Ольга Зыятдинованы Мәскәүгә психиатрик тикшерүгә җибәргәннәр

Экстремизмда гаепләнелүче Ольга Зыятдинованы тикшерү комитеты соравы белән Мәскәүгә Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгенә җибәргәннәр. Бу хакта Idel.Реалиига аның әнисе Надежда Гавриленко хәбәр иткән.

Ана сүзләренчә, Ольга Зыятдинова 10нчы августтан 24нче августка кадәр ачлык тоткан. 24нче августта аны экспертизага җибәргәннәр: башта Сембергә, соңыннан Мәскәүгә китергәннәр. «Ләкин мин кызымны Сербский үзәгендә таба алмыйм. Бүген генә шалтыраттым, ул монда кермәде, дип җавапладылар», – дип сөйләгән Надежда Гавриленко.

Нинди сораулар биреләчәген, экспертизаның ничә көн дәвам итәчәген Надежда ханым белми. Аның сүзләренчә, Ольга Зыятдинова психиатрик экспертизаны Казан клиникасында узуга каршы булган. «Безнең психиатрик клиникалар үзләре дә кызыма экспертиза уздырудан баш тартты», – ди Гавриленко. Кызының хәзер кайда икәнлеген әни кеше белми. Ул Мәскәүнең берәр тикшерү изоляторында тотыладыр дип фаразлый.

Июнь башында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Гавриленко-Зыятдинованы 8нче августка кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде. Ул балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнә. Экстремизмда гаепләү аңа «Вконтакте» социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен белдерелә.

Урам атамалары татарча да язылырмы?

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан урамнары атамаларын татар һәм урыс телләрендә язу мәсьәләсенә нокта куярга чакырды.

«Беркайчан да ахырына кадәр җиткереп булмый! Әйдәгез, ниһаять, бөтен урам атамаларын һәм башкаларны ике телдә языйк! Югыйсә, гел яртылаш була. Сөйләшкәндә башлана да, соңрак онытыла. Үзебез канәгать түгел бит. Үзебез эшләмибез дә, үзебез канәгатьсез булып йөрибез. Ахырына җиткермибез. Бу мәсьәләдә нокта куярга кирәк дип уйлыйм», – диде Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган утырышта. Дәүләт киңәшчесе сүзләрен «Бизнес-Онлайн» китерә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәймиев тәкъдимен оештыру комитеты карарлары беркетмәсенә кертергә кушты.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының этносоциология бүлеге галимнәре тикшерүләренә караганда, Казанда татар теленең кулланылышы 5 процент гына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Урам атамалары татар телендә язылган очракта да, хаталар еш очрый. Кайда латин имласы кулланыла, кайда – кириллныкы. Тәрҗемәдә дә чуарлык. Югыйсә, расланган урам исемнәре реестры бар. Тәртип юк, системага салынмаган, дигән нәтиҗәгә килде социологлар.

Уфа коммунистлары хакимиятнең китүен таләп итте

2нче сентябрь көнне Уфада коммунистлар пенсия реформасына каршы урам җыены уздырды. Каршылык чарасына чыкканнарның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде. Кулларда: «Пенсия яшенә җитәсем килә!», «Без пенсия реформасына каршы!», «Эшләгән җирдә үләсебез килми!», «Пенсия реформасы яшьләрне киләчәксез, картларны гомерсез итә», «Ач пенсионер – дәүләт өчен хурлык!» кебек шигарьләрне күрергә була иде. Чара узган мәйдан халык күзенә чалынмасын өчен йөк машиналары тезеп куелган иде.

Чарадагы төп чыгышларның берсен республика коммунистлары башлыгы Юнир Котлыгуҗин ясады: «Совет чорында халыкның картлык көннәренә саклык банкларына җыйган акчаларын урлап алдадылар. Аннан соң акча алыштырып, аның кыйммәтен бетереп, 2008нче елда резерв фондын банкирларга биреп халыкның акчасын урладылар. Совет системасы тарафыннан булдырылган барлык сәнәгатьне җимереп, халыкны яшәү чыганагыннан мәхрүм иттеләр. Бүген пенсияләрне арттыру өчен дәүләтнең акчасы юк диләр. Вячеслав Володин кебекләр, реформага риза булмасак, бөтенләй пенсия бирүне бетерү белән куркыта. Ир-атларның яртысы, хатын-кызларның дүрттән бере пенсия яшенә җитә алмый. 65 яшькә ирләрнең 43 проценты гына барып җитә. Пенсия яше күтәрелсә, ул яшькә бик азлар гына барып җитәчәк. Хакимият халыкка пенсия түләмәс өчен яшьне арттыра», – диде Юнир Котлыгуҗин.

«Сул фронт» хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Чувилин чыгышында Русия Президенты Владимир Путинның пенсия реформасы уңаеннан ясаган чыгышын искә алды.

«Путин Русия Президенты өчен кандидат булган чагында бер дә пенсия яшен арттырырга җыенуы турында әйтмәде. Югыйсә, аны берәү дә сайламас иде. Путинны – отставкага!» – диде Дмитрий Чувилин. Каршылык чарасында катнашучылар бердәм рәвештә: «Путинны отставкага!» дип кабатлады.

Билгеле спортчы Альберт Газизов: «Башкортстанда уртача хезмәт хакын 35 мең сумнан артык дип алдыйлар. Чынлыкта ул 15-17 меңнән артмый. Башкортстаннан бүген күпме ир-ат Себердә эшләп йөрергә мәҗбүр. Лаеклы хезмәт хаклары булса, алар гаиләләрен ташлап анда йөрмәс иде. Пенсия яшен арттыру яшьләр арасында эшсезлекнең үсүенә китерәчәк. Өлкән яшьтәгеләр оныкларын тәрбияли алмый, пенсия яшенә җитмәс борын якты дөньядан китеп барачак. Җылы кәнәфидә утырып 70 яшькә кадәр эшләргә әзер түрә белән Ерак Себердә эшләп йөрүчене чагыштырырга ярамый. Теләгән кеше пенсиягә чыккач та эшли алырга, теләгәне вакытында чыга алырга тиеш», – диде Альберт Газизов.

Чарада өч бала анасы Эльмира Хәсәнова реформаның хокукый яклары турында сөйләде: «Русия Конституциясендә ир-атларның 60, хатын-кызларның 55 яшьтән пенсиягә чыгуы гарантияләнгән. Конституциядә халык мәнфәгатьләренә каршы кануннар кабул ителмәскә тиешлеге дә әйтелгән. Андый җитди карарларны Конституция җыелышы карарга тиешле. Яшь арттырган очракта, әби-бабайлар оныкларын карый алмаячак, нәтиҗәдә бу балаларның азрак тууына китерәчәк. Кризис шартларында эш бирүче башлыча өлкән яшьтәгеләрдән котылырга тырышачак. Нәтиҗәдә берничә ел эчендә эшләре дә, пенсияләре дә булмаганнар армиясе барлыкка киләчәк», – диде Эльмира Хәсәнова.

Коммунистлар фиркасе әгъзасы Альберт Рәхмәтуллин Русия Президентының реформа уңаеннан ясаган чыгышын алдау белән шөгыльләнү дип бәяләвен әйтте. Чыгышлардан соң күмәк: «Без пенсия реформасына каршы!», «Путинны, Медведевны отставкага!» дигән шигарьләр яңгырады.

Чарада чыгыш ясаган Мадриль Гафуров безгә кайбер фикерләрен әйтте: «Путинның соңгы чыгышыннан соң шулай дип әйтер идем: әгәр хакимият тоткан юнәлешен үзгәртә алмый икән, димәк, хакимиятне үзгәртергә кирәк. Әниемнең: «Шеш тулгач шартлый», – дигән сүзләре искә төште. Шеш тулды. Әгәр тыныч юл белән халык мәнфәгатенә эшләүче хакимиятне булдыра алмыйбыз икән, димәк, башка юллар кала. Мин 65 ел эшләдем. Ә илдәге ирләрнең 47 проценты бит пенсия яшенә дә барып җитә алмый. Аның акчасын гаиләсенә бирергә тиешләр», – диде Мадриль Гафуров.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Сәлим Гәрәев пенсия реформасына каршы урам җыенына пенсионерлар гына чыгуын ассызыклап, яшьләрнең битарафлыгына гаҗәпләнү белдерде. Аның сүзләренчә, яшьләр киләчәккә ышанмый, шунлыктан чит илләргә елдан-ел күбрәк кеше китә. «2016нчы елда 20 мең, 2017дә 42 мең белгеч чит илләргә киткән», – диде Сәлим Гәрәев.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Медведев хөкүмәтенең урыныннан китүе, пенсия реформасы хакында бөтенрусия референдумы уздыру таләп ителгән. Документта, шулай ук, 9нчы сентябрь Башкортстан парламентына узачак сайлауларда «халык мәнфәгатен саткан» бердәмрусиялеләргә бер тавыш та бирмәскә чакырылган.

2нче сентябрьдә Чаллыда да пенсия яшен арттыруга каршы ике урында урам җыены узды. Аның берсен «Русия коммунистлары», икенчесен КПРФның Чаллы бүлеге вәкилләре оештырды.

Чаллыда моңа кадәр пенсия яшен арттыруга каршы узган чараларда катнашучылар тарафыннан дистәләгән шигарьләр күтәрелгән булса, бу юлы ике чарада да ике-өч кенә шигарь күренде.

КПРФ уздырган чарада Путинның пенсия үзгәрешләренә карата чыгышын – «Русия халкына байлар өстәленнән урам этенә сөяк ташлаган кебек булды», дип бәяләүчеләр булды. Әлеге җыенда резолюция кабул ителеп, «Капиталистлар Путин-Медведев хөкүмәтен отставкага», «Бердәм Русия» вәкилләренә алдагы сайлауларда тавыш бирмәгез» дигән өндәмәләр яңгырады.

Чаллыда узган ике җыенда барлыгы 300гә якын кеше катнашкандыр. Әле август аенда гына шушы фиркаләр аерым оештырган урам чараларына 400-500 чамасы кеше килгән иде.

Ни өчен бу юлы халык азрак килгән? Әллә Путин үзенең чыгышында халыкны ышандыра алганмы? Бу сорауга КПРФның Чаллы бүлеге җитәкчесе Анатолий Милордов: «Чаллы хакимиятләре бер үк көнне, бер үк сәгатьтә ике урында урам җыены уздырырга рөхсәт бирде. «Русия коммунистлары» безнең электоратны үзенә караткандыр һәм хакимиятләр үз максатына ирешкәндер. Халыкның бер өлеше Путин чыгышында позитив чалымнар күрүе дә ихтимал», – диде.

Урыс телле ата-аналар Путиннан Рәфис Борһановка карата чара күрүен сорый

«Родительское сообщество Татарстана – РоСТ» урыс телле ата-аналар төркеме республиканың мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның татар телен яклап әйткән сүзләренә Татарстан һәм Русия җитәкчелегеннән чик куюны сорый. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия Президенты Владимир Путинга һәм Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать белән чыккан. Активистлар Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановның Чаллыда узган укытучыларның август киңәшмәсендә татар телен яклап әйткән сүзләреннән канәгать түгел.

Мөрәҗәгатьтә министрның берничә җөмләсе китерелә:

– «…Бездә татар теле һәм татар әдәбияты – ике сәгать мәҗбүри. Кешеләр өстәмә өйрәнергә теләгән телен ихтыяри сайлый ала».

– Бездә ата-ана өлкән буын белән киңәшләшми генә карар кабул итә. Нәкъ менә аның буынында бөтен нәселне бетерүне үз өстенә алырга кем батырчылык иткән? Аның буынында тел бетәргә, мәдәният бетәргә тиешме? Нишләп әле алай?».

– «Шуның өчен мин, хөрмәтле хезмәттәшләр, сезнең берни дә эшли алмыйбыз дип әйтмәвегезне үтенәм. Кирәк икән, бер сыйныф җитәкчесе теләсә кайсы ата-ананы тезләндерә ала».

РоСТ активистлары фикеренчә, «Татарстанның мәгариф министры авызыннан чыккан мондый сүзләр вазифаларын арттырып үтәү, милләт ягыннан кешеләрне түбәнсетү һәм дискриминация дип санала».

«Рәфис Борһанов укытучыларны һәм мәктәп мөдирләрен ата-аналарга, үз авторитетлары һәм вазифаларыннан файдаланып, басым ясарга чакыра. Бу ата-аналарның гына түгел, балигъ булмаган балаларның да хокукларын бозу», – дип яза активистлар.

Алар Борһановның әлеге сүзләре «шәхси фикер генә түгел, ә Татарстанның мәгариф һәм фән министрының рәсми позициясе» дип саный. РоСТта министрлык түрәләренең «Конституциягә каршы килгән гамәлләренә» чик куюны сорыйлар.

Күптән түгел Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов «Татарстан ата-аналар төркемен» җинаять җаваплылыгына тартуны сорап шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Имамов фикеренчә, үзләрен «Татарстан ата-аналары төркеме» дип атаган берләшмәнең «Вконтакте»дагы битендә «кешеләрне (татарларны) милләтләренә карап кимсетүче» материаллар чыга. Моннан тыш, ул берләшмәдә катнашучылар «татар милләтле түрә» һәм «татар укытучылары» кебек социаль төркемнәргә карата нәфрәт уяталар диде.

Тикшерү комитеты урыс телле ата-аналарның «Родительское сообщество Татарстана – РоСТ» төркеменә каршы җинаять эше ачудан баш тартты. Оешма Русия Конституциясе сүз иреген гарантияли дигән җавап кайтарды.

Комментарии