Сарманнан Фәнис Җиһаншин яңадан Украинага сугышка китә

Сарманнан Фәнис Җиһаншин яңадан Украинага сугышка китә

Мәскәү Украина сугышында үзенең катнашмавын тәкрарлап килсә дә, анда Русия хәрбиләренең булуына дәлилләр арта. «Азатлык» шуларның берсе – туган ягы Сарманга кайткан Фәнис Җиһаншин белән сөйләште. Ул Украинаның көньяк-көнчыгышындагы сугышка янә барырга җыена. Фәнис үзе кебекләрнең Украинага да, Кырымга да хәрби фәрман буенча килүләрен әйтә. Аның сүзләренчә, Украинада сепаратистлар ягында сугышучы татарлар аз түгел.

«Вконтакте»дагы фотолардан күреп белүебезчә, сез Кырымда да, Украинаның көньяк-көнчыгышында да булгансыз. Шул турыда сөйләгез әле.

– Гафу итегез, сөйли алмыйм дигәндәй… Ул хәлләр турында сөйләшәсем дә килми.

– Сез туган якларга вакытлыча гына кайттыгызмы, әллә бөтенләйгәме?

– Вакытлыча гына, әлегә ялда.

– Ни өчен сөйләшәсем килми дисез? Ярамыймы, әллә үзегезнең күңелегез тартмыймы?

– Ярамый да, күңелем дә тартмый.

– Сөйләсәгез, рәхмәтле булыр идек. Ул якларга үзегез теләп чыгып киттегезме, әллә финанс мәсьәләләре мәҗбүр иттеме?

– Контракт буенча хәрби хезмәттә мин. 18 яшь тулгач, хәрби хезмәткә барып кайттым да, хезмәтемне дәвам итәсем килде.

– Хәрби килешүегезгә ничә ел була инде?

– Бер елдан артып китте.

– Хәрби хезмәттән канәгатьме?

– Әйе. Бөтенесе дә әйбәт.

– Кырымтатарлар Русиягә керергә теләмәде. Сез моны үзегез татар буларак ничегрәк кабул иттегез?

– Мин аларның кушылырга теләмәгәнен беләм. Татарлар Татарстанда яши. Кырымтатарларның телләре дә безнекенә охшамаган. Аларны татар дип исәпләмим.

– Алар Әстерхан һәм Себер татарлары кебек үк тарихи яктан кардәшләребез бит. Кырымда Миңнеханов та, Татар конгрессы да булып кайтты, кырымтатарларын кардәшләребез дип атап киләләр.

– Беләм. Мин Югары Радада (Кырым) Миңнехановны да күрдем. Референдум көнне килде алар.

– Югары Раданы саклаучыларның берсе дип әйтергә буламы сине?

– Була.

– Сезгә Кырымда озак булырга туры килдеме?

– Анда күпме булганымны исәпләмәдем. Ике айдан артыграк булдык бугай.

– Контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм Русия гаскәрләре февраль ахырларында Кырымда иде инде. Син ул вакытта ук анда булгансың. Бөтен вәзгыятьне дә беләсең булып чыга.

– Белүен беләм. Аның турында сөйлисем килми. Онытасым килә. Интернетка да керергә теләмим, чөнки теләсә нәрсә язалар.

– Син Кырымга үзең теләп чыгып киттеңме, әллә фәрман булгангамы?

– Фәрман булды. Без анда командировкага бардык.

– Сезнең арада татар егетләре бар идеме, әллә син үзең генәме?

– Татарстаннан бар иде.

– Син белгәннәре күпме иде?

– Җиде-сигез.

– Фотоларың астына «Кара диңгез бу. Без Украинага китеп барабыз» дип тә язган идең. Мин ялгышмыйммы?

– Андый фотоларым да бар.

– Кайсы шәһәрләрдә булырга туры килде?

– Аның турында, гафу итегез, әйтә алмыйм. Ярамый да.

– Халыкның кәефе ничегрәк? Бу кораллы низагны, ике якның бәрелешүләрен ничегрәк кабул итәләр?

– Безгә карата бөтенесе дә яхшы иде. Эчәргә дә, ашарга да китереп тордылар. Якты чырай белән каршы алдылар. Гади халыкның мөнәсәбәте әйбәт.

– Сезгә карата кемнең мөнәсәбәте начар соң?

– Дәрәҗәләре белән аларның нинди кеше икәнен әйтә алмыйм. Төрле кеше бар.

– Кулда корал булгач, атарга да туры киләдер?

– (Авыр сулый.) «Юк» дисәң дә, «әйе» дисәң дә була.

– «Урыс дөньясы» булдырабыз дигән җирдә татар егетләренең йөрүен үзең ничегрәк бәялисең? Син батырлык кылып йөрисеңме, әллә күңелең кушкангамы? Моның төбендә нәрсә ята?

– Берни дә ятмый. Командировкага бардык, фәрман алдык һәм бетте.

– Контрактны өзү мөмкинлеге бармы?

– Бар. Үзең теләп һәм белеп контракт имзалагансың икән, ник кирегә кайтырга? Әлегә контрактны өзәргә теләгем юк.

– Күпме түлиләр?

– Әйбәт чыга. Төрлечә була, ул кемнең күпме хезмәт итүенә, хәрби дәрәҗәсенә дә карый.

– Сугышта булган өчен дә өстәмә акча түлиләрме?

– Өстәлергә тиеш. Мин ничек тиеш, шулай алып барам.

– Тормыш корырга уйламыйсыңмы соң әле?

– Аякка басмый, фатир алмый торып өйләнү – җүләрлек. Әлегә ашыкмыйм, йөргән кызым бар.

– Әти-әниең исән-саумы?

– Әйе, әби-бабайларым да исән. Ике сеңелкәшем бар.

– Әти-әниең синең ут эчендә йөрүеңне ничек бәяли?

– Әти-әни минем үзсүзле икәнемне белә, гамәлләремнең барысын да кабул итә.

– Хезмәттә булганда, алар белән элемтәгә керәсеңме?

– Телефон аша тынычландырып торам.

– Синең яныңда терәк һәм таяныч булырдай татар егетләре бармы?

– Әйе, татарлар бердәм. Безнекеләр «дочурта» монда. Татармы, түгелме – барыбер. Хезмәттә бөтенебез дә зур тату гаилә кебек.

– Татар мохитенә чуму мөмкинлеге бармы?

– Анда берәү дә үзенең татарлыгыннан курыкмый. Татарлар белән татарча сөйләшәбез. Татар җырларын тыңлау мөмкинлеге дә бар.

– Русия мәгълүмат чараларында, Украинада Русия гаскәрләре юк, дип белдерелә. Үзенә күрә бер сәяси серме бу?

– Ул сәясәтне аңламыйм мин, шуңа күрә берни дә әйтә алмыйм.

– Ә һәлак булучылар… Андый кайгы кичерергә туры килдеме?

– Алты егетне югалттым.

– Алар арасында татарлар бар идеме?

– Төрле җирдән, Башкортстаннан да бар иде. Эдуард Ибраһимов безнең шофер иде.

– Ул ничек һәлак булды?

– Гафу итегез, әйтә алмыйм. Эшләрем дә бар иде, китәсем бар.

Наил АЛАН.

«Миңнеханов сәфәреннән соң хаҗ кылучы түрәләр артырга мөмкин»

Һәр чорның, һәр түрәнең үз гадәте. Гадәттә, аның кулы астындагылар ихластан йә булмаса ярарга тырышып, хуҗасына охшарга тырыша. Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиев заманнарында республикада нәселле атларга мөкиббәннәр, чабышларны үз итүчеләр артты. Ел саен Карлы Варыга сихәтләнергә йөрүче түрә-кара да хәйран булды.

Машинада узышуны, сәфәргә йөрүне, социаль челтәрләрдә аралашуны яраткан Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның соңгы гамәле – хаҗ кылу булды. Аның бу сәфәре башка түрәләргә үрнәк булырмы? Миңнеханов артыннан Мәккәгә баручылар артырмы?

«Татар элитасы арасында хаҗга баручылар шактый. Бәлки, Миңнехановның күңелендә үзен башкачарак тотарга кирәк дигән халәт тә бардыр. Ул даими рәвештә мәчетләргә йөрүе, дини бәйрәмнәрдә катнашуы белән Шәймиевтән аерыла. Миңнехановның хаҗ сәфәренең сәяси ягын да күздән ычкындырмыйм. Русиягә чикләүләр кертелгәч, финанс мөмкинлекләре бик кысылды. Татарстанда да хәлләр әйбәт түгел. Бу Миңнехановка үзен чын мөселман итеп күрсәтеп, мөселман илләре белән эшләп, алардан финанс ресурслары алу өчен дә кирәктер. Шулай да хаҗга баруны тулысынча сәяси адым дип күрсәтмәс идем, монда табигый, эчтән килгән мөселманлыгы да бардыр дип уйлыйм.

Минемчә, хаҗга барып кайту һәм аннан соң уйланулар безнең элитаның башын бераз башка юнәлешкә борырга мөмкин. Бөтенесен дә түгел, бер өлешен. Мин, мисал өчен, үзем хаҗга бармадым һәм хаҗга барырга да әзер түгелмен. Кеше әгәр дә мода өчен генә түгел, ә бераз уйлап хаҗга бара икән, ул ниндидер бер чикне үтә һәм шуннан соң үзен яңачарак күзаллый башлый дип уйлыйм», – ди тарихчы-галим Дамир Исхаков.

Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты, эшмәкәр Фәрит Мифтахов 2006нчы елда хаҗ кыла, аннан соң ике мәртәбә Гомрә хаҗында була. «Рөстәм Миңнехановның хаҗда булуы зур үрнәк дип уйлыйм. Аның бу гамәле дәүләт эшендәге башка кешеләргә дә яхшы этәргеч булыр. Эш бит акчада яки кешенең рухи яктан өлгерүендә генә түгел, әле аның сәяси ягы да бар. Хаҗ сәфәре киләчәктә элита арасына кереп китсә, бик яхшы булыр иде. Мөселманмы, әллә башка дин кешесеме, ул хәләл белән хәрәмне аерырга тиеш. Хәрәмнән ераграк торып, хәләл һәм кирәкле эшләр белән генә яшәү файдага булачак», – ди Мифтахов.

Наил АЛАН.

Татар конгрессы Кырым хакимиятләрен кырымтатарлар белән диалогка чакырды

Бөтендөнья татар конгрессы Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга каршы белдерү белән чыкты. Бу белдерүдә Кырымда кырымтатарлар һәм аларның иҗтимагый оешмалары белән булган соңгы вакыйгалар киң татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятканлыгы әйтелә.

«Кырымтатар Мәҗлесен биналарыннан куып чыгару, кырым-татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өйләрендә тентүләр үткәрү, аларны Кырымнан чыгармау, кешеләрнең югалуы һәм шуның шикелле башка гамәлләр кырымтатар халкы арасында борчу уята, хакимиятләргә ышанычын юкка чыгара һәм болар ярымутраудагы тотрыклылыкка файдага түгел. Бу килеп туган киеренкелек кырымтатарларның хокуклары бозылу һәм «яңа депортация» турында төрле белдерүләргә һәм имеш-мимешләргә нигез булып тора. Без ике як та Русия кануннарын, асаба халыклар һәм кеше хокукларының халыкара нормаларын сакларга тиеш дип саныйбыз», – диелә белдерүдә.

