- 04.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Архив
Еллар үтү белән, кешенең холык-фигыле дә үзгәрә. Яшь вакытта күңел ача торган бәйрәмнәрне яратабыз. Яңа елларны каршылау, матур-матур теләкләр теләү, 8 мартта бүләкләр бирешү әйтеп бетергесез күңелле була торган иде.
Инде гомер көзенә килеп җиткәч, ураза гаете, Корбан гаете, Өлкәннәр көне – иң көтеп алган бәйрәмнәребез. Безнең авылда өлкәннәр көнен зурлап уздыру өчен авыл җирлеге зур көч куя. Быел да бик зурлап үткәрделәр. Элекке елларда һәркемнең үзе эшләгән урынында уздырсалар, соңгы вакытта авыл җирлеге карамагындагы һәр авылда барлык ветераннарны бергә чакырып бәйрәм итү модага кереп бара. Башта мәдәният йортында үзешчәннәр, ветеран-пенсионерлар катнашында зур концерт күрсәттеләр. Мәдәният йорты җитәкчесе И.М. Вәлиев кичәне матур итеп ачып җибәрде. Беренче итеп сүз авыл җирлеге башлыгы В.В. Шрыковка бирелде. «Алтын туй»ларын үткәрүчеләрне, туган көннәре шул көнгә туры килүчеләрне бүләкләделәр. Һәр сөйләм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Авылыбызның баш табибы А.В. Васильевның сөйләве күңелләребезгә сары май булып ятты. Ул, әйтерсең, безнең балачакны үз күзләре белән күргән. Күпме авырлыклар, ач-ялангачлыкны күрүебез турында йөрәгеннән чыккан сүзләр белән тасвирлап сөйләде. «Хәзерге матур тормышның рәхәтен күрегез, сәламәт булыгыз», – дип, кулын күкрәгенә куеп изге теләкләр теләде.
Авылыбызның иң оста гармунчысы А.Д.Архипов уйнаганда кайберәүләр кушылып җырлап та утырдылар. Вакыт узуы да сизелмәде. Ахырда авыл җирлеге башлыгы да өлкәннәргә үзенең иң матур җырларын бүләк итте.
Аннан соң барыбыз да мәктәпнең спорт залына юнәлдек. Укытучы кызлар, авыл советында эшләүчеләр әзерләгән өстәл туй табыны кебек әзерләнгән иде. Урыннар иркен, табын бай. Өстәл артында утыру уен-көлке, матур җырлар белән озаклап дәвам итте. Барыбыз да бик канәгать булып, кулларыбызга күчтәнәчләр салынган пакетларыбызны тотып, өйләргә таралыштык. Киләсе елга да барыбыз да исән-сау булып очрашырга язсын.
Шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен район башлыгы А.П.Ивановка, район социаль яклау идарәсе башлыгы М.М.Муллахмәтовага үзебезнең авыл җирлеге башлыгы В.В.Шрыковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Безгә әле тагын көзләр килер,
Кояшыбыз баеп бетмәгән.
Оныкларга яхшы әби-бабай булыйк,
Догалар да укылып бетмәгән.
Махруза ГАЗИМОВА.
Мамадыш районы, Шәдче авылы.
Комментарии