Фаҗигале язмышлар…

Мәгарифебезнең күп гасырлык тарихы бар, ләкин хәзерге буын үткәнгә битараф. 2010 ел – Укытучылар елы, дип игълан ителгәч ( тарихында беренче тапкыр), без бүген укытучыларга карашны күз алдына китерә алабыз. Вакытлы матбугат битләрендә дә мәгариф тарихы, беренче укытучыларыбыз турында аз языла.

1917 елның 23 октябрендә Совет хөкүмәте түләүсез гомуми мәҗбүри белем бирүне кертеп, кыска вакыт эчендә грамоталыкка ирешүне беренче бурыч итеп куя. Дин сабагы укыту гамәлдән чыгарыла.

2000 елда “Азнакай районы мәгариф тарихы” китабын нәшер итүгә ирештем. Бу хезмәттә, әлбәттә, беренче Совет укытучыларына урын бирелде. Шулардан аерым өзекләр китерү укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм.

Бу елларны авылның иң өлкән кешесе Нәзир Фәхретдинов (95 яшь) болай дип искә ала: “Бертуган апам Хөршидә Фәхретдинова бик белемле булып, Коръән Шәрифнең тулаем мәгънәсен һәм гарәп телен белә иде. Тымытыкта рус- земство училищесын тәмамлады. 1916 елда Нурмөхәммәт йортында (Урсай авылы) хатын-кызларны укытты, революциядән соң аны Тымытыкка чакыртып, Урсайга беренче дөньяви мәктәп укытучысы итеп билгелиләр. 1917 ел азагында Югары Стәрледән 1890 елгы Зарифулла Тимбаков укытучы һәм мәктәп мөдире булып килде.

1918 елның яз айларында авылдагы балаларны туплап, Хөршидә апа белән ныклап укыту эшенә тотындылар. Ул бик тә билгеле кеше иде”.

Бу истәлек Югары Стәрле авылы хезмәт ветераны Азат Тимбаковтан (улы бүген дә исән) язып алынды: “1919 елда әтине укытучы буларак хәрби хезмәттән бушаталар. Волость үзәгенә укытучы итеп билгелиләр. Урсай авылыннан Хөршидә исемле кызга өйләнә, озакламый Урсай авылына мәктәп мөдире итеп куялар. 1920 елда сәнәкчеләр фетнәсе көчәеп киткәч, әти хатынын, кызын Ногайбәк дигән рус авылына илтеп яшерә. Үзе Стәрлегә кайтып, бабайның атына атланып, Башкортстанның Бүздәк станциясенә китеп, бер муллада яши. Мулла аны мәчет идән астына яшерә. Әтине эзләп, сәнәкчеләр Бүздәккә барып җитә. “Ай ярым мәчет подвалында яшәдем. Мулла ашарга биреп тора иде”, – дип сөйли иде.

Әти авылдан киткәч, сәнәкчеләр бабайның йортын астын-өскә китереп тенти, үзен, өч сеңлесен кыйныйлар. “Кайда яшердегез коммунны дип”, – җәберлиләр.

Бабай шуннан соң бик кайгырып чирли башлый. Фетнә бастырылгач, әти үзенең атына атланып, авылга кайта. Бабай шул шатлыктан әтине кочаклый да авып китә, ике-өч көннән вафат була.

Фетнәчеләргә Бөгелмәдә суд ясыйлар һәм әтине анда шаһит итеп чакыралар. Ул фетнәчеләргә ияргән кешеләрне яклап: “Бу кешеләр гаепле түгел, аны оештыручыларны хөкемгә тартырга кирәк”, – дип чыга.

1923 елларда әтине милләтчелектә гаепләп, укытучылыктан чыгаралар. Партиядән төшерәләр. РКП(б)дан чыгаруның төп сәбәбе – Казанда вакытта татар зыялылары белән аралашуы. Шул елларны әтине “халык дошманы”, “милләтче” дип гаепләп, Бөгелмә төрмәсенә ябалар. Төрмәдә үзенең якын танышын очрата, ә ул анда комисссар була. “Ой, Зарифулла, сиңа 58нче статья чәпәгәннәр. Озакламый суд булып, сезне атачаклар. Мин сине коткарырга булдым”, – ди. Ике көн узгач, әтиләрне Кама елгасы буена сал бушатырга эшкә җибәрәләр. Ул анда хисапчы булып эшли. Озакламый тагын Бөгелмә төрмәсенә ябалар. Гаепләргә дәлилләр булмау сәбәпле чыгаралар. Колхозда завхоз, урман кисү кебек хуҗалык эшләрендә эшли.

Ватан сугышы елларында урманда ягар өчен утын кисәргә башлык итеп җибәрәләр. 1942 елны Чистай пристаненнән ягулык, керосин кайтара башлыйлар. Тымытыктан ягулыкка барган олаулар берничә мәртәбә буш кайта. Райкомның беренче секретаре Җамалетдинов әтине бу олауларга башлык итеп җибәрә, нәтиҗәдә, язгы чәчүгә ягулык кайтарыла. Аңа рәхмәт белдерелә һәм яңа уку елыннан мәктәпкә укытучылыкка кайтару турында сүз була. Әти сөенеп бетә алмый. Ул бик катлаулы, газаплы тормыш юлы үтте. Аның үлеме дә фаҗигале һәм кызганыч булды. 1948 елда Ютазы элеваторыннан чәчүлек орлыкка документ алып кайтканда 8 апрель көнне боз җимерелеп аты белән суга акты, колхозның мөһере дә әти белән була. Аның үле гәүдәсен эзләтергә райкомның беренче секретаре үзе җитәкчелек итте. Ике ел үткәч кенә, 1950 елны сөяк-санакларын һәм колхоз мөһерен табып җирләдек. Авыл халкы аңа багышлап күп бәетләр дә чыгарды.

Зарифулла мескенкәйнең

Кара бүрек башында.

Зарифулла суга акты,

Илле сигез яшендә.

Әти үлгәч, беренче секретарь Җамалетдинов мине чакырып сөйләде: “Әтиең яхшы кеше иде, аның бөтен эшчәнлеген мин яхшы беләм. Ул нахакка рәнҗетелде, аны Солтангалиевче, милләтче дип җәберләделәр, ул НКВД органнарында үлгәнче аерым күзәтүдә торды. Секретарь мине партия сафына керергә өндәде, үзем рекомендация бирермен”, – диде.

1949 елда мине партиягә кандидат итеп алдылар. Райком бюросында партиягә кергәндә, КГБ башлыгы: “Нигә без мулла, милләтче, Солтангалиевче улын партиягә алабыз”, – дип, каршы чыкты. Беренче секретарь әтинең тормыш юлын сөйләде. Шунысы кызганыч: үле гәүдәсен табып, җирләп булмады”, – диде. Соңыннан мине бертавыштан кандидат итеп кабул иттеләр. Бу истәлегем шуның өчен: яшь буын элеккеге ачы язмышлы кешеләрне белсен иде”.

1921 елны Хөршидә белән Зарифулланың кызлары Зәйтүнә туа (2008 елда вафат). Хөршидә сәнәкчеләрдән качып йөргәндә үпкәсенә салкын тидерә. Каты авырудан соң 1922 елны май аенда вафат була. Зарифуллага бик зур килә, әле бер яшьлек баласы әнисез кала. Ул укытуын дәвам иттерә. 1921 елны иң дәһшәтле корылык елында авылга ачлык килә. Зарифулла һәм авылның активистлары Бөгелмәдән (80 чакрым) олаулар белән Америкадан килгән он һәм башка төр азык-төлек ташый. Атлар белән кайтканда, берничә тапкыр юлбасарлар һөҗүменә дучар булалар. Ләкин алар югалып калмыйча, Урсайдагы 300гә якын баланы үлемнән алып кала.

Авылда ачлыктан интегүчеләргә һәм балаларга Зарифулла җитәкчелегендә ашханә оештырыла, туклануны ул үзе күзәтеп тора.

Зарифулла Тимбаков Урсай башлангыч мәктәбендә укыту белән бергә избач (китапханә) оештыра. Анда укый-яза белүчеләрне китаплар укуга тарта, яшьләр белән спектакльләр куя.

Шулай итеп, Урсай мәктәбенең беренче укытучылары Хөршидә Фәрхетдинова белән Зарифулла Тимбаков Һади улы була.

Тымытыкта беренче Совет укытучыларыннан Харрас Рәкәев һәм аның сабый баласы Мисхәт сәнәк кадап үтерелә. Хатыны укытучы Даимәне авыл халкы яшереп кала. Кәкре Елга авылында яшь ике укытучы кызны сәнәкчеләр бәкегә сала.

1921 елгы коточкыч ачлык мәгарифкә дә бик нык зыян китерә. Мәктәп, мәдрәсәләр ябыла. Тымытык мәктәбе базасында ятим балалар өчен балалар йорты ачыла. Аны башлап йөрүче һәм оештыручы Шагали Нугайбәков була. Төбәкнең ятим калган балаларын җыеп тәрбияли башлыйлар. Ачлыктан хәлсезләнгән, шешенгән балаларның күбесен коткарып калу насыйп булмый.

Көн дә диярлек ачтан үлгән кешеләрне күмәргә кабер казучылар булмый. Укытучылар кабер казып, үлгән балаларны җирли. Кабер хәзер зиратта убылып тора. Күпме бала күмелгәне билгесез. Шагали Нугайбәков Тымытыкка терәп, мәктәп оештыра һәм аның беренче мөдире була.

1937 елда Шагали кулга алына, аны “халык дошманы” дип игълан итәләр, соңыннан бер гаепсезгә Казанда атып үтерелә. Хатынын укытучылыктан чыгаралар, фермада сарыклар карый. Шагали үлгәч, укытучы Рабига апа сугыш елларында яңадан укыта башлый.

1942 елда Рабига Нугайбәкованы укыткан җиреннән кулга алалар. Сәбәбе: сугыш чорында күпчелек бала мәктәпкә йөрми яисә укырга теләми. Ике ел бер сыйныфта укыган укучы малай дәрескә бик сирәк йөри, укытучыны тыңламый. Беркөнне Рабига дәрестә аңа: “Син укымыйча үзеңнән өлеш кертәсең. Ватанга белемле кешеләр кирәк бит. Әллә Гитлерның монда килеп җитүен телисеңме?” – ди.

Бу малай әнисенә кайтып: “Менә Рабига апа иртәгә Гитлер авылга килеп җитә дип сөйләде”, – ди. Бу хатын авыл Советында дежур торганда районга шалтырата. Бу сүз өчен Рабиганы кулга алалар. Тикшерү бер ай дәвам итә. Рабига укыткан һәр баладан нәрсә әйткәнен ачыклагач кына, аны төрмәдән чыгаралар. Шагали белән Рабига Нугайбәковларның кызы Ганҗә – сугыш һәм хезмәт ветераны. Тымытык урта мәктәбендә 50 елга якын белем бирде. “РФның атказанган укытучысы” һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды. Лаеклы ялга чыккач та, эшләп, 2008 елда вафат булды. Бөек Ватан сугышы чорында үзе теләп фронтка китә, шәфкать туташы булып бик күп яралыны коткарып кала.

Бүгенге буын кешеләре үзләренең беренче укытучыларын, бигрәк тә якташларын белергә һәм онытырга тиеш түгел, ә яшь укытучылар алар үрнәгендә авырлыклардан куркып калмасын, алга өмет белән карап эшләсеннәр дип төгәллисе килә бу язмамны.

Роберт ЗАРИПОВ, ветеран укытучы.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Тарих эзләре буйлап…

Татарстаныбыздагы һәр район, һәр авылның, һичшиксез, эзле булып калырлык тарихы бар. районында урнашкан Кышкар авылына да хас бу. XVIII гасыр уртасында биредә мәшһүр сәүдәгәрләрнең берсе, берничә сабын заводы хуҗасы, Русиядә һәм Урта Азиядә сәүдә итүче Баязит бин Госман әл-Кышкари мәдрәсә оештырып җибәрә.

Кышкар мәдрәсәсенең даны еракка таралганлыгы билгеле. Анда Русия мөселман дөньясының төрле тарафыннан укырга киләләр, милләтебезнең күп мәшһүр кешесе белем ала. Шулар арасында Габделҗаббар Кандалый, Мөхәммәтгариф Тукаев, Мотыйгулла Төхфәтуллин, Габдрәшид Ибраһимов, Фатих Халиди исемнәрен китерергә була.

Тарихка күз салсак, XVIII гасырның беренче яртысында Русия императорлары берөзлексез татарны кысу сәясәте алып бара. Башта икътисади кысу көчәеп китә. Йомышлы татарларның җирләре алына, шуңа дини кысу, көчләп чукындыру тоташа. Хакимияткә килгән Екатерина II татарны кыргый ысуллар белән буйсындырып булмауны аңлый. Ул ислам диненә беркадәр юл бирә. Аның яңа сәясәтеннән файдаланып, татар байлары мәчет, мәктәп, мәдрәсә төзү эшенә керешә. Әби патша указыннан соң салынган таш мәчетләрнең өченчесе – Кышкар авылы мәчете була. Аны шулай ук Баязид бине әл-Кышкарый төзеткән. Мәчет белән мәдрәсә тоташ бер ансамбль тәшкил иткәне билгеле.

XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр, Баязид бине Госман бине Габделкадыйр оныкларының байлыгы мул вакытта, Кышкар мәчет-мәдрәсәнең дә даны зур булган. Ул татар халкы арасында гына түгел, Русия һәм Урта Азия мөселманнары арасында танылган булган. Кышкар мәдрәсәсе милләтебез өчен күп көч куйган галимнәр, мөгаллимнәр биргән.

Әмма XX гасыр башында мәдрәсәнең бер гасырдан артык вакыт иганәчеләре булган Баязид бине Госман Әл-Кышкари нәселе оныкларының матди хәле начарлана, укыту эшләре дә кадимчеләр кулында калып, мәдрәсәнең дә элеккеге даны төшә. Октябрь инкыйлабыннан соң ул ябыла. Ә 1930 елда ВКП(б) һәм совет хакимияте органнары мәчетнең мәһабәт манарасын җимерә, ул бинада мәктәп урнаша. Бүгенге көндә Кышкарның күрке булган элеккеге мәчет һәм мәдрәсә ансамбль юк инде.

Әмма моңа карамастан, 2002 елның сентябрь башында Кышкар мәчете бинасына Мәдәният министрлыгының “тарихи биналарны торгызу” программасы нигезендә реставрация үткәрелеп, ул яңадан халыкка кайтарылды.

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,

КДУ студенты.

Комментарии