Сөләйман хәзрәт югалганга бер ел

Сөләйман хәзрәт югалганга бер ел

7нче февральдә «Нурулла» мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Гарәп Әмирлеге шәехе Хуҗа Габде Нәҗим Әлдиннең юкка чыгуына бер ел тулды. Әлеге уңайдан Сөләйман Зариповның туганнары белән күрешеп аралаштык.

– Рабига ханым, ирегез һәм аның юлдашы Нәҗметдинның Буа районында юкка чыгуына бер ел булды. Аны эзләү дәвам итәме?

– Аны инде күптән эзләмиләр. Өч ай элек Тикшерү комитетыннан эзләү туктатылды дигән хат килде.

– Машинадагы калган бармак эзләренә нигезләнеп, тикшерү булдымы?

– Булды, әмма берни тапмадылар…

– Узган елны Русия Президенты «Туры элемтә» оештырганда сез дә ярдәм сорап видеомөрәҗәгать җибәрдегез. Нинди җавап булды?

– Путиннан җавап юк, бары тик «Сезнең эшегез Тикшерү комитетына җибәрелде» дигән хат килде, ягъни кире монда кайтты ул. Безнең сорау аңа барып та җитмәгәндер, дип уйлыйм. Без берәр нәрсә булыр, эш алга китәр, дип уйладык, ышандык. Әмма булмады.

– Рабига ханым, сез Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга һәм эзләүнең ничек баруын сорарга теләгән идегез. Очраштыгызмы?

– Ул бу хәлләрдән хәбәрдар. Моны ишетеп беләбез. Аңа эләгергә тырышып карадык, әмма булдыра алмадык.

– Хөкүмәт, Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе ягыннан активлык күрсәтелсә, Сөләйман хәзрәтләрнең эзенә төшеп булыр идеме? Хәзер нишләргә җыенасыз?

– Әлбәттә! Юл буенда күпме камералар! Нидер белеп тә әйтмәделәрме безгә? Яшерәләрме? Ник әйтмәделәр? Безгә ярдәмгә килгән егетләр үзебез тапкан камералардан дистәләгән сәгатьле видеоязмаларны карап чыкты, эзләде, тапты. Ә тикшерүчеләрнең тырышлыкларын сизмәдек. Әйтерлек сүзләре дә юк. Тагын мөрәҗәгать итәргәме? Файдасы юк. Безнең үзебезне күп тикшерделәр. Сорау артыннан сорау алдылар. Йорт өстенә дирижабль кебек әйбер асып куйдылар. Видеокүзәтү булгандырмы, белмим.

Сүзгә Сөләйман Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова кушыла:

– Әтиемнән килгән соңгы хәбәр Саранскида кунакханәдән чыккач, иртәнге 10.07 булган. Ул әниемә: «Догада булыгыз», – дип язган. Ник шулай язган, белгәнме, дип сорадылар. Бу – табигый язу. Камерадан аның, чыгып, SMS язганы, аннары кемгәдер шалтыратканы күренә. Ул Мордовия мөфтиенә шалтыраткан. Вакытлары туры килә. Рәхмәтләрен әйтеп чыгып китте, диләр. Озатырга тәкъдим булган, әмма әти кире каккан. Иң хәвефлесе – юл буена әтинең телефоны эшләмәве. Ярар, чит төбәктә, юлда, кайбер урыннарда тотмаска да мөмкиндер. Әмма МТС операторы яхшы эшли бит. Кемдер әти телефонының сигналын махсус бастырган (глушить) кебек, махсус оештырылган чара дигән хис туа.

Әтием – зирәк кеше. Ул төрлесенә тиз төшенә иде, ә монда үз артыннан машиналарның килгәнен дә күрмәгән, аңламаган. Кемдер бит аны күзәтеп барган. Аның машинасының Ульяновскидан үткәнен беләбез, Буага кергәнен беләбез, Суыксу авылы мәчетендә намаз укып, авыл имамы белән сөйләшүен дә беләбез. Чәйгә керүдән баш тартып, якты күздә кайтам дип кузгала һәм шул юлда юкка чыга.

Буага барырга башта курыктым, шулай да эзләүнең соңгы көнендә бардым. Анда, чыннан да, юлдагы чат зур. Әгәр дә кешене башка машинага утыртырга теләсәләр, аны күрми дә калу бар. Кемнәр икәне дә, машинаны кем калдырганы да аңлашылмас иде.

– Сез моны фаразлап кына әйтәсезме?

– Кемнәрнедер, күрдек, дип әйтәләр, әмма төгәллек юк, ерактан нидер күренде, диләр. Ник әйтмәдегез, кешене эзлиләр бит дигәч, берни әйтә алмыйлар. Әбиләрне дә аңлап була, бәлки курыкканнардыр. Ак машина, диләр, ләкин моделен әйтә алмыйлар. Модель билгеле булмагач, эзләү дә авыр.

Кая барсак да, кемгә мөрәҗәгать итсәк тә, белмибез, диләр. Күпме видео тәкъдим иттек. Волонтерлар зур эш башкарды, Тикшерү комитетына аларны бирдек. Бу – йортлар, кибет, метеокамералардан булган видеоязмалар.

Бирмибез диючеләр дә булды. Татарстанның Тикшерү комитетыннан рөхсәт алгач кына бирәләр иде. Камерада әтинең машинасы узганы күренә, аннары машина кибет янына китереп куела.

Тикшерү комитетына бер видео язманың өзеген бирдек. Әмма юл буенда камералар тора бит, шуларның язмаларын сорадык, видеода берни юк, диделәр. «Ничек инде юк, очып киткәннәрме алар», – дим? Бәлки, диделәр. Бу шаярумы – белмим. Бездә мәгълүмат юк, диделәр. Ничек була инде ул? Аларны урамда йөргән теләсә нинди кеше алып китүенә ышанмыйм. Машинаны туктатып: «Әйдә, безнекенә утыр», – дисәләр дә әтием утырмас иде. Үзенеке була торып, ник чит кеше машинасына утырсын ди ул? Кемдер, сөйләшик, дип әйткәндер, бәлки. Тик бу безнең фаразлар гына. Ярар, утыртып алып киткәннәрдер дә, ләкин максаты нидә? Бер ел узды бит. Кеше кайда? Кем тота аны? Ашаталармы? Әтинең бер калкансыман бизе алынган, аңа гормональ дарулар кирәк. Вакытында терапия уздырылмаса, ахыры начар булырга мөмкин. Бөтен җирне актардык, кар өемнәрен ерып чыктык бит. Зиратлар, ташландык йортлар, биналар, фабрикалар, абзарлар калмады. Мәетен булса да табарга тырыштык. Күпер асларын карадык. Суга ыргыткан булсалар да, гәүдә агып китә алмый. Елгага боз каткан иде. Бик салкын иде ул көннәр. Чуашстанга кадәр барып җиттек. Ике кеше юкка чыкты… Тикшерү комитеты йөз тапкыр сорау алган кешеләрне кат-кат чакырта. Моннан ни файда?

Сөләйман хәзрәт Зариповның тагын бер кызы Зөһрә Ганиева әтисе югалганнан соң гаиләсе белән АКШка күченеп киткән.

– Без әти белән шәех барган юллардан видеоязмалар да таптык. Алар артыннан күзәтеп, ялган номерлар белән берничә машина барган. Бу машиналар турында мәгълүматларны да таба алмадылар.

Әти югалганнан соң тынычлык югалды. Ләкин Русиядән китүебез моңа бәйле түгел. Бу хәлләрдән ераклашырга, бераз тормышыбызны төрләндерергә теләдек.

Ландыш ХАРРАСОВА, Гадел ГАЛӘМЕТДИН

«Татарстан-24» каналы – урыс телле

«Татарстан-24» телеканалы эшли башлауга тиздән бер ел тула. Ул «Эфир» һәм «Казан» каналларын берләштерү нәтиҗәсендә оешты. Яртылаш хосусый, яртылаш дәүләт каналы булып санала. Массакүләм матбугат чарасы буларак узган елның 30нчы мартында теркәлеп, кабельле челтәрдә июньнән бирле эшли.

«Татмедиа» җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин сүзләренчә, «Татарстан-24» федераль үзәк рөхсәте белән рәсми рәвештә урыс телле телеканал буларак теркәлгән.

«Татарстан-24» каналын федераль комиссия урыс телле итеп билгеләде», – диде ул. Алай да кичке сәгать 7дә һәм иртәнге сәгать 7дә татар һәм урыс телләрендә 30 минутлык җирле яңалыкларны карап булачагын да әйтте.

Тик бу әйткәннәр әлегә үтәлми кебек. Мәсәлән, 6нчы февральдә чыккан яңалыклар чыгарылышында Казан һәм Чаллы тамашачысы бер генә татарча сюжет та күрмәде.

Кузьмин белдерүенчә, телеканалның төп юнәлеше – тәүлек дәвамында халыкка Татарстан яңалыкларын җиткерү, районнардагы яңалыклар чыгышын системага салу һәм саклап калу. Тамашачы игътибарына мәгълүмати тапшырулар сәгать саен тәкъдим ителә. Аларның 80 процентын республика районнарыннан җибәрелгән яңалыклар тәшкил итә.

Русия интернетында ирек чикләү көчәя

«Агора» халыкара хокук яклау оешмасы 2016нчы елда Русия интернетында 116 меңнән артык ирек чикләү очрагын теркәгән. Бу узган ел белән чагыштырганда җиде тапкыр диярлек күбрәк. Бу хакта хокук яклаучыларның сишәмбе көнне дөнья күргән еллык хисабында белдерелә.

Атап алганда, хакимият басымы 10 тапкыр (53 мең чикләү), мәхкәмә тыюлары өч тапкыр һәм челтәргә керүне чикләү 20 тапкыр арткан диелә.

«Агора» вәкиле Дамир Гайнетдинов сүзләренчә, интернетта активлык өчен җинаять эзәрлекләве арткан. Иректән мәхрүм итү карарларының билгеле булганнары гына да 18дән 20гә җиткән, өч кулланучыга мәҗбүри медицина дәвалануы узу карары чыгарылган.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Русиядә «чагыштырмача ирекле интернет» шартларында бары тик 13,5 миллион кеше генә яши, ә 82 миллион русияле «интернетка каты басым ясалучы» төбәкләрдә көн күрә.

2015нче ел белән чагыштырганда Русиянең 18 төбәгендә интернет иреге кискен начарайган, бары тик бер генә төбәктә яхшырган.

Интернетка карата Русия сәясәте көчле цензуралы, теләсә нинди ризасызлыкка каты җавап бирүләр белән «хәрби кампаниягә» әйләнде, дип белдерә хисап авторлары. «Гади инженерларны, җитештерү корылмалары сакчыларын, Украина һәм Сүриядәге хәлләр турында фикер белдерүчеләрне, Русия көчләрен тәнкыйть итүчеләрне хөкем итәләр», диелә хисапта.

Хокук яклаучылар интернетта чикләүләргә эләккән татарлар турында да әйтә. Атап алганда, Рәфис Кашаповның сепаратизмда гаепләнеп төрмәдә утыруы, «Алтын Урда» оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалигә экстремизмда гаепләү белдерелү, Рамил Ибраһимовның террорчылыкны аклау өчен штраф җәзасына хөкем ителүе билгеләнә.

Казан белән Мәскәү арасында акча ничек бүленергә тиеш?

Русия Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстан федераль программалардан башка читләштерелмәс дип өметләнә. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстанга үзендә салымны күбрәк калдыру өчен көрәшергә кирәк, дип белдерә.

Русия Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов илдәге 16 донор төбәкне, шул исәптән, Татарстанны да Мәскәүдән акча бирелә торган федераль программалардан төшереп калдыру бер ел белән чикләнер дип өметләнә. Аның сүзләренчә, бу программалар «Бердәм Русия» фиркасе депутатлары тәкъдиме белән әзерләнгән. Алар өчәү һәм парклар, авыл театрларына ярдәм, 20 миллиард сумлыгы ишегалларын яхшыртуны күздә тота.

Ул, «Азатлык» соравына җавап биреп, моңа кадәр булдырылган барлык программаларда Татарстан актив катнаша диде. «Күптән түгел Русия хөкүмәте төрле проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр һәм субвенцияләрнең төбәкләргә бүленеше карарын кабул итте һәм аларның һәрберсендә диярлек Татарстан бар, хәтта 10-15 төбәк кенә булганнарында да», диде Русия Думасы депутаты.

«Салымнарның 45 проценты Татарстанда калырга тиеш»

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов, бюджет мәсьәләсендә Мәскәү белән төбәкләр арасында киеренкелек арта, дип саный. Төбәкләрнең әҗәте бер триллион ярымга җиткән. Салымнарны республикада күбрәк калдыру өчен Миргалимов көрәшне дәвам итәргә кирәк, дип белдерә.

«Ни өчен бездә җыелган салымның 25 проценты гына калырга тиеш? 90нчы еллар башында салымның 50 проценты бездә кала иде бит. Бүген Русиядә 12 төбәк кенә үзен-үзе ашата алырлык хәлдә. Калганнары сыерчык кебек, Мәскәү биргәнне көтеп ята», – ди Миргалимов.

Шулай да ул Мәскәүгә 50 процент кына түгел, ә күбрәк акча бирү ягында. «Анда саклану, галәм, тимер юл һәм башка эшләргә акча кирәк», – ди Хафиз әфәнде.

«Азатлык»ка ул салымнарны Татарстанда күбрәк калдыру өчен депутатлар һәм министрларга мөрәҗәгать итүен һәм КПРФ рәисе Геннадий Зюганов белән сөйләшүен дә белдерде. «

Кайбер мәгълүматларга күрә, Русиядә 58 триллион сум акча бар. Ә ил бюджеты 13 триллион гына. Төбәкләрнең 1,5 триллион әҗәте җыелды. Татарстанның бурычы 100 млрдтан арткан. Аның 99 проценты Универисада өчен булса, калганы банкларга кайтарасы акча, ди Миргалимов.

Салым өлкәсе тирәсендә сәяси үзгәрешләр башланды, дип саный ул һәм күптән түгел Гайдар форумында Калуга өлкәсе губернаторының һәм Татарстан президентының ризасызлык белдергән фикерләрен мисал итеп китерә.

«Мин Рөстәм Миңнехановны хуплыйм. Чөнки соңгы үзгәрешләр нәтиҗәсендә Татарстан 8 млрд сум салым акчасын югалта. Бу республика бюджетының 5 проценты дигән сүз. Ни өчен ул акча Киров өлкәсенә барырга тиеш? Ни өчен алар инвестиция җәлеп итми? Ни өчен эш урыннары ясамыйлар?» дип гаҗәпләнә Хафиз әфәнде.

Русиядә бюджетара мөнәсәбәтләрне төбәк җитәкчеләре һәм үз фиркаләре аша гына үзгәртергә мөмкин дип саный ул. «Бюджетара мөнәсәбәтләрне үзгәртер өчен төбәк җитәкчеләре белән Дума депутатлары бергә эшләгән очракта, Русия хөкүмәте берни эшли алмаячак, ул карарны кабул итәргә мәҗбүр булачак», ди Миргалимов.

Байбүләт ДӘҮЛӘТ, Марат ГАРИПОВ

«Татарстанда яман шешкә каршы системалы эшләү җитешми»

6нчы февральдә Казанда яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуында «Азатлык» Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрде. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуаль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 пациент килүен әйтте.

Яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да килергә тиеш иде. Очрашуны ул килә дип бераз соңрак башласалар да, министр килмәде. Журналистларның сорауларына Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин, Татарстан һәм Идел буе федераль бүлгесенең баш онкологы Рөстәм Хәсәнов җавап бирде.

«Азатлык» алдан хәбәр иткән Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрдек. Чөнки Түбән Кама, Мөслим, Сарман кебек районнардан авырулар ерак чакрымнар уза. Көн саен Түбән Кама–Казан (онкоүзәк) маршруты белән дистәләгән машина килә. Барысы да үз акчасына.

«Тикшерүне халыкка якынрак булган шәһәрләрдә Казандагыдан ким булмаган дәрәҗәдә оештырмауның сәбәпләре нинди?» дигән соравыбызга Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуаль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 кеше (пациент) килүен белдерде.

«Безнең төп максат – тикшерү һәм дәвалауны барлык Татарстан халкы өчен уңайлы итеп оештыру. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән онкология авырулары белән агломерацион идарә итү принцибы эшләнде. Мәсәлән, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә диагностика (тикшеренү) һәм дәвалауның барлык төрләре үткәрелә. Әлмәттә хирургия һәм химиядәвалау (химиятерапия), паллиатив ярдәм күрсәтү бүлекләре ачылды. Бүгенге көндә радиология корпусын проектлау эше тәмамланып килә.

9нчы гыйнвар Чаллы филиалында химиятерапия бүлеге ачылды. Анда тәүлек буена 15, көндезге стационарда – 20 ятак-урын бар. Бүген Чаллы, Әлмәт үрнәгендә химиядәвалау һәм радиология бүлекләрен үз эченә алган корпус булдыру турында сөйләшүләр алып барыла», – дип белдерде Илдар Хәйруллин. Аңа өстәп баш онколог Рөстәм Хәсәнов авыруларны дәвалауны бер үзәккә юнәлтү отышлырак булуын әйтте. «Юллар бар, яралы авыру түгел, шуңа алар барып җитә алалар», – дип тә өстәде ул. Юл бәясенең гади халык кесәсенә шактыйга төшәсен генә Рөстәм әфәнде телгә алмады.

Бүгенге көндә статистик мәгълүматларга караганда онкология белән чирләүчеләр саны арта. Күп очракта кешеләргә диагноз соң куела. Әмма скрининг тикшерү кыйммәт, бу процедураны күпчелек уза алмый. Матбугат очрашуында «Азатлык» хәбәрчесе яман шешне алдан ачыклау эшен дәүләт, сәламәтлек саклау министрлыгы ничек оештыра дип тә кызыксынды.

Авыруларны алдан ачыклау өчен дәүләт программасы бушлай диспансеризация үткәрә икән. Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, өч елга бер тапкыр республиканың якынча 600-700 мең халкына тикшерү уздырылырга тиеш. Күп кеше тикшерү узуга җиңел карый һәм вакытында килми. Шул рәвешле авыруларның 30 проценты соңгы стадиядә генә ачыклана. Бу очракта чирне җиңү бик кыен, ди ул.

Илдар Хәйруллин дәүләт тарафыннан ел саен диспансеризация һәм скрининг кебек чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелүен, оешма-ширкәт эшчеләренә бушлай медицина тикшерүе үткәрелсә дә, нәтиҗәләр канәгать түгеллегенә ишарә ясады. «Әлеге чараларны системалаштыру, һәр кешенең сәламәтлек паспортын булдыру һәм бердәм мәгълүмати база оештыру – алда эшләнергә тиешле төп бурычыбыз», – диде баш табиб.

Байбүләт ДӘҮЛӘТ

Хәсән Туфан шигырьләре сәхнәгә кайтты

24нче февральдә Камал театрының кече сәхнәдә Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре нигезендә куелган «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакленең премьерасы уза.

«Агыла да болыт агыла» спектакле Хәсән Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләреннән тора. Тексты Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодларына нигезләнеп тезелгән. Әсәрдәге төп тема – ялгызлык, иң якын кешеләрне, туган якны өзелеп сагыну.

«Агыла да болыт агыла» – Камалда шигърияткә нигезләнеп эшләнгән беренче тулы канлы драматик спектакль икән.

Режиссеры – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев төркемендә дүрт ел укыган, хәзер ГИТИСның 4нче курсында белем алучы Айдар Җаббаров. Аңа сәхнәләштерү өчен ике мәшһүр шагыйрь – Такташ һәм Хәсән Туфан иҗаты тәкъдим ителгән. Яшь режиссер соңгысын сайлаган. «Агыла да болыт агыла» куелышы ягыннан Камалда уйналган башка әсәрләрдән аерылып тора. Әсәрдә тамашачы үзе уйлап бетерергә тиешле урыннар күп.

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнә уртасында агач диварлар тора. Ул вагон ролен дә үти, зиндан дивары булып та хезмәт итә.

Әлегә бу әсәр бары тик кече сәхнәдә генә барачак. Моның сәбәбен Нияз Игъламов үзенчә аңлатты.

«Спектакльдә яңгыраган шигырьләр бик нечкә, нәзакәтле, шуңа күрә артист һәм тамашачы арасында якын мөнәсәбәт урнашырга тиеш. Ә кече сәхнәдә зал һәм сәхнә арасында чик юк, монда без бердәм булабыз», – ди ул.

«Агыла да болыт агыла»да шигырьләр белән бергә әдипнең гаиләсенә, хатыны Луизага язган хатларыннан өзекләр дә китерелә. Аларны тамашачыга Хәсән Туфанның яшь чагын уйнаучы Раил Шәмсуаров ишеттерә.

«Луиза! Бу хатым сиңа – беренче хатым. Күрәсең, мин инде сиңа хат яза алу көненә ирештем. Гомеремнең яңа чоры – ябылудан хезмәт сафына кайту чоры башланды. Мин бүгеннән башлап 2нче колониядә. Минем әле монда беренче көнем генә. Исәнлегем яхшы һәм моннан соң да инде исән булачакмын. Мин сезнең өчен, балаларыбыз өчен борчылам. Сез исән-сау булсагыз – мин сау, сез тук булсагыз – мин тук», – ди төп герой.

Туган иле тарафыннан күпме генә җәбер күрсә дә, Хәсән Туфан үч алу хисе белән яшәми. Поездда танышкан латыш дусты белән дә шул мәсьәләдә бәхәскә керә алар.

«Русиянең тарихы юк, монда сугышкан, тегендә сугышкан. Тарихы булмаячак та аның, нәфрәттән генә торган тарих – тарих түгел», – дип белдергән Пауль белән килешми шагыйрь. «Күңелдә нәфрәт кенә йөртергә ярамый», – ди ул аңа.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә, Хәсән Туфан лагерьларны тормыш мәктәбе итеп кабул итә, күргән михнәтләр аның рухын сындырмый.

«Бу авторны кую үзе үк миллилектер, чөнки Хәсән Туфан үз-үзе алдында да, ил алдында да намусына тап төшермәде, үзен зур шәхес итеп күрсәтте. Бүгенге яшьләргә ул бик зур үрнәк», – диде Хәсән Туфанның яшь чагын уйнаучы артист Раил Шәмсуаров.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Чишмәдән тәрене алган өчен чиркәүгә җир бирелгән

Җирнең бирелүе, анда чиркәү булачагы хакында әлегә хакимиятләрдән рәсми мәгълүмат юк. Тик Чаллының православ руханилары Урманчы чишмәсе янында торган тәрене кисеп, шәһәрнең яңа урынына китереп бастырулары һәм шундагы җирне чиркәүгә багышлау тантанасын уздырулары мәгълүм.

Бу тантанада Андрей поп чыгыш ясап: «Урманчы чишмәсенә куелган тәре тирәсендә бәхәсләр куерды. Шунлыктан шәһәр хакимияте безгә шул чишмә янындагы часовня истәлегенә чиркәү төзү өчен шәһәрдә җир бирү тәкъдиме белән чыкты. Яңа чиркәүнең исеме «Крестововоздвиженская» булачак. Чишмәдәге тәре менә бирегә – Җиңүнең 40 еллыгы урамына, чиркәү буласы урынга куелды. Кайвакыт ике адым алга бару өчен бер адым артка чигенү дә зарур», – дип белдерде. Ул бу сүзләрне чишмәгә куелган тәрене кисү вазгыятен күз алдында тотып әйткән булса кирәк. Әлеге җирләрнең яңа чиркәү төзү өчен бирелүе, халык ишетә күрмәсен дигәндәй, матбугатта кыскача гына итеп белдерелде.

Яңа чиркәү Урманчы чишмәсенә 180 ел чамасы элек куелган часовня истәлегенә төзеләчәк диелә. Чишмә белән булачак чиркәү арасы якынча 6-7 чакрым. Сораулар туа тора. Бу җир рәсми бирелгәнме? Җир бирелмәгән булса, нигә бик ашыгыч рәвештә койма корыла? Әйе, әлеге гектар ярым җиргә тимер коймалар, капкалар эшләнә башлаган.

Хакимият бинасына барып, сорауларны андагы җаваплы хезмәткәрләргә юлладык. Түрәләр берсеннән икенчесенә җибәрде. Ахырда шәһәр матбугат үзәгенең бүлек башлыгы Татьяна Колесниковадан яңа чиркәү өчен бүленгән җирнең ни дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән, рөхсәт ителгән булуы белән кызыксындык. Татьяна ханым җирнең бирелүен, аны рәсмиләштерү эшләре барганын гына җиткерде. Ул да, башка хакимият вәкилләре дә поп Андрей Дубровин аша белешергә киңәш итте. Ләкин поп Андрей, башка көннәрдәге кебек үк, шәһәрдә түгел, телефонын бирә алмыйбыз, диделәр.

Попның ярдәмчесе Антон Тринихин телефон аша яңа чиркәү өчен гектар ярым җир бирелүен раслады. Ул шулай ук әлеге җирләрне рәсмиләштерү эшләренең инде башлануын әйтте һәм, башка сорауларны көтмәстән, телефонын сүндерде.

Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии