Илфат Камалиев: «Миңа тәвәккәллелек җитми»

Илфат Камалиев: «Миңа тәвәккәллелек җитми»

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында гаиләләре белән сәнгатькә хезмәт итүчеләр шактый. Шуларның берсе – Илфат һәм Энҗе Камалиевлар. Яз көне, «Тантана» фестивалендә җиңү яулаганнан соң, Энҗе апа белән әңгәмә корган идек. Бүген исә чират аның ире Илфат абыйга да җитте.

Илфат абый, беренче соравым һәр артистка бирелә: сәнгать юлына ничек кереп киттегез? Кем этәргеч бирде?

– Минем әнием – укытучы, әтием – төзүче. Сәнгатькә мәхәббәт кайсысыннан күчкәндер, анысын әйтә алмыйм. Тик мин кечкенәдән сәхнәдә идем. Мәктәптә укыганда ук ансамбльләр оештырып, театр түгәрәкләренә йөрдем. Татар теле дәресендә инша язганда: «Үскәч мин «ортист» булам!» дип язганым хәтердә. Дөрес, бала чакта бөтен һөнәрне дә ярата идем. Машина йөртүче булу турында да хыялландым, космонавт та буласы килде. Ә иң зур хыялым – хәрби булу иде. Тик нишләптер, мәктәптәге укытучыларым да, туган-тумача да мине артист итеп күрде.

Мәктәпне тәмамлагач, хыялымны тормышка ашырырга дип, Рязаньга, хәрбилеккә укырга барырга җыендым. Тик бу эшем барып чыкмады. Шуннан соң, әнием, мәрхүмә, мине җитәкләп, Мәдәният һәм сәнгать институтына алып килде. Анда Марсель абый Сәлимҗанов үзенең беренче курсын җыя иде. Мин беренче һәм икенче турны яхшы гына үттем, тик өченче турда тырышлыгым җитеп бетмәдеме, анысыннан төшеп калдым. Күрәсең, беренче ике турны узгач, бераз масаю да булгандыр инде. Шунда, артист булу өчен бик нык тырышырга һәм күп эшләргә кирәклеген аңладым.

Институтка укырга керә алмагач, театр училищесына киттем. Анда, мәрхүм Шамил абый Бариев төркеменә эләктем. Шамил абыйның төркеме инде икенче курста иде. Минем җырлавымны бик ошатты, шуңа да үзенә алды. Тик миңа училищеда да озак укырга туры килмәде. Ел ярым укыганнан соң, мине хәрби хезмәткә алдылар. Дөрес, армиягә бармый да кала ала идем, әмма кечкенәдән хәрби булу теләгем җиңде – ике ел армия сафларында булдым. Ватаным алдында бурычымны үтәгәнем өчен, ул вакытта училищедан киткәнемә һич тә үкенмим. Армия миңа бик күп нәрсә бирде. Мин анда тәҗрибә тупладым.

Хәрби хезмәттән кайткач, укуымны дәвам иттем. Уфаның «Нур» театры өчен җыелган махсус төркемдә укыдым. Ул төркемдә, мин армиягә киткәндә, гел кызлар гына иде. Мин инде бик шатланып, алар белән укырмын дип хыялланган идем, булмады. Мин хезмәт иткән арада, кызлар таралышып беткән, өчәү генә калганнар иде.

Хәрби хезмәткә киткәнче бергә укыган төркемдәшләремне эзләп табарга булдым. Рушания Әхмәтованың Кариев театрында эшләвен ишетеп белә идем. Аның белән күрешкәннән соң, мине театрга эшкә чакырдылар. Шулай итеп уку белән эшне бергә алып барырга туры килде.

Иң беренче ролемне дә бик яхшы хәтерлим. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Кырларым-тугайларым» спектаклендә Альфред роле иде.

Спектакль чыгару җиңелләрдән түгел. Репетицияләр вакытында, бер үк әйберне кат-кат кабатлап, автоматик рәвештә эшли башланылмыймы? Иҗатка урын каламы?

– Һәр артистның үзенә генә хас «штамплары» була. Уйнаган һәр ролендә ул шул штампларны куллана. Әлбәттә, күп нәрсә режиссердан тора. Әгәр режиссер бөтен күңелен биреп эшләсә, актерлар белән бергә сәхнәдә яшәсә, ул бу штампларны бетерәчәк. Артистның әзерлегенә, сәләтенә дә бик күп нәрсә бәйле. Спектакльне кат-кат уйнаганнан соң, тамашачы алдында чыгыш ясаганнан соң гына үз героеңны табарга була.

Минем «Дон Жуан балчыклы» спектаклендә комик ролем бар иде. Мин аны бик тырышып уйнадым, әмма нишләптер минем тырышуымны тамашачы «сизмәде», мин аларны көлдерә алмадым. Берсендә Кукмара районының бер авылына гастрольләр белән бардык. Безнең бер артистыбыз шул авылдан иде. Нишләптер спектакльне карарга өч кеше генә килгән, аның да икесе артистыбызның әти-әнисе. Шулай да без спектакльне уйнадык. Бер заман, минем уйнаудан көлә башламасыннармы?! Ундүртенче тапкыр уйнагач кына тамашачыны ничек көлдерергә икәнен аңладым!

Тамашачы бик нечкә ул, аңа юлны таба белергә кирәк. Ролеңнең һәр детален уйлап бетерергә, кемгә, кайда уйнаганыңны да истән чыгарырга ярамый.

Хәзер яшь артистлар бөтенләй башка. Алар озаклап репетицияләр дә ясарга яратмый, эшли башлагач ук төп рольләрне дә уйныйсылары килә. Безнең буын кешеләре бөтенләй башка иде. Без көннәр буе театрда ята идек, репетицияләр ясый идек, театр дип янып яши идек! Минем хәтта өйләнергә дә вакыт булмады. (Көлә.)

Сез олылар өчен генә түгел, ә балалар өчен дә бик күп спектакльләр уйныйсыз. Балаларның игътибарын үзенә туплау өчен, артист кеше нинди булырга тиеш?

– Иң беренче балаларны яратырга кирәк! Ролеңне, сәхнәдәге партнерыңны, эшләгән эшеңне яратырга кирәк! Балаларга уйнаганда, ямьсез тавышлар чыгарып кычкырырга ярамый. Алар белән тыныч кына, ягымлы итеп сөйләшергә, һәркайсының көен таба белү кирәк. Эшеңә җитди карау да зур роль уйный, минемчә.

Илфат абый, сезне кинода да күрергә була. Спектакльдә уйнау күңелегезгә күбрәк ошыймы, әллә кинода төшүме?

– Белмим, ни сәбәпледер, әмма кинода төшү миңа күбрәк ошый. Чакырсалар, рәхәтләнеп уйнаячакмын.

Сез актер гына түгел, режиссер да бит әле. Хәзер нинди проект өстендә эшлисез?

– Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым, кино төшереп ятам. Ул хезмәттәшебез Фәнәвил Галиев истәлегенә багышланган документаль фильм булачак.

Фәнәвил, әле үзе исән вакытта ук, нәфис фильм төшерү турында хыялланган. Үземнең дә инде әзер сценарием бар иде. Фәнәвил вафат булганнан соң, аның хатыны Лидия миңа Фәнәвилнең сценариен бирде. Фильмның инде күп өлеше төшерелде. Киләсе елның язына ул әзер булыр дип уйлыйм.

– «Уеннан-уймак» фильмында сез Кәрим Тинчурин театры артистлары белән бергә төшкәнсез. Артист халкы арасында, гадәттә, көнләшү көчле була. Сезнең, башка театр артистлары белән мөнәсәбәтегез ничек?

– Мин үзем көнче кеше түгел. Әгәр кеше нәрсәдер булдыра икән: «Афәрин!» генә диям.

«Уеннан-уймак»ка мине сценарий авторы Ләйсән Мәхмүтова чакырды. Без аның белән бергә укыган идек. Сценарийны укып чыккач ук, Ләйсәнне котладым. Чөнки мондый эш һәр кешенең дә кулыннан килми.

Көнче булмасам да, Ләйсәннең уңышы миңа да этәргеч ясады. «Кара, мин артта калам бугай», дигән уй барлыкка килде. Кино төшерә башлавымның тагын бер сәбәбе – конкурентлык булды. (Көлә.)

Илфат абый, сез бит авыл малае. Туган якларыгызда еш буласызмы?

– Мин Биектау районы, Дөбъяз авылы егете. Әти-әнием, кызганыч, мәрхүмнәр инде. Шулай да без туган нигезне ташламыйбыз. Җәй көне бакчада яшелчәләр үстерәбез. Казан белән ара якын булгач, еш кайтырга тырышабыз.

Олыгайгач, авылга кайтып төпләнү теләгегез юкмы?

– Авылга кайтып, клубта гына эшләргәме әллә дип куям кайчагында. Хатын гына: «Картайгач өлгерерсең әле!» – дип көлә. Әле башкарасы эшләрем бик күп. Мин икенче һөнәрем буенча режиссер. Шул өлкәдә дә үземне сынап карыйсым, үсәсем килә.

Әгәр дә яңадан туу мөмкинлеге булса, үзегездә нәрсәне үзгәртер идегез?

– Характерымныдыр, мөгаен. Кайчагында тәвәккәллек җитеп бетми миңа. Яшь вакытта да, хәзер дә бик күп иҗади тәкъдимнәр булды. Тик үземнең тәвәккәл булмавым аркасында алардан баш тартып килдем. Яхшы режиссер булу өчен сүзне кистереп, туры итеп әйтә белергә кирәк. Хыялымны тормышка ашыру өчен тәвәккәл булып туар идем.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Илфат абый! Иҗади уңышлар сезгә!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии