- 04.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарга талантлы журналистлар җитми, диләр. Әлбәттә, алар бик аз, чөнки андыйларга үсү өчен уңай шартлар, кешечә хезмәт хакы, яхшы мөгамәлә юк бит. Күптән түгел генә «Матбугат.ру» сайтына «Татарстан яшьләре»н урта буын ярата» дигән язма урнаштырганнар иде. Андагы комментарийларны укый китсәң, чәчең үрә тора. Күбесе өлкәннәр яшьләрне кысрыклый, эшләргә ирек бирмиләр, дигән фикердә. Мин, гомумән, матбугат турында сүз әйтеп, бу фикер белән килешәм. Ник дигәндә, кайсы гына газета-журналны алма, бөтенесенең дә башында пенсия яшендәге кешеләр утыра. Анда эшләүче яшьләрнең күбесе үзенә карата булган мөнәсәбәтнең начарлыгыннан зарлана. Алла хакы өчен, «Яхшы журналист үҗәт булырга, үз дигәненә ирешә белергә, тырышып эшләргә тиеш», – дия күрмәгез. Хәзерге яшьләр алар теләсә кемнең «башына җитәргә» мөмкин, монда эш аның холкында да, үз-үзен тотышында да түгел. Өлкән буын журналистларның күбесе яшьләрнең тәҗрибәсе аз, татар телләре юк, кичәге студентлар газетада эшләргә тиеш түгел, дип саный. Янәсе, файдалары, язмалары өч тиенлек кенә булачак. Монда кешенең ничә яшьтә булуы мөһимме икән соң? Шуны аңлый алмыйм мин. Хәзерге егет-кызларның тормышны күзаллавы, фикерләү дәрәҗәләре уш китмәле, аларга дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Ә төрле газета-журналда утыручы олы-олы абыйлар һәм апалар, киресенчә, яшьләрне сүгәргә тора. Шунда минем алардан: «Сез үзегезнең әле генә журналистикада эшли башлавыгызны хәтерлисезме соң?» «Ул вакытта зур оста идегезме?» – дип сорыйсым килә. Нәрсә дип җавап бирерләр иде икән? Мөгаен, акыл сата башларлар. Алар бу эшне яратып башкара бит. Яшьләр тегенди, яшьләр мондый, бөтенләй эшли белмиләр, диләр.
Уку йортын тәмамлаган студент берәр газетага эшкә урнашса, аның өчен газаплы эш көннәре башлана. Редакциядәге өлкәннәр аны, ни өчендер, «кыса» башлыйлар. Кайбер мөхәррирләре дә «яза белмисең, телең юк» дип, битәрләргә керешә. Үзе исә, балалары һәм оныклары белән урысча сөйләшә. Гаиләсендә милли рухны тәрбияли, татар мохитен булдыра алмаган кеше башкаларга тел турында көй «көйли», янәсе, бик зур белгеч. Әгәр ул үзен шундыйга саный икән, димәк, аның балалары гына түгел, хәтта оныклары да саф татарча аралашырга, фикер йөртергә тиеш, дип уйлыйм. Чынлыкта исә, олуг остазлар еш кына үзләренең дәрәҗәләрен яшьләрне битәрләү, сүгү өчен генә кулланырга ярата. Кешене «түбәнсетү»дән тәм табалар, дигән уй да башка керә, тик моны йөрәк кабул итәргә теләми, никтер, безнең мәртәбәле журналистларыбызның үз эшенең остасы һәм кешелекле булуларына ышанасы килә. Моны нәрсә дип аңлатырга белмим. Әллә үз урынына менеп утыруларыннан куркалар инде? Үзләре һаман саен яшьләрне үстерергә, тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк, дип тәкрарлыйлар. Чынлыкта исә, бөтенләй аларны батырырга тырыша, янәсе, «әле монда без бар, син бик күтәрелмә». Киләчәк шул бүгенге студент егетләр һәм кызлар кулында бит инде. Берәү дә синең кәнәфиеңә менеп утырырга җыенмый, иркенләп эшләргә генә бир шуларга! Йөри-йөри теле дә шомарыр, каләме дә үткенләнер, осталыгы да артыр. Нигә әле талантны «туу» белән үк «үтерергә»? Өлкәннәр үзләреннән соң юньле эшчеләр калмаудан зарлана, ә, шул ук вакытта, яшьләргә ярдәм итәселәре, дөрес юл күрсәтәселәре килми. Болай булса, әлбәттә, сездән соң акылсызлар гына калачак, әле үзегезнең балаларны кәнәфигә утыртмасагыз!
Тагын бер мөһим нәрсә бар. Өлкән буын кешеләренең тәҗрибәсендә, осталыгында шик юк инде, анысы турында бәхәсләшеп тә торырга кирәкми. Тик, җәмгыять, халыкның фикерләре, тормыш кыйммәтләре үзгәреп тора, аеруча бүген. Олы яшьтәге журналистларның күбесе үзләре үскән замандагыча уйлый. Ә бит хәзер бөтенләй башка «дөнья», монда вакыт белән янәшә атларга кирәк, язмалар да, газета-журнал эчтәлеге дә үзгәреш алырга тиеш. Тик моны күпчелек өлкән буын каләм осталары, мөхәррирләр әллә, чыннан да, аңламый, әллә аңларга тырышмый, һаман үзләренекен тукый. Алар өчен яңалык юк, матбугатта һаман да шул баналь темалар, бернинди сәхифә ачылмый. Кемдер ничә еллар буена бер юнәлештә барырга боерык биргән диярсең! Хәзерге укучыларга татар газета-журналы кызык түгел. Әлбәттә, кешеләрнең күз яшьләре, төрле фаҗигаләр турында язып, үзләренең рейтингын күтәрергә теләүчеләр бар-барын. Күбесе моны «башкалар өчен гыйбрәт булсын» дигән сүзләр белән аңлатырга тырыша. Кемнеңдер башына төшкән бәла-каза белән популярлык казанырга маташу, ай-һай, гөнаһлы эштер ул, минемчә. Яшь журналистлар яңа дип саналган тема буенча язма әзерләсә дә, кайбер олылар аны кирәк түгел дип саный, бер язылган нәрсәгә кабат әйләнеп кайтуны якынрак күрәләр, ахры. Шуннан соң җир җимертеп эшләргә әзер булган кешенең дә үзен журналистикада сынап карау теләге сүнә бара, ә бит аннан нинди шәп оста чыгар иде. Моңа өлкәннәрнең яшьләргә карата булган мөнәсәбәте дә сәбәпче була.
Үзләрен генә акыллыга, тел белгеченә санаган журналистлар, матбугат җитәкчеләре дә арта башлады. Янәсе, алар гына дөнья кендеге! Һәр кеше, үз яшенә, дәрәҗәсенә карамастан, хата ясарга мөмкин. Күп каләм остасына моны кабул итеп, тиешле чаралар күрергә кирәк тә бит, тик, алар үзләрен журналистиканың «патшалары» дип саный шул. Яшьләр берәр сүз әйтә башласа, авызын ябалар. Фикерле, публицистик язма әзерләсәләр дә, «үзеңнән дә акыллырак булып кыланасың» дип, шелтә белдерәләр. Янәсе, кеше 50-60 яшькә җиткәч кенә, акыллы уйлый башларга мөмкин. Хикмәт яшьтә түгел бит, остазлар, хәтта кайбер студентларның да фикерләү дәрәҗәсе аксакалларныкыннан әллә ни калышмый. Әмма өлкән журналистлар моны аңларга тырышмый, алар гына акыллы шул бу дөньяда. Яшьләрнең хәзер теләсә нинди сорау буенча экспрессив, төпле фикерләре бар. Аларның дөньяга карашлары 20нче гасыр вакыйгаларына түгел, ә бүгенгә нигезләнгән. Өлкәннәр моңа игътибар итсен иде, ни дисәң дә, замананың үзәгендә яшьләр тора бит инде. Пенсия яшендәге кешеләрнең уй-фикерләре белән яши башласак, илебезнең киләчәге юк, дигән сүз. Журналистика җәмгыятьнең фикерен формалаштыра, дибез. Шулай булгач, ул «фикер» коммунизм «төзергә» теләгән 50-60 яшьлек мөхәррирләр һәм каләм осталарының бүгенге вәзгыять турындагы уйларына гына барып тоташмаска тиеш бит инде. Алгы планда яшьләр, нәкъ менә аларның карашы, фикере булса гына җәмгыять үсәчәк.
Яшьләр үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашырга тели, чөнки киләчәк – алар кулында, тик моңа колак салучы гына юк. Нәрсәдер әйтү өчен, пенсия яшенә җитәргә кирәк бит. Әле шунысы да бар, өлкән буын матбугат җитәкчеләре, күп очракта эшкә профессиональ яктан килеп түгел, ә кәефеннән чыгып карый. Әгәр мөхәррирнең бүген кәефе булмаса, язмаңны бөтенләй атып бәрергә мөмкин. Бу бәлки картлык билгеседер инде, тик чын остага болай кылану килешми бит. Җитмәсә, шул журналист үзен олуг «профессионал»га санап йөри әле. Кайда монда этика?! Андыйлар өендә хатыны белән талашып ята гына ала, газета-журналны үз эшенең остасы җитәкләргә тиеш. Илебездә тикмәгә генә кеше 60 яшендә үз урынын калдырып, пенсиягә китәргә тиеш түгелдер инде.
Өлкән журналистларның бөтенесе дә яшьләргә каршы түгел. Аларны үзфикерле, теге яки бу мәсьәлә буенча тирәнтен уйлый белүче кешеләр буларак кабул итүчеләр бик күп. Андыйлар белән эшләве дә җиңелрәк, эчеңдә булган сәләтеңне дә башкаларга күрсәтү газапка тиң түгел.
Әмма өстә мисалга китерелгәннәр татар матбугаты белән «рулить» иткәндә, безгә газета-журналларның популярлашуын көтәргә кирәкми, көннән-көн артка таба гына тәгәрәячәкбез. Журналистиканың киләчәге – яшьләр кулында, шуны онытмасыннар иде!..
ЗАХРИ.

Комментарии