Яңа бистә зираты туристларны җәлеп итә аламы?

Яңа бистә зираты туристларны җәлеп итә аламы?

Казан гидлары Яңа бистә зираты белән таныштыруны сорап Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына мөрәҗәгать иткән. Егермегә якын экскурсия үткәрүче зиратны өйрәнергә чыкты. Алар белән бергә без дә зиратка туристларны җәлеп итү мөмкинлеген тикшердек.

Яңа бистә зиратына туристлар җәлеп итү кыен. Моның өчен гап-гади әйберләр эшләнмәгән. Күрсәткечләр, мәгълүмати элмә такталар, юл карталары юк дәрәҗәсендә. Казан гидлары каберстанны өйрәнде. Моннан тыш, алар мемориаль зоналар булдыруны тәкъдим итә.

Бөек шәхесләр җирләнгән каберләрне гидлар фотога төшереп, зират белән таныштырган тарихчы Айдар Ногманов сүзләрен диктофонга яздырып бардылар. Гидларны зират төрле яктан кызыксындыра. Мәшһүр иҗат әһелләре җирләнгән урыннар белән беррәттән, алар криминал лидерлар – җинаятьчел төркемнәр әйдаманнарының каберләрен дә кызыксынып карады. Кайчандыр Русияне җинаятьчелеге белән дер селкетеп торган Казан шулай ук туристлар өчен кызыклы булыр дип уйлыйлар.

Яңа бистә зираты XVIII гасырда оеша. Монда татарның бөек шәхесләре җирләнгән. Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Әхмәдһади Максуди, Шиһабетдин Мәрҗани, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин һәм башкалар.

«Яңа бистә зираты реестрында 700ләп танылган кешенең җирләнгәнен санап чыгардык. Бу – зыялылар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, күренекле дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре», – диде тарих фәннәре кандидаты Айдар Ногманов.

Яңа бистә зиратына туристларны җәлеп итәргә мөмкинме? Гидлар шул сорауга җавап эзләде.

Гөлсинә Абайдуллова – профессиональ гид. 12 ел тәҗрибәсе бар. Ул «Мөселман Казаны» программасы буенча Казан белән таныштыра. Мәчетләр, мәдрәсәләр күрсәтә. Бу маршрутка Яңа бистә зиратын да өстәргә мөмкин, ди ул.

«Безгә бит төрле туристлар килә. Алар татар тормышы белән кызыксына: ничек яшиләр, нәрсә ашыйлар, ничек сөйләшәләр һәм хәтта ничек җирләнәләр, дип сорашалар. Кайбер туристлар татарларны утырган килеш күмәләр дип уйлый. Каян килгәндер мондый фикер? Бәлкем, мәет җирләгәннән соң кабер янында утырып дога кылган кешеләргә карап шундый фикергә киләләрдер. Без дөресен сөйлибез», – ди Гөлсинә ханым.

Икенче гид – Гүзәл Гыйматдинова, Яңа бистә зиратына иң элек татар туристларын җәлеп итәргә кирәк, ди. Ул бу өлкәдә 6 ел эшли.

«Башка илләрдә яшәүче татар туристларын монда алып килергә була. Мәгълүмат ягыннан бай урын, дип саныйм. Ә башка төбәкләрдән килгән кешеләр өчен кызык булмавы бар. Алар Мәрҗани турында ишетмәгән булуы мөмкин. Туристларны моңа әзерләргә кирәк. Хәзер Кабан күле янында Мәрҗанигә һәйкәл куелды. Бу инде бер этәргеч», – ди Гүзәл ханым.

Гыйматдинова сүзләренчә, туристларда татар белән бәйле урыннар аеруча кызыксыну уята. Иске бистә, татар гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән бәйле җирләр туристлар өчен кызык, ди ул.

Яңа бистә зиратында кайда кемнең җирләнүен табу шактый катлаулы. Алар аерым күрсәткечләр белән билгеләнмәгән. Мәсәлән, бары Тукай белән Мәрҗани каберенә генә күрсәткеч куелган. Ә башка бөек шәхесләрне гади кешеләр, туристлар ничек табарга тиеш? Алар бит зиратның төрле урынында җирләнгән? Моны гидлар төп җитешсезлекләрнең берсе дип саный.

«Кайда кем җирләнгәнен язган юл харитасы, күрсәткечләр, мәгълүмат такталары кирәк. Бер тирәдә иҗади шәхесләр, икенче җирдә Совет берлеге каһарманнары, имамнар башка урында җирләнгән. Боларның барысы турында да белергә кирәк. Мәсәлән, имамнарның каберләренә ярымай куялар икән. Минем өчен бу ачыш булды», – ди гид Гөлсинә Абайдуллова.

Тагын бер мәсьәлә – зиратта бөек шәхесләрнең кабере ни дәрәҗәдә каралып, чистартылып тора? Эчкәрәк кергән саен, зиратның хәле сораулар тудыра диләр. Ләкин кар яву сәбәпле зур җитешсезлекләр күренмәде.

«Монда үзәк аллеяны карап торалар. Ләкин читтәрәк урнашкан каберлекләргә көчләре җитеп бетми. Туганнары булмаган кешеләрнең каберләре ташландык хәлдә. Мәсәлән, 1920-30-40нчы елларда үлгән зыялыларның каберләренә игътибар кирәк. Кайберләренең җирләнгән урыннары да юкка чыккан», – ди тарих фәннәре кандидаты Айдар Ногманов.

Исемен күрсәтмәүне сораган бер гид татар җирләрен туристлар өчен популярлаштыру зур авырлык белән баруын сөйләде. «Безгә күбрәк чиркәүләр, шәһәрнең урыслар тарафыннан төзелүе турында укыталар. Казан – урыс һәм православ шәһәре итеп күрсәтергә телиләр. Шуңа да Яңа бистә зиратын туристик маршрутка кертергә теләмиләр. Без гап-гади энтузиастлар гына», – диде ул.

Яңа бистә зиратына туристлар җәлеп итү – бары гидлар кулында дип саный Айрат Алтынбаев та. Ул бу тармакта дүртенче елын эшли. Зиратка туристларны да китергәне бар икән.

«Туристлар зиратка барасыбыз килә дип әйтми. Үзебез аларга тәкъдим итәбез. Сөйлибез, күрсәтәбез, шуннан соң гына кызыксыну туа. Аеруча бу чит ил кешеләренә кызыклы урын. Нинди мөфтиләр, иҗат әһелләре булуын күрергә мөмкин. Зират булдырылуга 200 елдан артык вакыт үткән. Казан өчен бу уникаль зират. Чөнки монда тарих, вакыйгалар хронологиясен күзәтергә була», – дип сөйләде Айрат Алтынбаев.

Зиратка туристлар җәлеп итү мисаллары чит илләрдә киң таралган. Мәсәлән, Төркиядә. Анда махсус мемориаль комплекслар булдырып, парклар ясыйлар.

Марат ГАРИПОВ

Миңнеханов татар эшмәкәрләрен телне саклауда катнашырга чакырды

29нчы ноябрьдән 1нче декабрьгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге 300гә якын татар эшмәкәре катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIII форумын уздыра.

Бу форум барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тел мәсьәләсенә дә кагылды.

«Бу бик җиңел мәсьәлә түгел. Бу мәсьәләне төрле кеше төрлечә аңлый. Әгәр дә бу бәла, тел бәласе үзеңә килеп төшмәсә, син аны аңламыйсың. Читтән караган кеше болар нигә бәхәсләшә икән, нәрсә җитми инде боларга дип уйлый. Ул аңламый», – ди Миңнеханов.

Аның фикеренчә, моны ничек тә хәл итәргә, татар телен өйрәтү җаен табарга кирәк. «Мәчеттәме, ниндидер мәктәпләрдә урын табыпмы, бу мәсьәләне алып барырга кирәк», ди Татарстан президенты. Бу уңайдан ул эшмәкәрләр дә үз өлешен кертсен иде, дигән теләктә. «Нәрсә эшләсәң дә, бөтен әйбер акчага килеп терәлә, шуңа күрә сезгә дә мөрәҗәгать итәләрдер, бәлки, аптыратып та бетерәләрдер, әмма Татарстан гына бу проблеманы хәл итә алмый. Акчаны һәрбер кеше үз урынында табарга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, шулай ук, «телне саклау өчен йортта балалар белән аралашырга кирәк», дип тә кабатлады. Әмма шул ук вакытта татар телен белмәгән кешеләрне «ул татарча сөйләшми, димәк татар түгел» дип, кимсетмәскә кирәк дип белдерде. «Барыбыз да тиз генә: «Кадерле дуслар, сезне күрергә шат», – ди дә, урысчага күчә. Ул ялт итеп чыгып, матур итеп менә монда татарча чыгыш ясар иде дә, әмма телне белми. Ике генә җөмлә әйтә ала. Юк икән юк, ул барыбер татар кешесе. Аның җаны татар булырга тиеш. Әмма татар җанлы кеше, вата-җимерә булса да, татарча сөйләшергә өйрәнергә тиеш», – диде Миңнеханов.

Президент татар теленә «безнең буыннан соң бөтенләй бетү куркынычы яный» дип тә әйтте. «Укыту системасында бетте. Яшьләр: «Нишлим мин татар теле белән? Миңа инглиз, француз, кытай теле кирәк», – ди. Ул әле үзенең картаячагы турында уйламый. Өлкән яшькә җиткәч: «Мин нишләдем, мин нинди милләт кешесе, мин нәрсә?» – дип сорау бирәчәк. Ул чакта соң була инде. Мондый хәлгә калмасын өчен, үзебез үрнәк күрсәтеп, бу эшне алып барырга кирәк», – диде Миңнеханов.

Татарстан президенты җыенда җанисәп темасын да күтәрде. «Без Русиядә сан ягыннан икенче халык, шулай булып калырга кирәк», – диде ул.

«Үзгәреш җиле-3»: яңача җырлап колхозлыктан арыну

30нчы ноябрь һәм 1нче декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» фестивале барды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланды. Беренчесен карагач, ул аны ел саен үткәрергә кирәк, дигән фикерен әйтте. Фестивальгә татар эстрадасын күтәрергә, музыканың сыйфатына, җыр сүзләренә, башкару осталыгына, стильгә игътибар итәргә дигән максат куелды.

Әйтүләренчә, проект ел буе әзерләнә. Катнашучылар белән репетицияләрне билгеле җырчы Венера Ганиева, Мәскәү педагоглары Алексей һәм Ксения Коробковлар үткәрә.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, быел да үткән елны алган «линия» дәвам итә: моңарчы мәгълүм җырлар яңа аранжировкада, диско, танго, хип-хоп, фанк, баллада һәм башка стильләрдә яңгыраячак икән. Кыскасы, тәнкыйтьчеләр моңны бозу, классик җырларның тәмен җибәрү дип күпме генә сүксәләр дә, фестиваль алган юнәлешеннән тайпылырга җыенмый. Эт өрә дип, кәрван тукталмый.

Чараны оештыручылар матбугат очрашулары үткәрми. Фестиваль көнне дә бик аралашасылары килми. Үзегез күрерсез, дип әйтү белән чикләнә. Әлеге дә баягы, алар читтән яңгыраган фикерне кирәксенмиләр ахры.

Быел «Үзгәреш җиле» концертлар санын да киметте. Башланганда ул Казан, Мәскәү шәһәрләрендә үтсә, узган ел Казан белән чикләнде. Быел Казанда ике концерт үткәрү калды. Әмма җырчылар үзара фестиваль концерты Америкада үтәргә мөмкин дип сөйләшә. Тагын бер яңалык бар: гонорар күләме бермә-бер арткан. Дәүләт сату-алулары (госзакупки) сайтыннан күренгәнчә, Раяз Фасыйховка 46,5 мең сум, Айдар Сөләйманга 60 мең, Лилиана Ирназаровага 91,8 мең сум, Тай Стивенска 250 мең сум гонорар түләнә.

Башкаручылар һаман да классик җырларны, халык җырларын заманча башкарырга тырыша. Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов әйтүенчә, оештыручыларның башка чарасы юк:

– «Үзгәреш җиле»нә нигез итеп классик әсәрләрне алмый хәлләре юк. Чөнки бүген Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек композиторлар юк, һәрхәлдә мин андыйларны белмим. Дөрес, бөтенесе дә композитор хәзер. 8-9 такмак яза да, композитор булып йөри. Фестивальгә килгәндә, зарары юк бу әйбернең. Милли сәнгатьне бетерер өчен уйлап табылган дип әйтә алмыйм. Җырчылар белән генә чикләнмичә, үз музыкантларыбызны, композиторларны, дирижерларны да үстерсәк, файдалырак булыр иде, – ди ул.

Концертны караучылар арасында Камал театры артисты Равил Шәрәфи дә бар иде. Ул фестивальдән нәрсә өмет иткәнен сөйләде:

– Бу проект эшли башлагач, күңелем күтәрелеп китте. Чөнки эстрада концертларына еш кына барам һәм бик күңелем төшеп кайта иде. Аның мескен хәле, оркестр катнашмавы, артта берничә кешенең сикереп торуы, җырчының юньле җыры булмавы борчый иде. Дөрес, халык фестивальне бертөрле генә кабул итмәде. Кычкырып җырлыйлар, көйне бозалар, татарга хас түгел номерлар тудыралар дигән тәнкыйть cүзләре яңгырый. Минем үземдә дә андый уйлар бар. Кайвакыт, аһ, шулайрак итсәң, әйбәт булыр иде дип уйлыйм.

Мин башта «Үзгәреш җиле» дигәч, татар җырының иң шәпләрен генә, шәп җырлаучыларны гына җыярлар дип уйладым. Ул мин уйлаганча булмады. Баксаң, бу эстраданы Европага чыгару өчен эшләнгән икән. Традицион җырласак, гармунга кушылып җырласак, Европага чыга алмабыз дип уйлаганнар күрәсең. Һәрнәрсәнең җитешсезлеге була, яхшы ягы да була. Безнең, мәсәлән, мондый оркестр, мондый аранжировкалар белән җыр тыңлаган юк. Хәерле булсын. Президент карап-күзәтеп бара. Акрынлап тиешле бер дәрәҗәгә җитешер дип уйлыйм, – дип белдерде артист.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Яңа бистә зираты туристларны җәлеп итә аламы?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии