайган егетләр, мин яшь әле, дип йөриләр. Менә шул уртанчы кызны – әбиебезне бабай алып кайта да инде.

Әби искиткеч эшчән кеше була. Аны җеннәре белән эшли, дип әйтәләр. Әле олыгайгач та бик җиңел хәрәкәт итә иде ул.

Бабай хезмәтен тәмамлап кайткач, авыл хуҗалыгы эшенә керешә: бик күп мал тота, ат, сыер, сарыклар асрый. Зур каралты-кура төзи, һәр эшне үзе эшли. Сугышка дип, патша хөкүмәте авыллардан армиягә яраклы атлар сатып ала торган була. Уртачаларының бәясе – 3, бик яхшыларыныкы – 7 сум. Безнекен тарантасы-ние белән 25 сумга алып китәләр. Ә йорт салу өчен 15 сум кирәк иде, дип сөйли әби.

Бабай авылда староста хезмәтен башкара. Дәрәҗәсе зур була. Ниндидер тәртипсезлек килеп чыкса, авыл җыенын җыеп, бик тиз хәл иткәннәр. Әби сөйләгәннәрдән бер генә мизгел. Бер кеше кемнеңдер бакчасыннан кабак урлап чыккан. Моны белеп старостага җиткерәләр. Шундый карар чыгарыла: бу кешегә күтәрә алган кадәр кабак асалар да, карак дип урам әйләндерәләр. Каравыл өенә алып кайтып бер кич йоклаталар. Әгәр бу гадәтен кабатласа, авылдан җыенып чыгып китәргә бер сәгать вакыт бирәләр.

Эх, бабай хәзерге исерекләргә нинди карар чыгарыр иде икән?!

Ул вакытта җәй көннәрендә салым җыйнау буенча урыслар килеп төшә торган була. Әгәр бабай өйдә булмаса, аны басудан алып кайталар. Чөнки эшне хәл итеп җибәрерлек урысча белүче кеше юк. Ул авылда имам хезмәтен дә башкарып тора.

1944 елда бабай белән мин ачлыктан шешендек. Әни бик авырлык белән безне больницага салды. Марттан июнь азагына тикле больницада яттык. Анда шулхәтле кеше күп, көн-төн тикшереп, дарулап тордылар. Бабай өйгә кайткач, электән калган кипкән сарык тиреләрен өтеп чистартып ашап бетердек.

Әни, апа белән бергә, әтинең киемнәрен «уфалла» арбасына төяп, мари ягына чыгып китәләр иде. Чөнки утыртырга бәрәңге юк. Мариның бер авылында шушы киемнәрне бәрәңгегә алыштыралар. 4 капчык бәрәңге бирәләр. Әнинең үзен ашаталар. Чыкканда ишегалдында әни тавыкларга дип чыгарып куйган пешкән бәрәңгене күрә. Кире кереп, апага дип шуны бүксәсенә тутыра башлый. Шулчак өйдән ике мари хатыны чыгып, әнине егып салып типкәли башлыйлар. Бәхеткә, әтиебез киемнәрен киеп чыккан хуҗа кайтып керә, хатыннарның икесен ике якка селтәп ташлый да: «Әнә, урамга чыгып карагыз, ун яшьлек кызы елап тора, имгәтсәгез, үзегез илтеп куярсыз», – дип куып җибәрә. Ул әнинең кесәсенә бәрәңге тутыра, арбаны авыл башына хәтле чыгарышып куя. «Әгәр бу абзый вакытында кайтып җитмәсә, үтерергә дә күп сорамаслар иде. Кайткач иң беренче булып бабайга бәрәңге пешереп ашаттык», – ди торган иде әни.

Сугыш бетте, ләкин безнең тормыш үзгәрмәде. Чөнки әти кайтмады. Әле бик күп еллар ипи ашый алмадык.

1946 елның ноябрендә ачлыктан бабай үлеп китте. Без инде җәйгә чыга алсак, үлмибез. Апабыз черек бәрәңге ташый башлый. Аның тәмлелеге… Нәкъ бер ай ашый идек. Аннан без чәйнәмәгән печән калдымы икән?! Бабай безнең белән печән ашап йөри алмый иде шул. Ул яхшы гамәлләр генә кылып яшәгәндер. Күзләре бик яхшы күрә, колагы әйбәт ишетә, тешләре дә селкенә торган түгел иде. Бабайны күмеп кайтканнан соң әби: «Бабагыздан соң мин 10 ел яшим әле», – дип әйтеп куйды. Чынлап та, ун ел яшәде ул.

Әни Балтачтагы «Красный труд» артеленә кичен төрле киемнәр тегә, ә көндез колхоз атларына су җылытабыз. Атлар бик күп. Авыл – аерым колхоз. Барлык эшләр атлар белән һәм кулдан башкарыла иде. Әни тормышны бар көченә тартты. Аңа олы апабыз Сәкинә ярдәм итә башлады. Ул, бабай шикелле, эшкә бик таза иде. Җәен – кечкенә арба, кышын чана белән урманнан утын ташыды. Урман безгә 7 км. Арба тартып кайту – үзе бер җәза. Урман тулы коры агач, әмма урманчы бирми. Кыш җитсә – ягарга утын, өскә кияргә кием юк. Ашауны әйтмибез дә инде. Ул чакта йортка дуга керсә, дога керә, диләр иде. Без, бала булганлыктан, чынлап торып эшли дә алмыйбыз. Тик тә тотмыйлар, хезмәт хакын да түләмиләр иде.

Сугыш бетте. Исән кешеләр кайта торды. Һәрберсенә эш табылды. Тормышлары күзгә күренеп рәтләнде. Алар ипи ашый башлады. Исән кайтучылар арасында да, шушы тормыш уңайлансын дип, бар көченә эшләп, хөкүмәт тарафыннан бер хөрмәт тә күрмичә, бу дөньядан китеп баручылар булды.

Шушы Русия өчен бабай 25 ел хезмәт итә. Илне саклау өчен 3 улын югалта. Шушы малайларның яки әтиләребезнең исемнәрен һәйкәл янындагы мемориаль тактага язып кую өчен, акча юк, халыктан җыярга, диләр. Булмас шул, ил акчасын аерым кешеләр урлап бетергәч. Минемчә, Германиядән немецлардан сорарга кирәк. Алар атып үтергән ич безнең әтиләрне. Алар исемен алтыннан язарга вакыт иде инде. Әтиләребез юклык аркасында, ниләр генә күрмәдек. Бу сугышның иң каһәрләнгән буыны без идек. Көтү көттек, бер тиен түләмәделәр, иртәнге алтыдан кичке алтыга урман кисәргә җибәрәләр, үгез җигеп барасы. Анысы үземнең генә хәлдән килми, ат караучы Һидият абый җигеп бирә. «Берүк үгезгә суга күрмә, дулап бөтен арбаны ватып бетерә. Күп итеп төя, аттан артык тарта», – дия иде ул. Дуласа, кая качармын дип, курка-курка кайтасың. Әти булмагач, яшь дип тормыйлар, нинди эш бар, шуңа кушалар иде. Лаешта да урман кистек.

Колхозда радиочелтәр ачтылар. Ул 7 авылга хезмәт күрсәтә иде. Мине моторист итеп алдылар. Без ике кеше. Иртән алтыдан 8гә, көндез 11дән 12гә, кич 6дан 11гә, ә 11дә сүндереп кайтып китәсең. Берсендә боргалап утырам. Чип-чиста татарча сөйли башлады радио. Казан дип уйладым, бөтен авылга җибәрдем. Ярты сәгать сөйләде бу. Иртән бригадир керде. Балтачка чакырганнар икән. Ат җигеп төшеп киттек. Райком секретаре янына кереп бастык. Беренче секретарь Әхмәтҗановка «Азатлык» радиосын җибәрүче мин икәнен әйттеләр дә ул куып чыгарды. Чыгып ычкындым. Яланаяклы малай белән ник сөйләшеп торсын инде ул?! Аларны (без өчәү идек) бик нык орышкан.

Әби безне үз балалары шикелле карады. Әни һәрвакыт эштә. Күп вакыт әби белән торабыз. Ул идән себерә, урын-җирне тәртиптә тота, безгә булганча ашарга пешерә. Һәрберебезгә үзенчә эш таба. «Улым, күп итеп чыра телеп куй әле», «самоварны куеп җибәр», «утын алып кер», «мичкә ягып җибәр», дип гел кушып кына тора. Үзе йон эрли, үзе безнең ничек эшләгәнне күзәтә. Бала-чага булгач, уйнап та, сугышып та алабыз. Әни каты куллы. Ул эләктермәкче булса, әби янына килеп сыенабыз. «Балаларыма кулыңны гына тидереп кара», – дип әби безне яклый.

Сугыш бетте. Кайтырга тиешле кешеләр кайтмый, хатлары да юк. Шул кешеләрнең хатыннары яки туганнары әби янына килә. Әби Галия исемле иде. Әби кайтмаган иренең элек киеп йөргән күлмәген я башка бер киемен калдыргач, кабат өч көннән килергә куша. Ул аны баш астына салып йоклый. Килгәч, күргәннәрен бәян итә. «Ирегезне көтмәгез – үлгән» яки «юлда ул, шушы көннәрдә кайтып җитәчәк» дия һәм барысы да дөрес була торган иде.

Бервакыт тегермәнче Әхмәди абыйның хатыны Фәбрзәнә апа килгән. «Галияттә, төш күрче, Әхмәдине бер хатын белән йөри, диләр. Күлмәген алып килдем», – ди бу. Гадәттәгечә, 3 көннән килергә булып, китеп барды ул. Вакыт үткәч, Фәрзәнә апа үзе пешергән ипиен сөлгегә төреп, килеп керде.

– Күрдеңме, Галияттә, – дип сорады ул керә-керешкә.

– Күрдем, Фәрзәнә. Тик миңа ачуланма, Әхмәдиең синнән озакламый китә, – дип әбием әйтүгә, Фәрзәнә апаның кулындагы ипие сөлгесе-ние белән төшеп китте.

Бер сүз дә әйтмичә чыгып китте ул. Ышана торган да түгел, җиткән 5 баласы бар. Ул заманда андый хәл юк иде. Чыннан да, бер айдан Әхмәдине качкан дип сөйләделәр. Шул китүдән ул башка әйләнеп кайтмады. Фәрзәна апа аны бик сагынып гомер кичерде.

Әби җәй җиткәч, күп төрле үлән, чәчәк җыеп, караңгы урында киптерер һәм үзе белеп даруын ясый. «Һәр авыруга каршы торырлык үлән бар. Аны кешеләр белми генә», – дия торган иде. Ә никадәр бала туды әби кулында! «Галияттәй, кулың җиңел, килә күр», – дип, алдан чакырып куялар үзен. Ул баланы юып, кулына тоттырып кайта.

Ул вакытта һәр үлгән кешене дә үлгәнме-юкмы икәнлеген тагын бер кат тикшерә торганнар иде. Анда да әбине чакыралар. Ул баштан карый, аннан күмәргә әзерләнергә куша. «Мин беркемне аермадым. Ярлымы, баймы – барыбер иде. Ярлы икән, чыпта белән булса да төреп җибәрә идек», – дип сөйли иде.

Әбигә күп җирдән сәдака китерделәр. Ул аларны дога кылып ала да я бер ятимгә, я бер гарипкә кертеп чыгарга куша. Акча бирсәләр дә, аз гына алды. Аны да безгә бирде. «Балалар, бу акчага, берүк, ризык ала күрмәгез, ул сезгә авыру яки золым гына китерер», – диде үзе. Без кирәк-ярак алдык. «Сәдака эшләп тапкан акчадан бик аз булырга тиеш. Аның өчен бирүче дә, алучы да ахирәттә җавап бирә. Зур акча биреп, туганнарыгызны гөнаһтан котылдыра алмассыз. Ул сез килгәнне көтеп, эленеп торыр. Акчагыз күп булса, мәчет төзелешенә яки ремонтына, я зират коймасын тотарга кулланыгыз. Савабы зур булыр. Муллалар-абыстайларга сәдака итеп түгел, мәчет тотканнары өчен бирергә кирәк. Сәдака – мохтаҗ, гайбәт сатмый торган кешегә фарыз», – дигәне дә истә.

Әби үзе йон эрли, үзе безгә сөйләвен белә: «Балалар, берүк, байлык җыймагыз. Эшләп яшәгез, эшне күп итеп өйрәнегез. Бабагыз да бар нәрсәне үзе эшли белә иде. Кеше хакына керә күрмәгез. Хәрам малга кызыкмагыз. Җавап бирү озак һәм авыр булыр. Кеше 100гә хәтле яшәсә дә, ахирәттәге белән чагыштырсаң, бер төш күргән хәтле дә булмас. Шуңа күрә, анда барасын исегездән чыгармагыз. Кеше чын күңеленнән гозер белән килсә, тыңларга тырышыгыз. Мөмкинлегегез булмаса, юк, дип әйтегез. Өметләнеп тормасын. Шулай да гозергә колак салсаң, Хак Тәгалә гомереңә бәрәкәт, тәнеңә сихәт бирер. Туганнарыгыз белән туганнарча яшәргә тырышыгыз. Төрле кыенлыклар килеп чыкса да, туганлык җепләрен өзмәгез. Аралашып яшәгез».

Тормыш куйган авыр йөкне бергәләшеп тарта башладык. Энем белән арба өстерәп, әйбәт көннәрне икешәр тапкыр урманга ботакка барабыз. Урман 7 чакрым ераклыкта. Әни икебезгә дә берәр сынык ипи биреп җибәрә. Аны авылга җитәрәк кенә утырып ашыйбыз. Олы апабыз әнигә бик булышты. Эшкә бик таза иде. Колхозда төрле эшләрдә эшләде. Кышның Пермь якларына торф чыгарырга җибәрделәр, җәен урман кисте. Шактый еллар тимер юлда эшләде. Аннан Казанда төзелештә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкты. Ул кайтканда эшләп алган акчасына күтәрә алган тикле ризык алып кайтты. Әбигә бер күлмәклек ситсы, я бер яулык булмыйча калмый. Әни тиз генә күлмәген тегеп бирер иде. Апа ризыкларның барысын да иң беренче әбигә тапшыра. Әни дә ачуланмый. Дөрес, әби аның бик аз өлешен генә алып кала. «И, Сәкинә кызым, япь-яшь килеш шулкадәр авыр эшләрдә эшлисең. Мине шулай олылаганың өчен, картаймыш көнеңдә сине Ходай олыласын», – дия иде. Аллага шөкер, апабыз әби теләгәнчә яшәп ята.

Әби бик тә чәй яратты. 7 литрлы җиз самоварын бик аз вакыт сүндереп тотты. Кеше керсә дә, чәй эчермичә чыгармады. Чәйгә яраклы яфракларны җәйдән әзерләп куя иде.

«И, балалар, ризыкның нинди көчкә ия икәнен онытмагыз. Өстәлдә аны һәрчак каплагыз. Ипине ике куллап сындырып ашагыз. Тәлинкәгә ашны ашап бетерерлек итеп кенә салыгыз. Коръән укытканда да ризык өстен каплагыз. Балаларыгызга ризыкның тәмлесен генә ашатырга тырышмагыз. Ул яшь балага һәм карт-карчыкка гына ярый. Ул чакта бала ярсый торган булыр, дөрес тәрбияләнмәс. Вәхшиләр шуннан чыга», – дип тә әйткән иде. Әби, әйткәнемчә, бернәрсәдән дә курыкмады. Миңа калса, ул үзенең кайчан үләсен дә белде. Бервакыт: «Үләремә бер ел бар», – дип әйтеп куйды. Күк күкрәп яшен яшьнәгәндә без әби янына җыела идек. «И, балалар, куркып яшәмәгез. Алай яшәп булмый ул. Табигать белән бергә яшәргә өйрәнергә кирәк, ул чакта берни дә куркыныч түгел», – дия иде.

Апабыз тимер юлда эшләгәндә, ялга кайтты. «Кызым, син иң олы бала. Әниегезнең вакыты юк, мин үлгәч, өстемә чардуган куйдыру синең өстә», – диде әби. Апабызның китәр вакыты җиткәч, тагын әйтеп куйды. «И кызым, үләремә өч кенә көн калды, күрми калырсың», – диде. Әби авырмый, бу сүзләргә һич ышанырлык түгел. «Әби үлмәссең әле, мин тагын озакламый кайтырмын», – дип, апа китеп барды. Чынлап та, апа китеп, өченче көнендә әби иртән: «Бүген берегез дә әллә кая китмәгез әле», – дип куйды. Аннан сәгать икеләр тирәсендә: «Улым, бар әбиеңне чакыр», – диде. Әни кайтып җитте. Алар арасында мондыйрак сөйләшү булды:

– Килен, үләргә вакытым җитте. Кызым Зәкияне генә чакыр. Берүк, озак булмагыз.

– Авыртасыңмыни?

– Авырмыйм, Ходай биргән вакытым бетте.

– Шулай авыртмыйча гына кеше үләмени?! – ди куйды әни, ә үзе Зәкия апа артыннан китте.

Әни киткәч, ястык белән түшәген алып куйды. Үзе хәстәрләгән урын-җирен җәйде. «Ястык-мендәр өстендә җан бирергә ярамый. Миннән соң кеше читенсенеп ятмасын», – диде.

Әни озак тормады. Зәкия апа белән утырып, ясин чыктылар. Шуннан ул һәрберебез белән аерым-аерым саубуллашты. Әнинең башыннан сыйпап: «Дөнья булгач, төрле чак булгандыр. Бер-беребезгә риза-бәхил булыйк. Киемнәрне генә дә күпме тегеп кигездең, рәхмәт. Таза-сау яшә». Кызы Зәкиягә: «И кызым, дүрт бала белән калдың. Ходай рәхмәтеннән ташламасын». Икенче апам Сафурага: «Кызым, син бик догалар өйрәндең, безгә һәрвакыт дога кылып тор инде». Миңа исә: «Улым, бар сүземне дә тыңладың. Озак яшәрсең, таза-сау булырсың. Бигрәк тә бабаңа охшагансың», – диде. Аннан соң энем Барыйның башыннан сыйпап: «И улым, әтиеңнән ике айлык булып калдың. Үзем үстердем бит сине», – диде дә озак кына карап торды. Әби үлеп ике ел узгач, бер көн авыртып, энебез үлеп китте.

Әби барыбызга да рәхмәт сүзләрен әйтеп бетергәч, урынына ятты. Юрганын япты. «Аягымны тотып карагыз, суына башлады. Хәзер кулларым. Иренемне селкетеп куйгач, су тидерерсез. Шул вакытта җаным чыгар. Мин үлгәч, еламагыз. Берәү үлә, берәү туа. Дөнья шулай яратылган. Тиешле догаларны гына укып багышлагыз», – диде. Әбиебезнең соңгы сүзләре иде ул.

Май ахырында апабыз Казаннан кайтты. «Әби тыныч йокларга ирек бирми. Чардуган куйдыруны сорый. Шуны тормышка ашырыйк», – диде ул, исәнләшеп хәл-әхвәл белешкәннән соң. Сөям агачыннан рәшәткә ясап, чардуган куйдык.

Адарат ГАБДРАХМАНОВ.

Балтач районы.

Әби безгә үлеп күрсәтте , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии