- 05.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Архив
– Торырлык булса, шушы йорттан китәр идемме?! Шунда гына яшәр идем! Авылда да тора алмыйм, монда да булмый, мин кая барыйм?!
Буаның Кадыйров урамында, ветераннар өчен төзелгән йортлар янында шулай сөйләнә-сөйләнә өзгәләнеп елый бер әби. Ленинград блокадасыннан чак исән калган ветеран хатыны Рәшидә апаның хәлләре бик аяныч. Кечкенә генә Бәбки авылындагы йорты бик начар хәлдә, булышырлык кешеләре дә юк – ире, дүрт баласы инде вафат. Ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен бирелгән 943 мең сумлык сертификат Рәшидә апаның бердәнбер өмете булган. Районның 60 ветераны белән бер исәптән аңа да авыл йорты тибындагы торактан фатир бирәләр. Урталай бүленгән бер йортны ике ветеранга биргәннәр. Ике ветераннан 943 мең сум – җәмгысе якынча 2 миллион сум! Карап торганда ук рәвеше юк йортларның, ни койма, ни бакча ясарга урын юк, җәен күңел ачу өчен яшьләргә дача итеп тотсаң гына…
– Матур май көнендә БУА ТҮРӘЛӘРЕ БЕЗГӘ, АРКАДАН КАГЫП, АЧКЫЧ ТАПШЫРДЫ. Ә кышын катып үлә яздык! Пәрәвез кебек кенә бу йорт, җил искәндә, селкенеп, салкын ыжлап тора. Торбалары менә мондый гына, – әбекәй 80 еллык гомерендә күп эшләр күреп корышып беткән ике бармагын кушып күрсәтте. – Кышын катып шартладылар. Үләрмен дип ята идем, ниндидер бер хатын килеп, шушы йортны төзегән кешеләрне алып килде, алар нәрсәдер эшләгән булып китте, түз инде диделәр, шундый әйбәт кешеләр! Барыбер булмады! Бу йортны җылытырга почаслар алдым, бөтен пенсиям кереп бетте, бер чуашка унбиш мең түләдем! Аннары катып үләм инде дип кайтып киттем! Ни мунча, ни җылы су, ни кибет, ни юл – бернәрсә юк!
Ике йортка бер идән асты, алар да бүленмәгән. Шуңа ИДӘН АСТЫНДА ҖИЛ УЙНЫЙ. Йортның бер ягында кеше яшәмәсә, икенче ягында яшәү мөмкин түгел – уртак идән астын җылыту өчен күпме ягарга кирәк? Йорт бүрәнәләре янгыннан калган урманныкы булып чыккан, верандалар пластиктан ясалган – селкенеп тора, кул белән катырак төртсәң, тишелеп чыга. Идән такталары юка – киез итексез басармын димә. Кадыйров урамындагы 15 йорттагы утыз йортның әллә икесендә, әллә өчесендә генә яшиләр. Калган йортлар карга күмелеп утыра, кайбер хуҗалар хәтта җиһазларын алмыйча качып киткән… Ветеран йортлары шәһәр читендә, кибет-сырхауханәләрдән бик еракта. Бер әйбер – канализация генә якын. Һәр ветеран йортының каршысыннан үтә торган каналдан Буа халкының юынтык сулары ага. Бу тирәдә бер генә байның да йортын күрмәссең.
Шәһәрнең икенче читендә, Вахитов урамында шул ук проект буенча тагын унбиш йорт төзелгән. Монда яшәүчеләр саны күбрәк икән – әллә дүрт, әллә биш йортта кеше бар. Әхмәт авылында яшәүче ветеран Исмәгыйль Әфләтунов бу йортны алырга риза булуына үкенеп бетә алмый.
– Кышын Президент килә, сезгә фатир ачкычлары бирәбез, дип Буага чакырттылар. Миңа нинди йорт бирәселәрен белми дә идем. Чатнама суык иде, Президент килгәнен катып көтеп тордык, ул без торган җиргә якын да килмәде. Шунда бер егет килде. «Мин шушы йортларны төзегән оешманың каравылчысы, шушы фатирны алам дип имза куй», – ди. КИРӘКМИ МИҢА МОНДЫЙ ФАТИР дидем. Ул ялына торды. Мин җитешсез урыннарын әйткәч, без аны хәзер килеп ясап китәбез диде. Имза куйгач, ник берсе килеп карасын! Санап тордым – шушы фатир буенча 33 тапкыр хакимияткә бардым! Файдасы булмады…
Буага килүемнең сәбәпләренең берсе – Исмәгыйль абый хаты иде. Йортымны күрсәтәм дигәч, аны Буага утыртып алып киттем. Ләкин ачкычын өендә онытып калдырган булып чыкты. «Шайтан», – дип хәтерсезлекне сүгеп аткач, Исмәгыйль абый күршеләренә алып кереп китте. Монда да шундый ук кимчелекләр. Кеше башта гаҗәпләнә, аннары нервлана, соңгы чиккә җиткәч, гаҗизлегеннән көлә башлый. Ветеран хатыны Шәмсеруй апа да көлеп кенә сөйли:
– Мин идән астына төшеп китәм икән, күршеләрнең идән астыннан өенә керә алам. Ул нинди йорт була инде? Бәлки, минем күршедә әллә кемнәр яшәр, алар миңа кереп йөрсенме? Без ярты йортны бер миллионга алдык, бер йорт 2 миллион булып чыга. Төзүчеләрнең бер йортка 350 мең сарыф иттек дип сөйләвен ишеткәннәр, кеше шулай ди, белмим, дөресме… Күпме акча түккәнмендер, хәтерләмим, электр белән җылытмасам монда яши алмый идем…
Бер ай дигәндә эштән чыккан газ колонкалары, кран, унитазларны искә алып та тормыйлар, аларын алыштырганнар инде. Канализация дигәннәре ишелеп төшкән дә, юынтык сулар идән астына агып кергәли икән. Тәрәзә, ишекләр бернинди җылыткыч материаллар кулланылмыйча урнаштырылган. Түшәмдә бармак сыярлык ярыклар – алары ком сәгате ролен үти ахрысы, пычкы чүбе акрын гына өйгә коелып утыра.
Нотфия Хәсәнова күргәннәре хакында елый-елый сөйләде:
– Салкыннан катып үлә яздым кышын! Кызым Ульяновскида, шуннан кияү килеп, стеналарны җылытып китте, аңарчы тәрәзә ярыкларыннан урам күренеп тора иде. ИДӘНДӘ СУ КАТА, киенеп йоклыйсың, иртән торгач, сөйләшеп тә булмый, авызлар бөрешеп каткан була. Зарлангач, комиссия килде, хакимияттән килгән бер хатын Ульяновскига кызың янына кит ди! Электр җылыткыч яныннан китмәдем, электр өчен генә дә бер айга 1 мең сум түләдем! Былтыр яз түбәдән яңгыр ява башлады, ләгәннәрне тезеп куеп, күршегә шалтыраттым, нишлим, яңгыр ява бит дим! Түз инде, кар эреп беткәч, явып туктый ул, ди… БЕЗ КҮРГӘННЕ ЭТ ТӘ КҮРМӘГӘНДЕР! Без бит ветеран хатыннары!
Ветераннарның аяныч хәленә битараф калучылар аз. Шуңа да күпчелек әти-әниләрен бу йортларда яшәтми. 83нче профлицей директоры Илгиз Сәфәров бу күренешкә ачыктан-ачык каршы чыккан бердәнбер җитәкче:
– Ветераннарны болай кыерсытуга хакимияттә эшләүчеләр дә риза түгел, – ди ул. – Кычкырып әйтмиләр генә, ләкин алар да мондый мыскыл итүгә каршы. Ветераннарның күпме гомере калгандыр, алар калган гомерләрен нормаль яшәргә лаек. Бу йортлар берничек тә 2 миллион сум тормый, 1 миллион сумга шәһәрдә мунчасы, сарайлары, бакчасы, уты-суы кергән нормаль йорт алып була. Бу йортларны салуның максаты бер генә – мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү…
«ӘБҮЗӘР ФАТИРЫ»
Алтмыш ветеранны шулай «бәхетле итсәләр», калганнарына «Әбүзәр фатиры» биргәннәр. РАЙОН БАШЛЫГЫ РАФАЭЛЬ ӘБҮЗӘРЕВ УЙЛАП ТАПКАН ТЕХНОЛОГИЯ буенча булдырылган фатирларны шулай атап йөртәләр икән. «Ачыш»ның асылы искене ялтыратып шомартудан гыйбарәт. Борынгы заманнарда, Советлар Союзында ук төзелгән иске биналарны – райпо кибете, ташландык контора, мәктәпләрне, наркология диспансерын кирпеч, гипсокартон белән фатирларга бүләләр, су, канализация үткәрәләр, косметик ремонт ясыйлар да, яңа фатир итеп, ветераннарга 1 миллионга сылыйлар. Шәһәрдә яшәгән, күзе ачык ветераннар мондый «әбүзәрләрне» алмаган, авылда яшәүчеләр капкан. Аларын алдау җайлы бит. «Бабай, шәһәрдә фатир бирәбез, кулыңны куй, йорт төзелгәч, күчәсең», – дип, фатирларын алдан күрсәтмичә генә, актларга кул куйдырганнар. Әби-бабайлар кая капканнарын кулларына ачкыч эләккәч кенә аңлаган…
Рифкать Хисамов та картлык көннәрен җылы суы, бәдрәфе булган йортта яшәргә хыялланган. Ветераннарга бирелә торган сертификатка Күл-Черкен авылындагы йортына ремонт ясатмакчы булган, «алай ярамый» дип рөхсәт итмәгәннәр. Гәрчә, бабайның моңа тулы хакы бар… РФ Президенты фәрманы нигезендә, ветераннарга бирелгән фатир мәйданы кимендә 36 квадрат метр булырга тиеш. Хакимияттән килгән Рәҗидә исемле (бабай шулай исендә калдырган) ханым ветеранга булачак фатирының сызымнарын күрсәтә, анда акка кара белән 36 квадрат метр дип язылган була. Күпсанлы документларга кул куйдыралар, аларында инде вак кына хәрефләр белән язылган «29 квадрат метр» дигән саннарны ветеран күреп, аңышып өлгерми. ИСКЕ МӘКТӘП БИНАСЫННАН ӘМӘЛЛӘГӘН «ӘБҮЗӘР ФАТИРЫН» ачкыч алгач кына күрә. Баш тартмакчы булып карый, ләкин кем аны тыңласын – 29 квадрат метрлы йортны алырга риза булып имзасын куйган, дәгъваларым юк дигәне астында да имзасы бар… Искегә тимә, исең китәр дигәннәр бит. Вентиляция тишегеннән чүп коелып утыра, ишекләр шалтыр-шолтыр йөри. Озын караңгы коридорда тезелеп киткән фатирлар…
Рифкать Хисамов яңа фатирында бер генә көн дә кунмаган. Хәзер пенсиясен җыеп бара – авылдагы иске өенә янкорма ясап, шунда җылы су һәм бәдрәф әмәлләргә җыена.
Президент Рөстәм Миңнеханов ветераннарга фатирларны яңа йортлардан бирергә кирәк дигән бурыч куйган иде. Оешмаларга – эш, ветераннарга – яңа йортлардан фатир, берочтан район үзәкләрендә яңа йортлар төзелә. Һәркемгә файдалы. Буада ветераннар исәбенә акча эшләү бурычы куелган.
Башка биналарда проблемалар тагын да күбрәк. Мәсәлән, Ильяс Хәйруллинга «ПМК-123»нең административ бинасыннан әвәләнгән йорттан 29 квадрат метрлы фатир биргәннәр. Ул да фатирын алдан күрмичә генә документларга кул куйган – шәһәр йортыннан фатир дигәч, гадәти фатир дип уйлаган инде… Тәрәзәләре идәннән метр ярым биеклектә, Ильяс абый әйткәнчә, «ТӨРМӘ КЕБЕК». Тәрәзәдән урамны карарга яки форточканы ачарга теләсәң, урындыкка басарга кирәк. Ә 80-90 яшьлек өлкәннәр өчен урындыкка басып форточка ачуның ничегрәк икәнен уйлады микән берәрсе? Әле өстәвенә, вентиляция эшләми икән. Астма белән авыручы ветеран кыш көне дә ишекне ачып куярга мәҗбүр. Суына башлагач, ябып куя. Район башлыгы Рафаэль Әбүзәров янына барып караган. «Әрләп куып кына чыгарды», – нәтиҗәсе шул. Шушы ук йортның беренче катында яшәгән Нури Гомәровның фатиры тагын да кечкенәрәк. Пенал эчендәге ручка кебек яшәп ята ветеран. Искә чыдарлык түгел! Канализациясе шундый итеп эшләнгән – югары каттагылар бәдрәф суын яки ваннаны агыза икән, пычрак су башта бабайның унитазына һәм ваннасына агып керә, аннары үз җае белән агып чыгып китә. «Ваннада юынып утырганда агып чыга башласа, бигрәк куркыныч», – дип сөйләде Гитлерны җиңеп кайткан курку белмәс бабай. Шушыларга өстәп, тагын бер тапкыр бу йортта вентиляция эшләмәвен әйтсәк, бабай фатирында очкан шәпкә ЧЕБЕННӘР АҢЫН ЮГАЛТЫП ЕГЫЛЫП ТӨШӘРЛЕКИС торуын аңлап буладыр. Хәер, бер өстенлек бар монда – ике катлы бер йортның алты подъезды бар! Кирәкле фатирны эзләп тапканчы аяксыз каласың. Өлкән кешеләрдән көлү өчен өчен махсус эшләнгән диярсең, валлаһи.
Мәсәлән, иске райпо кибете. Фатирларның берсендә ветеран оныгы Гөлнур Акбашева яши:
– Мин төзелештә эшләгән кеше буларак, бу биналардан торак йорт ясар өчен бик аз акча тотылганын ышандырып әйтә алам, – диде ул.
Кибет залларын фатирларга гипсокартон белән бүлгәннәр. Күршеләрнең төчкерүе генә түгел, төнлә йоклаганда пышылдап сөйләшүе дә ишетелә ахырысы монда. Кибет булгангадыр инде, бинаны заманында күселәр бик иш иткән ди, хәзер дә бу йорттан бер дә китәселәре килми икән. Әле өстәвенә төзүчеләр бу йортның түбәсе ишелергә мөмкин дигән шөбһә сүзләр сөйләп, халыкны куркытып киткәннәр. Ул хәбәрне ишеткәннән соң, тәрәзәдән җил өрү, идән салкын булу, яңгыр яуганда вентиляция тишегеннән су агып утыру кебек хәбәрләр вак-төяк күңелсезлек итеп кенә тоела.
«БЫРАТ БЫРАТНЫҢ АКЧА ЭШЛӘВЕНӘ ЫРАТ»
Инде ветераннарга шундый «бүләк» ясаучылар хакында сөйләргә вакыт җиткәндер. Буада табышлы эшләрне чит-ятларга биреп әрәм итмиләр. Аз акча тыгып, күп табыш китерә торган эшләрне район башлыгы Рафаэль Әбүзәровның бертуганы Раян Әбүзәров оешмасы – «ПМК-6» башкара. Документлар белән танышкач, бу эшчәнлекнең «быратларга» никадәр дәрәҗәдә табышлы икәнен чамаларга була.
Мәсәлән, наркология диспансеры бинасын хакимият 3 миллион 900 мең сумга бәяләгән. ПМК-6 бина өчен 700 мең сум гына түләгән, 3 миллион 200 мең сум бурыч булып эленеп тора, күпмедер вакыт үткәч, юкка чыгар инде ул бурыч… Башка биналар белән дә шул хәл – биналарның 15-20% хакын гына түләгәннәр дә, вәссәлам. Акчаңны түләмәсәң, милекне теркәмәскә тиеш булсалар да, район башлыгы туганы булгач, теркиләр икән… 700 мең сумга шушы бинаны сатып алган ПМК-6, вак-төяк ремонт ясаган, һәр палатага канализация, су үткәрә, гипсокартон яки ярты кирпеч белән кирәк урыннарны бүлгәләп чыккан. Һәм шушы йортны 24 ветеранга миллионышардан сылаган! 24 миллион сум акча керде дигән сүз. Үз гомерендә шактый йортлар салган төзүче бу йортка бик күп дигәндә 4-5 миллион сум акча кергән дигән фикер әйтте. Чиста табыш 20 миллион сум булып чыга түгелме? Башка районнарда ветераннарга 1 миллион сумга яңа йортлар салып, 36 квадрат метрлы фатирлар бирәләр. ВЕТЕРАННАРНЫ ТАЛАП БАЕГАН КЕШЕЛӘРНЕ НИЧЕК АТАРГА?
Буада 1 миллион сумга гадәти йорттан хәтта ике бүлмәле фатир сатып алып була. «Әбүзәр» йортларының күпчелегендә төннәрен ут та янмый. Мәсәлән райпо кибете «әбүзәрләрендә» бер генә ветеран да яшәми. Күбесе сатарга тырыша. Ләкин Раян Әбүзәров әмәлләгән мондый йортлардагы фатирларны кире 1 миллионга сата алмыйсың инде. Ярты бәясенә ычкындыра алсаң, рәхмәт.
Беләсездер, дәүләт, муниципалитет милкенә бәйле эшләрне башкарганда оешмалар махсус конкурста – тендерда катнашырга тиеш. Тендерда гел ПМК-6 җиңеп чыксын өчен, шул ук вакытта тендерның әкият икәнен сиздермәс өчен, Буада КҮРКӘМ УЕННАР уйлап табылган. Мәсәлән, наркология диспансеры бинасын сатып алганда тендер комиссиясенә ике гариза килә. Берсе – ПМК-6, икенчесе – Чулпан Дәүләтшина дигән бер ханым. Тендерда катнашу өчен болар икесе дә 750 меңәр сум залог кертә. Тендерда ПМК-6 җиңеп, бинаны сатып ала. Ә кем соң ул Чулпан Дәүләтшина? ПМК-6ның бухгалтеры. Бу ханым әйтүенә ышансаң, конкурста үзе эшләгән оешманың катнашачагын бөтенләй белмәгән икән, очраклы рәвештә генә шулай килеп чыккан. Үзенә залог өчен 750 мең сум акчаның каян килгәнен дә (гади бер бухгалтерның!), акчаны кая тапшырганын да, конкурсның кайда үткәнен дә белми… Монда Дәүләтшинаның тендерга законлык кыяфәте кертү өчен куелган курчак ролен үтәвен әйтеп тору артыктыр. Тагын бер алым – тендерда, мәсәлән, ниндидер ООО «Мөгезләр һәм тояклар» фирмасы җиңеп чыга һәм «Әбүзәр фатирлары» ясар өчен чираттагы бинаны сатып ала. Сатып ала да, субподрядчик итеп шул ук ПМК-6ны яллый. Формаль яктан караганда, эшне «Мөгезләр» алып бара, ветераннардан дәгъвалар булса да, ПМК-6га эләкми, алар бит субподрядчик кына, әнә, «Мөгезләр» директорына зарланыгыз. Таба алсагыз…
КЕМНЕҢ КОТТЕДЖЫНДА УТЫРСАҢ…
Югарыда телгә алынган Илгиз Сәфәров район башлыгы Рафаэль Әбүзәровка каршы җинаять эше ачуны сорап, Тикшерү идарәсенең Буа районара тикшерү бүлегенә күп тапкыр мөрәҗәгать язган. Элек үзе җитәкләгән «Алга» хуҗалыгын тар-мар итүне тикшерүне сораудан башланып киткән мөрәҗәгатьләр райондагы башка хокук бозу очраклары казып чыгаруга да сәбәпче булган. Тикшерү бүлеге даими рәвештә җинаять эше ачудан баш тартып килә. Ләкин район башлыгының гаепсезлеген дәлилләү белән кызып киткәннәр ахрысы, җинаять эше ачудан баш тартып язылган карарда бик кызыклы фактлар укырга була.
Мәсәлән, район башлыгы кызы Резеда Гобәйдуллина район хакимиятенә җир сорап гариза яза. 2009 елның 22 июнендә моңа шәһәр үзәгендә 900 квадрат метр җир бирәләр. Гобәйдуллина шушы мәйданда ике коттедж сала. 1 ноябрьгә бу биналар инде әзер була. Тормышны аңламаган кешеләр бу йортны салу өчен Резеда Гобәйдуллинага әтисе булышкан дип аңларга мөмкин. Резеда Рафаэлевна исә бу йортларны салу өчен әбисе җыеп барган акчаларны файдалануын әйтә. Менә нинди БАЙ ӘБИЛӘР БАР БУАДА – оныкларына икешәр коттедж салырлык акча бирәләр… Аннары бу йортларның берсен Резеда Гобәйдуллина «Россельхозбанк»ның Буадагы филиалына арендага бирә. «Россельхозбанк»ның Буадагы филиалы директоры Зиннур Гобәйдуллин Резеда ханымның ире, район башлыгының кияве икәнен әйтсәк, тагын да күңеллерәк булып китә. Шушы бина өчен «Россельхозбанк» Резеда Гобәйдуллинага ай саен 87 мең сум акча түләп бара – бу санны исегездә калдырыгыз.
Икенче коттеджны Резеда Гобәйдуллина «Сосна» ширкәтенә 500 мең сумга сатып җибәрә. «Сосна»да шулай ук ЯТ КЕШЕЛӘР ЮК – «БЫРАТЛАР». Бу бинаны Буа районара тикшерү бүлегенә арендага бирәләр. Аренда хакы – 28 мең сум. Ни өчен бер бинаны банкка 87 меңгә, ә икенчесен тикшерү бүлегенә өч тапкырга арзанракка, 28 меңгә биргәннәр? (Дөрес, банк бинасы беркадәр зуррак, ләкин өч тапкыр түгел!) Бу хакта Илгиз Сәфәровның үз версиясе:
– 2011 елда гына да Тикшерү бүлеге район башлыгына каршы җинаять эше ачу турындагы гаризамны дүрт тапкыр кире какты. Мин аларны аңлыйм да – күпмедер дәрәҗәдә алар бу вәзгыять тоткыннары. Алар район башлыгы кызының бинасында чагыштырмача арзан аренда хакы түләп утыра… Тагын бер нәрсә бар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 22 июньдә Гобәйдуллина җир алган, 1 ноябрьдә әзер йортны арендага бирә алган. Җир алганнан соң барлык документларны әзерләү, бинаны салу, коммуникацияләргә тоташтыру ким дигәндә ел ярым вакытны ала. Ә болар – 4 ай эчендә эшләп чыккан. Мин йорт салу өчен улыма җир алырга дип ике ел элек гариза яздым, җир бирмиләр. Кешеләр еллар буе чират тора, ә район башлыгы кызына шәһәр үзәгендә җир табылган, дүрт айда эшләп тә чыккан, 500 меңгә саткан да… Әгәр район башлыгы кызы 500 мең сумга коттедж сала ала икән, әйдәгез, ветераннарга да салып бирсен шундый йортларны ярты миллионга! Яки шушы коттеджны ветераннар белән алышсыннар – РАЙОН БАШЛЫГЫ КЫЗЫ ВЕТЕРАННАР ЙОРТЫНА КҮЧСЕН, монысын берәр ветеранга бирсеннәр…
Чыннан да, бу минем өчен дә бик кызыклы сорау. Ни өчен район башлыгы кызы шәһәр үзәгендә 500 мең сумга ике катлы йорт сала ала, ә шул ук район башлыгының бертуганы ветераннарга бер катлы агач йортны 2 миллионга сата? Коттеджның шулай арзан бәяләнүе район башлыгы кызының салымнардан һәм мондый биналарны салуга акча каян килә дигән сораулардан качуы өчен генә түгел микән дигән шигем бар. Ни өчендер, тикшерү бүлеге мондый сораулар бирмәгән район башлыгы кызына. Кемнең арбасында, бу очракта – кемнең коттеджында утырсаң, шуның җырын җырлыйсыңдыр инде ул.
Тикшерү бүлеге документларында район башлыгы улының да, киявенең дә берсеннән берсе яхшырак урында җир мәйданнары алуы, күз ачып йомганчы кибетләр, офис биналары салып, сатып җибәрүләре турында фактлар бар. Тикшерүчеләр бу күренешне законлы дип бәяли. Еллар буе торак йорт салу өчен шәһәр читендә 10 сутый җир ала алмыйча йөргән Буа халкы башкачарак фикер йөртә.
Соңгы арада, яшьләре өлкәнрәк район башлыклары алышыну сәбәпле, Буа районы башлыгы да китә икән дигән имеш-мимеш таралган. Ветераннарны бу сүзләр сөендерә дә, куркыта да. Сөендерә, чөнки республика җитәкчелеге берәр нәтиҗә ясарга тиеш бит инде. Куркыта, чөнки район башлыгы китә икән, димәк, ветераннардан җыеп алынган акчалар да китә дигән сүз, яңа башлык «мин белмим, мин гаепсез» генә диячәк… Ә бит хәлне үзгәртү авыр түгел, кайбер мәгълүматлар буенча, ПМК-6 Буаның иң бай оешмаларының берсе, аның еллык кереме генә дә 4 миллиард сум дигән саннар ишеттем… Кыскасы, район ветераннарына бер түгел, ике коттедж салып бирерлекләре бар Әбүзәровларның! Һәм ул шулай булырга тиеш тә – һәр алданганны ризалатырга мәҗбүр итсеннәр. Ветераннарны болай мыскыл итүне республика кысаларында гына хәл итеп булачагына ышанмый буалылар. Видеоматериалларны Беренче каналга, Малахов тапшыруына юллаганнар. Әгәр «Пусть говорят» тагын бер тапкыр Татарстанны кара яктан күрсәтә икән, монда гаепле кеше бары тик гаилә подрядын алга сөрүче Буа башлыгы Рафаэль Әбүзәров кына «винават» булачак.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.
Казан-Буа-Казан.
«Пәрәвез йорт» ,

Комментарии