- 04.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №25 (30 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстанда бүгеннән гадәттән тыш хәл игълан ителә. Табигатьтә ут ягу, пикниклар оештыру, урманга керү тыела. Хакимият халыкны терлек азыгы әзерләүгә, үсемлекләрне, агачларны сакларга мобилизацияләргә тиеш. Күп чишмәләр кибә, кайбер инешләр кораксый. Бик күп урыннардагы полосаларда агачлар саргайган. Республика премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, һәр районда штаб булдырылачак һәм корылык зыяны хисапланачак. Ул быелгы корылыкны 1921 ел белән чагыштырды.
Эссе бетәрме?
Гадәттән тыш эсселек әле тагын берничә көн дәвам итәчәк. Әмма gismeteo.ru мәгълүматларына ышансаң, моңарчы дәвам иткән көйдергеч эсселәр бераз йомшарачак. Июльнең беренче ун көнлегендә күптән көтелгән яңгырлар да вәгъдә ителә. Температура инде 30 градустан югары күтәрелмәс, шәт. Әлбәттә, яңгырлар урыны-урыны белән генә явачак. Шуңа күрә безгә дә шифалы яңгырлар килеп җитсен иде инде дип, Аллаһыга ялварырга гына кала.
Июль шомлы
Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында күңелне тынычландырырлык фараз әйтмиләр. Белгечләр фаразынча, июльдә гадәттән тыш хәлләргә бай, хәтта табигый бәла-казалар күп булырга мөмкин. Бу көчле җил, өермә, яңгырлар, боз яву ихтималы белән бәйле. Шулай ук озакка сузылган эсселек тә йогынты ясар. Республиканың төньяк-көнбатыш һәм көнбатыш ягында аеруча тынычсыз булыр, диелә. Бу Югары Ослан, Кама Тамагы, Казан, Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба яклары.
Башкортстанда да эссе
Эсселек 30 градустан югары тора. Яңгырлар урыны белән генә булу сәбәпле, күпчелек районнарда корылык. 36 район һәм 2 шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан ителде.
Аеруча Урал артындагы ун районда хәлләр катлаулы. Анда хәтта мал ашарлык та үлән калмаган. Оренбург яклап республикага саранча тула башлаган. Соңгы көннәрдә мөселманнар Ходайдан яңгыр сорау йолаларын үтәргә кереште. Узган ял көннәрендә шундый йолалар Куергазы районында үтте. Русиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Башкортстанны корылыктан каза күргән Русиядәге беренче төбәк дип атады.
Яшен суккан
Чаллыда бер чиркәүне яшен сукты. Бина минут эчендә юкка чыкты. Ул Чаллыда унике катлы йорт биеклегендәге иң зур чиркәү буласы иде. Анда кыйммәт икона да сакланган. Хәзер чиркәүнең стеналары гына утырып тора.
Вузлар үзгәрә
Казан федераль университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Алабуга дәүләт педагогика университеты да кушылачак. Университетның галимнәр советы шундый карар чыгарды. Татарстан Республикасы президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ябылачак. Аның вазифасын КФУ башкарачак. Бүген андагы студентлар белем алуларын КФУда дәвам итәчәк.
Ә Алабуга педагогика институты үз статусын гына түгел, исемен дә алыштыра. Аның бүгенге ректоры Айдар Кәлимуллин сүзләренчә, пединститут КФУның Алабуга технология институты итеп үзгәртеләчәк һәм мәгариф тармагы өчен генә түгел, социаль, юридик өлкәләр өчен дә белгечләр әзерләячәк.
Ислам көне
Чәршәмбедә Татарстан парламенты Русиядә ислам кабул итүне истәлекле дата исемлегенә кертү турында Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать проектын караячак. Тарихи елъязмалардан, шул исәптән гарәп географы һәм сәяхәтчесе, Багдад илчелеге әгъзасы Әхмәт Ибн Фадлан хезмәтләреннән күренгәнчә, Урта Идел буенда – Болгарда ислам рәсми рәвештә дәүләт дине итеп 922 елның 16 июнендә кабул ителгән санала.
Ришвәтчеләр
“Казанда интернет салон тоткан эшмәкәрдән 20 мең сум ришвәт таләп иткән ике суд приставы тоткарланды”, – дип хәбәр итә “Татар-информ”. Әлеге Вахитов районы суд башкаручыларына карата җинаять эше ачылган.
Быел май аенда Совет район суды тарафыннан “Кырмыска” сәүдә йортында интернет салон тоткан эшмәкәргә карата салонны ябу турында карар чыгарыла. 7 июньдә ришвәт алуда шикләнелгән суд приставлары аны бикләп куя һәм икенче көнне мәсьәләне хәл итү өчен 20 мең сум акча таләп итә. Эшмәкәр бу хакта эчке эшләр идарәсенә хәбәр җиткерә.
Искене яңага
Иске машиналарны утильләштерү программасы нәтиҗәсендә Татарстанда Русиядә җитештерелгән автомобильләр сату күләме 45%ка арткан. Әлеге программа 8 мартта эшли башлады һәм инде Татарстанда 7500 сертификат тапшырылган. Сертификат ияләренең 88%ы “Жигули” машиналарын сайлый. “Әле Татарстанда тагын 5 меңләп сертификат тапшырылыр”, – дип белдерә республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева.
Штрафлар арта
Киләсе атнада Русия Дәүләт Думасы административ хокук бозу кодексына тагын үзгәрешләр кертергә җыена. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның кайбер төрләренә штрафлар арттырылачак. Машина номерыннан башка йөрүчеләргә, шулай ук ул пычрак булса яисә видеокамералардан качу өчен төрле буяулар сөртелсә, штраф йөз сумнан биш йөз сумга күтәрелә. Тәрәзәләр дөрес тоныкландырылмаган машина ияләренә дә йөз сумнан биш йөз сумга кадәр штраф куелачак.
Халык депутатлары минималь штраф күләмен йөз сумнан өч йөз сумга күтәрергә җыена.
Тагын шунысы: депутатлар мондый кодексны кабул итсә, каршы полосага чыгучы машина хуҗаларын видеокамералар ярдәмендә дә җавапка тартырга мөмкин булачак. Әгәр хәзер бу кагыйдәне бозучылар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителсә, әлеге закон көченә кергәч, бу җәза 5 мең сумлык штраф белән дә алыштырыла ала. Дөрес, штрафны видеокамералар эләктергән машиналарга гына язачаклар.
Армиядә шартлау
Русиянең Рязань өлкәсендәге хәрби күнегүләр мәйданында шартлаудан бер хәрби һәлак булды, 24-е яраланды. Бу турыда Саклану министрлыгының матбугат бүлеге башлыгы, полковник Алексей Кузнецов белдерде. Иске сугыш-кирәк яракларын юк иткәндә, дары төягән ике машина шартлаган.
Грузиядә Сталинга һәйкәлләр калмады
Грузиянең шахтерлар яшәгән Ткибули шәһәрендә тагын бер Сталин һәйкәле сүтелде. Гори шәһәрендә бу атнада 25 милиция хезмәткәре күзәтүендә Совет диктаторының 6 метр биеклектәге һәйкәле сүтелеп, «Сталин репрессияләре корбаннары» музеена куелды. Хәзер Грузиянең бер шәһәрендә дә Сталинга һәйкәл калмады, дип хәбәр ителә.
Грузиннар 1953 елда Сталин үлгәннән соң, аның һәйкәлләрен алып ташлаган иде. Сталин туган Гори шәһәрендә генә аның берничә һәйкәле сакланып калды.
Комментарии