Калининград имамы, мөселманнар Мәйдан чыгарыр, дип борчыла

Калининград мөселманнарына мәчет төзелешен тыю турындагы карарны шикаять итүгә рөхсәт бирелмәгән. 21 ел дәвамында мәчетле булырга хыялланган мөселманнар инде ачуларын эчтә саклый алмый. Дини оешма башлыгы Иршат Хисамов сүзләренчә, әлегә алар кешеләрне тотып тора, әмма бу аларның гына көченнән килә торган әйбер түгел.

«Күрәсең, губернатор монда Украинадагы кебек Мәйдан булуын телидер. Биредә 100 меңнән артык мөселман бар һәм һәрберсе йөрәгендә таш йөртә. Әлеге ташның кайчан тышка бәреп чыгачагын кем белгән. Без тынычлык турында вәгазьләр сөйлибез, әмма йөрәгендә таш булучыларны тотып торуы авыр», – ди ул.

Билгеле булганча, озак кына сөйләшүләрдән соң Калининград мөселманнарына Южный паркында мәчет төзү рөхсәте бирелгән иде. Узган елны төзелеш туктатылды, чөнки «Фридландские ворота» музей җитәкчелеге Калинингад шәһәр хакимиятенең мөселманнарның дини оешмасына мәчет төзү һәм аңа юл салу өчен җирне бушка бирү карарына ризасызлык белдерде. Шулай ук мәчет төзелешенә прокуратура да каршы чыкты һәм мәхкәмә аларның карарын канәгатьләндерде. Мөселманнар мәхкәмә карарларын шикаять итү белән мәшгуль. Адвокат Дагир Хасавов әйтүенчә, алар хәзер Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать әзерли.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов «Азатлык»ка әйтүенчә, Калининградтагы кебек хәлләр Русиядә бик күп. «Яңа Уренгойда 18 ел эшләп килгән мәчетне таратып, аны ябарга тырышалар. Ул –Ямалдагы иң зур мәчет. Иртәнге намазга 100-120 кеше җыела, Казанда да шулкадәр килмидер. Бу бит салкын Себер яклары. Ул җимерелгән бина иде һәм аңа күп акчалар кертеп, матур мәчет ясадылар. Ноябрьскида, Губкинскида мәчетләрне яптылар», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Ана капиталы да «крымнаш»ка китә ала

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы, казнадагы 300 миллиард сумны саклап калу өчен, ана капиталын түләүне туктатырга чакыра.

Әлеге акчаларны белем бирүгә, ипотека капларга яки инде киләчәк пенсия өчен кулланырга мөмкин. Быел аның күләме 429 мең сум. Ул бердән дә күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә.

Озак еллар Чаллы хакиме урынбасары булып эшләгән Хәйдәр Галәветдинов «Азатлык»ка ана капиталы башлангычы беренче мәлне дөрес булып тоелса, аннан уңышсыз ягы күренде дип әйткән иде. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәр туган балага 250 мең доллар салына», – диде ул.

Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиядә бер балага бирелә торган әлеге акчаны күпсенүчеләр белән килешмәве турында белдерде. Аның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова әйтүенчә, Премьер-министр бу программаны кыскартуны кирәксез һәм вакытсыз дип саный. Әмма шул игътибарны җәлеп итә: Медведевның бу белдерүе аның үзеннән түгел, ә матбугат вәкиленнән килде, һәм анда «вакытсыз» дигән сүз дә бик кызык. Ягъни бүген вакытсыз, ә иртәгә инде вакытлы да була ала.

Вице-премьер Ольга Голодец әлеге капиталга акчаларның 2017нче елга кадәр казнада каралганын әйтте. Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин, Русиягә чикләүләр кертелү сәбәпле, социаль чыгымнарны кыскартуларга барырга туры киләчәге турында элегрәк инде кисәткән иде. Халык моны әкренләп үз җилкәсендә сизә дә башлады.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии