Әгерҗе ерак булса да…

Әгерҗе ерак булса да…

Әгерҗе районы һәм андагы мәхкәмә, тикшерү, хокук саклау органнарының «гаделлек» дәрәҗәсе белән узган ел ук таныштым инде. Шунда нәтиҗә ясаган идем: район башкаладан никадәр ерак булса, анда кеше хокуклары да шул кадәр начаррак саклана. Белмим, ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма бу нәтиҗәләрне суд залында ясап чыктым. Чөнки мин якларга килгән Салават Шакировны хаксызга хөкем иттеләр дип саныйм. Аңа бит берничек тә кыла алмаган җинаяте өчен, башка кеше кылган җинаять булуы суд залында расланган эпизод өчен дә җәза бирделәр!

ҮЗЕҢ – КАРАК, ШАҺИТЛӘРЕҢ – ЯЛГАН!

Мөгаен, бу вакыйганы тәфсилләбрәк сөйләү кирәктер. Салават Рәшит улы Шакиров, 20 ел буе милициядә эшләп, майор дәрәҗәсендә пенсиягә чыга. Әмма әле кырыктан аз гына узган сау-сәламәт ир өйдә тик утыра алмый бит инде, «Быстробанк» банкының Әгерҗе бүлекчәсенең сак хезмәтенә урнаша…

Менә шунда эшләгәндә проблемалары туа да инде Салаватның. Көннәрнең берендә, ул үзе кредит бирүдән баш тарткан кешеләрнең кредит алганын белеп ала. Дөресрәге, үтенечен Салават кире кагу сәбәпле кредит ала алмаган ханым банкка акча таләп иткән кәгазь тотып килеп керә. «Минем сездән кредит алганым юк, нинди акча сорыйсыз?» – ди ул. Кәгазь чынлап та «Быстробанк»тан һәм ул Ижау каласындагы төп офистан җибәрелгән. Салават эшнең асылын аңларга теләп банк бүлекчәсенең баш менеджеры Эльвира Мостафинага мөрәҗәгать итә. «Бары шунда гына Эльвираның мин кредит бирмәгән кешеләр исеменә үзенә акча алып ятуын белдем. Ул барысы миллион ярымлык 29 кредит алган һәм күбесен вакытында түләп барган. Әмма ничектер бер кредит күз уңыннан ычкынган һәм үзәк банктан клиентка акча таләп иткән хат киткән. Әгәр үзәк офиста белсәләр, икебезнең дә баштан сыйпамаячакларын аңлый идек. Әмма дәшми калу да мөмкин түгел. Мин югарыга хәбәр иттем һәм икенче көнне үк тикшерү килде, Эльвираны да, мине дә эштән азат иттеләр. Ә соңрак РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше дә ачып куйдылар», – ди Салават.

Белмим, эш ничек булгандыр, әмма 29 ялган кредитның 28енә рөхсәт Салават компьютерыннан бирелгән. Тик аларның барысын да тәгаен Салават бирмәгәнлеккә бихисап дәлилләр вә шаһитләр бар. Әйтик, бер ялган кредит бирелгән вакытта ул Новороссийский каласында, икенчесе бирелгәндә Анапада йөри. Шулай ук Алабуга, Ижау шәһәрләрендә чагында да аның компьютерыннан рөхсәтләр бирелгән. Ничек итеп ул бер үк вакытта башка шәһәрдә дә, үз эш компьютеры каршында да була ала? Тикшерүче Хуҗиәхмәтов мондый «ваклыкларга» игътибар итеп тормаган, күрәсең… Шулай ук Эльвира ханымның Салават компьютерына керү, кредитларга рөхсәтләр бирү мөмкинлеге булуын да бик телгә алмаска тырышалар. Чөнки бу очракта «төркем белән кылынган җинаять» саналмый, тикшерү органнары өчен дәрәҗәсе кимрәк була. Эльвира Мостафина үз гаебен таный, инде 500 мең сумлап кредитларны түләп тә килгән, әмма Салават Шакиров белән берлектә эшләдек дип бара. Тикшерүчегә исә бу күрсәтмәләргә «ышану» файдалы, димәк, Салаватның дәлилләре дә, шаһитләре дә аңа кирәк түгел. Хәер, ул алардан сорау алып мәшәкатьләнмәгән дә, барысын суд залына гына китерделәр. Бары суд залында гына тикшерүче Тимур Хуҗиәхмәтовның тагын бер зур хатасы мәгълүм була: ул Салават ялда вакытта «Быстробанк»ның Можга шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәре Трефилов рөхсәте белән бирелгән ялган кредитны да исәпкә алмый. Бу кредит та Салават компьютерыннан бирелгән булып бара. Суд залында моны Салават үзе әйтә, Трефиловны чакырып китереп сорау алалар, әмма ул барыбер шаһит кенә булып кала. Бу эпизод буенча да җинаятьче булып Салават Шакиров санала. Югыйсә, Трефилов рөхсәт иткән, аның гаебе расланган да бит! Юк, суд залында гаепләүче ролен үтәгән Әгерҗе прокуроры урынбасары Сергей Орлов та, хөкемдар Лилия Ризванова да, бу фактны «күрми» узып киттеләр. Югыйсә, бу эпизодны һәм шик тудырган тагын бишләп эпизодны төшереп калдырсалар дөресрәк булыр иде кебек. Әле закон да бу очракта Салават яклы: «Шик тудырган һәр дәлил гаепләнүче файдасына карала», – диелә анда. Безнең очракта исә дәлил шик кенә тудырмый, гаепле кеше билгеле – Трефилов, ә аның өчен Салават хөкем ителде. Ни законлылык сагында торырга тиешле урынбасары Сергей Орлов, ни закон буенча хөкем итәргә тиешле хөкемдар Лилия Ризванова дәшмәделәр. Мин исә Салаватның яклаучысы буларак, бу фактларны кабат-кабат суд залында әйттем… Нәтиҗәдә, Салават Шакировка 4 ел, Эльвира Мостафинага 2 ел шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү билгеләнде. Шулай ук алар икәүләп бер миллион сум чамасы акчаны банкка кире кайтарырга тиеш булып чыгалар…

Ярар, суд булды, бик үк гаделгә тартмаган булса да, җәзалар бирелде, әмма эш моның белән генә тәмамланмаган икән әле. Үзләренең бу эшне шактый ук сәер алып барганын аңлапмы, хокук сакчылары Салават Шакировның шаһитләренә дә бәйләнә башлый. Дөресрәге, аларга каршы «ялган шаһитлек кылу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Барлыгы биш шаһитнең икесенә 10ар мең сум штраф салына, икесенә карата эш туктатыла, берсенә тимәскә булалар…

Ни өчен Салаватның шаһитләрен эзәрлекли башлыйлар? Мөгаен, матбугатта мәкаләләр чыккач, Әгерҗе районы хокук саклау органнарын Казаннан килеп тикшереп киткәч үз-үзләрен аклау өчен шулай иткәннәрдер дип уйлыйм. Гәрчә мондый җинаять эше өчен әллә ни нигез күренмәсә дә, «хокук сакчылары» үзләренең «кемлеген» күрсәтеп алырга ниятлиләр булса кирәк.

«Хәзер бу шаһитләр минем белән аралашырга ук куркалар: «Синең аркада безне дә юк итәчәкләр», – диләр. Аларга бит әйткәннәр: «Әгәр Салават тавыш чыгарып, шикаятьләр язып йөрмәсә, сезгә тими идек», – дигәннәр. Минем үз-үземне якларга да хакым юкмыни?» – ди Салават Шакиров.

Миңа калса, сәбәп «үч алу»га гына кайтып калмый, ә җирле «хокукчылар»ның шүрләвен күрсәтүче фал, алар теләсә нинди шикаятьтән шүрлиләр, ахры… Димәк, куркырлык эшләре күптер дип фаразлый алабыз. Әгәр кешене башка берәү кылган җинаять эпизоды өчен күрәләтә гаепләп тикшерү уздыралар, прокуратура бу тикшерү нәтиҗәләрен судка җибәрә, ә суд күрә торып гаепләү карары чыгара икән, яшерердәй эшләр бардыр шул, бардыр…

КЕМ КАРАКТЫР БИТ ӘЛЕ…

Кайчакта ерактан яхшырак күренә. Әйтик, Әгерҗе ерак булса да, андагы хакимиятнең, хокукчыларның ниләр майтарып ятканы безгә шактый тиз мәгълүм була.

Менә игезәк эшмәкәрләр Радоль һәм Рафинат Гыйззәтуллиннарның зары да килеп иреште. Хәер, бу зар инде ТР Прокуроры К.Әмировка да, РФ Прокуроры Ю.Чайкага да, башка югары даирәләргә дә юлланган икән. Кулыма килеп кергән шикаятьне укып чыккач, берара ышанмый да тордым, бары тик аның кемнәргә җибәрелгәнен белгәч кенә авторы белән очрашырга дигән фикергә килдем. Чөнки сүз Әгерҗе районының элеккеге прокуроры Ринат Ризванов хакында бара. Ничек инде мин район прокурорының эшмәкәрләрне «крышевать» итүенә ышана алыйм?! Прокурор һәм хөкемдарларга бит легаль эшмәкәрлек белән шөгыльләнү дә тыела, ә монда кемнедер «каплый», имеш…

Шулай да, Радоль Хафиз улы Гыйззәтуллин белән очрашканнан соң, фикерем үзгәрә башлады.

– Узган гасырның туксанынчы елларында бөтен оешмалар ябылып бетеп, эшләргә эш беткәч, игезәк туганым Рафинат белән үз эшебезне башлап җибәрергә булдык. Көн-төн чаба торгач яхшы гына эшләп тә киттек. Мөгаен, безнең әйбәт эшләвебезне күрептер, 1998нче елда миңа район прокуроры Ринат Ризванов килде. Әгерҗенең К.Маркс урамындагы 59нчы йортта элек рентген кабинеты иде, ул шул бинаны алып, сипләп, анда кибет ачарга тәкъдим итте. Мин бу 40,5 квадрат метрлы бинаны үз акчама сипләп, аңа өстәмә бүлмәләр төзеп, кибетне 111,5 квадрат метрга җиткердем. Әмма бинаның инде күптән прокурорның туганы Таһир Гариев исеменә рәсмиләштереп куелганын белмәдем. Югыйсә, тиктомалдан гына аңа бу кадәр акча тыкмаган булыр идем. Әле бит бина өчен ел саен прокурор Ризвановка да 96 мең сум түләп бардым. Аның кул куеп алган акчаларының суммасы язылган дәфтәрләр әле дә исән, имзасының чынлыгын раслатып экспертиза да уздырдым. Барлыгы ун ел түләп тордым мин Ризвановка, әле тагын да түлисе идем, аралар бозылды.

2009нчы елда мин тагын бер кибет ачтым. Ризванов миңа бу кибеттән дә табышның өчтән берен түләп торырга тәкъдим итте. Ләкин мин аның белән бер кибет мәсьәләсендә генә килешкән идем, шуңа күрә риза булмадым. Моңа аның бик ачуы чыкты. Шуннан соң күп тә үтмәде, Т.Гариев мине К.Маркс урамындагы кибеттән дә куа башлады, Арбитраж судына мөрәҗәгать итте һәм килешүне өзде. Соңрак әле миннән 142 мең сум аренда акчасы да таләп итте, аны да судта отты. Нәтиҗәдә, мин җимерек бина сипләдем, аңа өстәп салып чыгымландым, боларның барысын прокурор Ризвановның җизнәсе Таһир Гариевка калдырып китеп барырга мәҗбүр булдым, әле әҗәтле дә калдым. Әлбәттә, прокурор Ризвановка һәм аның хатыны судья Лилия Ризвановага Әгерҗедә каршы торырдай көч юк. Әмма мин барыбер көрәшергә булдым, шуның өчен матбугатка чыктым да. Чөнки тикшерә, актарына торгач бу бинаның Таһир Гариев кулына шикле юллар белән килеп эләгүен абайлап алдык. Бездә бөтен раслаучы документлар да бар, ләкин тагын Әгерҗе суды аларны искә алырга теләми. Гомумән, минем районыбыз суды буенча да шактый шикләрем бар. Аннан безнең рәсми сорауларыбызга җаваплар да, архивтагы кирәкле документларны да бирмиләр. Димәк, нидер яшерәләр. Сездән мин менә шул эшләрдә ярдәм сорыйм, үзебез генә прокурор һәм хөкемдар гаиләсен җиңә дә, районда гаделлек тә таба алмаячакбыз, – ди Радоль әфәнде.

– Әмма хәзер Ринат Рәис улы Ризванов инде күптән сезнең район прокуроры түгел, – дим.

– Түгел, 2002нче елда бик мөһим җинаять эшенең документларын югалткан икән дигән сүз чыкты һәм күп тә үтмәде, аны алып Алабуга районына прокурор ярдәмчесе итеп озаттылар. Анда китүгә карап та ул биредә көчен югалтмады. Кайчакта безнең кибеткә тиктомалдан тикшерү килеп төшә, без Ризвановка шалтыратабыз, ә ул проблеманы хәл итә. Чынлыкта исә проблеманы ул үзе чыгара, тикшерү аның үтенече буенча килә иде дип уйлыйм… Ул гел безгә үзенең «кирәклеген» раслап торырга тырышты.

Алабугада да ул шактый кызык хәлгә калды. Монысын үзе ачылып китеп сөйләде. 2006нчы елда анда бер криминаль авторитетка җинаять эше ачыла. Бу эшне юк итү өчен аңа шактый күләмдә акча тәкъдим итәләр. Ул бу хакта киңәшү өчен безнең кибет өчен алынган уртак машинага утырып Казанга, Республика Прокуратурасына чыгып китте. Шул баруында машинаны җинаять эше белән берлектә урлап китеп бардылар… Кыскасы, аңа Алабуга прокуратурасыннан Удмуртиянең Яңа Пурга районы прокуратурасына кайтып прокурор ярдәмчесе булып эшли башларга туры килде. Аннан инде отставкага озаттылар, хәзер ул пенсионер дип беләм, – ди Радоль Хафиз улы, «яраткан» прокурорының биографиясен бәян итеп.

Белмим, бу мәгълүматлар ни дәрәҗәдә хактыр, әмма прокурор әфәнденең биографиясе бай күренә. Миндә булган документларга, Радоль әфәнденең кибетеннән акча алу хакында кул куйган дәфтәрләргә караганда оппонентын да коры сүзлелектә гаепләп булмый. Мөгаен, бу эштә үзем генә ерып чыга алмам, тагын ТР Прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булырмын. Тикшерсеннәр, әйтсеннәр, бәяләсеннәр – кем хаклы һәм кем хаксыз! Әйтик, прокурор булган кешенең 2005нче елның 6 апрелендә бәхәсле кибетне сату-алу килешүе төзегәндә катнашу хокукы булганмы, әллә юкмы? Чөнки килешүдә нәкъ менә Ринат әфәнде Ризвановның имзасы тора. Гәрчә ул җизнәсе Таһир Гариев исеменнән эш йөртсә дә…

Шулай ук ТР Югары Судының Хөкемдарлар Коллегиясенә дә мөрәҗәгать итәргә туры килүе бар. Чөнки быелның 28нче сентябрендә Әгерҗе районы суд приставы Вячеслав Байбеков Әгерҗенең Азин урамындагы 8нче йортына урнашкан кибеткә килеп кереп, 7 мең 956 сумлык сырага арест салып чыгып китә. Имеш, шуның аша Радоль Гыйззәтуллинның 142 мең сум әҗәтен каплата. Ләкин пристав әфәнде нык кына ялгыша шул: суд карары буенча 142 мең сумны Радоль Гыйззәтуллин тиеш, ә бу кибет аның игезәге Рафинат Гыйззәтуллиныкы. Әлбәттә, сүз игезәкләр хакында барганда без аларның кайсы кем икәнен танымый ялгышырга мөмкинбез. Ләкин суд приставының моңа хакы юк, ул эшмәкәрнең законлы хокукларын бозган. Бу хакта аңа Радоль әфәнде үзе дә әйтә һәм сөйләшүне диктофонга яздырып бара. Мин ул язманы тыңладым һәм суд приставы Байбековның ник «ялгышканын» чамаладым. Баксаң, аны Әгерҗе районы хөкемдары Лилия ханым Ризванова ашыктыра икән. Әгәр колакларым ялгыш ишетмәсә (ә алар әле саңгырау түгел), пристав үзенең гамәлен шулай аңлата. Ни өчен хөкемдар кеше үзе чыгармаган да карар өчен шулай янып-көеп йөри икән? Мөгаен, «гаделлек»нең тизрәк гамәлгә ашуын күрергә телидер. Әгәр дә акчаны алырга тиешле кеше аңа бераз туган тиеш булмаса, Лилия ханымның бу гамәле өчен «афәрин» дияр идем…

Кызык, хөкемдар ханымның бу гамәле Хөкемдарлар Коллегиясендә тикшерелүгә тартамы икән? Хәзер бит ул коллегиядә иҗтимагый эшчәнлегендә сәясәт чалымнары чагылган хөкемдарларны да тикшерәләр. Мин язган очракта «вәкаләтләр арттыру» ишерәк бер закон бозу юк микән?

Гомумән, бу Әгерҗе районында Закон, кеше хокуклары ише әйберләр бармы икән дигән сорау да урынлы яңгырый кебек…

P.S. Әгерҗе районы буйлап «сәяхәтем»не газетабызның киләсе санында укырсыз. Гаепленең гаебен йому, гаепсезне гаепләүләр байтак икән бу районда…

Искәндәр СИРАҖИ.

Әгерҗе ерак булса да... , 3.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии