- 06.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №39 (1 октябрь)
- Рубрика: Архив
Альбина Гайзуллина, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты:
Иң беренче тиеннәремне мин мәктәптә укыганда ук эшләгән идем. Безне, мәктәп укучыларын, көзен басуга бәрәңге алырга җибәрделәр. Күпме түләгән булганнардыр, анысын хәтерләмим. Әмма кулга кәгазь акча тоттыргач, башым күккә тигән иде! Шул көзне, бәрәңге алып бетергәч, безне Казанга, театрга алып барырга вәгъдә бирделәр. Беренче хезмәт хакымны шулай туздырган идем.
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии