- 06.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов вазифасыннан киткәннән соң, беренче күләмле әңгәмә бирде.
“Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмә Башкортстанның бүгенге Президенты Рөстәм Хәмитовның 100 көн эшчәнлеге уңаеннан аңа бәя бирү белән башлана. “Мин Хәмитовның республиканы тирәнтен белгән командасы булмавы өчен борчылам. Тәҗрибәле белгечләрнең бер өлешен кирәксез дип тапты, ә яңалары тәҗрибәсез кешеләр. Элекке команда вәкилләренә үзләрен күрсәтер өчен ике-өч ай вакыт бирү дөрес булыр иде”, – диде ул.
Шул ук вакытта ул, тулаем алганда, республикада тотрыклылык, тынычлык хөкем сөрүен дә билгеләде.
Мортаза Рәхимов республиканың ягулык-энергетика тармагын саткан акчаның кая китүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, алар “Юрүзән”, “Урал”, “Инзәр” һәм “Агыйдел” исемле хәйрия фондларында саклана. “Ул акча республикадан читкә чыгарылмаган, ә Башкортстан файдасына эшли. Хәйрия фонды Нобель фонды кебек, аның процентлары һәр ел социаль проблемаларны чишүгә бүленә. Мәсәлән, соңгы ике елда 9.6 миллиард сум акча алынды. Алар 64 балалар йортына, 100дән артык хастаханә һәм ширкәтләргә бүленде”, – диде Рәхимов. Ул фонд белән үзенең җитәкчелек итүен дә ирештерде. Бүгенге президент Рөстәм Хәмитов та: “Нефть ширкәтләрен саткан акча республикада калды”, – дип, журналистлар белән очрашуында Рәхимовның бу сүзләрен раслады.
Элекке Президент үзенең айлык пенсиясе 87 мең сум булуын ирештерде. Аның сүзләренчә, бу элекке төбәк җитәкчеләре арасындагы иң аз пенсия. “Мин шул пенсиягә лаек һәм кешеләрнең күзләренә карарга оялмыйм”, – дип белдерде ул. “Регнум” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, иң зур пенсия Минтимер Шәймиевнеке. Аның айлык пенсиясе 352 мең сум тәшкил итә. Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковның пенсиясе 247 мең сум булачак.
Мөнир ВАФИН
Сара апа туганнарын эзли
30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннары көне Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә аерым әһәмияткә ия. Ерак Шәрыкне Русия халкы әле дә “расстрельный” – атып үтерелүчеләр төбәге дип йөртә.
Ерак Шәрык үзе бөтенләе белән ышанычсыз төбәкләрдән санала. Монда КВЖД төзелә, аклар гаскәре калдыклары, чит ил кешеләре – кытай һәм кореялеләр, мөһаҗирләрнең туганнары, күченеп килгән крестьяннар да күп була. Япон диңгезе ярында Находка шәһәре исә барыннан да элек Колымага тоткыннар җибәрү өчен һәм аларга порт буларак төзелә. Мондый төрмәгә озату лагерьлары Владивосток, Ванино, Хабаровск шәһәрләрендә дә күп ачыла. Амурдагы Комсомольск шәһәре Хабаровск төбәгендә төзелгән тоткынлык системасының үзәге була. Озак еллар комсомоллар төзегән яшьлек шәһәре дип йөртелгән Комсомольск, чынында исә, Русиянең башка төбәкләреннән куылган тоткыннар тарафыннан корылган.
Репрессия елларында бер Хабаровск төбәгендә генә да 40 меңгә якын кеше һәлак була. Бүген монда сәяси җәзадан акланган 8 меңнән артык кеше яши.
30нчы елларда Идел-Урал төбәкләреннән бер гаепсез милләттәшләребезгә “кулак” мөһере сугылып, алар вагонлап Амур ярларына китерелә. Күбесенең язмышы әле дә, хәтта туганнарына да билгесез. Мондагы татар һәм башкортлар арасында әти-әнисенең авыр язмышын күңелендә саклаганнар да очрый. “Әтием Шәмсегали Гәбдрәхимов тумышы белән Актаныштан, әнием Муфоаза Госманова – Минзәләдән. Алар 1930 елны гаиләләре белән Татарстаннан Ерак Көнчыгышка куылган. Поезд белән айдан артык Хабаровскига, аннары баржаларга төяп, Амур су юлы белән Ульчски районына китерелгән. Шунда бер тарлавык янында калдырып киткәннәр. Анда алар җир казып, үзләренә торак ясаганнар. Соңрак Дяппе алтын приискына күчергәннәр”, – дип сөйли Амурдагы Комсомольскида яшәүче Сара апа Бәдыйкова.
Дяппеда татарлар бик күп була. Үзара дус яши алар. Татарларның һәркөн кичен бергә җыелып, гармунда уйнап, җырлап утыруын яхшы хәтерли Сара апа. 1949 елны прииск ябыла, Гәбдрәхимовлар гаиләсе Хабаровск төбәге Киселевка авылына күчерелә. Сара апаның әтисе Шәмсегали Гәбдрәхимов 39 яшендә үк вафат була, 4 баланы әнисе Муфоаза апа ялгызы карап үстерә.
Бүген 72 яшьлек Сара апа әллә ни зарланмый. Соңгы 12 ел эчендә Комсомольскиның социаль яклау бүлеге аны ике тапкыр 30 октябрь көнне шәһәрнең Хәтер билгесе (истәлекле таш) янында үткән матәм чарасына чакырган. “Бушлай телефон керттеләр, тешләремне дә караттым. Русиянең кай төбәгенә ялга барып кайтсам да, хөкүмәт юл чыгымнарын түли. Татарстанга, әти-әниемнең туган җиренә кайтып килер идем, ләкин анда беркемем юк”, – дип уфтана ул. Амурдагы Комсомольскида яшәүче Сара апа Бәдыйкованың иң зур теләге – туганнарын эзләп табу.
Ира ТАҖИЕВА
Русияне федерализмга кайтырга чакыралар
Европа СоветыныңҖирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы дип аталган киңәшләр бирүче оешма пәнҗешәмбедә Страсбургта үткән утырышында, Русияне Европаның җирле үзидарә хартиясен үтәргә, төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кайтарырга чакырган хисап кабул итте.
Әлеге хисапны данияле Кнуд Андерсен һәм британияле Кристофер Ньюбери әзерләгән. Русия төбәкләрендәге вәзгыять белән танышканнан соң, алар Русия 1985 елда кабул ителгән бу хартияне тиешле дәрәҗәдә үтәми дигән нәтиҗәгә килгән.
Хисап авторлары Русиягә төбәк җитәкчеләрен һәм шәһәр мэрларын сайлау тәртибен кайтарырга киңәш итә. Моннан тыш, алар партияләрне теркәү тәртибен җиңеләйтергә, төбәкләрдә җирле партияләр төзүне рөхсәт итәргә чакыра.
Хисап авторлары фикеренчә, җирле хакимият урыннарда чын-чынлап идарә итә алсын өчен, җитәрлек финанс мөмкинлекләре булырга тиеш. Моның өчен салымнарның зур өлеше үзәккә китәргә түгел, ә урыннарда калу зарур.
Европа Советы конгрессы шулай ук Мәскәүне коррупциягә каршы чаралар күрергә, төбәкләрдә сүз иреген тәэмин итәргә киңәш итә.
Русиянең Федерация Советы Европаның бу киңәшләренә ризасызлык белдерде. Страсбург утырышында катнашкан Русиянең Федерация Советы рәисе урынбасары Светлана Орлова: “Европаның үзендә дә җирле сайлаулар төрлечә үтә. Мисал өчен, Швециядә төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау тәртибе юк. Шуңа күрә Русияне беркем дә, анда демократия юк, дип битәрли алмый”, – диде.
Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 2004 елда Беслан фаҗигасеннән соң гамәлдән чыгарылган иде. Кайбер төбәк җитәкчеләре, шул исәптән, Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Юрий Лужков сайлау тәртибен кире кайтарырга чакырды. Бу өч “саллы” җитәкченең хәзер инде берсе дә урынында калмады.
Русия Президенты Дмитрий Медведев узган елның сентябрендә Валдай клубы әгъзалары белән очрашу вакытында: “Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 100 елдан соң да кайтарылмаячак. Бу тәртиптә бернинди либераль, демократик әйбер күрмим, ул Русиянең гореф-гадәтләренә туры килми, шуңа күрә аңа кайтуда мәгънә күрмим”, – дигән иде.
Али ГЫЙЛЬМИ
Русия түбән тәгәрәде
Уңышлы илләр исемлегендә Русия 63нче урында. Халыкның бәхете акчада гына түгел.
Яхшы яшәү өчен, беренче чиратта, нәрсә кирәк? Күбесе, мөгаен, “акча, байлык” дияр. Ләкин уңышлы һәм мул илләр индексын тикшергән Британиянең Legatum халыкара институты белгечләре моның белән килешеп бетми. Чөнки нәтиҗәләр башканы күрсәтә. Уңыш һәм муллык дәрәҗәсен билгеләгәндә, алар 8 төшенчәне исәпкә алган. Бу – икътисад нигезләре, эшмәкәрлек һәм инновация өчен шартлар тудыру, хакимиятнең сыйфаты, ягъни идарә итү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре, иминлек мәсьәләләре, шәхес иреге һәм социаль ярдәмләшү.
Шунысы кызык: бер караганда, икътисадый уңыш күзәтелгән илләрдә тормыш та гөрләп барырга, халык та шатланып яшәргә тиеш кебек күренә. Чынлыкта халыкны бәхетле итәр өчен бу гына аз икән. Мисал өчен, Ирландия, Испания глобаль икътисадый кризис вакытында иң күп зыян күргән булса да, алар исемлектә 11, 12нче урында тора. Бу, беренче чиратта, шәхси ирек, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм уңышлы идарә хисабына башкарыла.
Иң уңышлы ил – Норвегия
Шул ук вакытта Legatum фикеренчә, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиядә сәламәтлек саклау һәм мәгариф программалары чагыштырмача алга киткән булса да, халык илдәге хакимиятнең начар булуыннан интегә. Чөнки монда коррупция чәчәк ата, халыкның дәүләткә ышанычы кимегәннән-кими бара.
Legatum институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эшли Ленихан сүзләренчә, алар быел шундый ачышка килгән: эшмәкәрлек чәчәк аткан социаль нигезе булган илләрдә шәхес иреге, ышаныч, толерантлык та югарырак. Һәм бу, үз чиратында, муллык һәм бәхетне тәэмин итә. Шундый илләр дип Норвегия, Дания, Финляндияне атап була. Алар исемлекнең башында. Кушма Штатлар исә унынчы урында. Ленихан сүзләренчә, әлеге илләрдә халык үз тормышыннан канәгать һәм бу, үз чиратында, икътисадый үсешне дә тәэмин итә.
Ләкин ул шулай ук кайбер илләрдә икътисадый үсеш югары булса да, халыкның бәхетле яшәвенә башка мөһим үзенчәлекләр аяк чалуын әйтә.
– Без Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай кебек илләрдә тулы бәхет өчен икътисадый уңышның гына җитмәвен ачыкладык. Алар тулаем җитештерү (ВВП) үсеше өчен зур чаралар күрә, ләкин сәламәтлек саклау, мәгариф, шәхси ирек һәм иминлек өлкәсендәге күрсәткечләр дәрәҗәне киметә, – ди ул.
Бай Русиянең халкы хәерче
Legatum институты уздырган тикшерүдә барлыгы 110 ил катнашты. Русия исә аның беренче яртысына да керә алмаган. Хәтта узган ел белән чагыштырганда, бер дәрәҗә түбән тәгәрәгән. Узган елны ул 62нче урында булса, быел 63тә. Аннан өстә Вьетнам, Морокко кебек илләр тора, түбәндәрәк Филлипин һәм Колумбия.
Гәрчә ел саен чит илләргә шактый нефть, газ кебек байлыклар озатылса да, Русиядәге халыкны, шул исәптән татар-башкортларны да мул һәм бәхетле яши дип әйтүе кыен. Хәтта газы белән дөньяга дан тоткан Русиянең үз халкы кышларын суыкларда катып утыра.
Шулай ук бай Русиянең уңышлы илләр рәтендә була алмавы, беренче чиратта, хакимият идарәсенең сыйфатлы булмавына бәйле. Шулай ук шәхес иреге кысылуы һәм иминлек юклыгы да илне түбән тәгәрәткән. Хәтта элекке совет илләренең кайберләре дә Русиядән алдарак тора. Мисал өчен, Казахстан – 50нче, Белоруссия 54нче урында. Украина (69) һәм Үзбәкстан (76) Русиядән бераз түбәндәрәк. Исемлекнең иң ахырында Пакистан, Зимбабве кебек илләр килә.
Ленихан сүзләренчә, үзләрен уңышлы дип билгеләнгән илләр тагын да үсеш ала, ә дәрәҗәләре түбән булганнар киресенчә аска тәгәри. Һәм аның фикеренчә, бу киләчәктә хәерче илдәге кешеләрнең яхшы тормыш эзләп баерак Европа илләренә күченүен арттырырга мөмкин.
Беренче унлык:
1. Норвегия,
2. Дания,
3. Финляндия,
4. Австралия,
5. Яңа Зеландия,
6. Швеция,
7. Канада,
8. Швейцария,
9. Нидерланд,
10. АКШ.
Соңгы унлык:
1. Замбия,
2. Камерун,
3. Мозамбик,
4. Кения,
5. Йәмән,
6. Нигерия,
7. Эфиопия,
8. Үзәк Африка республикасы,
9. Пакистан,
10. Зимбабве.
Ландыш ХАРРАСОВА
“Паркон”ны шоферлар ошатмый
Башкаладагы машина йөртүчеләрне хәзер видеотеркәү ысулының яңасы белән тәртипкә кертмәкчеләр. Әмма Казанда моның өчен тиешле шартлар тудырылмаган.
Соңгы елларда машина йөртүчеләрнең өйләренә килеп торган “Бәхет хатлары”на яңалары өстәлә. Чөнки “Паркон” системасы эшли башлады. Җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән юлдан хәрәкәт итүчегә – 500, тиешсез урында машина калдыручыга 300 сум күләмендә штраф салына. Бу җиһаз бер үк вакытта иминлек каешын эләктермәгән транспорт хуҗаларын да җавапка тартырга ярдәм итә.
Ул гамәлгә керсә дә, башкалада, бигрәк тә шәһәр үзәгендә, машиналарны куеп калдыру өчен, махсус урыннар бик аз. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин kzn.ru сайтына биргән интервьюсында әйткәнчә, башкаланың 25 урынында махсус машина кую урыннары төзү өстендә эш алып барыла икән. Әмма аларның кайчан төзелеп бетәчәге мәгълүм түгел.
Тик күпләр моны гадел чара дип уйламый.
– Шәһәребез хакимияте, моның өчен җаваплы кешеләр автомобильләрне калдыру өчен махсус урыннар хәзерләсен иде. Менә шул урыннар булдырылган очракта, машинасын тротуарда, башкаларга комачаулый торган урында калдыручыларны җавапка тартырга мөмкин, – ди Казан шәһәрендә яшәп машина йөртүче Гүзәл Гатина.
– Эш урыным университет урамында. Укучы яшьләр машина белән килә. Безгә исә “тимер атны” куярга урын калмый. Кайда урын табабыз, шунда калдырабыз инде. Башта урын хәзерләнсә, аннан соң җавапка тартсалар, дөресрәк булыр иде. Болай да камералар белән күп акча җыялар. Бәлки, шуның бер өлешен ДАИга түгел, ә шәһәр хакимиятенә күчерергәдер һәм машина кую урыннары ясаргадыр? – ди шәһәр үзәгендәге бер оешмада эшләүче Рәсим Хөснетдинов.
Райнур ШАКИРОВ.
Комментарии