- 08.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Архив
Озакка киткән бәхәсләрдән нәтиҗә күренмәгәч, сиңа хат белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Бәлки, газета укучылар гадел хөкем чыгарып, моңа нокта куяр. Бер яктан караганда, 36 ел буена рус мохитендә яшәп, катнаш никахлы улы белән кызы булган әти кешенең бәян ителәчәк карашлары гаҗәп тә түгел кебек. Әмма гаиләңнең татар милләте өчен югалып баруын акларга тырышуың күңелдә рәнҗү хисләре уята, энекәш. Башта синең раслауларың белән таныштырып узам, аннары үз фикеремне язармын.
1. Татар барыбер бетәчәк, тарих шуны күрсәтә. Бу дөньяга нинди генә халыклар килеп китмәгән.
2. Татарга мөстәкыйльлек бирмәячәкләр. Биргән очракта да кан коелачак, аннары диктатура булачак, халык үз байларының җәбер-золымына дучар ителәчәк. Тыеп торучы булмас.
З. Болай да башка төбәкләргә караганда сездә әйбәтрәк. Яшәгез тыныч кына, кысмыйлар ич. Китапларда, газеталарда татарны мактау белән мавыгасыз. Дөнья күләмендә танылган кеме бар соң татарның?
4. Мин рус арасында үземне тигез итеп сизәм. Коллык хисе юк. Беркем дә кыерсытмый. Шуңа күрә гомумкешелек кыйммәтләренә таянып яшим.
Минем фикер:
1. Әйе, бар андый тарихка таянып раслаулар. Әмма кайбер үзенчә яшәү мөмкинлеге булмау сәбәпле, көчле милләткә кушылып юкка чыккан вак халыклардан башкасы, хәрби каршылык күрсәтү һәм геноцид нәтиҗәсендә генә вәйран булган. Моңа мисаллар күп. Милләт тере организм кебек, чит йогынтыга, бигрәк тә бетүгә каршылык күрсәтә. Аны бер мохиттә, бер телдә, бер үк гореф-гадәтләр, Бер үк тарих, Бер үк максат белән яшәү берләштерә. Хәтта диннәр төрлелеге дә комачаулый алмый. Кешеләрне үз кавемен якын күрү, ата-анасын ярату кебек хисләр якынайта. Үзеңнеке үзәктә, ди халык. Хак Тәгалә халыкларны үзара ярышып, яхшы гамәлләр кылып яшәү өчен, дөньяга төрле итеп яраткан. Әлеге сыйфатлар Адәм баласы геннарына сеңдерелгән. Үзенең милли йөзен, горурлыгын югалткан милләт башкалар тарафыннан хөрмәт ителми. Аның элитасы да көчле милләтне көчәйтү өчен ашлама хезмәтен үти башлый. Кызганыч, татарлар да 500 елга якын элек Русия империясе яулап алгач шундый хәлгә калды. Соңгы вакытта мөмкинлек күренгәч, пыскып яткан көрәш көчәеп, тагын үз хокукларын даулый башлады.
2. Син хаклы, мөстәкыйльлекне тәлинкәгә салып китереп бирмиләр. Аны төрле көрәш юллары: сугыш, сөйләшүләр, көчле илләр ярдәменә таянып яисә империя җимерелү нәтиҗәсендә алалар. Моңа мисаллар бихисап. Шөкер, татар чеченнар кебек Русия хөкүмәте тарафыннан сугышка сөйрәп кертелмәде, алар кебек дистәләрчә мең кешесен җуймады (синеңчә, аларны террорчылыкта гаепләү, җиңелчә әйткәндә, беркатлылык.) Тулы бәйсезлек төп максатыбыз булса да, без Русиянең демократик үсеш юлына басуына, һәр халыкка милли үсеш тәэмин ителүенә өметләндек. Бу хәл безне әлегә канәгатьләндерә иде. Әмма, кызганыч, ул империячелектән әлегә баш тартмый кебек. Титуллы милләт тә үз менталитетын үзгәртми әлегә. Рус халкы югыйсә үзе дә шул сәясәт колына әверелеп, изелеп яши. Башкаларны кол иткән халык үзе дә ирекле була алмый, диләр бит. Татарга ирекне фәкать демократик Русия яки таркалган Русия генә бирә ала. Ә хәзергә төп максатыбыз – татарлыгыбызны җуймыйча, милли аңыбызга таянып, белемгә, республиканың икътисадый үсешенә, милләтара тынычлыкка омтылу. Үзебезне төрле юллар белән сыекландыруга каршы тору. Мәсәлән, күрше өлкәләр белән кушуга, татар мәктәпләрен бетерүгә, Казанны мегаполиска әйләндерүгә, татар мохитен кысрыклауга, татар авылларын бетерүгә, телевидение һөҗүмен кире кагуга һәм башкалар. Син хаклы, кызганыч, татар элитасының һәм яңа байларның шактые Мәскәүгә мөкиббән. Татар мәнфәгате арткы планда. Монысы аерым зур тема.
3. Әйе, башка төбәкләргә караганда, бездә әйбәтрәк. Болар республика халкының, хакимиятнең дистәләгән еллар буена килгән тырышлыгы, Чечен сугышы вакытында бирелгән индульгенцияләр нәтиҗәсе. Хәзер хәлебез башкаларныкы кебек, суверенлык биргән мөмкинлекләр тарихта калды. Тиешенчә файдалана алмавыбыз – аерым тема. Үз җире төпкеленнән 3 млрд тонна нефть суыртып Русияне көчәйткән халыкка бу сәдака гына. Күпчелеге авыл җирендә яшәп ярым бушка тир түккән, мул икмәк, ит, сөт җитештергән татар өчен бик аз түләү. Имеш, кысмыйлар. Ничек кенә әле, энекәш. Салымнар, тулысы белән диярлек Мәскәүгә китә. Милли университет ачтырмыйлар, латин алфавитына күчертмиләр, саныбыз буенча икенче урында торсак та, Мәскәүдән татар телендә ТВ тапшырулары алып барылмый, мәгариф законыннан милли компонентны алып аттылар, мәктәпләрдә православие дине укытырга җыеналар, Явыз Иван яуларына каршы көрәшеп шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл куйдырмыйлар һәм башкалар. Кеше корсак туклыгы өчен генә яши ала. Әмма халыкка болар гына җитми шул. Аның милли, рухи ихтыяҗлары бар. Чөнки тарихы, әдәбияты, сәнгате, гореф-гадәтләре һәм дине бар.
4. Имеш, мактанабыз. Я, милли үзенчәлеген күрсәтү өчен, кайсы милләт мифларга таянмый. Руслармы? Ничек кенә кәпрәяләр әле. Чуд күлендә шведларны татар гаскәре ярдәмендә җиңүләрен онытканнар. Барлык сугышларда да алар җиңүче. Ул сугышта катнашкан халыклар телгә дә алынмый. Алтын Урданы “иго” сүзе белән кушып сөйлиләр. Рус дәүләте оешуга этәргеч бирүен, кенәзләрен үзара ызгыш-талаштан тыюларын, фәкать 10% кына ясак алуларын, диннәрен тотуга комачауламауларын оныталар. Рус элитасын яхшыртуга өлеш керткән татар чыгышлы 500 күренекле кеше турында китап бар, укырсың. Имеш, Нобель премиясе лауреатлары юк бездә. Казанда университет була торып, безнең халыкка анда уку мөмкинлеген революциядән соң гына бирә башлаганнар. Алай да дөньякүләм билгеле академикларыбыз Сәгъдиевлар, Сүняев һәм башкалар бар. Кызганыч, рус гадәтләре йогынтысында аракы сөременнән юкка чыгып баручы Төньяк халыклары хәленә калу безгә дә яный. Син, энекәш, бу хакта яхшы беләсең. 500 елга якын чорда физик яктан юк итү, рухыбызны сындырып көчләп чукындыру, Русия төзелешләрендә, ГУЛАГларда кол итеп эшләтү, ачлыктан һәм сугышларда кыру нәтиҗәсендә буыны йомшатылган, Сталин заманында укымышлылары үтерелгән татар өчен ирешкәннәребез аз түгел. Янәсе, Көнбатыш илләрендә муллык һәм демократия йөзләрчә ел дәвамында барлыкка килгән. Ә Русия күктән төшмәгән бит, алар белән янәшә яшәгән. Ник үсешкә омтылмаган? Чөнки хөкүмәте яулап алу сугышлары, үз халкын изү белән мавыккан. Яшәү чыганагын көч кулланудан тапкан. Әле дә империя амбициясен даими сиздереп тора, атом-төш коралына таянып күкрәк киерә. Бер милләтле, бер динле милләт булдыру максатыннан да баш тартмады. Җанисәп алуда татарны вак төркемнәргә бүләргә тырышу – моның ачык мисалы. ТВдан безне кимсетүләр, тарих китабында кеше ашаучы итеп күрсәтү шул сәясәт дәвамы. Үзен татар итеп хис иткән, нормаль кеше боларга нәфрәтләнмичә кала аламы? Рус арасында үзеңне тигез күрүең әйбәт, энекәш. Милли горурлыгың аз булса да,, кеше горурлыгы бар икән. Кол да үзенең кол икәнлеген аңлагач кына, иреккә омтылу юлларын эзли башлый. Халык та шулай ук. Бер караганда, синеңчә комфортлы кебек, баш авырттырып уйланып торасы юк. Эшлисең, ашыйсың, үрчисең, аннары үләсең. Ә бит Хак Тәгалә кешегә акылны үз кавеменә яхшылыклар эшләсен, тагын да үстерсен дип биргән. Гомумкешелек кыйммәтләре милләт булып берләшкән иҗади шәхесләрнең үзара уңай хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә үзенә юл яра. Космополитларның һәм тамырыннан аерылып далада тәгәрәп йөрүче дүңгәләк кебек кешеләрнең анда өлеше никадәрдер, белмим, энекәш.
Искәрмә. Үзенә укып күрсәткәч гасабиланды тагын. Күңел төпкелендә нидер ята икән бит, бөтенләйгә югалтмаганбыз икән дип, сөенеп куйдым.
ФӘРХӘТ
Комментарии