- 05.12.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Архив
29нчы ноябрьдә Татарстан байрагы көне иде. Шул ук көнне Дәүләт Советы депутатлары «безгә татар теле кирәкми» дигән эчтәлектәге карар кабул итте. Шул ук көнне татар телен хокукый нигездә якларга алынган бердәнбер директор Павел Шмаковның суды үтте.
ДИРЕКТОРЛАР КУРЫКТЫ
Прокуратура, татар телен мәҗбүри укыту канунсыз, дип табып, тиз арада укыту планнарын үзгәртергә кушкач, ризасызлык белдерүчеләр күп булды. Хәтта прокуратура карарына дәгъва белдерергә талпынып караучылар да табылды. Газетабызда хокуклары бозылган укытучыларның, директорларның мәнфәгатен яклаучы адвокат Руслан Нагиев белән интервью басылгач («Татарстан мәктәпләрендә татар теле язмышына нокта куелмады әле», №45, 8 ноябрь, 2017), редакциябезгә шактый кеше шалтыратып, адвокатның телефонын сорап алды. Тик бер генә кеше сүздән эшкә күчә алды. Бер генә кеше, прокуратура карарына буйсынмыйча, татар телен якларга алынды. Ул кеше – Казандагы «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков. Адвокат Руслан Нагиев әзерләгән дәгъваларын судка бирә алмый калды, чөнки директорлар һәм укытучылар (алар дәгъвачы булып бара иде) аннан баш тарттылар. Куркалар. Куркытылдылар.
Павел Шмаковны да куркыту, төрле яклап кысу бара. 20нче ноябрьдә Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко, «прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен», Шмаковка административ эш ачу турында хәбәр итте. Аның буенча, директорга өч төрле җәзаның берсе каралган: йә штраф, йә эштән читләштерү, йә 90 көнгә мәктәпне ябу. Менә шушы карар белән килешмичә, прокуратураны судка бирде дә инде Шмаков.
«БЕЗДӘ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ КИМЕМӘДЕ»
Шмаковны яраталар. Балалар ярата, балаларының теләп һәм тырышып укуын күреп торган ата-аналар ярата, укытучылар ярата. Хәзер, татар телен яклап чыккач, Шмаковны яратучылар исемлегенә милли активистлар да өстәлде. Алар барысы да судка килгән иде – директорга терәк булырга. Балаларны башта судка кертергә теләмәделәр, соңрак кына, утырыш узачак залга кертмәү шарты белән, суд бинасына керттеләр. Үзен якларга бер төркем укучысы килгәнен күргәч, Шмаков елмаеп куйды. Бу балалар, бәлки, суд юлында йөргән директорларын яклый да алмас, ләкин алар аңа бик зур терәк.
Суд башланганчы, «СОлНЦе» мәктәбендә укучы бер баланың әнисе белән сөйләшеп киттек. Үзен Надежда дип таныштырды ул. Минем татар газетасыннан икәнемне белгәч, татарчага күчеп: «Мин – урыс. Ләкин мин татарча беләм. Балам белән өйрәндем. Безгә бик ошый», – дип әйтте. «Балам 6нчы класста укый. Татар теле белән беркайчан проблема килеп чыкканы булмады. Татар теле дәресләре кемне канәгатьләндерми, шуларны аерым чакыртып, һәр очракны индивидуаль хәл итәргә иде. Без бит барысыннан да канәгать, безнең мәктәпкә ник тияргә иде?» – дип ризасызлыгын да белдереп алды ул.
Ләйсән Гәрәева «СОлНЦе» мәктәбе ачылганнан бирле, ягъни инде дүрт ел анда татар телен укыта. Озак еллар Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында эшләгән, ул КФУ тарафыннан «йотылып», эштән кыскартылгач, Шмаков аны үз мәктәбенә чакыртып алган. «Прокуратура күрсәтмәсендә ике директор урынбасарына да җәза бирергә (укыту планын үзгәртмәгән өчен) һәм татар теле дәресләре санын киметергә диелгән иде. Павел Анатольевич боларның берсен дә эшләмәде. Без сентябрь башында кабул ителгән план буенча укытуны дәвам итәбез. Татар теле укытучылары эштән кыскартылмады, сәгатьләре дә киметелмәде. Минем, мәсәлән, атнасына 14 сәгать. 5нче класслар – атнасына 4, 6лар – 5, 7-9лар – 4, ә 10-11ләр 3 сәгать татар теле укый. Октябрь ахыры-ноябрь башында бөтен мәктәпләрдә дә ата-аналар җыелышы үтте, укыту планын сайладылар. Бездә ул җыелыш та үтмәде. Чөнки директорның позициясе бер: уку елы уртасында татар теле сәгатьләрен кыскартып, укытучыларымны урамга куып чыгара алмыйм, татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш, ди. Бер ана: «Башка мәктәпләрдә татар теле киметелде бит, сез дә киметегез», – дип гариза язып алып килгән иде, Павел Анатольевич аны шундук кире кайтарды. «Әгәр татар телен укыйсыгыз килми икән, башка мәктәпкә күчегез. Безнең мәктәптәге балалар татар телен укыячак», – диде», – дип үз мәктәпләрендәге хәлне аңлатты Ләйсән Гәрәева.
Павел Шмаковның үзе белән дә сөйләштек. «Безнең мәктәптә 4 татар теле укытучысы эшли. Аның икесе – феноменаль укытучылар, бик тәҗрибәлеләр, осталар. Икесе яшьрәк, шулай да бер дә калышмыйлар. Мин алар белән бик горурланам. Һәм менә шуларны ничек урамга куып чыгарыйм ди? Өстәвенә, уку елы уртасында. Бәлки, бу уку елы тәмамлангач, татар теле сәгатьләрен бераз киметергә туры килер, тик аңарчы без ничек бар, шулай укытырга телибез», – дип сөйләде ул.
Дөрес, Шмаков үзе: «Мин татар телен түгел, татар теле укытучыларын яклап йөрим», – дип белдерә, тик бүген бу төшенчәләр аерылгысыз инде. Татар теле дисәң, татар теле укытучысы күз алдына килеп баса. Һәм татар телен (булсын укытучыларын!) яклап нәрсә дә булса эшләргә теләгән һәр кеше автоматик рәвештә милли каһарманга әйләнә.
ХАТА КИТКӘН…
Прокуратураның «СОлНЦе» мәктәбенә биргән күрсәтмәсендә: «Мәктәптә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, укыту планында кимчелекләр барлыгы ачыкланды», – диелгән. Кимчелек дигәне шул татар теле сәгатьләренең киметелмәве инде. Павел Шмаков суд эшенә тотынганда менә шушы җөмләне йомгакның очы итеп алды да инде. Аның сүзләренчә, мәктәптә бернинди дә тикшерү үткәрелмәгән.
Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко хатасын таныды. Тик аны хата итеп түгел, кечкенә генә төгәлсезлек итеп күрсәтте. «Бу җөмләдә техник төгәлсезлек киткән. Без мәктәпне түгел, аның сайтын гына тикшергән идек», – диде ул. Янәсе укыту планын сайттан тапканнар һәм күрсәтмә чыгарганнар. Ә мәктәпкә җибәргән күрсәтмә кәгазендә ялгыш «сайт» дигән сүзне төшереп калдырганнар. Тик Шмаков әйтүенчә, сайтта план булмаган. Димәк, прокуратура республиканың бөтен мәктәпләренә дә шаблон буенча күрсәтмәләр биреп утырган була түгелме соң? Ә үзләре «тикшерү нәтиҗәләре буенча» дип хисап биргән булдылар.
«Эш»тә яңа фактлар ачылу сәбәпле, суд утырышы 6нчы декабрьгә күчерелде. Шмаков яхшыга өметләнә. «Ахырга кадәр көрәшәчәкмен», – ди. Көрәшсез генә бирелгән депутатлар фонында аның бу сүзләре яшен тавышыдай яңгырый.
Язма башында телгә алынган өч вакыйганың бер үк көнгә туры килүе кыек атып туры тидерү булды кебек. Дәүләт Советындагы 100 депутатның 62се – татар исем-фамилияле. Алар, көрәшеп тә карамыйча, татар телен мәҗбүри фәннәр исемлегеннән сызып атарга, дип тавыш биргәндә, урыс Павел Анатолий улы Шмаков бер үзе татар телен яклап йөри, шул рәвешле үзенә дошманнар җыя, кәнәфиен куркыныч астына куя. Ә Татарстан байрагы… Вазгыять болай дәвам итсә, ул байрак көнен искә алуның кирәге дә калмавы ихтимал.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Баш иям
Казандагы «Солнце» мәктәбе мөдире Павел Шмаков алдында чаларган пеләш башымны ияргә әзер мин. Гәрчә аның белән бер тапкыр очрашканым булмаса да. Сәбәбе: ул – сәяси әшәкелеккә каршыларның (алар аз) иң активы, өлгергәне. Мәктәпләрдән татар телен куалап чыгарырга теләүчеләрдән өркеп, кабинетында дер калтырап утырмады. Байтак мәктәпләрнең директорлары, безгә барыбер, дип йөргәндә, үзенең төпле фикерләрен курыкмыйча әйтә белде, кирәкле җиргә ирештерде. Үрнәк шәхес.
Русиянең билгесезлегенә, имансызлыгына протест белдерсәң, шактый әгъзаларыңны протезга алыштырырга туры килмәгәе. Туган телебез теленгәндә, һәлак ителгәндә, дөнья аңа гына терәлмәгән, тормыш дәвам итә, дип, бушкуыкланып йөрүче татарлар күбәеп китте шул. Куркаклары. Әллә эшләнүебез камил түгелме? Әллә?.. Аптыраш.
Сират күперен кичәселәрен онытмасыннар татар түрәләре.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре

Комментарии