- 06.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Яңгырлы кичтә блокноттагы язмаларны актарып утырганда, күзем бер номерга төште. Моннан нәкъ бер элек булып узган вакыйгаларны искә төшерде ул, күңелдәге истәлекләрне айкап ташлады…
Костя белән без интернетта таныштык. Хәрби киемле, мөлаем йөзле, моңсу карашлы бу ир-ат янындагы эте белән игътибарымны үзенә тартты. Бик сөйкемле, елдам овчарка иде ул. Яшәү урынын Казан дип язса да, Чечняда контракт нигезендә хезмәт итүче сапер булып чыкты ул. Без аның белән интернетта аралаша башладык. Костяга 42 яшь, аерылган, Татарстанда хатыны һәм улы бар.
Татарстаннан икәнлегемне белгәч, минем белән рәхәтләнеп язышты, эч серләре белән уртаклашты, туган илендәге яңалыклар белән кызыксынып торды. Аны, әлбәттә, Казанда булган барлык яңалык белән таныштырып барырга тырыштым. Үз чиратында ул да минем белән серләште, киңәште.
– Иртәгедән башлап без тирә-юньне миналардан арындырырга барабыз, – дип язды ул миңа 30 июльдә. – Мине югалтмагыз, яме. Ике отделение саперлар бөтен районны чистартып чыгарга тиешбез. Аннан кайтуга, мин сезгә язармын…
– Өч көннән соң сапер егет миңа болай дип хәбәр салды:
– Шөкер, исән-сау әйләнеп кайттык. Егетләремнең дә бары да таза-сау. Шактый урынны минадан арындырырга туры килде. Бөтен җирдә куркыныч яный: пуля, шартлау сине һәр адым сагалап тора… Я син әлеге зәхмәтне зарарсызландырасың яисә алар сине кисәкләргә теткәләп ташлый… Шулкадәр туйдырды бу мәхшәр: моннан тизрәк өйгә кайтасым килә. Казанны шундый сагындым!… Беләсезме, мин бу тәмугка, бәлки, китмәгән дә булыр идем. Хатыным Ира белән кычкырыштык. Аңа үч итеп, хәрби комиссариатка барып гариза яздым да бер атна эчендә җыенып китеп тә бардым. Юлда чакта ук ачуым кимеп, хатынга булган үпкәләрдән тәмам арынган идем дә бит, тик терсәк ерак, эш узган. Әнием дә бик инәлеп үтенде, тыңламадым шул. Нәтҗәсе – мин тагын ут эчендә, яшәү белән үлем арасында…
Берничә көннән Костя болай дип язды:
– Егетләр белән БТРларга төялешеп, шәһәргә чыктык. Хәрби киемнән, кулда автомат. Ә тирә-юньдә җирле халык, бар да елмая, кызыксынып безне күзәтә. Менә шундый хәл: көндез елмаялар, ә төнлә белән фугас куялар, атышалар…
Грозныйда кибетләрдә йөрдек, биредә бар да арзан. Үземә ноутбук караштырдым, кайтканда өйгә алып кайтырга исәп. Шәһәрдәге тынычлыкны күреп, күңел күтәрелде, өметләр яңарды… “Бу мәхшәрдән тизрәк качып, өйгә кайтсаң иде”, – дип уйладым. Туган җир һавасын сулап, урман, күл буйларын урыйсым килде, күңел туганнар, дуслар янына ашкынды. Сабантуйлар искә төште…
Кичен якташымнан тагын смс алдым.
– Менә телевизор карадым әле, “ящик”та тагын ялганлыйлар: Чечняда тынычлык дип, халыкны тынычландырырга маташалар. Ә бит биредә көн саен диярлек бәрелеш булып тора. Без монда үлем белән күзгә-күз очрашабыз. Менә шундый ялган ишетеп, күңел әрни, йөрәк сыкрый, башкарган эшебезне юкка чыгара. Ә бит без монда җирле халык иминияте, тынычлыгы өчен тырышабыз. Икенче августта интернетта озаклап аралаштык.
– Монда бик эссе, – дип язды миңа Костя. – Бүген кырык градустан да артып китте. Хәрби кием-салымны юган идем, егерме минут эчендә шыгырдап катып, кибеп тә өлгергән. Кер юу аркасында бик кызык хәлгә тап булдым бит әле. Безгә бер көтү генерал килеп төште. Мәскәүдән, тикшерергә килгәннәр. Шулар каршына хәрби киемсез, ярым шәрә килеш килеп чыктым бит! Кер юган суларны түгәргә тапочкалар һәм шортыдан гына элдергән идем. Җитмәсә, кулымда түгәрәк ләгән. Генералларны шулай каршыларга ярамый ич инде! Ой, командир тотып пешерә моның өчен дип, бик кайгырам әле. Минем бәхеткә җитәкче артык “гуляйт” итеп онытып җибәрсә генә инде.
ЧЕЧНЯ ДНЕВНИГЫ
Өченче август. Казанны сагындым, тизрәк өйгә кайтасым килә. Дөресен әйткәндә, әниемне бик күрәсем килә. Үземнең фатир юк инде минем, барлык мал-мөлкәте белән хатынга калдырып китеп бардым. Туп-туры әни янына очып кайтыр идем…
Иртәгә иртүк тагын тирә-юньне миналардан арындырырга чыгабыз. Тауларда тагын нәрсәдер булган. Мин озак язмый торсам, ачуланмагыз, кайтуга хәбәр салырмын.
Дүртенче август. Мин исән-имин әйләнеп кайттым. Егетләрнең дә барысы да сау-сәламәт. Кичә иртәнге сәгать дүртенче яртыда чыгып киткән идек.
Бишенче август. Бүтән сугышасым килми, туйдым, арыдым… Бездә тагын тревога. Мин тагын юлга чыгам… Исән-сау кайтырга язсын… Сез дә теләктә торыгыз, якташым!
Алтынчы август. Мин кайттым! Хәзер рәхәтләнеп ял итеп йоклап алам. Тәүлектән артык күз йоммаган бит.
Йоклап булмады, яңадан тревога, миңа уңышлар теләп торыгыз.
Җиденче август. Минем хәлләр әйбәт. Тик бик арылды, тәүлегенә 50 чакрым тәпиләргә туры килде. Мин хәзер йокыга талам, соңрак аралашырбыз, якташ.
Сигезенче август. Тагын тревога, кайдадыр колоннага һөҗүм иткәннәр. Без шунда киттек. Бу юлы эш күп, катлаулы булачак. Егетләрем өчен борчылам – саперларым кызганыч, юньләп ял итәргә дә өлгерми калдылар.
Тугызынчы август. Бу юлы көчле яңгыр астында эшләргә туры килде. Караңгыда күз дә яхшылап күрми, фонарьлар да бик булышмый. Маска-халатым да ертылды бу юлы. Күп вакыт фонарьсыз эшләргә туры килә, куллар шулкадәр эшкә күнеккән – үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар. Безнең эштә ялгышырга ярамый. Баш та ситуацияне дөрес аңлап, бик сизгер булып, үткен эш йөртергә тиеш, нәкъ теге фильмдагыча. Сез “Ташлар җыяр вакыт” (“ Время собирать камни”) дигән фильм карадыгызмы? Аны интернеттан табып карарга киңәш итәм. Ул нәкъ менә минем турыда төшерелгән диярсең! Төп герой белән уртаклык шундый көчле: ул да сапер, аерылган, төне буе авырулардан интегеп чыга.
– Сезнең кай җирегез авырта соң? – дигән соравыма җавап озак көттермәде:
– Минем умыртка сөягем җәрәхәтле, берничә диск бөтенлөй юк. 2001 елны алдым мин ул җәрәхәтне. Бары тик бронежилет саклап калды, югыйсә күптән теге дөньяда булыр идем. Шартлау дулкыны белән 40 метрлап араны асфальт буйлап “очып” үткәнмен. Үзебез гаепле, фугасны тоемламый калганбыз. Шул шартлап, шактый зыян салды. Минем бу хакта видеом да бар. Чехлар төшергән булган, шулар бүләк итте истәлеккә.
– Сез фотоларда зифа буйлы, төз гәүдәле, умыртка сөягегез авырта дип уйлау мөмкин дә түгел… – дип язып җибәрдем Костяга.
– Үземне таза-сау күрсәтер өчен, бик тырышырга туры килә. Тешемне кысып, төннәр буе черем итмичә чыккан вакытлар бик ешайды соңгы арада. Сызланулар вакытында үкереп елаган чаклар да була.Тик аны читләр күрми, белми. Табиблар да берничек тә ярдәм итә алмый, сызлауларга бары тик түзәргә генә кала…
– Орден-медальләрегез дә шактыйдыр сезнең? – дигән соравыма да җавап бик тиз килеп иреште.
– Медальләр шактый инде алар. Тик алардан ни файда?! Сәламәтлекне сатып алып булмый бит. Гел сызланып торгач, хатын-кызга да кирәгең калмый. Менә төннәрен сыкрап, йокламый уздыра башлагач, хатын да туйды. Авыру кешенең холкы да үзгәрә бит, бала-чага сыман күңел кителеп кенә тора. Чечнядан зур акча белән кайтканда хатын кочагын җәеп каршы ала иде дә бит. Хатының сөя сау булсаң, дигәннәре дөрестер, күрәсең…
– Озак вакыт хатын-кызсыз торулары авырдыр?! – дип сорап куйдым якташымнан.
– Биредә бар да бар, шәһәр якын бит. Кафеларда танышырга теләүчеләр шактый. Акчага да табып була хатын-кызны… Аракы, шәраб, коньякка, ризыкка сатылырга әзер торучылар да җитәрлек. Тик арып-талып, әлсерәп, тере мәеттәй кайтып егылган солдатның артыгына көче дә, теләге дә калмый…
Унынчы август. Бездә бүген өйрәнүләр көне. Карта, атласларда гына сугышабыз. Эх, тормышта да чын сугышлар булмасын иде ул!
Унберенче август. Бүген уеннарның икенче көне. Азрак ял итеп йоклап адык, мунча кереп чистарындык. Миналардан, фугаслардан, шартлау, атулардан беразга арынып тордык. Тыныч тормыш дулкынында кайнадык…
Унҗиденче август. Сәлам, якташ! Югалып торуымның сәбәбе бар – тауларда булдык. Сәбәбен аңлагансыздыр дип уйлыйм. Төнлә чыгып китәргә туры килде, сезне кисәтергә вакыт та, җай да булмады. Менә барыбыз да исән-сау әйләнеп кайттык, шөкер! Бүген әни белән сөйләштек, ярый әле ул исән. Сагынган. “Үлгәнче бер күреп каласы килә”, – дип елап та алды. Шуңа күрә күңелем төшеп, боегып калдым әле. Яңа ел алдыннан контрактым тәмамлана. Туган илемә кайтам дип хыялланам да бит, тик командование мине яңа срокка калдырырга мөмкин. Чөнки минем кебек тәҗрибәле саперны табуы бик авыр. Ә контракт шундый акыллы итеп төзелгән, мине, чыннан да, яңа срокка калдыру мөмкинлеге каралган анда. Җибәрсәләр, аңарчы исән-имин булсам, очыр идем туган якка!
ТАПТЫМ – ЮГАЛТТЫМ…
Костя белән әле без тагын бераз аралаштык. Артык ачылып киткән вакытларда:
– Артыгын сөйләп, хәрби серләрне чишә күрмәгез тагын, үзегезгә зыян килерлек булмасын. Каләм иясе бит, газетега язарга уйласам, сезгә авырлык китермәмме? – дип, сорап куйдым сапер егеттән.
Әллә уйнап, әллә шаярып, бәлки, чынлап тадыр Костя миңа болай дип сырлап җибәрде:
– Бер ел түзегез инде, аннары теләсә нишләгез! Тик барыбер фамилия, исемнәрне, мин хезмәт иткән урын атамаларын гына күрсәтмәгез, яме…
Тиздән Казанга кайтып җитәрмен. Монда Кизляр коньягы сатыла, бәясе дә бик арзан. Исән-сау йөреп кайтсам, дусларны, туганнарны җыеп бер сыйлар идем. Башка туган җиремнән читләргә аягымны да атламас идем. Эх, кош булсаммы, хәзер үк очып кайтыр идем Казаныма.
…Костя көтмәгәндә-уйламаганда юкка чыкты. Телефоныма смслар да язмады, интернетта да аннан башка хат-хәбәр күренмәде. Ул суга төшеп баткандай юкка чыкты. Ә бер айлар чамасы узгач кына интернетта пәйда булды. Мин язгалап карасам да, ул дәшмәде. Шунысы куанычлы: димәк, якташым исән!!! Ә калганы – чепуха…
Мәдинә НУРУЛЛА
Армия турында уйланып…
Күпләрне калтыраткан, куркыткан, “авыру” ясаган армия… Аның хакында мәзәк сөйләнә, җыр җырлана. Хәзер яшьләр, анда бармас өчен, ни генә кыланмый. Төрле яман чир, сәбәп таба, акча биреп котылып калырга тели. Армиягә бару кирәкме соң? Әлбәттә, уллары булмаган гаиләләргә бу сорауга җавап бик гадәти. “Әлбәттә, кирәк!”. Ә менә уллы гаиләләргә нишләргә? Бертуган абыем армиядә булып кайтты. Шуңа да бу хәлне яхшы аңлыйм. Аны өзелеп сагынудан янганда, әти-әниләр ничек түзә дип уйлап куясың? Беренче чиратта, чит җиргә озату йөрәккә тирән яра сала. Кая эләгер, нинди иптәшләр туры килер дип борчыласың. Ләкин тора-бара бу чүп кенә булып кала. “Хезмәт урынына җайлашып беткәч, бер гаилә булып киттек”, – ди абыем.
Уйлавымча, армиягә барырга кирәк. Яшь җилкенчәк малайлар аннан чын егет булып кайта. Кешенең фикерләү дәрәҗәсе, характеры да яхшы якка үзгәрә. Егетләргә шул гына кирәк тә бит. Уйлап карагыз: меңәрләгән акча түгеп, төрле “яман” авырулар уйлап тапканчы, бер барып кайту кирәктер. Туган ил алдында хәрби бурычыңны үтәп, тыныч күңел белән яшәвеңә ни җитә?!
P.S. Повесткадан качып йөрүче егетләргә карап уйлап куям. Илдә сугыш була күрмәсен. Сугыш була калса, ни буласын күз алдына китерергә дә куркыныч…
Алсу НУРГАТИНА,
Аксубай районын Иске Ибрай мәктәбе укучысы.
Комментарии