- 06.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №51 (29 декабрь)
- Рубрика: Архив
Сугыш алдыннан да тормыш иркен булмады. Өстә киндер суккан күлмәк, аякта чабата, ә кышын сарык тиресеннән тегелгән тун, киез итек.
Ярый, җылы иде инде үзе. Шул үсмер вакытымда әни гади генә ситсадан күлмәк тегеп кигезде. Бик матур иде ул, түшендә кесәсе дә бар. Түбәм күккә тиде. Шулай беркөнне гаилә белән табынга җыелгач, әти: “Күлмәгең бигрәк матур, кесәсе дә бар”, – дип әйтеп куйды. Шунда мин кулымны кесәгә тыгып: “Эшли башлагач, сезгә шушы кесәдән акча алып бирермен”, – дип куйдым. Әнием: “Амин, шулай була күрсен”, – диде. Барыбыз да көлештек. Гомер үтә торды, 8 классны тәмамлагач, Әлмәт шәһәренә эшкә киттем. Анда төзелешнең бик кызган вакыты. Өйрәнчек штукатурчы булып эшкә кердем. Беренче хезмәт хакым күпме булгандыр, хәтерләмим. Әйткән сүземне искә төшереп, үземә тотарлык кына акча калдырдым да әти-әниемә 200 сум акча кайтарып бирдем. И сөенде дә соң алар! Зур акча иде ул алар өчен, колхозда таякка эшләгән вакытлар бит. Акча алган саен, сеңлемә өс-башына кием алып кайта идем. Кечерәйгәч, әнием аларны пөхтәләп алып куйган. Үземнең балаларым булгач, “Үзең эшләп алган әйберләр”, – дип, әни аларны миңа бирде. Ул вакытта кешеләр дә бик сакчыл иде. Бер нәрсә дә җирдә аунап ятмады. Хәзер йөрәк әрни, бер дигән әйберләрне дә чыгарып ташлыйлар. Тормыш авыр диләр, авыр түгел, сакчыллык җитми.
Роза МЕНЬШЕКОВА.
Зәй районы, Югары Баграж авылы.
Комментарии