- 05.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Архив
Казан урамнарында күпчелек парковкаларны түләүле итеп бетерделәр. Ә бездәге халыкны машинасын куеп торган өчен дә акча түләтергә өйрәтеп булмый әле. Бушлай куеп була торган урын эзлиләр. Әнә берәү шундый урын тапкан – ишек төбенә үк килеп туктаган. Әле тигез җир булса бер хәл, баскычка менеп «кунаклаган» бит. Урамга чыгып та торасы юк инде: машинадан бина эченә генә сикерәсе. Менүен менгән, төшүен ничек төшкәндер бу машина. Хәер, бәлки әле үзе төшеп азапланмагандыр да – эвакуатор «булышкандыр».

Комментарии