- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Архив
Русиядә җанисәпне кичектерү аны үткәрүгә караганда да кыйбатка төшәчәк, ди белгечләр. Татарлар үзләренең санын белүне үзләре оештырмакчы.
Русиядә соңгы җанисәп 2002 елда үткәрелде. Аңа якынча 5 миллиард сум акча тотылды. Халык саны Русиядә 145 миллион 290 мең кеше, дип игълан ителде. Русиянең югары икътисад мәктәбенең демография институты башлыгы Анатолий Вишневский җанисәпне 2010 елдан 2013кә күчерүне хупламый. “Тарихтан килгән гадәт бозыла, дөньяда җанисәпләрне күчермиләр. Кризис һәм үзгәрешләр сәбәпле, бәлки, халык санын алу нәкъ хәзер кирәгрәктер дә. Бу карарның нигезе юк”, – диде ул.
Халык саны турындагы мәгълүматлар илдә идарә итәргә булыша. Хакимиятләр үз халкының яше, икътисадый һәм социаль хәле турында мәгълүмат ала. Вакытында уздырылган җанисәп социаль программаларны дөрес һәм нәтиҗәле төзергә ярдәм итә. Халыкара тәҗрибәгә караганда, җанисәп якынча ун елга бер үтә. Кайбер илләр халык санын алуны ешрак оештыра. “2010 елгы җанисәпкә әзерләнүгә инде болай да күп акча тотылган. Моннан тыш, бу чарага акча кирәк булса да, ул алай ук күп түгел. Русия җанисәпне 1920 елда, ватандашлар сугышы вакытында да оештырды. Русия андый ук хәлгә төшмәгән”, – диде демография белгече Анатолий Вишневский.
Җанисәпне кичектерү социологлар эшенә дә зур зыян салачак. Халык фикерен белү алдыннан социологлар кайсы төбәктә нинди катлам халык яшәве, аларның икътисадый хәле һәм башка шундый мәгълүматка ия булырга тиеш. Моннан соң белгечләр сораштырулар вакытында җыелган мәгълүматның төгәл һәм дөрес булачагын шик астына куя. Төбәк һәм милләтләрне өйрәнүчеләр өчен бу кичектерү хәтта фаҗигале, дип әйтеп була.
– Узган җанисәп татар халкы файдасына булмады. Хакимият басымы астында кайбер төбәкләрдә татарлар саны киметелеп күрсәтелде, – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ул үзенә күрә татар җанисәбе оештырырга тәкъдим итте. Декабрь аенда Русия һәм чит илләрдән татар оешмалары җитәкчеләре еллык йомгак ясарга Казанга җыелгач, Ринат әфәнде бу җанисәпне оештыру турында алар белән дә киңәшләшергә җыена.
Акча юклык сәбәбе белән җанисәпне 2010 елдан 2013 елга кичектерү Русиягә, бигрәк тә аның халкына файдага түгел, киресенчә зыянга булачак, ди белгечләр.
Алсу КОРМАШ
Русия Страсбург карарларын үтәми
“Human Rights Watch” оешмасы Русияне Страсбург судының Чечнядагы хәлләргә карата чыгарылган карарларын үтәмәүдә гаепләде. Оешма фикеренчә, Мәскәүнең бу хәлләрне тикшерергә теләмәве Төньяк Кавказда көч куллануның тагын да артуына китерә.
Нью-Йоркта урнашкан “Human Rights Watch” оешмасының шушы атнада бәян ителгән хисабында әйтелгәнчә, Европаның кеше хокуклары суды Чечнядагы хәлләргә карата барлыгы 115 карар чыгарган. Шуларның 33ен оешма үз хисабында җентекләп тикшергән.
Әлеге очраклар федераль көчләрнең 1999-2004 елларда Чечняда кылган гамәлләренә карый. “Human Rights Watch” оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Аллисон Гилл сүзләренчә, суд карарларында кешеләр исемләп күрсәтелүгә карамастан, Русия рәсмиләре бу эшләрне тикшерү, гаеплеләрне җавапка тарту өчен берни эшләмәгән. Алай гына түгел, хисапта әйтелгәнчә, Страсбург суды тарафыннан гаепле дип табылган Русия офицерлары тагын да югарырак дәрәҗәләр алган.
Европа Шурасы әгъзасы буларак, Русия Страсбург суды карарларын үтәргә мәҗбүр. Әлегә кадәр Мәскәү судка тиешле чыгымнарны түләп бара. Ләкин хокук активистлары сүзләренчә, ул аның карарларын да үтәргә, моннан тыш, ул җинаятьләрне тикшерергә һәм аңа китергән сәбәпләрне бетерергә тиеш.
Ә Русия ватандашлары үз иленең суд системасына ышанмыйча, соңгы вакытта Страсбург судына агыла. 1998 елдан бирле алар анда барлыгы 46 мең мөрәҗәгать юллаган. Соңгы вакытта һәр бишенче шикаять Русиядән килә, шуларның күбесе – Чечнядан.
Али ГЫЙЛЬМИ
“Шәймиевсез Татарстан булмас…»
2009 елның 30 августында, Республика көне бәйрәмендә Президент Минтимер Шәймиев тагын бер срокка калмаячагын әйтте. Бу ни белән бәйле? Казанда “Звезда Поволжья” газетасын чыгаручы, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов басмасының чираттагы санында шул мәсьәләне куерта.
Президент урыны өчен Мәскәү артык күп нәрсә сорарга мөмкин, ди Әхмәтов. Мәсәлән, республикада Президент урынын бетерү яисә суверенитетны алу. Шәймиев Республика көне бәйрәмендә: “Татарстанның барлык ирешелгән уңышлары суверенитет аркасында гына булды”, – ди.
Әхмәтов фикеренчә, әлеге сүзләр хак, әмма Мәскәү бу турыда искә алырга яратмый.
– 2012 елда Русиядә Президент сайлавы булачак. Ул чаралар узганчы, Медведев тә, Путин да төбәк җитәкчеләре белән араны салкынайтмаячак. Чөнки икесе дә төбәктә күбрәк тавыш җыю ягын кайгырта. Шәймиев исә 2012 елдан соң араларның суына алу ихтималын аңлый, шуңа да хәзер, сүзе үткән вакытта, Татарстанга үзе теләгән кешене Президент итеп калдырырга тели, – ди Әхмәтов “Похолодание” язмасында.
Бу кеше кем була ала? Әлеге дә баягы таныш исемнәр. Әхмәтов сүзләренчә, инде алдан ук Шәймиев тарафыннан Президентлыкка Илшат Фәрдиев һәм Әсгать Сәфәров тәкъдим ителгән. Әмма алар Мәскәү тарафыннан кире кагылган, диелә. Шулай ук Казан башлыгы Илсур Метшин, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков һәм Газпромдагы дәүләт вәкиле Фәрит Газизуллин да Татарстан Президенты булырга мөмкин, ди ул.
Үз язмасында журналист “Форбс” журналында ТАИФ турындагы язмага да игътибар итә. Аны ул Шәймиевкә оппозициядәгеләрнең, Президент улы Радик Шәймиевкә каршы язылган мәкаләсе, ди. Чөнки ул әтисенең дәвамчысы була ала. Минтимер Шәймиев еш кына улына аны үз урынына калдыру теләген белдергән. Әмма Радик үзенең сәясәткә түгел, ә бизнеска якынрак булуын әйтеп баш тартып килгән. “Ләкин республикада җитәкчелек алмашса, ТАИФка көн бетә. Шуңа да Шәймиевләр, хакимиятне үз кулларында калдырырга кирәклеген аңлый”, – ди Әхмәтов.
Язмада Минтимер Шәймиев һәм Владимир Путин мөнәсәбәтләре турында да сүз бар. Әхмәтов соңгы вакытта аларның арасы якынаюы турында әйтә. Путинның Универсиада үткәрер өчен Казанга өстәмә 4 миллиард сум бирүе үзе күп нәрсә турында әйтә, ди ул.
2012 елда шактый төбәкләр, шул исәптән Татарстан да, Владимир Путинны кабаттан Русия Президенты итеп сайласа, Шәймиевнең Путиннан үзе теләгән кешене Президент итеп куярга сорау мөмкинлеге булачак. Бу, әлбәттә, Шәймиевкә иң якын кеше, аның улы булырга мөмкин. Әмма Радик Шәймиев республика Президенты булса да, ил җитәкчелеге, беренче чиратта, Минтимер Шәймиев белән киңәшләшәчәк. Кече Шәймиевнең тәхеткә килүеннән халыкка файдамы, зыянмы дигәндә, Әхмәтов файда, дип саный. Чөнки болай булганда республикада, хәзерге вакыттагы кебек бәйсезлеккә омтылу калачак, ди ул.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
ФСБ башкортлар алдында чигенде
Башкорт яшьләре Уфадагы ФСБ бинасы янында үз лидерларын ФСБ тарафыннан эзәрлекләүгә каршы пикет үткәргәннән соң, бу хезмәтнең башлыгы генерал Виктор Палагин, башкорт оешмалары җитәкчеләре белән очрашып, үз кешеләренең хатасын таныды.
29 сентябрьдә Уфада, республика прокуратурасы һәм ФСБ идарәлеге урнашкан бина янында Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкорт яшьләре иттифагы, “Мирас” мөселман хәрәкәте башкорт милли оешмалары җитәкчеләрен махсус органнар тарафыннан эзәрлекләүгә каршы пикет оештырды. Анда туксанлап башкорт студентлары кулында “ФСБ – Башкорт яшьләре иттифагыннан кулыңны ал!”, “ФСБ – башкорт яшьләрен экстремизмга этәрмәгез!”, “Бер башкортны сорау алуга чакырсагыз – бөтенесе белән эш итәргә туры киләчәк!”, “Без – меңнәр! Барыбызны да утырта алмассыз!”, “Уфагуб экстремистларын җавапка тарттырырга!” дигән һәм башка плакатлар бар иде.
Әлеге пикет алдыннан 24 сентябрьдә үткәргән һәм Башкортстанның дәүләт телевидениесеннән күрсәтелгән матбугат конференцияләрендә башкорт оешмалары җитәкчеләре соңгы вакытларда үзләренә ФСБ вәкилләре каныга башлады дип белдерде. Алар раславынча, Уфада башкорт яшьләре сабан туе, Сибайда башкорт яшьләренең хәрби-патриотик лагере, Бөрҗәндә башкорт яшьләре көннәре үткәрелгәннән соң, ФСБ хезмәткәрләре башкорт лидерларын сорау алуга чакыра башлаган, оешмаларының офисларында тентүләр үткәргән. Матбугат конференциясендә ФСБның мондый гамәлләре “башкорт милли оешмалары җитәкчеләрен махсус органнар тарафыннан эзәрлекләү” дип бәяләнде.
Башкортстан хөкүмәте карамагындагы Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, 29 сентябрьдәге пикеттан соң бер көн үткәч тә, Башкортстандагы ФСБ башлыгы башкортларның соравы буенча Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, Башкорт яшьләре иттифагы башлыгы Фәүзил Маликов һәм тагын берничә башкорт эшмәкәре белән очрашкан. Ике сәгать буена барган бу очрашу вакытында Виктор Палагин (әгәр Башинформ агентлыгы хата җибәрмәсә) ФСБ хезмәткәрләренең башкортларга карата аерым гамәлләренең начар (неквалифицированно) башкарылуын таныган. Иң кызыгы шунда: ФСБ генералы башкорт милли оешмаларының эшчәнлеге яшьләрне экстремизмга җәлеп итми генә түгел, ә аңа каршы тора дип белдергән булып чыга.
Әгәр инде болар чынбарлыкка туры килсә, табигый рәвештә сорау туа: иминлек хезмәте башлыгы башкортларның хәрби лагерьларда күнегүләр үткәрүләрендә, телеүзәкне басып кереп эфирга чыгуларында, Русия байрагын хөкүмәт бинасы өстеннән алып ташлауларында, федераль хакимияткә каршы риторикаларында ни сәбәпле бернинди дә экстремизм күрми. Киресенчә, болар экстремизмга каршы көрәш сыман бәяләнә. Әгәр дә шундый гамәлләр Татарстанда кылынса, шул ук ФСБ үзен ничек тотар иде? Бу шактый дәрәҗәдә риторик сорау, чөнки шул ук Чаллы ТИҮе җитәкчесе Рәфис Кашаповка, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага һәм башка татар эшмәкәрләренә карата ачылган җинаять эшләре үзе үк җавап булып тора.
Иминлек хезмәтенең Башкортстанда һәм Татарстанда төрлечә булуларының сәбәбе берничә, дияргә була. Беренчедән, Башкортстанда, кайбер документлардан күренгәнчә, башкорт яшьләренең ризасызлык чаралары артында республика җитәкчелеге торуы ихтимал. Ягъни, әгәр республикадагы административ һәм финанс ресурсларга таянган башкорт элитасын тынычландырмасаң, Русия уртасында тотрыксызлык тудырылуы ихтимал, дип фаразларга нигез бар булып чыга. Әлбәттә, мондый шартларда ФСБ башкортларның кайбер кыланышларына күз йомып карый. Икенчедән, Башкортстанда башкорт оешмалары татар хәрәкәтен авызлыклап тотуда бер корал итеп файдаланыла. Гомумтатар милләтенең яртысын тәшкил иткән Башкортстан татарын рухи ачлыкта тоту, җанисәпләрдә татар санын йөзләрчә меңгә киметеп, аларны башкорт итеп күрсәтү, Русиядә татарның потенциалын түбәнәйтергә омтылучы аерым империячел көчләрнең уй-ниятләренә туры килә дияргә нигез бар. Хакимият ресурсларын кулында тотучы башкорт элитасы бу юнәлештә нәтиҗәле эш итә, димәк, бурыч үтәлә.
Кәрим ЯУШ
Комментарии