- 05.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Архив
И, һаман мин йөрим инде әллә нинди хәлләргә юлыгып. Бу юлы Казан-Ульян трассасында чишендерделәр бит әле. Әллә ниләр уйлап куймагыз тагын. Үземне түгел, Алла сакласын, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның номерын салдырып калды. Тик менә аны “киендерү” процессы гына озаккарак сузылды.
19 август көнне сәгать бердә, берничә эшне бергә хәл итеп булмасмы дип, зур планнар корып Буа якларына чыгып киттем. Һәм ярты юлдан кире борылып Казанга кайттым. Дөресрәге, кайтардылар. Башкаладан 50 чакрым чамасы ара узгач, трассада, Югары Ослан территориясендә туктаттылар үземне. Гадәттә күрсәтә торган бөтен документларны суздым, алары гына җитмәде, иминият язуын да сорадылар. Ике елга беренче мәртәбә! Бер тапкыр да сораганнары булмагач, игътибар да бирелмәгән, шкафта ята икән бит ул минем. Шалт итеп искә килеп төште. Түләгәнлеккә квитанциясе үзем белән иде, әмма анысы гына ярамый ди. Нишләмәк кирәк, гаеп үземдә. Баш эшләмәгән икән, димәк, аякка зыян килә. Өлкән сержант Фәнил Сафиуллин: “Әгәр 3 сәгать вакыт эчендә документны алып килеп күрсәтергә өлгерсәгез, протокол да язмыйм, номерны да салдырмыйм. Сез кайтып килгәнче, машина йөртү таныклыгыгыз һәм башка документларыгыз миндә торып торачак”, – ди. Өлгерермен микән дип икеләнсәм дә, кайтып килергә уйладым. Таныклыктан башка, машинага да утырып булмый бит әле. Яңгыры да коя. Кемне генә туктатсам да, Казан ягына баручылар юк. Иртә уңмасаң кич уңмассың дигәндәй, минем дә иртәдән башлап шундый уңышсыз көн булды ул. 20 минут чамасы көткәннән соң бер рәхмәтлесе туктады. Әмма Залесный бистәсенә җиткән идек, чакрымнарга сузылган бөке хасил булган. Шул арада миңа бирелгән вакытның 1 сәгать тә 20 минуты үтте дә инде. Ә Залесныйдан үзем яшәгән 9нчы микрорайон якларына барып җиткәнче… Әле шуннан кире шәһәрнең бер башыннан икенчесенә үтеп, Казаннан 50 чакрым читтә, трассада басып калган ЮХИДИ хезмәткәрләре янына барып өлгерәсе. Бер урында тоткарланып, көтү озакка сузылгач, күңелдә шик туа башлады. Андый вакытта озак, төптән уйлап торып та булмый. Теге абыйга рәхмәт әйтеп төшеп калдым да кабат ЮХИДИ хезмәткәрләре янына киттем. Аңлатып карауның файдасы юк икәнен башта ук сиздем. Килешми хәл юк, шәт, алуы озакка сузылмас дим. Өлкән сержант елмаеп протокол язды, машина номерын салдырды. “Бүген кич үк номерыгызны җибәрәм, иртәгә үзегез яшәгән районның ЮХИДИ бүлегенә барып алырсыз”, – диде ул. 800 сум штрафны да чәпәп куйды. Нишләп беренче тапкырында кисәтү генә ясалмый икән?! Гел каерып талау ягын гына карыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше ниндидер юл күрсәтү, аңлату, күңелсез хәлләрне, хаталарны булдырмый калу түгел, ә протокол язып план үтәүдән генә гыйбарәт диярсең. Ә менә мин 20 минут чамасы узгынчы машиналарны туктатып маташкан арада тонировкалы әллә ничә текә “иномарка” өстемә яңгыр суы сиптереп, “выжт” итеп узды. Аларны күрүче дә юк. Номерсыз машина белән кире Казанга кайтудан башка юл калмады. Ярар, моннан гына дөнья күчмәс, Буага иртәгә кайтырмын дип тынычландырдым үземне. Номерсыз машина бер тәүлек кенә эшкә ярый икәнен беләсез инде. Протоколда күрсәтелгән вакыт чыккач руль артына утырсаң 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. И ул көнне күрсәгез… Юк эшне бар итеп тик чаптым Казан буенча “штансыз” машинада. ЮХИДИ хезмәткәрләре баскан урында юри яннарыннан үтәргә тырышам. 9нчы микрорайоннан үзәккә төшеп җиткәнче, дүрт урында туктаттылар үземне. Тизрәк 5 мең сумлык протокол язып, план тутырасылары килә бугай. Ашыкмагыз әле дим эчтән генә! Хакым бар, вакыт чыкмаган бит.
Ә икенче көнне сәгать икедә Кулагин урамы, 8 йортта урнашкан Идел буе районының ЮХИДИ бүлегенә номерны алырга киттем. Әмма бәхетеңне сыер сөзсәме… Шул ук 19 августта номерын алдырган ир-егетләргә кайтарып бирделәр. Бер минеке генә юк. Юк икән юк инде, утырып елап булмый, кайтып киттем. Икенче көнне кабат килдем. Тагын юк. Инде өченче көнне ачу чыга башлады. Килгән номерларны теркәп, ияләренә тапшыручы, Идел буе районының эчке эшләр идарәсе ветераннары советы рәисе Алексей Васильевич Аптукаев та гаҗәпләнде: “Инде ничә көн буе безнең юлны таптыйсыз. Болай мәшәкатьләнеп йөрмиләр иде. 19 августта салдырдылар, дисез. Инде 21ендә алдыртканнарныкы да килеп җитте. Ә кайда салдырдылар соң?” – ди. Барысын да сөйләп биргәч: “Ә, трассадамыни әле?! Имәндә икән чикләвек. Алар селкенгәнче ике атна да үтәргә мөмкин. Иртәгә үк Югары Ослан районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесенә барып аңлатыгыз. Сез болай йөрергә тиеш түгел. Бу районда теркәлгәнсез икән, күптән безгә җибәрергә тиешләр. Иртәгә монда килер алдыннан башта миннән шалтыратып белешегез”, – дип киңәшен бирде Алексей Васильевич. 800 сум штрафын түлә дә, аннан иртәгә үк була дип вәгъдә ителгән номерны Югары Ослан буеннан эзлә инде менә дим. Теге Сафиуллинга атна буе кат-кат “рәхмәт” укыдым.
Штраф дигәннән, әле 800 сум белән генә чикләнмәдем. Февраль аеннан бирле интернеттан штрафларны тикшергәнем юк иде. Алары да 8 данә җыелган икән. Камералар яхшы эшли бит. Кире борырлар дип 100әр һәм 300әр сумлык штрафларны да түләдем. Әмма минем башка шунысы барып җитми, берәрегез аңлатып бирмәсме икән?! Һәр штраф саен “Ак барс” банк 25әр сум комиссия ала. Ни хөрмәткә ул?! Бер бит ак кәгазьнең 4тән беренә мөһер сугып биргәннәре өченме? 100 сумлык штраф өчен дә, 800 сумлыгы өчен дә 25әр сум алалар. Мәрхүм тарих укытучыбызны берәр күңелсез, гаделсезрәк әйбер турында сөйләгән вакытында ник алай дип бүлдерсәк: “Чөнки чабаталы Русиядә яшибез. Бездә бер нәрсә дә башкалардагы кебек түгел. Элек тә шулай иде, чабаталы булып калачак та инде ул”, – дия иде.
Икенче көнне юлга чыгып киткәнче телефоннан белешергә булдым. Югары Осланның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Владимирович 5333888 номерына шалтыратып белешергә кушты. Трассада туктаткан хезмәткәрләр аларга карамый икән. Дежур бүлеккә шалтыраттым, алары икенче, тегеләре өченче номерны бирде… Кыскасы, 6нчы номердан соң гына тиешле урынга эләктем. Номерны салдырганнарына биш тәүлек үткән иде инде. “Бүген үк җибәрәбез. Кичке сәгать 4ләрдә барып алырсыз. Әгәр тагын булмаса, кабат үземә шалтыратыгыз”, – дип җавап бирде миңа административ практика бүлегеннән Айдар Вәлиев.
Тагын Идел буе районының ЮХИДИ бинасына киттем. Андагы чират! Дәү-дәү абыйлар, 2шәр метрлы егетләр белән этешеп шактый мәшәкатьләнергә туры килде. Ә машина атна буе ишегалдын саклаудан башка эшкә ярамады.
Номерны алгач та кабат Буага чыгып киттем. Ә юлда “Газель”дә яңгырдан качып һаман шул ук хезмәткәрләр утыра. Ун минутымны жәлләмәдем әле, туктап “хәлләрен беләсе” иттем. Өлкән сержант та шунда. “Фәнил, салдырганда җибәрәм дидегез дә, протокол тутырып планны үтәгәч әллә оныттыгыз инде, атна буе сезне “сагынып” искә алдым”, – дим. “Можно по-рускии”, – ди егет. Кызганыч, татар егете татарча аңламый башлаган. “Мин шул көнне кичен тиешле урынга кайтарып бирдем”, – диде ул үзе дә гаҗәпләнеп. Шул кайтарып биргән урындагылар җавапсызрак карап, шунда тузан җыеп яткандыр инде…
Гафу итегез, номерымны алу хәстәре кебек үк, хикәятем дә озынга китте. Гаҗәпләнүдән язам. Штрафын чәпиләр дә, бетте-китте. Максат – кәгазьдә план тутыру. Бездә ил гражданнары турында беркем дә уйламый. Больницаларда да, мәктәптә дә – һәр өлкәдә шулай. Минем урында берәр югарырак урындагы кешенең баласы шулай документын онытып калдырып, аны туктатсалар (хәер, андыйларныкын салдыра да алмыйлар инде) һәм ул 5 көн буе Идел буе районы ЮХИДИ бинасында номер көтеп йөрсә, алай да булмагач, телефоннар аркылы эзләп мәшәкатьләнсә, эшләр зурга да китәргә мөмкиндер. Ә мин?! И, чебен дулап, тәрәзә вата аламы инде?!
Лилия ЙОСЫПОВА
Күк законы буенча яшәүчеләр
Җырчы Салават Фәтхетдинов Яр Чаллы каласында ел саен дәртләнә-дәртләнә хәйрия автомобильләр ярышы уздыра. Андагы машиналар шашкан ат көтүе тизлеге белән кар көртләренә кереп чума, бер-берсе белән “үбешә”. Ипподромдагы дуамаллык, ни кызганыч, шәһәр урамнарына да күчте. Кайбер машина йөртүчеләр үзләренә язылмаган күк кануннары булдырып, җирнекеләрен әлиф дип тә белми. Ике күзле һәм дүрт тәгәрмәчле “тимер ат”ларның әллә нинди хикмәтләр майтаруына тап булдым соңгы арада.
Шәһәрнең теләсә кайсы читенә барырга кирәк булса да, гадәттә, “Пушкинская” тукталышына чыгып басам. Кагыйдәләрне традиция буенча шунда гына бозалар шикелле.
Кичке 9лар тирәсе. Светофор яшел күзен кысып, чыгарга ишарәли. Юлны берүзем узам, әмма каршы яктан күп кеше килә. Бернинди чит-ят тавыш ишетмәсәм дә, юри генә сулга, юлга таба борылып карасам, ыжгырып бер текә иномарка оча. Югыйсә светофор, машиналарга узарга рөхсәт бирмичә, һаман да кызыл утын балкыта. Иномарка хуҗасы ни сигнал бирми, ни тизлеген киметми. Әле ярый читкә сикерергә өлгердем. Күңел котырынып алды, әмма куркуымны йөземә чыгармаска тырыштым. Каршы яктан килүчеләр бу хәлдән гаҗәпкә калып, миңа текәлеп үтеп китте.
Укытучыларның 1 сыйныфта автобусны арттан урап үтегез дигән нотыклары хәтердән җуелды бит, ә! Шул ук “Пушкинская”да автобусның алдыннан чыкканда, шофер безне күрми калган, ахры, тәгәрмәчле дустын улатып, бөтен көче белән алга китте. Аллага шөкер, тиз генә читкә сикереп калдык. Моны күзәтеп торучы бер ханым ирексездән бугазын ертып: “Балалар!” – дип кычкырды.
Бу “Пушкинская”да шәһәрнең бөтен тискәре энергиясе оялаган, диярсең. “Пазик” белән “ГАЗель” йөртүчеләр хәтта кызыл төснең янып беткәнен көтмичә, светофор көткән арада пассажирларын салоннан чыгару ягын карый. Бермәл “Алиса” ширкәте вахтасыннан кешеләрнең яшел төсне көтеп азапланмыйча юл аша чыгуын күзәттем. “Пазик”ларның “югары” дәрәҗәдә оештырылган узышлары турында әйтәсе дә юк… Рульне бер чигеннән икенчесенә әйләндереп торучы һәм җил тизлеге белән чабучылар көчле алкышларга “лаек”. Әле берничә тапкыр хөкүмәт автобусларының бер-берсенә ышкылып, күңелсез хәлгә юлыгуларына шаһит булдым.
Саный китсәң, кулдагы бармагың да җитмәс. Җәяүлеләрнең гаебе булса да, әйтәм ич, машина йөртүчеләр арасында күк законы буенча йөрүчеләр муеннан. Былтыр Казанда машина күпләп йөри торган участокларга яшерен камералар куелды. Яшел төснең кабынганын көтмичә кузгалган машиналар номерын камера теркәп куя да бераздан хуҗасына язма рәвештә штраф квитанциясе җибәрелә.
Ә Чаллыда кичке 10нан соң светофорлар эш көнен тәмамлап, “йокыга” тала бугай. Төнгә каршы светофорга бик сирәк кеше игътибар бирә. Кызыл төс янса да, машиналар үтә дә китә. Иртәнгә чаклы светофорның гади баганадан бернинди аермасы юк.
Яшерен камера дип аталган бу могҗизалы күз безнең шәһәрдә тәртип урнаштыра алырмы икән?
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии