Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?

Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?

«Азатлык» радиосы шул сорау белән дин әһелләренә, җәмәгать эшлеклеләренә, галимнәргә мөрәҗәгать итте. Татар зыялылары мәчетләрдә сирәк күренә. Эшмәкәрләр, түрәләр, җәмәгать эшлекләре арасында мәчет төзелгәндә ярдәм итеп, ачылгач анда аяк басмаучылар да бар. Сәбәп нәрсәдә?

Равил ГАЙНЕТДИН, Русия мөфтиләр шурасы рәисе:

– Безнең татар бүген фатирлы, дачалы, машиналы, эшле, балалы-оныклы һәм мәшәкатьле. Алар хәзер иркен яши. Ашарга, кияргә дә бар. Чит илләрдә эшләнгән яхшы машиналарга гына утырып йөриләр. Алар хәзер гыйбадәт кыла торган урыннарының да яхшы уңайлыклар белән булуын таләп итә. Асфальтта, трамвай юлында газетага, йә булмаса, обой кисәгенә басып намаз укыйсылары килми.

Татарлар кечкенә иске мәчетебезгә «минем аяк киемемне, яхшы тунымны, курткаларымны салып куярга урын юк» дип йөрми башлады. Мәчетнең эченә кергәннән соң да «монда мунчадагы кебек пар эчендә утырасым килми» диде. Безнең халкыбыз хәзер комфорт таләп итә. Һавасы да чиста, утырырга да заллары иркен, үзен кыйммәтле кеше итеп хис итәрлек булсын. Без төзи торган яңа мәчет халкыбызга, милләтебезгә бөтен уңайлыклары белән эшли торган мәчет булачак.

Фәрит МИФТАХОВ, Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе:Фәрит Мифтахов

– Беренчедән, олы яшьтәге татар зыялылары совет чорында тәрбияләнгән. Алар әле дингә кереп китә алмый. Әлегә татар зыялыларын дингә тартуда без дә, дин әһелләре дә, җәмгыять тә эшләп бетерми.

Икенчедән, минемчә, дин әһелләренә гыйлемле татар зыялылары кирәк түгел, үзләренең мохитләренә, эшләренә артыгын тыгылып йөрүләрен теләми сыман тоела. Ә татар зыялыларының күпчелеге дин әһелләрен гыйлемнәре буенча артык югары бәяләми. Гади генә әйткәндә, һәрберсе үз урынында үзен акыллырак итеп саный.

Безгә дин белән милләтне үстерер өчен дин әһелләре дә, зыялылар да бергә булу кирәк. Зыялылар арасында фән эшлекләре, фәлсәфәчеләр, тарихчылар бар. Алар бит бик гыйлемле кешеләр, мәгълүматлы. Шуңа күрә алар безгә бик кирәк. Шул ук вакытта, минемчә, диннән башка да булмый. Һәркемнең йөрәгендә, күңелендә иман булырга тиеш.

Нәфигулла АШИРОВ, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе:xНәфигулла Аширов

– Беренчедән, ничек кенә булмасын, татар зыялылары үзләрен хәзергә кадәр совет заманнары белән бәйли. Ул вакытларда мәчетләргә йөрү, үзеңнең диндар булуыңны күрсәтү, бигрәк тә дәрәҗәле кешеләр өчен куркыныч та саналды. Икенче яктан, безнең мәчетләрдә татарларның диннән читкә китүе сизелә. Зыялылар гына түгел, ә гади кешеләр дә мәчетләребездә бик аз. Мәскәүдә миллионга якын татар яшәсә дә, мәчеткә йөрүчеләр биш-алты, иң күбе 10 проценттыр.

Татарның күңелендә тагын бер төрле тәкәбберлек хисләре дә бар. Алар үзбәкләргә, казакъларга булсын, электән-элек икенче дәрәҗәдәге халыкларга караган кебек караган. Әлбәттә, моңа бертөрле сәбәп тә бар, чөнки инкыйлаб вакытында һәм соңрак та татар зыялылары ул халыкларга хезмәт куйган. Мәсәлән, фәнни гыйлемгә, төрле-төрле һөнәрләргә, сәнгатькә өйрәтүдә дә өлеше булган. Ләкин бүген, әгәр без шул республикаларга карасак, аларның үзләренең дәүләтләре, зыялылары, һөнәрчеләре, дөньяга танылган артистлары бар. Ә бездә, татар халкында үзебезнең күңелебездәге олуг булуыбыз турындагы хисләр телебездә генә калды. Ә тәнебездә, хәрәкәтебездә һәм эшебездә калмады. Бездә халыкны мәчеткә йөрүдән бер төрле тәкәбберлек тотып тора. Имеш, ул мәчетләргә, урта хәлле һәм урта динле кешеләр генә бара.

Дагыстан, Чечня булсын, аларның хәтта президентлары да җомгаларга йөри. Бездә президентлар гына түгел, ә район хакимиятләре башлыклары да мәчеткә керүне үзләре өчен түбәнчелек дип саный. Бүген без күбрәк татар халкы белән эшләргә, дингә өндәргә омтылабыз. Ни генә булмасын, Русия мөселманнары арасында татар халкы иң зур өлешне тәшкил итә.

Рафаил ХӘКИМОВ, Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты директоры, Татарстан дәүләт шурасы депутаты:

– Беренчедән, Русиядә мөселманнар арасында мәчеткә йөрүчеләр өч-дүрт процент кына, христианнар арасында чиркәүгә йөрүчеләр дә шулайрак. Намазга йөрүче, бөтен тәртибен үтәүчеләр бер процентны гына тәшкил итә. Бу өч-дүрт дигәнебез дә, бәйрәм вакытларында һәм җомгаларга йөрүчеләр.

Зыялылар нигә йөрми дигәннән, чөнки имамнарның белемнәре бик түбән. Кайберләре надан да. Аларның вәгазьләрен тыңлап булмый. Зыялыларның күпчелеге университетлар тәмамлаган. Ә тегеләр чит илләрдә нәрсәдер укыган, аларның вәгазьләреннән нәрсә тыңларга була? Мәчетләрдәге имамнарның дәрәҗәсе түбән булганга, авылларда да еш кына йөрмиләр. Кайбер мәчетләр ябык та хәтта.

Наил АЛАН.

Равил Гайнетдин: Татарстанга мөселманнар ихтыяҗын кайгыртучы мөфти кирәк

Мәскәүдә шушы көннәрдә Русия мөфтиләр шурасының хисап-сайлау җыелышы узды. Анда Равил хәзрәт Гайнетдин киләсе биш елга янә шура рәисе итеп сайланды. Шулай ук Равил хәзрәтнең Исламга хезмәт итүенә 25 еллыгын билгеләгән тантана узды. Татарстан хөкүмәте исеменнән аңа «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» дигән югары бүләк тапшырылды.

Шушы соңгы вакыйгалар уңаеннан Равил хәзрәт Гайнетдин белән әңгәмә кордык. Ләкин әңгәмәбез бу көннәрдә Дагыстанда булган хәлләрдән, андагы мөфтинең үтерелүе вакыйгасыннан башланып китте.

– Кызганычка каршы, дин әһелләренә, Ислам дине галимнәренә кул күтәрү, аларны үтерү гадәти хәлгә әйләнеп бара. Кавказда дистәләрчә имамны үтерделәр, ничә мөфтине аттылар, шартлаттылар. Татарстанда Вәлиулла хәзрәтне үтерделәр. Диния назәрәте рәисенә һөҗүм ясалды. Дагыстаннан кайгылы яңа хәбәр килде. Дагыстанда күпме кеше үзен шәех мөфти Сәет әфәнденең укучысы итеп саный. Хәтта хөкүмәт җитәкчеләре дә. Менә шундый – дин оешмасында нинди дә булса мәзһәбне алмаган, хезмәттә тормаган, рухи яктан дини укытучы булган кешене өенә кереп, хатын-кыз (!) шартлата, ярдәмчеләрен үтерә. Бу нәрсә дигән эш? Димәк, безнең җәмгыятьтә үзен мөселман дип санаган, Аллаһтан куркуны белгән кешеләр дә дин әһелләрен үтерүгә бара. Бу инде динлелек бары тик телдә генә, ә менә йөрәктә иман зәгыйфьлеген күрсәткән мисал. Дин әһеленә карата нинди генә нәфрәт булмасын – син белергә тиешле, гомерне безгә бары тик Аллаһы Тәгалә генә бирә, бары тик ул гына тартып ала ала. Аллаһы Тәгалә кеше гомерен кисмә, канын койма, ди.

Без үзебезнең хәлне үзебез үзгәртергә тиеш. Хәрәкәт итәргә кирәк, тик мондый юл белән түгел. Ошамаса, башканы сайлап куй, лаеклысын сайла. Ләкин бу эшләнми. Коточкыч! Бүгенге көндә кан коела. Имамнар каны коела торган Кавказ мәркәзебезгә якынлаша. Татарстанга якынлаша. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда Диния назәрәте алып барган сәясәт белән мөселманнарның яртысы риза түгел. Чөнки ул сәясәт хаталар белән алып барыла. Мөселманнар мөфтидән канәгать түгел. Менә шуннан китте гауга, тавыш. Мөселманнарны бүлү башланды, дошманлык килеп чыкты.

– Хәзрәт, ә менә Татарстандагы үтерешләр, һөҗүмнәр артында кемнәр тора? Сез ничек уйлыйсыз?

– Мин моны аерым сәяси, кара көчләр эшләгән дип уйлыйм. Күпмилләтле, күпләргә үрнәк булырлык Татарстанның тарихи, сәяси яктан үзенең тоткан урыны бар. Ә инде бу көчләр Татарстанда тотрыксызлык, тәртипсезлек ясарга теләге булган көчләр, дип саныйм. Татарстан җитәкчелегенең сәясәтенә, дини үсешкә каршылык алып барган Рәис Сөләймановка вәзгыятьне үзенчә анализлап Русия сәясәтчеләренә җиткереп торырга куелган. Алар Мәскәүдән финанслана. Анда дин дошманы булган Силантьев шикелле динебезне мыскыл итеп, түбәнсетеп, мөселманнарны иң начар күзлектән күрсәтергә тырышкан Яна Амелина, Галина Хизриева шикелле кешеләр – болар бөтенесе дә татар халкын татар милләтен кимсетүгә эшләүчеләр. Татар мөселманнары радикальләшә, бер-берсен үтерә башлады диеп, Русия масштабында татар халкын хур итәргә алынучылар. Татарстанда тынычсызлык булдыру кирәктер, бәлки, бу көчләргә? Башкалар читтән карасын да, килергә куркып торсыннар дип фикер йөртә торгандыр алар. Алда Универсиада тора, дөнья чемпионаты. Шуңа күрә бу хәлләрне хөкүмәт, тәртип саклау оешмалары тикшерергә тиеш.xРавил хәзрәткә “Татарстан алдындагы казанышлары өчен” бүләк тапшырылды

Ни өчен бу хәлләр Татарстанда барлыкка килде? Ни өчен үтерделәр Вәлиулла хәзрәтне? Ул бит Ислам дөньясында зур кеше түгел иде. Аның таланты бар иде. Ләкин ул көчле сәясәт ясый торган шәхес түгел иде. Оешмалар гына карар кабул итеп үз сәясәтен тормышка ашыра ала. Ниндидер бер имамның үз фикере ул бернинди сәясәткә дә йогынты ясый алмый бит. Ул укыту эшләре белән генә шөгыльләнә иде. Башка эшләр алып барырлык булса да, аны хәзерге мөфти шул эштә генә калдырды. Акылыма сыймый, ни өчен, ни сәбәпле аны юк иттеләр?

Ә инде мөфти Илдус Фәизгә килсәк, дөрестән дә Татарстан имамнарының яртысы аны кабул итми. Имамнар аның сәясәтенә каршы. Аның сәясәтенә нәфрәт белән караучы гади мөселманнар да бар. Шуңа күрә сәясәтне халыкның ризалыгын алырдай итеп алып барырга кирәк. Халык синнән риза булса, Аллаһ та синнән риза булыр дип эш итәргә тиешсең. Өстеңә шундый йөкне алгансың икән, син бит мөселманнар алдында да, Аллаһ каршында да, дәүләт каршында да җаваплы. Татарстанда мөселманнарның ихтыяҗын кайгырткан, бөтен мөселманнарны да тигез күргән, гадел кешене мөфти итеп сайласыннар иде дигән догада торам.

– Равил хәзрәт, күптән түгел Русия Президенты Путин Татарстанда булып китте. Мөфти Фәизгә һәм Вәлиулла хәзрәтнең гаиләсенә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Үзенең чыгышында ул «без диннәр каршында бурычлы» дигән сүзләрне әйтте. Сез моны ничек бәялисез?

– Әйе. Аның тарафыннан ул сүзләр әйтелде. Без мөселманнар 70 ел буе басым астында яшәгән. Без мәчетләребезне, 30 меңнән артык дин галимнәребезне, имамнарыбызны югалткан халык. Инде дин иреге бирелгәч, без динебезне имамнарсыз, мәчетләрсез күтәрә башладык. Дәүләт безгә мәчетләр төзелешенә бернинди дә ярдәм күрсәтмәде, күрсәтми дә. Мәскәүдәге коткаручы Гайсә чиркәве төзелешенә мөселман эшкуарлары да, хөкүмәт тә миллионлаган акча бирде. Халык белән бергә төзелде. Хәзер инде Мәскәү хөкүмәте 2012 елда көндәлек чыгымнары өчен генә шул чиркәүгә 372 миллион сум акча биргән.

Без дә Мәскәүдә ничә ел инде иң олы статуслы мәчетебезне төзибез. Безгә аның тиене дә тигәне юк. Без дә бит Русия халкы. Конституция нигезендә безнең диннәр тигез дип санала. Берсенә дә өстенлек бирелми диелә. Шуның өчен карашлар да тигез, гадел булырга тиеш. Ләкин Русия Президентының Татарстанга килүе, Болгар җирләрен күреп, татарларны мең елдан артык Ислам динендә үз җирендә яшәгән халык дип тану, безнең милләт өчен зур файда дип саныйм.

– Равил хәзрәт, Болгарда Ак мәчет ачылган тантанада ни өчен сез катнашмадыгыз? Бу турыда төрле фикер әйтүчеләр булды…

– Мин ул вакытта Бөтенрусия мөфтиләре исеменнән рәсми кунак булып Ингушетиянең бәйсезлегенә 20 ел билгеләнгән республика бәйрәмендә катнашырга тиеш идем. Анда мине Ингушетиянең Президенты чакырган иде. Шул сәбәпле Болгарга бара алмадым. Ак мәчет ачылышына барлык урынбасарларымны, 400дән артык имамны юлладым.

Нәзифә КӘРИМОВА.

Комментарии