- 08.04.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №14 (5 апрель)
- Рубрика: Архив
Әле кичә генә КФУны (аның җитәкчесе Илшат Гафуров йөзендә, әлбәттә) «татар теленә балта чаба» дип гаепләгән идек, бүген инде анда татар милләтен үстерү турында сөйләшәләр. Юк, төш түгел бу. Узган атнада әлеге уку йортында «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вазгыять, алымнар» дигән темага түгәрәк өстәл үтте.
Федераль университет ректоры бу чараны үз белдеге белән оештырган булса, икеләтә куанычлы һәм өметле булыр иде, билгеле. Тик түгәрәк өстәлне алып барган Гүзәл Сәгыйтова идеянең «өстән» килгәнлеген әйтте. Минтимер Шәймиев фатихасы белән башланып киткән икән бу эш. Ләкин ул үзе дә, Илшат Гафуров та утырышта күренмәделәр. «Монда сөйләшкән сүзләр җитәкчелеккә җиткереләчәк», – дип ышандырды Гүзәл Сәгыйтова. Бер очрашу белән генә туктыйсы түгел: федераль университетның «Tataristica» үзәге ай саен шушының кебек актуаль темаларга сөйләшүләр уздырачак икән.
Чакырулы булсалар да, Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов белән Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә юк иделәр. Аның каравы калган катнашучылар өч сәгатькә якын «Милләтнең бетә баруына кем гаепле?» һәм «Хәзер безгә нишләргә?» кебек сорауларга җавап табарга тырыштылар.
Түгәрәк өстәлне алып барган Гүзәл Сәгыйтова башта ук сөйләшүнең юнәлешен билгеләп куйды. «60нчы елларда Нәкый Исәнбәттән: «Татар халкы гасырлар буе милләтен ничек саклап кала алган?» – дип сорагач, ул: «Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды», – дигән. Сезнеңчә, бүген милләтне кайсы өлкә саклап кала ала?» – дигән сорау куйды ул.
Диннең милләтне саклауда ярдәм иткән көч булуын берәү дә кире какмады үзе, шулай да Нәкый Исәнбәт әйткәннең икенче өлеше, ягъни милли мәгариф турында сүзләр күбрәк булды. «Дин –һәркемнең намус эше. Кемнең ул – күңелендә, кемнең – башында, кемнең – гамәлендә. Милли мәгариф исә – милләтне саклап кала торган төп көчебез. Патша заманында дәүләтебез дә, хәтта автономия дә булмаган, әмма милли мәгариф системабыз булган. Совет заманында бер караганда дин булмаган бит, ә милләт барыбер бетмәгән. Чөнки милли мәктәп бар иде. Мин үзем дә ун ел татарча укыдым. Идеология советныкы булса да милли мәктәп безнеке иде. Без 90нчы елларда көрәштек, бәйсезлек, дидек, алдык, милли университет ачтырып карадык һәм берәм-берәм барысын да югалтып бетердек. Татарның төп максаты – баласын белемле итү. Урысча укытамы, кытайчамы, сарык боты биреп укытамы, үгез ботымы – барыбер укытачак ул аны. Ә баланы 11 классны бетергәннән соң палач балтасы кебек БДИ көтеп тора бит. Ул – урыс телендә. Димәк, ата-ана баласын урыс мәктәбенә бирә, бала аннан телсез булып чыга», – дип фикерен белдерде язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.
Нәрсә тәкъдим итәсез, дигәнгә, Фәүзия ханым: «Ничек тә булса милли мәгарифкә кире кайтырга кирәк. Безнең кануннарыбыз бар», – дип җавап бирде. Кануннар бар анысы. Стратегия дә бар. Анысы хакында Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева сөйләде. «Узган елны республикабызның социаль-икътисади үсеш стратегиясе кысаларында зур документ кабул ителде – милли мәгарифне үстерү концепциясе. 2030нчы елга кадәр исәпләнгән ул. Шушы документ кабул ителгәч, конкрет чаралар планы тәкъдим ителде. Барлык район башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән очрашу уздырдык. Үзләрендәге татар мәктәпләре, аларның проблемалары турында сөйләделәр. Бу зур башлангыч дип уйлыйбыз», – диде ул. Сүз дә юк, бу – башлангыч. КФУда үткән түгәрәк өстәл дә ниндидер башлангыч. Тик ул сүздә генә калмыйча эшкә дә күчсә иде инде.
Эш дигәннән, язучы Ркаил Зәйдулла берничә тапкыр министрлыкка «татар балалары өчен элиталы мәктәп булдырырга кирәк» дигән тәкъдим керткән булган икән. Җавапсыз калдырганнар. Хәер, милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева: «Казанда татар мәктәпләре калмады», – дигән сүз белән килешергә теләмәде, әлбәттә. «Безнең 2нче гимназия бар!» – диде. Тик Ркаил әфәнде аңа: «Камәрия Хәмидуллина (гимназиянең директоры. – Авт.) булмаса, ул чын татар мәктәбе булыр идеме икән соң? Бер кеше генә тотып тора бит!» – дип җаваплады. Гөлназ Исмәгыйлеваның: «Тагын бар әле. Актанышта сәләтле балалар өчен гимназия, Казанда 12нче кызлар гимназиясе…» – дигәнен инде тыңлап тормадылар. Бар ул татар мәктәпләре. Атамада. Ә Ркаил әфәнде әйткән элиталысы, балаларны конкурс ярдәмендә сайлап ала торганы юк.
БДИны гына гаепләмәде түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Мәсәлән, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев мондый мисал китерде: «Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина белән сөйләшкәнем бар. Ул үзе татар булмаса да, татарча бик әйбәт сөйләшә. Арча гимназиясендә татар классында укырга көч-хәл белән 14 бала туплый алдык, дип сөйләде. Монысы инде милли үзаң булмауны күрсәтә». Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевтә дә бар икән ул милли үзаң булмауга мисаллар. «Бер актрисабыз кызын Казандагы яһүдләр мәктәбенә биргән икән. Нишләп анда бирдең, дим. «Ә кая бирим? Татар мәктәбенәме әллә? Аннары кая барачак ул? Ә монда әйбәт белем алып, югары уку йортына керә алачак», – ди», – дип сөйләде режиссер. Шул ук вакытта Камал театры тамашачысының 80 проценты яшьләр булуын әйтеп сөендерде дә.
КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та татар филологиясе бүлегендә 650гә якын бала укуын әйтеп мактанып алды. Тик әлеге бүлекнең бөтен татар дөньясына бердәнбер булуын исәпкә алсаң, 650 бик үк зур сан да түгел. Һәм чебешләрне язын түгел, көзен санарга кирәк: шушы 650 баланың ничәсе, укып бетергәч, татар милләтенә хезмәт итә торган һөнәрне сайлаячак икән. Сүз уңаеннан: татар филологиясе, татар журналистикасы, татар артисты бүлегенә укырга керү өчен дә урыс теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшырырга кирәк.
Милләт бетү проблемасының асылын аңлатучылар, сәбәпләрен күрсәтүчеләр күп булса да, конкрет тәкъдимнәр белән чыгучылар аз булды. «Нишлибез?» дигән сорауга җавап бирү җиңел түгел шул. Мәсәлән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: «Колонналы университетыбыз булганчы, тагын 20 ел көрәшергә туры киләчәк әле. Шуңа күрә бүген интернетта ачык университет булдырырга кирәк. Ул тора-бара зур уку йортына кадәр үсеп җитәр. Дәүләт эшләп бетермәгәнне үзебезгә эшләргә кирәк. Әйтик, татарча шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр булдырырга, булганына ярдәм итәргә. Сәнгатьнең дә зур көч булуын онытмыйча, төрле чаралар уздырырга кирәк. Алар, үз чиратында, зур индустрия дәрәҗәсенә кадәр үсә ала», – дигән тәкъдимнәр белән чыкты.
Галим Искәндәр Гыйләҗев: «Татарда электән килгән «Без бөек милләт» дигән сүз бар. Мин моның белән бәхәскә кермим, без, чыннан да, бөек. Тик үзебезнең бөеклекне күрсәтә беләбезме соң? Урыслар безне кем дип белә – «колхозник». Бөек шәхесләребез дигәндә, Тукай да Җәлил дибез – вәссәлам. Кайда безнең башка бөек шәхесләребез? Чит илдә татар белән кызыксынучылар искиткеч күп. Аларны берләштерергә, Казанга җыярга, уртак проектлар булдырырга, премияләр билгеләргә кирәк», – дигән фикер белдерде.
Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин утырышның башында ук: «Яман чирдән котылу өчен беренче чиратта аңа дөрес диагноз куярга кирәк. Ул диагноз никадәр генә куркыныч булса да. Авыртуны юату өчен: «Менә аспирин эчсәң, хәлең җиңеләер», – дип алдау дөрес булмас. Ә без хәзер шулай эшләргә җыенабыз, ахрысы. Диагноз куярга уйламыйбыз», – дип чыгыш ясаган иде. Түгәрәк өстәлдә милләтнең бүгенге хәленә диагноз куелды кебек анысы. Гаеплеләр дә ачыкланды, терелү өчен дәва рецепты да язылды. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтмешли, татар зыялылары шул рәвешле чираттагы тапкыр пар чыгарып алды. «Миңа 40 яшь. Менә 30 ел бара инде бу сөйләшүләр – һаман шуннан узмый. Думадагы үзебезнең депутатларыбызга язарбыз без монда сөйләшкәннәрне. Тик аларда милләт кайгысы түгел, Рублевкада коттедж алу кайгысы гына бит. Чөнки анда шундыйларны гына сайлыйлар. Шулай булгач, әйдәгез, тизрәк таралышыйк та, һәркем үз эше белән шөгыльләнсен», – дип сөйләде ул. Һәм аның сүзләрендә дә дөреслек юк түгел кебек бит.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии