- 04.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №25 (30 июнь)
- Рубрика: Архив
Төньяк Осетия һәм Чечня белән чагыштырганда, Татарстанда ана телен куллану түбән дәрәҗәдә. Чөнки гаиләдә дә, мәктәптә дә русча сөйләшүчеләр күбрәк. Киләчәктә хәл тагын да аянычлырак булачак, дигән фикердә белгечләр. Гәрчә телләр үсеше программаларына шактый акча бүленсә дә.
Төньяк Осетиянең гуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты рус һәм милли телләрнең кулланылышы проблемасы нигезендә сораштыру уздырган. Аңа Осетиядән тыш, Татарстан һәм Чечня Республикалары алынган.
Бүген ана телен өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш дигән сүзләр йөри. Ни кызганыч, бу өлкәдә Татарстанда хәл мактанырлык түгел. Чөнки халыкның 73%ы – өендә русча, ә 72%ы татарча аралаша икән. Ә менә Чечняда гаиләдә ана телендә 96% чечен сөйләшә, ә рус теленә өстенлек бирүчеләр 30% кына. Шулай ук Татарстанда мәктәп укучыларының да күбесе русча сөйләшүне кулай күрә икән. Ягъни сораштыру күрсәткәнчә, республикадагы 96% укучы русча аралаша, ә Чечняда бу сан – 70%.
Шулай итеп, Татарстанда милли телләр үсешенә бәйле бик күп республика программалары эшләсә дә, чынбарлык куанырлык түгел. Моның сәбәпләрен Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында белем бирүче Николай Максимов милли мәгариф хәле белән бәйли.
– 90нчы елларда шактый татар гимназиясе ачтык, ә аларның бүген берсе дә татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, төгәл фәннәрне татар телендә укытмый. Шәһәр баласы татар гимназиясендә укыса да, өйгә кайткач һәм урамда русча гына сөйләшә. Ә авылларда мәктәпләр саны хәзер аз. Дәресне әзерләргә кирәк бит. Ә алар русча булгач, ул аны эшләгәндә үзеннән-үзе әти-әнисе белән дә русча сөйләшүгә күчә. Чөнки терминнар барысы да шул телдә. Аптырагач, әтисе белән әнисе дә русча аңлата башлый. 90нчы еллар башында татарча шактый дәреслек чыкты. Хәзер алар да кирәксезгә әйләнә. Чөнки быелдан бөтенесе бердәм дәүләт имтиханын русча тапшыра. Хәтта 11 сыйныфны тәмамлаучы 30-40 мең бала арасыннан татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны бары 46 укучы гына сайлады. Шуны аңламыйм: бездә президент, депутатлар бар. Алар республикада татарча укыту мәсьәләсендә эшләмиләр булып чыга. Ә соңгы Мәгариф һәм фән министрлары татар милли мәгарифе проблемалары хакында бөтенләй уйламый. Ягъни милли мәгарифкә рәтле караш юк. Мисал өчен, без дүрт кеше – академик Мирфатыйх Зәкиев, мин һәм ике укытучы татар мәктәбе өчен программа яздык. Ул 166 биттән тора. Безгә шуны эшләгән өчен, дүртебезгә 8 мең сум акча бирделәр. Ә бу бит дәүләт дәрәҗәсендәге җаваплы эш. Шул ук вакытта башка программаларга бик күп акча бирелә. Мәгариф министрлыгы ул акчаны юу урынына әйләнде, минемчә. Шул ук вакытта яңа дәреслекләр, программалар уйлап чыгаралар. Мәсәлән, “Татарча да яхшы бел” дигәне бар. Ә ул татар мәгарифен, ягъни рус балаларын татар теленә өйрәтүне “упкынга” алып бара торган программа. Нәкъ аның өчен Мәгариф министрлыгы шундый зур акча түгә. Шул ук вакытта методик дәреслекләрне чыгарырга аларның мөмкинлеге юк.
Дәүләт бит шактый акча бирә. Әмма ул акча кая киткәнен кем тикшерә соң? Бөтен хикмәт тә шунда. Берәү дә татар телендә ничә бала укыганын белми. Ә министрлыкның саннары гел яхшы. Халык та замана авыр булу сәбәпле, милләтне саклау турында бик уйлап тормый, – ди педагог.
Ландыш ХАРРАСОВА
Русча гына сөйләштермәкчеләр
Мәскәү һәм Петербургта шәһәргә килеп яшәүче һәм эшләүчеләр арасында тәртип урнаштырмакчылар. “Шәһәрдә яшәүче халык русча гына сөйләшергә, милли киемнән йөрмәскә, ишегалдында сарык чалмаска, шашлык кыздырмаска тиеш”, – дип белдерә рәсмиләр.
Русча гына сөйләшү, сарык чалмау һәм милли киемдә йөрмәү – Мәскәү милли сәясәт комитеты башлыгы Михаил Соломенцев тәкъдименең берничәсе генә. Үзенә күрә “Мәскәүле кодексын” хәтерләтәчәк әлеге тәкъдимнәр тиздән рәсмиләштерелергә мөмкин. Имеш, кеше Мәскәүгә килгән икән, үз яшәү тәртипләрен шунда гомер итүче җирле халык белән тәңгәл китерергә тиеш. Соломенцев сүзләренчә, Мәскәү ул – гасырлар дәвамында рус мәдәнияте һәм традицияләре нигезендә төзелгән шәһәр һәм барлык килүчеләр моның белән исәпләшергә бурычлы.
Әгәр башта сүз Мәскәү турында гына барса, хәзер инде Петербургта да җирле депутатлар губернатор Валентина Матвиенкога шундый документ эшләү тәкъдиме белән чыкты.
Кеше хокукларын яклаучы Светлана Ганнушкина мондый юл белән хакимият, беренче чиратта, элекке советлар берлеге илләреннән эшкә килгән мигрантлар белән көрәшүне күздә тота дип саный.
– Мисал өчен, Франциядән килүчеләргә французча сөйләшүне тыячаклармыни? Юк бит. Моны бары тик башка милләтләрне кыерсыту дип кенә әйтеп була. Безгә кайдадыр русча сөйләшүне тыю турында ишетү бик гаҗәп булыр иде, – ди ул.
Соңгы дистә елда Русиягә эшкә килүче мигрантлар саны меңнәрчә булды. Алар күпчелектә мәскәүлеләр эшләргә теләмәгән арзанлы, кара эштә хезмәт итә.
Чыннан да, Русиядә хәзер нинди генә халык юк. Күпчелек Мәскәүгә килергә тырыша, чөнки монда эш табуы җиңелрәк. Аларга карата исә җирле халыкның нәфрәте арта бара.
1990 елларда Русиягә Таҗикстаннан качак булып килгән Гәүһәр Дхураева әйтүенчә, көндәлек тормышта мигрантларга карата нәфрәт ул, гомумән, Мәскәүдәге киеренке социаль хәлдән туа.
– Метро, юллар, хастаханәләрдә кеше тулы. Мигрантларның шулай күп килүе җирле халык тарафыннан ниндидер киеренкелеккә китерәчәк, – ди ул.
Соломенцев хәзер яңа тәртипләрне Мәскәүдәге милли оешмалар үзләре эшли дип белдерә, шулай да “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә килмешәкләрдән котылырга теләү чалымнары сизелә. Ягъни ул шәһәрдәге җинаятьләрнең яртысын нәкъ читтән килүчеләр кыла дип өсти.
Әлбәттә, аның белән Мәскәүнең күп кенә җирле халкы килешә. 60 яшьлек эшсез Борис Агарков шуларның берсе.
– Алар башкалабызны басып алды. Урам себерүче булудан тыш, башка эшне эшли белмиләр. Бары русларга эшкә урнашырга гына комачаулыйлар. Алар еш кына русларга һөҗүм итеп, кыйнауга кадәр барып җитә. Моны үзем күрдем, – ди ул.
Шул ук вакытта икенчеләр мигрантларга кызганып карый. Галина Веснина аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтә.
– Алар безнең илдә шундый башбаштаклык булганга гаепле түгел. Әлбәттә, күп әйбер ошамый, әмма руслар үзләре дә шундый бит, берни белән аерылмыйлар. Ә, гомумән алганда, аларны кызганам, – ди мәскәүле.
ТАТАРЛАР РУСЧА ГЫНА СӨЙЛӘШҮГӘ КАРШЫ
Аңлашыла ки, Мәскәүдә дә, Петербургта да рус булмаган халыкны яратмыйлар. Мәскәүдә сораштырылган 2500 кеше арасыннан 30%ы: “Җәмәгать урынында русча гына сөйләшергә кирәк”, – дип белдергән.
– Ана телебездә сөйләштермәү – бу инде башбаштаклык. Моңа беркайчан да ризалык бирмәячәкбез. Киресенчә, үз телебезне үстерәбез. Нишләп туган телдә сөйләшмәскә әле?! Без монда – Петербургта туган кешеләр бит. Татарлар бирегә Петр I карары белән килгән. Алар бу шәһәрне төзүче. Шуңа үзебезне читтән килгән кеше дип санамыйбыз, – ди Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының төбәкара мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе урынбасары, “Босфор” ширкәте башлыгы Сәлим Хәсәнов.
– Ә түбәтәйдән йөргәндә кисәтү ясасалар нишлисез?
– Рәхәтләнеп йөрим. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинамны туктата да: “Түбәтәең бигрәк матур”, – ди. Монда бит 170 милләт яши. Һәркайсының үз теле. Ана телендә ул үз якыннары, туганнары, милләттәшләре белән генә аралаша. Бу бер дә акыллы сәясәт түгел. Бу безне кимсетү. Башта сөйләшмә, аннары укыма, шуннан соң язма дия башларлар. Болай да инде Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда латинга күчү карарын кабул иткән идек, аңа каршы чыктылар.
ЧИРКӘҮ СҮЗЕ
Яңа тәртипләр кертү мәсьәләсе рус православие чиркәвен дә читләтеп үтмәде. Чиркәүнең җәмәгатьчелек белән мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы протоирей Всеволод Чаплин исә: “Һәркем кайда шашлык кыздырырга һәм нинди кием кияргә яраганлыгын үзе үк аңларга тиеш, ә менә җитдирәк мәсьәләләрдә җәмәгатьчелекнең килешүе мөһим”, – ди.
Чаплин фикеренчә, рус телен, мәдәниятен, әхлак тәртипләрен белү, гореф-гадәтләрне һәм тарихи йөзне хөрмәт итү Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче һәркем өчен дә бер кагыйдә булырга тиеш. Һәм ул кагыйдәне рәсмиләштерергә кирәк.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.оrg
Медведевка – проект
Казанда “5+5. Инновация: Идел буе тәкъдимнәре” дип аталган форум узды. Биредә республика җитәкчелеге талантлы яшьләрдән Русия Президенты Дмитрий Медведевка җибәрә алырдай яңа тәкъдимнәр кабул итте.
Дмитрий Медведевнең 2009 елда Федераль җыенга ясаган юлламасында Русиядә “5 И” концепциясен куллану турында әйткән иде. “5 И” дигәндә, ул институт, инвестиция, инновация, инфраструктура, интеллект төшенчәләрен күз алдында тоткан. Русия Президенты фикеренчә, якындагы 30 елда ил икътисады табигать байлыкларыннан башка да уңышлы эшли алырга тиеш.
“Инновация” төшенчәсен Татарстанда да еш телгә алырга яраталар. Шуңа да бу тармакка караган җыелыш Казанда үтте. Чараны оештыручылар 300 кеше килер, күп яңа идеяләр әйтелер дип көткән иде. Әмма форумда кеше аз катнашты.
Татарстан җитәкчелеген Татарстанның нефтьтән башка тора алу-алмау мәсьәләсе борчый. Белгечләр әйтүенчә, республикада тупланган кара алтын байлыгы нибары 30 елга гына җитәчәк. Шуңа да алдагы көнне хәзердән үк кайгыртырга кирәк, ди алар.
Татарстанның яшь җитәкчелеге яңа идеяләр эзләү белән мәшгуль булса, Президент Рөстәм Миңнеханов актив рәвештә район башлыкларын алмаштыруны дәвам итә. Татарстанда җитәкче алышынганнан бирле Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Мамадыш, Тукай, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә районнары башлыклары үзгәрде. Соңгы үзгәреш – Лаеш районы башлыгы Александр Тимофеевның үз вазифасыннан алынуы. Бу районга җитәкче әле дә билгеләнмәгән. “Бизнес онлайн” басмасы фикеренчә, бу урынга элек Тукай районын җитәкләгән Таһир Хөрмәтуллин билгеләнергә мөмкин.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Татар бүлекләре өстендә афәт
Башкортстан югары уку йортларындагы татар бүлекләре кыскартыла һәм ябыла. Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләүче иң төп уку йорты – Башкорт дәүләт университетының татар бүлеге элек читтән торып һәм көндезге бүлекләргә – 25әр, ягъни барлыгы 50 студент кабул итә иде.
Соңгы елларда исә ул кыскартылып, унбишкә-унбиш калды. Быел исә читтән торып уку бүлеге бетәчәген хәбәр иттеләр. Ләкин татар кафедрасы һәм студентлар тырышлыгы белән бүлек сакланып калды. Бу турыда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы профессор Алмас Шәйхулов хәбәр итте. Читтән торып уку бүлегенә – 8, көндезгегә 12 кеше кабул ителәчәк икән.
Татар белгечләре әзерләүче икенче уку йорты – Башкорт дәүләт педагогика университетында читтән торып уку бүлеге ябылачак. Бу турыда Башкорт дәүләт педагогика университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Фәнисә Гафурова әйтте:
– Элегрәк безнең уку йортында башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү, татар-инглиз, татар-алман бүлекләре бар иде. Яптылар. Бары тик татар бүлеге генә калды. Анда көндезге бүлеккә 25, читтән торып уку бүлегенә 25 студент кабул итә идек. Соңгы елларда алар санын 15әргә калдырдылар.
Быел читтән торып уку бүлеге бетүен ирештерделәр. Ә без республикадагы татар көллиятләрен йөреп чыгып, иншалар яздырып, өч дистәдән артык кешене үзебезгә килергә чакырган идек. Хәзер алдакчы булып калабыз.
Шуны да әйтергә кирәк: әлеге уку йортының ректоры Раил Әсадуллин “Ватаным” татар җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе дә. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынына дәгъва итүчеләрнең берсе. Нәкъ ул ректор булып билгеләнгәннән соң, уку йортындагы татар башлангыч мәктәпләре өчен белгечләр әзерләү, татар-инглиз, татар-алман бүлекләре бетерелгән иде.
Зыян күрүче җиңде
Башкортстанның Благовещен шәһәрендә милиция хезмәткәре кыйнаган чираттагы бер кеше судта җиңеп чыкты. Аңа ил казнасыннан 70 мең сум акча түләнәчәк.
Бу җиңүгә Благовещен шәһәрендә яшәүче Алавердян Самвела Рафаэли ирешкән. Шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре йөзләрчә кешене кыйнаганда, Алавердян әфәндегә һәм аның гаилә әгъзаларына дә “өлеш” тия. Аларны йортына кереп, милиция һәм ОМОН хезмәткәрләре резина таяклар белән каты кыйнап ташлый.
Шуннан соң каза күрүчеләр үзләренә китерелгән җан һәм тән газаплары өчен хокук саклау оешмалары хезмәткәрләрен судка бирә. Менә, ниһаять, Уфа шәһәренең Ленин район суды Алавердян әфәнде файдасына карар чыгарды.
Исегезгә төшерәбез: 2004 елның декабрендә шушы шәһәрдә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан “чистартулар” булып, 300дән артык кешене каты кыйнаганнар. Шуннан соң каза күрүчеләр милиция хезмәткәрләрен судка бирә башлады. Әмма бу гамәлләрне тикшерү озакка сузылды. Бары тик берничә ел үткәч кенә, гаепле милиционерлар җәза алды.
Өч милиционер шартлы рәвештә хөкем ителде. Һәм бары тик Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльванов кына 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Нәкъ менә ул судта җиңеп чыккан Алавердян әфәндене һәм аның гаилә әгъзаларын кыйнауда катнашкан.
Элегрәк, Бөре социаль-педагогика академиясенең икенче курсында белем алучы Дмитрий Антипин да җиңде һәм аңа Русия Финанс министрлыгы аша 50 мең сум акча түләделәр.
Благовещен шәһәре милициясенең күпчелек хезмәткәрләре һәм милиция идарәсенең ул чактагы башлыгы Илдар Рамазанов судан коры чыкты гына түгел, ә өскә дә күтәрелә башлады. Шушы көннәрдә генә Рамазанов әфәндегә Благовещен шәһәре хакимияте башлыгының урынбасары вазифасы йөкләнде. Бу гамәлгә кеше хокукларын яклаучылар ризасызлык белдерә башлады да инде. Алар әлеге гаҗәп хәлләр хакында ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерләүләрен әйтә.
Фәнис ФӘТХИ
Башкортстанда яман хәлләр турында сөйлиләр
Русиянең 1нче телеканалы Башкортстанга багышланган язма күрсәтте. Алексей Пимановның “Человек и закон” программасында Башкортстандагы тискәре гамәлләр яктыртылды.
Башкортстаннан сайланган элекке сенатор, әле төрмәдә утыручы Игорь Изместьев өстеннән башланган суд эшләре хакында да, заманында аның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов белән дуслар һәм хезмәттәшләр булуы турында да мәгълүматлар бирелде.
Озак еллар Башкортстан ягулык тармагының хуҗасы саналган Урал Рәхимовның Игорь Изместьев белән якын дуслар булуы мәгълүм. Изместьев әфәндене Урал Рәхимов белән бизнес хезмәттәшлеге дә якынайткан. Ә хәзер исә өч ел дәвамында Мәскәүдә тикшерү астында тотылган Игорь Изместьев Урал Рәхимовны үтертергә җыенуда һәм башка җинаятьләрдә шикләнелә. Элекке сенатор һәм эшкуар исә барлык гаепләүләрне кире кагып, җинаятьләрдә Урал Рәхимов гаепле дип белдерә.
Башкортстан җитәкчелегенә һәм Урал Рәхимовка гаепләр ташланган тапшыруны берничә көн элек НТВ телевидениесенең “Максимум” программасы да күрсәткән иде. Мәскәү журналистларының шул тапшыруына карата республика җитәкчелеге карашын Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев белдерде. Аның фикеренчә, Башкортстанга каршы башланган идеологик һөҗүмнәрне акча түләп, республиканың “дошманнары” оештыра.
Телевидение каналларында оештырылган тапшыруларда Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов та сөйләде. “Бу тапшыруларда, бер караганда, әллә ни зур яңалык та әйтелмәде, ләкин Мәскәү каналларында бер-бер артлы Башкортстан җитәкчелегенә күләгә төшерүче тапшырулар әзерләнүе үзе дә төрле уйларга этәрә, – ди Рамил Бигнов. – Димәк, хакимияттә 20 ел утырган Мортаза Рәхимовның китәргә вакыты җитте дигәнне аңлатырга тырышалар”.
Фәнис ФӘТХИ
Комментарии