Метродагы шартлауда Төньяк Кавказ эзе

Көч структуралары Мәскәү метросында дүшәмбе иртән булган шартлатуларның күптән түгел Кавказда үтерелгән Сәет Бурятский, Анзор Астемиров һәм башка сугышчылар өчен үч алу булып тора дигән фикердә. прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, шартлатуда ике хатын-кыз шикләнелә.

Әлбәттә, шартлауның нәкъ “Лубянка”да булуы ФСБ баш идарәсенең шунда урнашуы белән аңлатыла. Ә менә икенчесе “Парк Культуры”да түгел, “Октябрьская” метросында шартларга тиеш булган дигән фикерләр йөри. Чөнки монда Русия Эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсе урнашкан.

махсус хезмәтләр теракт әзерләнүен алдан ук белгән булуы ихтимал дип яза. Чөнки шимбәдә Мәскәү метросының Сокольники линиясендә киңкүләм тикшерүләр уздырыла.

Шул ук вакытта инде шартлауның тискәре нәтиҗәләре күренә башлады. “Эхо Москвы” сөйләвенчә, Мәскәүнең “Автозаводская” метросында яулыклы ике мөслимәне кыйнаганнар. Мөселман оешмалары вәкилләре әлеге терактны ислам белән бәйләмәскә чакырды.

Әйтергә кирәк, Мәскәүдә терактлар артты.

1996 елның 11 июнендә Мәскәү метросының Серпухово линиясендә террор гамәле кылынды. Поезд вагонындагы шартлауда 4 кеше үлә, 12се больницага озатыла.

1998 елның 1 гыйнварында “Третьяков” станциясендә хатын-кыз сумкасында 150 грамм тротил шартлап, метрода эшләүче 3 хезмәткәр больницага җибәрелә.

2001 елның 5 февралендә “Беларус-боҗра” метросында кулдан эшләнгән шартлаткыч шартлавы нәтиҗәсендә 20 кеше яралана.

2004 елның 6 февралендә Мәскәүнең Замоскворецкий линиясендәге “Автозаводская” һәм “Павелецкая” станцияләре арасындагы поездда шартлау була, җир астында янгын чыгып, аңа 5нче дәрәҗә бирелә. Терактта барлыгы 41 кеше үлә, 250се яралана. Барлыгы 700дән артык кеше эвакуацияләнә.

2004 елның 31 августында “Рижская” метросында бер террорчы хатын-кыз кулдан эшләнгән шартлаткычны шартлата. Анда барлыгы 10 кеше үлә, 50гә якыны авыр җәрәхәтләр ала.

Ландыш ХАРРАСОВА

Экстремизмга каршы көрәштә канун бозулар

Русиядә кеше хокукларын яклаучы “СОВА” үзәге 2009 елда экстремизмга каршы кануннарны тиешсез куллану турында аналитик хисап чыгарды. Игътибар үзәгендә һәм Башкортстан.

35 битлек бу хисапта экстремизмга каршы кануннар да, аларны кулланудагы җитешсезлекләр дә тәнкыйтьләнә. “Без “Экстремистик эшчәнлеккә каршы” канунының уңышсыз һәм репрессив башлангыч булуын алдан ук әйтеп куйган идек. Үзебез “экстремизм” терминын беркайчан да кулланмыйбыз, чөнки начар юридик билгеләмә сәяси телдәге бу терминны бозды”, – диелә анда. Хисапта әлеге канунның күп өлешләре моңарчы башка кануннарда да булганлыгына һәм бу канун гамәлдән чыккан очракта да, алар калачагына игътибар юнәлтелә. Сүз, беренче чиратта, нәфрәт нигезендә көч куллану белән бәйле җинаятьләр турында бара. Шул ук вакытта фикер белдерү иреген чикләү нормалары турында да әйтелә. Мәсәлән, җинаять кодексының 280нче һәм хәрәкәте җитәкчеләренә каршы кулланылган 282нче маддә. Бу чикләүләрне тарайту һәм конкретлаштыру кирәклеге әйтелә. Хисапта экстремизмга каршы кануннар Русия Конституциясен һәм Европа кеше хокуклары конвенциясен бозуда гаепләнә. Бу кануннарда фикер белдерү иреген чикләүнең демократик җәмгыятькә ярашсыз рәвештә язылганлыгы әйтелә. Кайбер чикләүләр зарур булса да, ул кануннарны бозган өчен артык кырыс җәза бирелә диелә. “СОВА” хокук яклау үзәге бу кануннарны “канунсыз антиэкстремизм” дип атый.

“Канунсыз антиэкстремизмның” икенче төре дип аны үтәүдәге җитешсезлекләр атала. Мәсәлән, андагы билгеләмәгә туры килмәгән гамәлләрне дә шушы канун белән җәзалау яки артык киңәйтеп куллану очраклары. 2008 елдагы кебек үк, былтыр да канунсыз антиэкстремистик эзәрлекләүләргә сәяси оппозициядән бигрәк җәмәгать активистлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм дини азчылыклар дучар булган. Иң зур канунсыз басымга дучар булган сәяси төркемнәр дип рус, татар һәм башкорт милләтчеләре атала.

Экстремизмга каршы кануннар шулай ук вөҗдан иреген чикләү өчен дә бик куәтле корал буларак атала. Террорчылыкка яки куркыныч гамәлләргә бернинди бәйләнеше дә булмаган мөселман азчылыкларны эзәрлекләүләр дәвам итә.

Узган елда ачык күренгән тагын бер проблема дип экстремизмга каршы кануннарны интернеттагы эшчәнлеккә карата куллану атала. Чын җинаять кылучы кайберәүләр җәзага тартылмаганда, эшчәнлекләре тәртип саклау оешмаларының игътибарын җәлеп итәргә тиеш булмаган икенче берәүләргә төрлечә басым ясала дип әйтелә.

“Экстремизмга каршы көрәш” машинасы тизлеген арттыра бара. Күп эшләр бу көрәштә катнашуны күрсәтү өчен генә ачылганга охшый”, – диелә хисапта.

“СОВА” үзәге белдерүенчә, 2009 елда бу машинаның киләчәктә кайбер юнәлешләрдә ничек эшләячәген күрсәтәчәк беренче үрнәкләр шактый булган. Ягъни былтыргы байтак суд эшләре киләчәктә башка эшләрдә үрнәк буларак кулланылачак. Хокук яклаучылар әйтүенчә, экстремизмга каршы кануннар еш кына чын канун бозу өчен җәзага тартырга сәбәп бирми торган тыныч сәяси оппозицияне бастыру коралы буларак таныла. Соңгы елларда моны раслаучы мисаллар шактый булган. Төрле оппозицион оешмаларга, беренче чиратта, экстремизмга каршы көрәш үзәкләре игътибар юнәлтә.

Шулай да 2009 елда сәяси оешмаларга каршы мондый эзәрлекләүләр кимегән. Күрәсең, бу илдә “төсле инкыйлаблар” булу куркынычының бетүе белән аңлатыла. Әмма Башкортстан былтыр бу өлкәдә үзенчәлеген күрсәткән. Республика хакимиятләрен тәнкыйтьләп килгән Ufagub.com сәхифәсенә бәйле кешеләрне сәяси оппозиция дип атап булмаса да, республика хакимиятләре аларны оппозиция дип бәяли һәм сәхифәгә бәйле 5 кеше былтыр экстремизмда гаепләнеп кулга алынды.

Апрель аенда Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә ел ярым шартлы җәзага хөкем ителде. Кашапов интернетта суд тарафыннан экстремистик дип бәяләнгән берничә мәкалә таратуда гаепләнде. Кашапов әйтүенә караганда, ул бу мәкаләләрнең берсен генә үзе язган. Анда ул православ дин әһелләренең Чаллы бала табу йортында дини йолалар үткәрүенә ризасызлык белдерә. Кашапов “Рус православ чиркәвен, Русия дәүләтенең төрле чорлардагы милли һәм дини сәясәтен тәнкыйтьли. Мондый тәнкыйть өчен җинаять җаваплылыгына тартырга ярамый”, – ди хокук яклаучылар. “СОВА” үзәге чечен сугышчыларының интернет сәхифәсеннән алынган, Кавказны Русиядән аеру өчен көрәшкә чакыручы мәкаләдән башка Кашапов тараткан бер мәкаләдә дә экстремизм тапмаган.

Шул ук 282нче маддә белән хөкем ителеп, ел ярым шартлы җәзага тартылган “Чаллы яшьләре” газетасы баш мөхәррире Дамир Шәйхетдинов “Петр I яшерен васыятьнамәсе” исемле мәкалә өчен нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнде. Хокук яклаучылар фикеренчә, кайбер җирләрнең, шул исәптән Татарстан җирләренең Русиягә тыныч юл белән кушылмавын аңлатучы бу мәкалә “гадәти антиколониаль чыгышлардан аерылмый һәм анда җинаять җаваплылыгына тартырлык берни дә юк”.

Хисапта 282нче маддә нигезендә быел берьеллык шартлы җәзага хөкем ителгән һәм ул җитәкләгән эше дә мисал итеп китерелә. “СОВА” фикеренчә, утырышында кабул ителгән документларның, Татарстанны Русиядән аерырга чакыручысыннан кала, башкаларында экстремизм дип хөкем ителерлек бернәрсә юк. Хәтта тыныч сепаратист өндәмәләрнең дә экстремизм дип бәяләнүенә Конституциядә анык язылмау сәбәпче диелә. Анда “көч белән конституцион корылыш нигезләрен үзгәртү һәм Русиянең бербөтенлеген бозу” дип язылган. “Көч белән” дигән сүз беренче өлешкә генәме яки икенчесенә дә карыймы, анысы ачык түгел.

Татарстанда Хизб ут-Тахрир әгъзасы булуда гаепләнгән 7 кешенең 4-8 елга төрмәгә ябылуы, 4 кешенең 3,6-5 елга шартлы җәзага хөкем ителүе дә, “СОВА” фикеренчә, экстремизмга каршы канунның дөрес кулланылмавына бер мисал. Аларның террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнмәве, хакимиятне көч белән үз кулларына алырга җыенмавы, берсендә дә бернинди корал табылмавы, хокук яклаучылар фикеренчә, чынлыкта экстремистик эшчәнлек булмаганлыгын күрсәтә.

Хисапта “социаль төркем” билгеләмәсе проблемалы термин дип атала. Минтимер Шәймиевнең элекке матбугат сәркатибе, журналист Ирек Мортазинга карата хөкем карарын “СОВА” “елның экстремизмга каршы иң җәнҗаллы хөкем карарыдыр” дип атый. Хокук яклаучыларны бигрәк тә 282нче маддә нигезендә Мортазинны ТР хакимияте вәкилләре булган социаль төркемгә карата дошманлык һәм нәфрәт уятуда гаепләве шаккатырган. Республика хакимиятләре канун белән сакланган социаль төркем була алмый, югыйсә бу хакимиятне тәнкыйтьләүне тулысынча тыюга китерәчәк, бу Конституциягә каршы килә ди хокук яклаучылар. Ул гына да түгел, алар, киресенчә, мондый тәнкыйтьләү хокукын хакимиятләрнең башбаштаклыгыннан сакларга чакыра.

Наиф АКМАЛ

Украинапрезиденты, чыннан да, татармы?

Украинаның иң бай кешесе дә татар, министры да татар. Инде килеп яңа президенты Виктор Януковичның да чыгышы белән борынгы Польша-Литва татарлары нәселеннән булуы турында хәбәрләр тарала башлады.

“Голос Крыма” газетасы язуынча, Янукович фамилиясе татар сүзеннән чыккан, Януковичның тамырлары да заманында көнбатыш Руськә күчеп, хәзерге Польша, Литва һәм Белоруссия җирләрендә яши башлаган татарларга барып тоташа.

“Аның тамырлары Литва кенәзләре татарларны урнаштырган җирдән, Белоруссиядән чыккан. Бу хәтта Януковичның йөзеннән үк күренеп тора”, – дип яза газета.

Басма шулай ук беренче татарларның Литва кенәзлеге җирләренә XIV гасырда килеп урнашуын, аларның Кара диңгез буеннан һәм Кырымнан чыккан Туктамыш хан сугышчылары булганлыгын искә ала.

– Алтын Урдадагы үзара сугышлардан туеп, алар Литва кенәзе Витовттан, хәзергечә әйткәндә, сәяси сыену сораган. Ул исә татарларны кунакчыл кабул итеп, аларны үзенә хәрби хезмәткә билгеләгән, Белоруссия җирләренең яхшы урыннарыннан Виленщинадан һәм Минщиннан җир биргән”, – дип яза “Голос Крыма”.

Алга таба татарлардагы Янгилде (Җан килде – ягъни бала туды мәгънәсендә) исеме һәм аның кайбер диалектларда Янай, Яныш, Янук дип төрләндерүе искә алына.

– Янукович фамилиясе Литва татарларының Януклар нәселенеке булган. Заманында ул фамилияне хәзерге Докшицкий районының кечкенә генә Януки авылында яшәүчеләр йөрткән. Хәзерге президентның бабасы бу авылдан әле инкыйлабка кадәр үк киткән һәм күп еллар буе эш эзләп йөргәннән соң Донбасста төпләнгән, – дип яза “Голос Крыма”.

Бәлки, бу сенсацион хәбәрне әле журналистлар киләчәктә ныграк тикшерер. Әмма Украинаның иң бай кешесенең Януковичка сайлау алды көрәшендә ярдәм иткән татар Ринат Әхмәтов булуы инде мәгълүм. Янукович президент вазифасына керешкәннән соң билгеләгән яңа хөкүмәттәге гаилә, яшьләр һәм спорт министры Равил Сафиуллин да татар.

Наиф АКМАЛ

Вәлиулла Якуп: “Киләчәгебез канлы булмасын өчен тырышам”

Татарстан Диния нәзарәтенең дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Вәлиулла Якуп бу көннәрдә генә яңа китабын нәшер итте. “Хәнәфи бул!” китабы рус телендә булса да, турыдан-туры татарга кагылышлы. Анда соңгы елларда сүгенү сүзенә әйләнеп барган ваһһабилык хәрәкәтенә, аның идеологиясе һәм ваһһаби илләренең тормышына күзәтү ясала. Яшьләр сөйләменә тартым тел белән язылган бу китап ваһһабилыкның нинди афәтләр алып килүен сурәтли. Шуңа да карамастан, исеме “Хәнәфи бул!” дип куелган. Вәлиулла Якуп, ваһһабилык идеологиясенә хәнәфилек каршы тора ала дип саный. Хәнәфилек – татарларга хас ислам юнәлеше.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быел узган корылтаенда да, Татарстанның беренче Президенты хәнәфилек мәзһәбен татарлар арасында торгызырга кирәк дип чыгыш ясады. Татарстан Диния нәзарәтенең нигезнамәсендә дә әлеге оешма хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп эшли дип әйтелгән. Әмма Татарстанда хәнәфилеккә караганда ваһһабилык тизрәк үсештә. Моны дин һәм фән белгечләре әледән-әле матбугатта язып тора.

Вәлиулла Якуп та ваһһабилык һәм татарлар арасында соңгы елларда тарала башлаган башка секталар хакында шактый китап һәм мәкаләләр язды.

– Татар халкы хәзер афәт каршында басып тора. Әгәр бернинди дә чара күрелмәсә, дини яктан икегә бүленү куркынычы бар. Татар халкының бер өлеше хәнәфи мәзһәбендә, икенче өлеше ваһһаби булып китүе ихтимал. Ваһһабилар исә хәнәфиләрне мөселман итеп санамый. Ахыр чиктә, күпсанлы бәрелешләргә, гражданнар сугышына китерәчәк бу. Моны Төньяк Кавказ мисалында күрергә мөмкин. Шуның өчен, әлегә халкыбызда исламлашу дәрәҗәсе чагыштырмача түбән булган вакытта, юнәлешне дөресләп җибәрергә кирәк. Моны инде чит ил мөселман дәүләтләре тәҗрибәсе дә раслый. Мәсәлән, Төркия яки Согуд Гарәбстанын, башка мөселман илләрен алсак та, аларда ислам юнәлешләренең берсе рәсми дин дәрәҗәсенә күтәрелгән. Башка юнәлешле, фикерле мөселманнар имам булып эшли алмый. Әйтик, Төркия хәнәфилекне, сөнни исламның хәнәфи юнәлешен нигез итеп алган һәм анда бөтен мәчетләрдә фәкать шул юнәлешне тоткан имамнар гына эшли ала. Шул ук Согуд Гарәбстанында, мәсәлән, ваһһабилыкны нигез итеп алганнар. Бу мәсьәләдә битарафлык яки чара күрмәү сәбәпле, икегә бүленгән илләр дә бар. Анда гел сугышлар бара.

Хәнәфи юнәлеше бабаларыбыз мирасы булып тора һәм халкыбызның 95%ы аны тота. Шуны нигез итеп алырга да башкаларны кысрыклап чыгарырга кирәк. Кимендә рәсми дини өлкәдә, мәчетләрдә, иҗтимагый киңлектә хәнәфи юнәлеше танылырга бурычлы. Шул вакытта гына халкыбызны имин калдыра алыр идек. Менә шуның өчен китаплар һәм мәкаләләр язам, чыгышлар ясыйм. Киләчәгебез канлы булмасын өчен тырышам, – ди Вәлиулла.

Татарларда ваһһабилык таралуның төп сәбәбе – чит ил тәэсире. Чөнки Согуд Гарәбстаны һәм башка ваһһаби илләр аны пропагандалауга акча жәлләми. Шуның өчен үз илләренә җәлеп итеп, шактый яшьләребезне шул юнәлештә укыттылар. Алар хәзер кайтып, шуны дәвам итә. Ваһһабилыкның иң куркынычы шул: алар кайткач, “точечно” эшли. Мәсәлән, төрмәдә укыталар, җинаять авторитетлары белән элемтәгә керәләр.

Хәзер Татарстанда яңа тенденция хасил булды – хакимият башлыклары белән тыгыз элемтә урнаштырып, шулар аркылы үз тәэсирләрен арттырырга тырышалар. Шундый аяныч нәтиҗә күрәбез: хәтта кайбер район башлыклары классик ваһһабиларга әйләнде һәм халкыбызның рухи мирасы белән аяк терәп көрәшләр. Ваһһаби мәдрәсәләр ачтырып, лагерьлар оештырып, сугышчылар әзерләү дәрәҗәсенә җиттеләр.

Бердәмлек булса иде. Хәнәфилекне сайлаганбыз икән, бөтенесе дә шуның буенча эшләргә тиеш. Шул чит ил акчасына таянып, бу район башлыклары хәтта хокук саклау органнарының кайбер вәкилләрен сатып алып, үз пропагандасын тарата. Нишлисең!? Алар безне – традицион мөселманнарны дошман күреп, ялган фикерен халыкка кертә. Җинаятьчеләр, сатлык чиновниклар, хокук саклау органнары вәкилләре аркылы эш итеп, кызганыч, уңышка ирешәләр.

Вәлиулла хәзрәт, Сез Чабаксарда чыгыш ясап, ваһһабилык хәрәкәтен Русиядә рәсми рәвештә тыю кирәклеген әйткән идегез. Дагыстанда шундый канун эшли дә. Русиядә мондый хәл чынбарлыкта була аламы?

– Русиядә бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә тупланган. “Хизбут-тәһрир”, “Нурчылар” һәм “Тәблиг” тыелды бит. Дүртенчесен тыю бернинди кыенлык тудырмаячак. Дагстанда, башка кайбер Кавказ Республикаларында ваһһабилык тыелган да инде. Моның бөтен процедурасы хәл ителгән.

Менә Төньяк Кавказда Сәед Бурятский, Анзор Астимеров үтерелде. Болар ваһһаби дәгъвәтчеләре иде. Алар әйткән сүзләрне Татарстанда кайбер мәчет мөнбәрләреннән сөйлиләр. Яшьләрне җыеп, алар алымнары нигезендә, дәүләт акчасына лагерьлар оештыралар. Чөнки аларның тарафдарлары, фикердәшләре кайбер мәчетләрдә имам булып утыра. Бу вәзгыятьтән чыгарга, ниндидер чара күрергә кирәк.

“Әл-каида” террористик оешмасының бер бүлеге саналган, татар яшьләреннән торган “Болгар” җәмәгате турында сорыйсым килә. Алар Әфганстан белән Пакыстан чигендәге Вәзирстан өлкәсендә сугыш хәрәкәтләре алып бара. Интернет челтәрендә үзләрен рекламалыйлар да. Тиздән алар Русиягә әйләнеп кайта башлаячак дип кисәтеп килдегез.

– Татарстанда булган ваһһаби мәчетләренең җимешләре дә күренә башлады, яшерен экстремист оешмалар барлыкка килде. Бу көннәрдә генә шундый кайтучыларның дүртесенә Татарстан прокуратурасы кисәтү ясады. Сүз 4 кешенең Вәзирстанга барып, анда тәҗрибә туплап, монда кайтып, эшчәнлекләрен җәелдерү турында. Башкортстанда, мәсәлән, шундыйлардан ике кешенең берсе үтерелде, берсе кулга алынды. Башта мәчетләрдәге мөнбәрләрдән ваһһабилык идеологиясен сөйләүләрне туктатмасаң, әлбәттә, алар артачак.

P.S. Әлеге оешма, прокуратура кисәтүендә язылганча, иң радикаль ислами оешмаларның берсе булып тора. Оешма идеологиясе, һәр мөселман “кәферләр” белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше “кәфер” булып тора. Җиһад дөньяви характердагы һәр дәүләт җирлегендә бара ала. Әмма оешма әгъзаларына “дошман” җирендә тору тыела, бары тик сугышу максатында гына ул җирләрдә яшәргә ярый. Прокуратура тикшергәннән соң, исемнәре аталмаган дүрт кешенең бу оешма белән бәйлелекләре ачыкланган. Шуларның берсе “Болгар” җәмәгатендә әзерлек тә узган булган.

Рәфис ҖӘМДИХАН

Комментарии