Татар «Титанигы» яки культурасыз мәдәният кемгә кирәк?

Көн саен барган татарчалаштырылган сериалларда күрсәтелгән Бразилия гаиләсе проблемалары безнең җәмгыять өчен татарныкыннан мөһимрәкме? Ни өчен атнаның 150дән бер өлешен генә алып торган “Мәдәният дөньясында” тапшыруы бердәнбер мәдәни тапшыру булып кала? Без әллә артык мәдәниятлеме?

Юктыр, мөгаен, киресенчә, җәмгыять тормышында аның урыны тарая бара кебек. җәмгыятенең ихтыяҗы дәүләтебезнең социаль сәясәтендә чагыла. Мәдәниятнең төп өлеше булган әдәбиятына ихтыяҗ юк! элитасы өендә сирәк кенә затлы итеп эшләнгән китабы очратасың, әмма кайберләрендә анысы да күбрәк җиһаз ролендә кулланыла. Өстәлләрендә татарча газета-журнал сирәк очрый. Гомумән, татарча язмаларны алмыйлар, укымыйлар, күпләре аңламый! Сәбәбе – бүгенге “каймагы”ның абсолют күпчелеге – 70нче елларның рус мәктәпләре “җимеше”. Алар мәдәниятен белми генә түгел, еш кына үзләренең түрәлек вазифаларына бәйле рәвештә әле татарча сөйләшергә өйрәнеп килә. Кая монда мәдәнияте?

Тагын бер вакыйга турында сөйлисем килә. Узган ел Аяз абый Гыйлаҗевның “Өч аршин җир” әсәре буенча тарихта беренче тапкыр Русиякүләм фильм төшерү турында хәбәрләр булды. Ә төшерер өчен табигатьнең матур урынында урнашкан, 100гә якын хуҗалыгы булган туган авылымны – Алгайны сайладылар. Шушы җирле үзидарә территориясенә кергән Зур Өске авылында берничә ел элек кенә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашында дуңгызчылык буенча республика семинары узды. Шул уңайдан бер төн эчендә асфальт юл дуңгыз фермаларыннан да ары узып җәелде. Моны күреп белгән авыл халкы: “Алла боерса, безнең авыл урамнары да чакыр-чокыр, сазлыктан арынып, резин кәлүш, итектән котылыр көннәр бар икән!” – дип җиңел сулап куйды. Ни дисәң дә, юк-бар эш түгел, тарихи вакыйга бит! “Ул чактагы Президентыбыз килә алмаса да, һичьюгы, я премьер-министр яки мәдәният министры Зилә Вәлиева киләчәк икән!” – дигән имеш-мимеш таралды. Чыннан да, җирле вак-төяк түрәләр, асфальт астына таратыр өчен, Алгай тавы арасында вак ташлары булган үзле балчыкны авыл урамына һәм ике авыл арасындагы өч чакрым җиргә өем-өем итеп ташытып куйды. Әмма дүрт айга сузылган бу эш вакытында Казаннан танылган артистларыбыз килгәләсә дә, көткән түрәләр күренмәде. Алар килмәгәч, район түрәләре, иҗат әһелләре дә күзгә чалынмады. Коры җәй үтеп, көзге яңгырлар башлануга, теге өемнәр әкренләр җебеп, урам юлына җәелде. Кышның зәмһәрир суыкларыннан башка катмый торган цемент боламыгына әйләнеп, чокыр-чакырны тутырып, төбендә ташчыклары булган төпсез баткаклыкка әверелде. Артист машиналары бата-чума йөри торгач, берничә тапкыр ватылды…

Татар мәдәниятендә чын мәгънәсендә вакыйга булган һәм, һичшиксез, чираттагы “Алтын мөнбәр” мөселман киносы бәйгесенең төп бүләген алачак бу фильмны төшерү туган як мәдәниятен күпмегә күтәрде соң? Узган гасырның 50нче елларыннан бирле бер үзгәреше булмаган авылны артистлар киткәннән соң яртылаш сүтелгән буш йортлар, кино өчен яндырылган каралтылар, бомба чокырын хәтерләткән сазлыклар Бөек Ватан сугышы чорына ук чигерде бугай. Халыкның мәдәни байлыгы арттымы? Фильмдагы аерым сюжетларда каз күтәреп, сыер җитәкләп йөрүдән яисә үлгән тавыкны берничә тапкыр күмүдән узмады бугай ул да. Тарихта бер һәм соңгы тапкыр булган мөмкинлекләр файдаланмыйча, танылган режиссер, артистлар һәм мәдәният әһелләре, Искәндәр абый Гыйлаҗевка ияреп килгән районыбызның дистәдән артык әдибе белән очрашулар узасы урынга, клуб ишегендә дүрт ай буе йозак асылынып торды. Янәсе, ниндидер аппаратлар бар анда. Ә кино төшерүчеләр авылга ничек пардонсыз килеп урнашса, эшләре беткәч, гадәттәгечә, берничә көн эчкәннән соң, мәктәп ишеге алдында торган “Беларусь” арасына шешәләр атып, саубуллашмыйча да китеп бардылар. “Җимерек фонарьлар урамы” сериалын төшергән режиссер Юрий Фетингның чираттагы шедевры – татарча “Титаник”ны төшерү тарихы халыкның 55 миллион акчасын йомып, әмма караңгы Алгай урамына бер лампа яктысы да өстәмичә, әнә шулай тәмамланды. Шуңа да югарыда телгә алынган 70нче еллар афәте кабат кабатлана һәм зуррак масштабта дип уйлыйм…

Мәктәпләрне оптимизацияләү сылтавы белән татар мәктәпләрен ябарга исәпләүче, милли компонентны кыскарту кануны астында татар телен фән буларак юкка чыгаруга юл куючы, үз теле өчен БДИны уйлап тапкан һәм татар әдәбиятын мәгънәсез сорау-җавап фәне дәрәҗәсенә төшерүче, үз әдипләрен китап сатып көн итәр дәрәҗәгә төшереп, иҗатына чүплек савытына төкергән кебек төкереп караучы җәмгыятебез зур айсбергка бәрелеп батып баручы “Титаник”ны хәтерләтә.

Язмамны Зөлфәт абыйның: “Үз шагыйрьләрен акча өчен язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы”, – дигән сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ә гөнаһлар өчен кайчан да булса, һичшиксез, түлисе була. Татар милләте өчен бу кыйммәткә төшмәгәе. Чөнки укучысы булмаган әдип әдип булудан туктый. Әдибе калмаган телсез, мисез, җансызга әйләнә. “Сандугач сайравына караганда йөрәген кыздырып ашау ләзәттен өстен күргән борынгы Рим императорларыннан безнең бүгенге җәмгыять нәрсәсе белән аерыла соң?” – дип сорыйсы гына кала. Гафу итегез, Роберт абый Әхмәтҗанов әйтмешли: “Иркен-иркен, күңелләр киң, бигайбәт”.

Ләйсән МӨГЪТӘСИМОВА.

районы, Алгай авылы.

Комментарии