- 07.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Архив
Мәскәүдә 4 февральдә «Гадел сайлауларга» чакырган ике төрле урам җыены узды. Сайлауда кандидат Владимир Путинга каршы тавыш бирергә чакырган оппозиция тарафдарлары – Сазлык мәйданында, Путинны яклаучылар Тәүбә тавында җыелды.
Полициягә ышансаң, Путинны яклап җыелганнарның саны 138 меңләп булган. Алдан 80 меңләп кеше җыелыр дип көтелгән иде. Русия хакимиятләренең үзенә кирәкле саннарны арттырып, оппозициянекен киметү гадәтен истә тотканда, кемгә ышанырга дигән сорау туа.
Полиция 10 декабрьдә булган урам җыенында 25 мең кеше катнашты дип хәбәр итте. Күзәтүчеләр бу санның 70 мең булуын белдерде. Шулай ук 24 декабрьдә оппозиция җыенында, полиция мәгълүматларына караганда, 28 мең кеше катнашкан булса, бәйсез чыганаклар анда 100 меңгә кадәр кеше катнашкан булырга мөмкин дип хәбәр итте.
«Азатлык» радиосының урыс редакциясе хәбәрчесе Ирина Чевтаевага Тәүбә тавына бару өчен 500 сум тәкъдим иткәннәр. Тагын үзе кебек 67 кеше автобус белән Путинны яклау җыенына китерелгәч, аларның кулларына «Хаоска – юк, Путинга – әйе!» дигән шигарьләр тоттырганнар.
Җыен алдыннан Максим исемле бер егет аңа җылы итеп киенеп, үзе белән паспорт алып килергә кушкан, барысы да тәртиптә булачак, дип ышандырган.
Интернетта тагын шундый мисалларны табып була. Бер ир кешенең җыенда катнашучыларга берәр мең сум түләгәнен төшергән видео да бар. Мәскәү өлкәсенең Зеленоград шәһәрендә шимбә Мәскәүдә Владимир Путинны яклап оештырылган чарага укытучыларны җыеп алып килүдән баш тарткан мәгариф үзәге башлыгы Елена Травина эшеннән алынган.
«Новая газета» язуынча, Травинаны урыныннан үз теләге белән китү турында гаризага кул куйдыртканнар. Интернетта дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне Путинны яклау җыенына барырга мәҗбүр итәләр дигән язмалар чыккач, Путинның матбугат вәкиле Дмитрий Песков моны кире какты. «Бүген беркемне дә урам җыенында катнашырга мәҗбүр итеп булмый. Киңәш итеп яки чакырып була, әмма аларның барасылары килмәсә, бармый», – диде Песков.
»Азатлык» хәбәрчеләре Тәүбә тавында Путинны яклаучыларның саны 15 меңнән артмады дип хәбәр итте. Оппозиция җыенында, полиция хәбәрләренә караганда, 40 меңләп кеше җыелды. Оппозиция җитәкчесе Владимир Рыжков исә, Сазлык мәйданына 120 меңләп кеше чыкты, ди. «Путин сәяси реформалар турында сөйләшергә дә теләми дигән хис калды. «Реформалар таләп итәсезме? Урамга чыгыгыз. Әмма реформалар кирәген күрмәгән кешеләр дә чыга, алар сездән күбрәк», – диде кебек. Шуңа күрә менә урам җыенын оештыручылар салкыннарга карамастан, кеше күп чыкты дип куанса да, мин куанырга бер сәбәп тә күрмим. Путин, өметләнмәгез дә, гадел сайлау да, сәяси реформа да булмаячак, диде», – дип сөйләде Рыжков «Азатлык» радиосына.
Алсу КОРМАШ.
Кавказ әмирлеге тыныч халыкка һөҗүмнәрне туктата
Төньяк Кавказдагы бәйсезлек сугышчылары җитәкчесе Доку Умаров үз сугышчыларына Русиянең тыныч халкына һөҗүмнәрне туктатыгыз, дип әмер биргәнлеген белдерде.
kavkazcenter.com интернет сәхифәсенә чыгарылган 4 минутлык видеода Умаров Русиядәге гади халыкны премьер-министр Владимир Путин хакимиятен һәм аның «чекист режимын» якламаучы «тыныч халык» дип атый.
«Хәзер инде бу тыныч халык Кавказда исламга каршы рәхимсез сугыш алып баручы шул режимның тотыгы хәлендә. Шушы вәзгыятьтә без Русиядә әзерләнүче яки гамәлгә ашырылучы махсус хәрби чараларда бу тыныч халыкны сакларга тиеш булабыз», – диде Умаров.
Кавказ әмирлеге исемле сугышчан төркем җитәкчесе Умаров Русиядәге берничә террор һөҗүме өчен, шул исәптән бер ел элек Мәскәүнең Домодедово һава аланында 37 кешене үтергән шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Ул шулай ук 2010 елның мартында Мәскәү метросында 40 кешенең гомерен өзгән ике шартлау өчен җаваплылыкны да үз өстенә алган иде.
Яңа видеода Умаров ислам мөселманнарга каршы сугышучы Русия җитәкчелегенә ярдәм итмәгән һәм аны якламаган русиялеләргә зарар китермәскә куша ди. Шул ук вакытта Умаров Русия хәрбиләренә, иминлек көчләренә һәм Төньяк Кавказда Мәскәү яклы сатлык хакимият вәкилләренә һөҗүмнәрнең дәвам итәчәген әйтә.
Бер ел элек Умаров Идел-Уралны да Кавказ әмирлегенә кушуын игълан иткән иде.
Наиф АКМАЛ.
Мәскәү кибетендә бердәнбер татар сүзлеге «үле телләр» бүлеге янында
Мәскәүнең нәкъ үзәгендә урнашкан «Библио-Глобус» дип аталган китап кибете мәскәүлеләргә күптәннән таныш. Элегрәк ул кибеттә «СССР халыклары китаплары» дигән бүлек бар иде.
Советлар берлеге таркалганга инде егерме елдан артык. Әлбәттә, ул бүлек тә күптән юк. Ләкин әле бит Русия бар, халыклары да яши, китаплары да чыга. Бәлки, ул бүлек башкача атала торгандыр, Казанда чыга торган китаплар Мәскәүдә булырга тиештер бит инде дип, шушы көннәрдә бик кирәкле бер китап эзләп, шул кибеткә барып чыктым. Кызганычка каршы, эзләгән китабымны таба алмадым.
Хәзер милли китаплар бүлеге башкача, «Дөнья халыклары китаплары» дип атала икән. Шулай да, «татар китаплары бармы сездә, алар кай тирәдәрәк урнашкан?» – дигән сорауга сатучы кыз: «БДБ илләрендә чыккан китапларны дөнья китаплары дигән бүлектән карагыз», – дип җавап бирде. Татарстан БДБ түгел шул әлегә, дип киштәләрне карарга тотындым. Кытай, гарәп, грузин, беларус телләрендәге китаплар да байтак иде ул киштәләрдә. Гарәп киштәсендә догалар китабына да тап булдым. Хәтта «үле телләр» дигән бүлектә дә байтак кына латин телендәге китаплар куелган.
Ниһаять, шул тирәдә эзли торгач, татар сүзе кергән бер сүзлек табып алдым. Аны берьюлы ике нәшрият чыгарган: «Мәскәү Толмач СТ» һәм «Казан Татарнамә» нәшрияты. «Татарча-русча өйрәнү сүзлеге» дип аталган сүзлек 2008 елда ук басылган, Р.Сабиров тарафыннан төзелгән, аңа 15 мең сүз кергән. Ничә телдә миллионлаган тираж белән сатылган китап кибетендә татар сүзе кергән бердәнбер китап! Бу сүзлек бик кирәк булмаса да (алар миндә җитәрлек), кызыксынып сатып алдым. Ләкин беренче битен ачып карау белән ялгышлар күреп, күңелем кайтты. «Абалану» дигән сүз белән «кабалану»ны бутап, дөрес тәрҗемә итмәгән сүзлекнең эчендә тагын ниләр бардыр, алга таба карамадым.
Мәскәүнең иң зур китап кибетендә бер генә татар китабы да булмауны бик күңелсез фал дип әйтергә була. Халык хәзер, бәлки, алай ук укымый да торгандыр, ләкин китаплар, дәреслекләр, балалар өчен китаплар булмагач, ул аларны кайдан өйрәнсен, ничек укысын.
Нәзифә КӘРИМОВА.
Татарстан һәм Башкортстан Айдар Хәлимне зурлады
Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 70 яшьлек гомер бәйрәме узды. Язучы бу көнне Татарстан җитәкчеләре һәм Башкортстанның Миякә районы башлыгы исеменнән килгән котлауларны ишетте. Тантанада катнашкан халык әлеге котлауларны дәүләт тарафыннан танылу дип кабул итте.
Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе шәһәрнең иң мәртәбәле Сара Садыйкова исемендәге 800 урынлы концертлар залында узды. Язучыны беренче булып Чаллы хакиме урынбасары Рамил Хәлимов котлады. Аның: «Айдар Хәлим безнең кебек чиновниклар өчен уңай кеше түгел», – дип уены-чыны белән сүз башлавы залдагы халыкны җанландырып җибәрде. Котлаулардан соң Рамил Хәлимов Айдар Хәлимгә «Чаллы каласындагы казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды.
Сәхнәгә Татарстан дәүләт шурасының комитет рәисе, язучы Разил Вәлиев күтәрелде. «Узган елны Тукай елы дип башладык. Бу елны Айдар Хәлим тантанасы белән башлыйбыз. Монысы да, алдагылары да синең ел булсын, Айдар абый. Ул – Тукайлар йолдызлыгыннан. Менә дигән шагыйрь, хикәяче, драматург һәм сәясәтче. Олуг шәхес», – диде Разил Вәлиев. Ул Татарстан Президентының Айдар Хәлимгә «Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре» исемен бирү турындагы карарга кул куюын җиткерде, дәүләт шурасының иң зур бүләге – Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган рәхмәт хатын да тапшырды. Шулай ук дәүләт шурасыннан акчалата бүләк тә бирелде.
Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Айдар Хәлимгә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев котлавын җиткерде. «Татар милләте, татар тормышы турында борчылып язучыларыбыз күбәя. Алар өчен Айдар Хәлим үзе, аның иҗаты үрнәк булып тора», – дигән фикерен дә әйтте Илфак Ибраһимов.
Кичәне алып баручылар төрле төбәкләрдән Айдар Хәлим исеменә килгән котлауларны укыды. Котлаулар Казаннан, Уфадан, Себердән, Мәскәүдән, Германиядән, Америкадан һәм башка җирләрдән иде.
Башкортстанның Миякә районыннан килгән хакимият башлыгы урынбасары, башка кунаклар якташлары Айдар Хәлимгә тазалык, иҗат уңышлары теләп бүләкләр тапшырды. Аның ат яратуын исәпкә алып, матур итеп бизәлгән йөгән дә бүләк иттеләр. Кайбер шаян телләр «70 яшьлек Айдар Хәлимгә йөгән кидерергә маташасыз, барып чыкмас» дигән сүзләр белән каршы алды бу бүләкне. Җырчы Айдар Галимов авылдашы Айдар Хәлим өчен җырлар башкарды.
Тантана азагында Чаллы язучыларына сүз бирелде.
«Айдар абый бүген бәхетле рәвештә сәхнәдә утырса да, аның йөрәгендә нинди моң, сагыш ятканын беләм. Татарстан җитәкчеләре Айдар Хәлим иҗатына бәя биреп, ир-егет булып калды. Язучы алдында әле киң басу, аңа уңышлар телим», – диде Фәүзия Бәйрәмова.
Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов Айдар Хәлимнең «Убить империю», «Җиңелмәс чечен» китапларына югары бәя биреп: «Мондый китапларны урысларда да, элекке Советлар берлегендә дә язучы булмады», – диде.
Рәшит Бәшәр «Бүген дәүләт Айдар Хәлимне тануын күрсәтте», – диде. Фәнзаман Баттал: «Айдар туган, күкрәгеңә тагылган калай медальләр сине бозмасын, түрәләр ягына бормасын иде», – дигән теләген әйтте.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Татар яшьләре «Болгар» радиосы исеменә каршы
Бөтендөнья татар яшьләре җыены шура әгъзалары «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминовка «Болгар» радиосының исемен үзгәртүне сорап ачык хат белән мөрәҗәгать итте.
Татар яшьләре имзалаган хатта шундый юллар бар:
«…Гомумтатар радиосын «Болгар» дип атау «татар» этнонимын безнең халык өчен чит дип санаган һәм татар халкын болгар дип атарга тәкъдим иткән булгаризм тарафдарлары мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Булгаризм татар милләтенең бердәмлеген какшата. Татар милләтенең кайбер этнотерриториаль төркемнәре аерым милләт булып бүленеп чыгарга омтыла. Киләчәктә бу татар халкы өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Без әлеге импульсны яхшы сизәбез, татарның бердәмлегенә куркыныч янавын аңлыйбыз һәм милләтебезне саклап калу хакына акыл белән эш итәргә чакырабыз.
Хөрмәтле Илшат әфәнде, сезне «Болгар» радиосының исемен үзгәртергә чакырабыз. Гомумтатар радиосына башка, отышлырак исемнәр дә сайларга мөмкин бит…».
Хатка инде дөньяның биш илендә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре кул куйган. Алар арасында Германия, Латвия, Казахстан һәм Эстония бар. Русия төбәкләренә килгәндә, хатны Мәскәү өлкәсе, Чуашстан, Удмуртия, Томск, Мари иле, Түбән Новгородта яшәүче яшь татарлар имзалаган.
«Болгар» радиосы «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә керә. 2012 елның 1 гыйнварында «Яңа Гасыр» радиосының исеме «Болгар» итеп үзгәртелде.
Рамил САФИН.

Комментарии