Гадилегең өчен хөрмәт итәбез

Гадилегең өчен хөрмәт итәбез

«Мәктәп» сүзе һәркайсыбызның күңелендә матур һәм бераз моңсу хатирәләр уята. Анда бит бала белем дөньясында беренче адымнарын ясый, фикер йөртергә, акны карадан аерырга өйрәнә. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, анда шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Безнең хезмәттәшебез, дустыбыз – Сәрия Хамис кызы Хайбуллина да инде 35 елга якын үзен әлеге мактаулы хезмәткә багышлый.

Педагогик хезмәт юлын тәрбияче булып башлаган Сәрия Хамисовна эзләнүчән, иң оста, иң тырыш һәм иң тәҗрибәле педагогларның берсе. Тынгысыз, үз-үзенә искиткеч таләпчән хезмәттәшебез Сәрия Хамисовна турында бик күп мактау сүзләре әйтеп була.

Язмыш безне Сәрия Хамисовна белән Казан шәһәренең 27нче татар гимназиясендә таныштырды һәм инде дуслыгыбыз җепләре ныгый башлаганга да 10 елдан артык вакыт үткән. Ул яраткан гимназиябездә, башлангыч сыйныф укучыларына 20 елга якын белем бирә. Укучылар – аның өчен һәрчак иң якын кешеләр булды. Бөтен гомерен, назын ул аларга бирде. Шуңадыр, аны укучылары әллә кайдан ук күреп: «Сәрия Хамисовна», дип каршына йөгереп киләләр, үзен кочаклап алалар. Кадер-хөрмәтнең бик матур чагылышы бу. Андый чакта җанга ничек рәхәт булуны үзе генә белә.

Үз вакытында без, яшь укытучыларга да ул бик нык ярдәм итте. Бүген дә үзенең акыллы киңәшләрен биреп тора. Шуңа да аны гадилеге өчен яратабыз, хөрмәт итәбез.

Тырышып эшләү, кешеләргә ярдәм итү – аның тормышының максаты булды. Игътибарлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары белән беррәттән, аңа гаять таләпчәнлек һәм оптимистик рух та хас.

Мәктәптә эшләгән еллар сөенечләрдән һәм уңышлардан гына тормый. Катлаулы юл ул. Кыл өстендә калган чаклар да, борчулар да, мәшәкатьләр дә була. Аның белән дә булды андый хәлләр. Ләкин ул үзеңдә аларны җиңәрлек көч тапты. Гади һәм кешелекле булып кала белде. Сабырлыгы күп нәрсәләрне кичерергә ярдәм итте.

Эштә генә түгел, гаиләдә дә Сәрия апа үрнәк хатын, әни, әби ул. Ире Фаил абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә дә аларның тормыштагы ныклы таянычлары булып торалар.

Бу көннәрдә Сәрия Хамисовнага 55 яшь тулды. Шушы уңайдан дустыбызны Түгәрәк юбилее белән котлыйм.

Сәрия апа! Алдагы хезмәт юлың да, тормышың да куанычлы булсын. Сәламәтлек, озын, бәхетле гомер, шатлык-сөенечләр телим сиңа!

Гөлчәчәк МАНСУРОВА.

Казан шәһәре.

 

Комментарии