- 05.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №31 (5 август)
- Рубрика: Архив
Уены-чыны бергә…
Әлеге шаян вакыйга авылдагы күршебез Наил абый белән бәйле. Наил абый тугыз балалы гаиләдә (барысы да малай) төпчек. 60нчы елларның бер җәендә кунакка Урта Азиядән бертуган Роберт абыйсы белән хатыны кайткан. Хатынының исеме Рәйсә. Наил абый “азиятләр”не сынап карыйм дип, аларны шул ук көнне үзе белән печән чабарга алып барган. Печәнлек урман аланында урнашкан. Рәйсә апа гомерендә бер тапкыр да урман күрмәгән кеше. Аптырап карап торган бу. Наил абый форсаттан файдаланып, Рәйсә ападан шаярту юлы тапкан: “Рәйсә апа, бездәге куяннар сезнекеннән бераз гына аерыла, аларның мөгезе бар, яшелчәлеләр түгел, ә ерткыч хайваннар. Башта сөзә, аннан соң аягыңны умыра. Мөгезле куяннар төркем-төркем булып йөри. Әгәр куак сынган тавышлар, яфрак кыштырдавы ишетсәң, димәк, алар килә. Исән каласың килсә, акыра-акыра еракка чап. Аңладыңмы?!” – дигән. Рәйсә апа шаяртуга бик оста булган Наил абый сүзләрен колагына да элмәгән, урман эченә “разведка”га киткән.
Ярты сәгать үткән. Наил абый белән Роберт абый печән чабалар… Кинәт көчле җил исә башлаган. Каен, усак, имән агачлары сыгыла да бөгелә икән, яфраклар диңгез дулкыннарыдай әле бер якка, әле икенче якка чайкала. “Аа-ааа-а-аа, коткарыгыз, коткарыгыз, мөгезле куяннар һөҗүм итә!” – дигән сүзләр белән урман эченнән Рәйсә апа атылып чыккан.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии