«ВАҺҺАБЧЫЛАР АВЫЛЫ»НДА КУНАКТА…

«ВАҺҺАБЧЫЛАР АВЫЛЫ»НДА КУНАКТА…

Федераль каналларны ачсаң, Татарстандагы ваһһабчылар, террорчылар турында сөйлиләр. Газеталарда да шул ук яңалык. Интернетта да… Бигрәк тә басма матбугатта шушы тема белән еш чагылучы, зур «белгеч» дигән кеше республикабызда бар булган полиция хезмәткәрләреннән дә акыллырак, ахры. Ул бит алардан алда, безнең урманнарда ничә качып ятуына кадәр «санап» әйтте. Кайсы авылларда күпме булуын төртеп күрсәтте. Менә уйлап утырам әле: бөтен полиция хезмәткәрен эштән куып, алар урынына Рәисне генә утыртып куйсалар яхшырак булмасмы дим? Артык күп хезмәт хакы да кирәкми, эше дә нәтиҗәле. Ул Универсиадага кадәр шәһәрне бөтен террорчылардан, ваһһабчылардан, җинаятьчеләрдән чистартып бетерәчәк!

Әле менә шул ук адәмнең «Ваххабизм в Шумково» («Звезда Поволжья», 20-26 сентябрь, 2012 ел) мәкаләсен укыдым да Балык Бистәсе районының Шумково авылында бик күп ваһһабчылар яшәвен белеп алдым. Ул язмада урыс авылына килеп урнашкан таҗиклар турында сүз бара. Алар биредә салдырырга тели, тик авылда яшәүче татарлар да, урыслар да моңа каршы икән. Имеш, алар традицион исламда түгел. Кайчагында биредәге мөселманнар үзләре сайлап куйган имамның йортында җыелып намаз укыйлар, ди. Ә ул имам үзе дә бик шикле адәм һәм 12 ел буе Пакыстанда яшәгән, имеш. Бу таҗикларның кайда һәм ничек акча эшләве билгесез, бәлки, алар җинаять белән дә шөгыльләнәдер, дигән сорауны автор ачык калдыра һәм нишләп әле җирле органнар аларны тикшерми дип сорый. Шулай ук таҗикларның сарыклары да авылда йөри һәм алар хәтта 1930 елларда ук ташландык хәлгә килгән чиркәү җимерекләренә дә якын килә икән. Кыскасы, бу халыкның ваһһабчы булуын авыл халкы дәлилләгән һәм автор аларның коточкыч зур куркыныч тудыруын исбатларга теләгән.

Болай булмый, мин әйтәм, читтән генә булса да күзәтеп, аларның ниндилеген күреп кайтырга кирәк. Алайса, кайчаннан бирле сөйлиләр, Казанны террорчылар республикасы башкаласына әйләндереп бетерә яздылар, ә минем әлегә кадәр бер ваһһабчы күргән юк. Журналист башым белән…

Шумково авылы турындагы материал мине генә түгел, Казандагы тагын берничә оешманы кызыксындырган икән. Татар иҗтимагый үзәге, «Мәгариф» ассоциациясе, «Азатлык» яшьләр сәяси-иҗтимагый үзәге, Аксакаллар шурасы… Аларның да ваһһабчы күрәселәре килде. Җыела торгач кечкенә генә бер делегациягә тупландык.

ВАҺҺАБЧЫ ЭЗЛӘРЕН ЭЗЛӘДЕМ

Шумково авылына килеп кергәч үк, беренче очраган апага барып бәйләндем.

– Сезнең монда ваһһабчылар яши дип әйтәләр, кайсы тирәдә икән? – дим.

– Авылның теге ягына барыгыз, шунда ук күрерсез, – ди бу.

– Мин аларны ничек таныйм соң? Алар автомат таккан, биленә шартлаткыч бәйләгәнме?

– Юк.

– Ә сез аларның ваһһабчы булуын каян беләсез? Ә кемнәр ул ваһһабчылар?

– Мин белмим. Кеше шулай ди бит. Газетага да шулай дип яздылар.

Авылның икенче очында сакаллы абый басып торуын күреп, янына ашыктым. Кулымдагы язманы күрсәтеп, фотодагы ваһһабчыны табарга ярдәм итүен үтендем.

– Ник менә мин бит инде ул, – дип елмайды яңа танышым. – Фотода мин, ләкин безнең беребез дә ваһһабчы түгел. Язманың авторы бу авылга килде, авылны ничек үстерү, аңа яңа сулыш өрү турында сораштырган булды, ә язмасын без әйткән сүзләрне кирегә әйләндереп язып чыкты. Мине хәтта наркотик сата дип язган. Ул кешене бу язмадагы һәр сүзе өчен судка бирергә мөмкин һәм шулай эшләргә микән әллә дип уйлашкан да идек.

– Ә сез кайда эшлисез?

– Без күбебез Казанда төзелештә эшлибез, атнага бер-ике көн генә авылда булабыз, – дип сүзгә кушыла Исаҗан исемлесе. – Сукыр һәм телсезләр өчен мәктәп бар, менә шуның ремонт эше белән шөгыльләнәбез. Безне анда җитәкчеләр дә, башка осталар да белә. Безнең һәркайсыбызның хезмәте хәләл! Авылда яшәүче бер ир сарык үрчетеп ит сата, икенчесенең район үзәгендә картиналар, шәмаилләр сату ноктасы бар.

– Сез әйткән сарыклар ташландык чиркәүгә дә керә икән.

– Ялган! Көтүчеләр һәрчак сарыклар янында, алар аны чиркәү хәрабәләре янына китерми. Малларны авыл эчендә йөртергә ярамый, чөнки җирле полиция хезмәткәре шунда ук килеп берничә мең штраф сала. Моны белеп әйтәбез, чөнки шундый штраф салу очраклары булды. Авыл җирлеге көтүлек өчен җир бирми. Ә инде аларны кырга алып чыгып булмый, чөнки шулай ук законсыз. Нәтиҗәдә, сарыкны кайда көтәргә белмибез. Авылның үз көтүе юк, чөнки монда маллар аз.

– Газетада ике хатынлы ир турында язганнар, шуның өен күрсәтсәгез, кереп чыгар идем…

– Бадюзамонны әйтәсез, – ди Хисрав Әбраров. – Аны бүген иртәнге сәгать 6да, тик торганда, полиция алып китте. Ни өчен икәнен белмибез. Гает намазын аның өендә җыелып укуыбыз ярамады микән әллә, йә Аллам?!

– Ә аның ике хатын белән яшәве дөресме?

– Әйе, ләкин бит ул шәригать буенча ярый торган әйбер. Ике хатыны да бер йортта яши, дус-тату торалар, бергәләп балалар үстерәләр.

– Нигә соң сезгә мәчет төзергә рөхсәт итмиләр?

– Күпме генә сорасак та, башта җир бирмәделәр. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә итте. Райондагы имам-мөхтәсиб тә кулдан килгәнчә булышам, диде. Тик җир бирелмәгәч, соңыннан үзебезнең сатып алган җирдә мәчет төзибез дип тотынган идек, безгә туктап торырга куштылар. Авыл халкы каршы диләр.

– Ә хәзер мәчеткә кая йөрисез?

– Район үзәгенә яки 2 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылына.

Таҗиклар белән күпме генә аралашсам да, аларның бер гаебен дә тапмадым. Алар монда иске, ташландык йортларны сатып алып төзекләндергән. Ни өчен нәкъ менә урыс авылына кайтканнар дисәгез, риэлторлар кайда арзанлы йорт тәкъдим иткән, шунда килеп төпләнгәннәр дә.

– Без моңа кадәр Свердлау өлкәсендә яшәдек, шунда Русия гражданлыгы алдык. Татарстанга килүебез дә монда мөселманнар күпләп яшәве аркасында гына, – диде бер таҗик.

УРЫС ИСЕ ТИЗДӘН БЕТӘЧӘК

Үзем очраткан урыс апаларының күпчелеге һәм татарлар да авылда мәчет төзүгә каршы булмавын белдерде. «Имам татар кешесе булса, без каршы түгел. Ваһһабчылар гына үрчеп ятмасын», – дип теләде алар. Үзләре ислам диненең мәзхәбләрен дә, ваһһабчыларның кем булуын да аңлата алмады. «Традицион ислам» дип авыз чайкасалар да, аның ниндилеген белмиләр булып чыкты. Кыскасы, кемдер аларны, максатчан рәвештә, таҗикларның ваһһабчы булуына инандырган.

Шулай да эзли торгач, мәчет төзелешенә каршы булган бер кешене таптык бит. Ул үз исемен әйтергә теләмәсә дә, Татьяна исемле булуын соңыннан барыбер ачыкладык.

– Бу урыс авылы! Шуңа күрә монда мәчет түгел, чиркәү торырга тиеш, – дип нигезләде ул үз фикерен. Тик чиркәүне менә инде 1930 елдан бирле төзекләндереп куя алмыйлар икән. Акча бирмиләр, имеш. Менә бит ул аерма кайда: мәчет салу өчен таҗиклар акча сорамый, ә чиркәүне кемдер читтән китереп салырга тиеш! Инде чиркәү юк икән, мәчет тә булырга тиеш түгел… Ни сиңа, ни миңа, дигәндәй.

– Ләкин мин аларны начар кешеләр дип әйтә алмыйм. Ярдәм кирәк булса, урысларга барганчы, аларга барып соравың яхшырак. Һәрчак ярдәм итәчәкләр. Шулай да, мин монда мәчет булуга каршы, – диде Татьяна.

Авыл карап торышка ук коточкыч хәлдә. Йортлар иске. Юллар юк. Ярый әле аягыма резин итек киеп барганмын дип сөенеп туя алмадым. Монда сарыкларны урамда йөрткән өчен болай да ярлы авыл кешесенә түгел, ә юллар булмыйча машиналар шул сазда батып яткан өчен район хакимиятенә штраф салырга кирәк.

Авылда нибары бер кибет бар. Инде авыл җирлеге бинасы да бушап калган, чөнки алар әле берәр атна элек кенә мәктәп бинасындагы татар теле сыйныфына күчеп килгәннәр. Шулай булмыйни, авылдагы башлангыч мәктәптә нибары 6 бала укуын исәпкә алсаң, алар өчен ике катлы бинаны җылытып яту бигрәк кыйммәткә төшә бит. Әле шул 6 баланың 5есе таҗикларныкы икәнен дә әйтсәм, авылның киләчәге кемнәр кулында икәне ачык аңлашыла. Шул балалар хакына гына бүген тулы бер мәктәп эшләп тора, димәк, таҗиклар аркасында гына авылдагы ничә укытучыга эш бар дигән сүз.

Шумково урыс авылы дип кычкырып йөргән урыс апалары тиздән авызын томаларга мәҗбүр булмагае. Пушкин язган бит әле: «Там русский дух, там Русью пахнет», дип. Болай дәвам итсә, тиздән монда урыс кешесе генә түгел, урыс исе дә калмаячак. Авыл җирлегендә безгә тәкъдим ителгән кәгазьләргә караганда, монда урыслар гына түгел, татарлар да торган саен кими. Узган елда авылдан 7 кеше күчеп киткән, 4әү вафат булган һәм нибары 4 бала туган – 4есе дә таҗик балалары.

Шул ук кәгазьләрдә бу авылда – 94 хуҗалык, шуларның 26сы буш йортлар булуы турында да әйтелә. Авылда 292 кеше теркәлгән булса да, яшәүчеләр бик аз. Рәис Сөләйманов үз язмасында авылда 320 кеше яши, шуларның 100е таҗиклар дип каян алып язгандыр, һич аңламыйм. Без менә рәсми күрсәткечләргә таянабыз.

«РӘИСНЕ СУДКА БИРЕРГӘ КИРӘК»

Мәктәптә, авыл җирлеге башкарма комитетында булып, Шумковода йөреп авыл халкы белән сөйләшкәннән соң, районга барып, мәчет төзелеше буенча башка кайбер сорауларыбызга җавап табарга булдык.

Район үзәгендә хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәшит Хәбибуллин районда 42 мәчет булып, Масловка, Корноухово, Урыс Әшнәге, Кульга, Урахча кебек урыс авылларында да мәчетләр төзелүен билгеләп үтте.

– Ул авылга без тиздән инвестор кертәчәкбез, шуннан соң мәчете дә, чиркәве дә булачак, – диде ул. – Аңарчы ук төзер идек тә, тик авыл җыены вакытында хәтта татарлар да авылда мәчет төзүгә каршы чыкты. Дөресен генә әйткәндә, алар нәкъ менә таҗикларның ул авылга килеп урнашуына каршы. Без халык сүзенә каршы барып, мәчет төзүгә юл куя алмыйбыз инде. Ә менә андагы халыкны шулай икегә бүлгәне өчен, таҗикларны ваһһабчы дип атавы өчен Рәис Сөләймановны судка бирергә кирәк.

Районның имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт тә шул ук сүзләрне кабатлады.

– Әлегә үз өйләрендә бергәләп җыелышып укысыннар, аның зыяны юк. Халык каршы була торып мәчет төзеп булмый. Сабыр булыйк, – диде ул. – Аларны ваһһабчы дип язганы өчен Рәисне судка бирергә кирәк, чөнки аларның хәнәфи мәзхәбендә булуын бик яхшы беләм. Алар бирегә килеп, бергәләп җәмәгать белән намаз укыйбыз, – дип тә өстәде. Шулай ук бу имам-мөхтәсибнең Илдус Фәизне мактап рәхмәтләр әйтүен дә язмый кала алмыйм. Ул килгәнче имамнарга бер дә игътибар булмаган икән. Ә хәзер хезмәт хакы да бар, җитмәсә эшкә йөрергә дип «Фиат» машиналары да өләшкәннәр, әле киләсе елга машинасыз калган башка барлык имам-мөхтәсибләргә дә биреп бетерәселәр ди… «Эшлисе дә эшлисе инде хәзер», – дип шатланып шөкер итте Сәүдәхан хәзрәт.

Инде Бадюзамонны иртән иртүк ни өчен полиция хезмәткәре өеннән кереп алып чыгып китүен генә ачыклап бетерәсе калды.

Аның өчен Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Фоат улы Мостафинга кердек. Ул, әлбәттә, гадәттәгечә, журналистларны күреп бер дә шатланмады. Шулай да, эше күплеккә сылтау итеп чыгып китәргә кушып кычкырганчы болай диде: «Ул 12 ел буе Пакыстанда яшәгән дигән мәгълүмат бар. Шуңа күрә аны тикшерү өчен алып киттеләр. Ул безнең бүлекчәдә юк, бу эш белән Казан шөгыльләнә».

Әйе, аңлашылды! Аның 12 ел буе Пакыстанда яшәвен үз мәкаләсендә Рәис Сөләйманов язган иде ич. Ул төртеп күрсәткән кешене ничек тикшермисең ди инде. Бигрәк тә үзләренә үк тел-теш кайрап: «Нишләп соң аларны органнар тикшерми?» дип язып ятканда…

КИҢКЫРЛЫ БЕЛГЕЧ

Хәзер РФ Президенты кул астындагы Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеген җитәкләүче ислам дине белгече, аналитик һәм шул ук вакытта Илдус Фәизнең киңәшчесе булган Рәис Сөләймановның исеме әле таныла гына башлаган вакытларны хәтерлим. Ваһһабылар саный башлаганчы, ул җөмһүриятебездәге мәчетләр саны чиркәүләргә караганда күбрәк булуын санап чыгарып, Президент мөселман республикасы ясамакчы була дип коткы таратып, урыслар белән татарлар арасында олы тавыш кубарган иде. Шәхсән үзем аның исемен шул чакта ук истә калдырдым. Хәзер күп татар кешеләре аның сәясәтен күреп-белеп, шул гамәлләре өчен Рәиснең исемен үзгәртеп, яһүдиләштереп, Раиц Соломонов дип атап йөрткәндә, Фәиз аны үз ярдәмчесе итеп янәшәсендә тота. Кызык бу тормыш! Рәиснең дошманлык сәясәте кайчанга кадәр дәвам итәр, белмим, ләкин моңа каршы көрәшүнең беренче чаткылары күренә башлады инде.

«Алтын Урда» татар милли оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалиев Рәис Сөләймановның ксенофобик эшчәнлеген тикшерү таләбе белән Татарстан Президентына, парламентына һәм прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Сәфәргалиев Сөләймановны татар халкын, Татарстан республикасын һәм ислам динен мыскыллауда гаепли һәм ул – тулаем Татарстанга һәм аерым алганда аның хакимиятенә ышанычны какшату максатында сәяси заказ үтәүче политтехнолог, дип белдерә. Бу язмамны мин дә прокуратурага юллаячакмын. Таҗикларны наркоман, ваһһабчы дип атаган һәм Шумково авылы халкын аларга каршы котырткан адәм республикабызда милли каршылык барлыкка китерүе, кешегә яла ягуы, аларны мыскыл итүе, халыкларны талаштыруы өчен җавап тотарга тиештер бит инде!?

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Балык Бистәсе-Шумково-Казан.

«ВАҺҺАБЧЫЛАР АВЫЛЫ»НДА КУНАКТА... , 4.0 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии