БДИ: Татарстанда кызларны инде чишендереп тикшерә башлаганнар

БДИ: Татарстанда кызларны инде чишендереп тикшерә башлаганнар

Ел саен БДИ сәбәпле, нинди дә булса җәнҗал булмый калмый. Быел да Казанда БДИдан соң бер укучы кыз вафат булды, әлбәттә табиплар моны имтиханнар белән бәйле түгел дип аңлатырга ашыкты. Шуңа да карамастан БДИ сәбәпле, балаларга рухи зыян килүен психологлар раслый килә, җитмәсә елдан-ел мәктәптә контроль чаралары арта тора һәм бу, әлбәттә, киләчәккә дә тәэсир итми калмый.

Быел, мәсәлән, укучыларны металл тикшерү капкасы аркылы тикшереп керткәннәр һәм тикшерү җиһазы даими сызгыру сәбәпле, кызларны билгә кадәр чишендереп тикшергәннәр. Шундый хәл Сарман районы Җәлил бистәсендә булган. Мәктәпне тәмамлаучы кызлар металл тикшерү капкасы аркылы чыкканда, җиһазның гел сызгыруы сәбәпле, икенче бүлмәгә алып кереп хәтта күкрәкчәләрен салырга мәҗбүр ителгән. Шул ук вакытта укытучылар да тикшерү аркылы узарга тиеш булган.

Икенче бер районда 30 еллап мәгариф өлкәсендә эшләгән Лилия ханым (исемен үзгәртүне сорады) сүзләренчә, БДИ вакытында балаларга психологик яктан көчле басым бара.

«Ул металл эзләү капкасы хәтта муенсаларга, колак алкасына кадәр кычкырды. Федераль күзәтүчеләр барысын да карап торды. Әлбәттә, полиция укучыларга кагылмады. Аларга алдан ук шундый күрсәтмә төшкән иде.

Без металл эзләү капкасы аркылы йөрергә ияләшмәгән һәм бала аның аркылы чыкканда куркуга кала. Аларның имтихан алдыннан болай да йөрәкләре сикерә. Инде ул җайланма сызгыра башласа, бала икеләтә дулкынлана башлый. Шуңа бу имтихан билгеләренә дә тәэсир итә, психикасы нык булмаган балалар да күп. Җитмәсә әле видеокүзәтү дә тора. Мондый кырыс шартлар бары тик киләчәктә укуларын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен генә булырга тиеш. Алар өчен махсус үзәк булдырып тикшерсеннәр, ә мәктәптән соң турыдан-туры эшкә урнашырга теләүчеләр өчен БДИ нәрсәгә соң?» ди ул.

«Ясминә» психология һәм иҗат үзәге җитәкчесе Наилә Бәширова «Азатлык»ка әйтүенчә, һәрбер тикшерүнең чиге булырга тиеш. Аның сүзләренчә, укучыны чишендереп тикшерү административ хокук бозу булып тора.

«Бу очракта укучының хокукы бозыла һәм аның ата-анасы рәхәтләнеп шикаять яза ала. Һәр баланың сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, ә монда андый мөмкинлекне калдырмаганнар. Аларның мондый хәлдән соң бөтенләй башы эшләмәскә мөмкин. Шок хәленнән тиз генә чыгу һәрбер баланың хәленнән килми», ди ул.

Икенче психолог Ләлә Баграмшина әйтүенчә, балаларга ышаныч булмау болай да какшаган психикаларына тагын да негатив тәэсир ясый ала.

«Мондый хәлдән соң, кешегә психотепария кирәк булырга мөмкин, ярый да ул бала белгечкә мөрәҗәгать итсә, күпләр бит үзләре генә уздырып җибәрергә тырыша. Формалашкан кеше дә мондый хәлдән соң борчыла, ә болар бит әле бала гына», ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Сүгенү тыелган Русиядә халык сүзсез калмасмы?

Быел Русиядә күп әйбер тыелды. 1 июльдән сүгенергә дә ярамый. Зур штрафлар бу канунны бозучыларны сүгенүдән тыелырга мәҗбүр итәрме? Урамда күпләр сүгенү бетмәс дип исәпли.

Президент Владимир Путин май аенда ук имзалаган бу канун рус теленең «чисталыгын» кайгырта. Аның нигезендә сәхнә һәм кинода, китап һәм музыкаль әсәрләрдә сүгенү сүзләрен куллану тыела. Канун бозган кешеләргә 2-3 мең, җитәкчеләргә 5-20 мең, ширкәт һәм оешмаларга 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Аның төгәл күләмен һәм гаепнең дәрәҗәсен белгечләр билгеләячәк.

«Утомленные солнцем» фильмында сүгенү сүзләрен кулланган режиссер Никита Михалков сүгенүне «урыс халкының иң зур казанышларының берсе», дип атаган иде.

Сүгенүне сәнгать алымы буларак кулланган язучылар, актерлар һәм рәссамнар канун гамәлгә керергә бер көн кала «Абанамат» исемле чаралар уздырды. Русиянең 13 шәһәрендә, шул санда Казанда да, узган бу чарада иҗат әһелләре халык алдына чыгып сүгенү сүзләре дә булган әдәбият әсәрләрен укыды.

Сүгенүне урыс теленең байлыгы дип санаучылар хисләрен әшәке сүзләр әйтмичә дә белдерергә өйрәнгән. Бу сүзләрне яңа шартларда курыкмыйча куллана аласыз.

Алсу КОРМАШ.

Русия мөселманнарына «Китегез!» дигән Силантьев кырымтатарларга кереште

Русия патриархатының күренекле вәкиле, Русиядә чын милли татулык патша чорында гына булган дияргә яратучы исламофоб Роман Силантьев, күптән түгел Кырымдагы мөселман мәдрәсәсендә уздырылган тентүне хуплап диярлек, «Росбалт» хәбәр агентлыгына, әлеге чара яшерен экстремистларны юк итү өчен оештырылган булырга мөмкин, дип белдерде.

Элегрәк, киңкүләм мәгълүмат чараларындагы, Булганактагы мәдрәсәнең «Альраид» гомумукраин иҗтимагый оешмалар берләшмәсе тарафыннан булдырылган дигән мәгълүматларын эләктереп алып, Силантьев: «Бу, чыннан да, шулай булса, димәк, ул дини экстремистлар базасы», – дип белдерде. Киев, Акмәчет, Донецк, Харьков, Одесса, Луганск һәм тагын кайбер шәһәрләрдә ислам мәдәни үзәкләрен тоткан һәм мөселманнар өчен бик күп чаралар оештырып килгән «Альраид» оешмасын ул, мөселман кардәшләр террор оешмасының украин бүлекчәсе, дип атады. «Ә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте чынлыкта Кырымтатар мәҗлесенең бер бүлеге. Мәҗлеснең хакимият белән «оппозициягә» китүе бу оешманың исламчылар белән уртак «дошманы» булган Кырымдагы Русия хакимиятенә каршы берләшүне арттыруга китерәчәк һәм инде Мәҗлес структуралары «мәгълүмати диссидентлык» белән генә чикләнмәячәк», – ди ул.

Әлбәттә, Силантьевның моның ише белдерүләре Русия мөселманнары өчен яңалык түгел. Ул еш кына Русия Мөфтиләр шурасына, аерым алганда мөфти Равил Гайнетдингә каршы төрле мәгълүмати һөҗүмнәр ясап тора. Хәзер инде Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең Русия Мөфтиләр шурасы белән элемтәсе ныгыганнан соң, Силантьевка тагын «эш чыкты». Әле бу араларда гына ул, Русиядә ваһһабчылыкны тыя торган канун кабул итәргә вакыт җитте, дип белдерде. Янәсе, Украина вакыйгалары ваһһабчыларның бандерачылар белән дус булганын күрсәткән һәм хәзер, Украинада бандерачылар хакимияттә булганда, аларның бу дуслыгыннан Русиягә зур куркыныч яный.

Ваһһабчылар мәсьәләсен куертырга яраткан, үзен ислам белгече дип танытучы, милли стратегия институтының Казан эксперты Рәис Сөләйманов та инде кырымтатарлар арасында фетнә тудыра башлады. Аның фикеренчә, Кырымтатар мәҗлесенең Мәскәү белән килешә алмавы үзенә зыянга гына, чөнки ул үз халкы кыйммәтләреннән читләшәчәк. «Мәҗлес Мәскәү тәкъдим иткәнне кулдан ычкындырды һәм бу – зур хата. Хәзер Мәскәү йә берәр зур кырымтатар оешмасын булдырачак һәм анда барлык Русия тарафлы оешмалар керәчәк, яки инде элек булган «Милли фирка» партиясе белән эш итәчәк», – ди ул.

Мөмкинлек булганда Татарстан җитәкчелегенә тибеп китәргә яраткан һәм Татарстан җитәкчелегенең сәясәтенә, дини үсешенә каршылык күрсәткән Сөләйманов бу юлы да моны кулдан ычкындырмый. Аның фикеренчә, Мәҗлесне Мәскәү ягына аудару барып чыкмады һәм бу эш кушылган кайбер Русия җитәкчеләре, аерым алганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны башкарып чыга алмаган. «Мәскәү Мәҗлесне Русия ягына аудару яки һич югы бераз булса да күндәм итү өчен, әлеге оешма белән сөйләшүне Казан Кирмәненә йөкләгән, диләр. Мөгаен, бу булган хәлдер, әмма Татарстан бик үзенчәлекле позицияне алды, ягъни ул бары Мәҗлес белән генә сөйләшүләр алып барды, ә кырымтатарлар арасында башка оешмалар, шул исәптән Русия тарафлылар да бар бит. Әгәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «бөтен татарлар», шул исәптән кырымтатарлар президенты ролен уйнарга теләсә, Казанга Русия тарафлы кырымтатарларны да чакырырга кирәк иде, әмма моны эшләүне кирәк санамадылар», – ди ул.

Шулай итеп, Мәскәүдәге империалистик даирәләрне яклаучы Сөләйманов вазгыятьне үзенчә анализлап, Русия хакимиятен Мәҗлес урынына башка кырымтатар оешмалары белән хезмәттәшлеккә өнди.

Озак та үтмәс, шушы ук Сөләйманов, татар мөселманнары радикальләшә, Татарстанда ваһһабчылар хәрби лагерьлар булдыра, дигән сүзләрен кырымтатарларга карата да куллана башлар, ә Силантьев Русия мөселманнарына әйткән «ошамаса, китегез!» дигән тәкъдимнәрен кырымтатарларга да юнәлтер. Билгеле булганча, моннан берничә ел элек «Известия» газетасына биргән әңгәмәсендә ул: «Православлар белән тыныч кына яшәргә теләмәүче алар белән яшәвен туктата, дигән принципка кайту бик мәгъкуль булыр иде. Бары шундый караш кына чын һәм тыныч мультикультурализмга китерә ала. Русиядә ошамый икән, (Госманлы) солтан янына китегез!» – дип белдерде.

Инде бүгенге көндә Русиядә яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарлар Силантьев кебекләр тарафыннан шундый сүзләр яңгыраячагын алдан ук чамалап һәм «Китегез!» дигән сүзләрне ишеткәнче, бөтенләй килеп тормау яхшырак булыр, дип, Русиягә керүгә аяк терәп каршы тора.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Казан Башкортстандагы президент сайлавына тыкшынуда гаепләнә

«БизнесOnline» электрон газетасында Казан федераль университеты галиме Азат Ахуновның мәкаләсе чыккан иде. Анда галим Башкортстан җитәкчесе булырга дәгъва итүче элекке премьер Раил Сарбаевның җиңү мөмкинлеге аз булуын әйтә. Халыкның аңа аз тавыш бирәчәге Мортаза Рәхимовка «тагылып килгән койрыкка бәйле» булуы белән аңлатыла.

Хәзер Башкортстандагы кайбер бәйсез интернет сәхифәләр әлеге фикерләрне утка тота. Мәсәлән, «МәйданРБ» сәхифәсе моны Башкортстан хөкүмәте кушуы буенча, Сарбаев хакында тискәре фикер тудыру өчен язылган, дип саный. Мәкаләне яздыруда арадашчы булып Рамил Бигнов тора. Икенчедән, Хәмитов Татарстан җитәкчелеге өчен мөһим. Чөнки ул – татар милләтеннән. Хәмитов урынында утырганда, Татарстанның милли сәясәтен Башкортстанда үткәрү җиңел, дигән фикер бар.

Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов алда торган президент сайлау уңаеннан «Независимая Газета»га әңгәмәсендә сайлауның гадел үтмәячәгенә борчыла. «Миңа дистәгә якын район хакимияте җитәкчесе шалтыратып, басым булуын хәбәр итте. Аларга Башкортстан җитәкчесе хакимияте ничек тавыш бирергә күрсәтмә биргән, тиешле тавыш җыя алмасалар, эшләреннән алырга ышандырганнар. Хакимият бу күрсәтмәне үти ала, ләкин халык барысын да күрә һәм аңлый. Раил Сарбаев – тәҗрибәле җитәкче. Аның биографиясе Рөстәм Миңнехановныкына да охшаган», – ди Рәхимов.

Танылган этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков «Азатлык»ка «БизнесOnline» газетасына ябырылу һәм Мортаза Рәхимовның «Незвисимая Газета»га биргән әңгәмәләрендә бер параллель күрүен әйтте. «Сайлаулар узган саен, Башкортстанда татар факторы искә төшә. Башкортларның бәйсез интернет сәхифәләре, Сарбаевны башкорт халкы яклаган очракта, аның җиңә алмасын аңлаганга, татарларны да искә төшерә. Хәтта кайбер сәхифәләр аның нәселендә татарлар булуын, Сарбаевның татар теле статусына да уңай каравын хәбәр иттеләр. 2003нче елда татар теленә статус бирергә ышандырып алдаган Мортаза Рәхимовның бу әңгәмәсендә Сарбаевны Миңнеханов белән чагыштыруы да татар халкының күңелен яулау өчен эшләнә. Ягъни миллионнан артык татар тавышы исәп-хисап, урысча әйткәндә, «разменная монета»га әйләнә. Татар иҗтимагый үзәге тел статусы ышандырган намзәтне якларга карар чыгарды. Мондый вазгыятьтә Хәмитов та, татарларның республикада тоткан урынын һәм санын аңлап, милли сәясәт үткәргәндә, тиешле нәтиҗәләр чыгарыр дип өмет итик», – ди Илдар Габдрәфыйков.

Мөнир ВАФИН.

Татар оешмалары Мединскийның эштән китүен таләп итәргә җыена

Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында РФ мәдәният министры Владимир Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, рус теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдерде. 3нче июльдә үткән утырышта ул Путиннан, Русия Мәгариф министрлыгы махсус күрсәтмә әзерләсен, дип тә сорады. Мединский фикеренчә, мәктәпләрдә рус теле файдасына чит телләрне укытуны да киметергә кирәк.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт оешмаларының чираттагы утырышында бу сүзләре өчен Мединскийны эштән алу таләбе белән мөрәҗәгать кабул итәчәкләрен һәм аны Путинга җибәрәчәкләрен белдерде. «Аның рус шовинисты икәнлеге әллә каян күренеп тора», – ди Нуриәхмәт.

Бу фикерне Татар халкының милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова да куатли. «Безнең республикада татар теле дәүләт теле булганга, аларның эчләре бигрәк тә яна. Теге яктан да, бу яктан да килеп карыйлар, мондагы урысларны да котырталар. Хәзер дәүләт исеменнән, чит телләргә каршы дигән булып, милли телләрне дә себереп түгәргә уйлыйлар. Тел бетсә, милләт тә бетә. Алар аны бик яхшы белә. Бүген аны министр авызыннан әйттерәләр, иртәгә Русия Президенты үзе әйтергә мөмкин», – ди Бәйрәмова.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, рус теленә генә өстенлекләр бирелсә, милләтара киеренкенлек артырга мөмкин, ди. «Русия Президенты Владимир Путин әле күптән түгел генә милләтара мәсьәләләрнең бүген иң мөһим мәсьәлә икәнлеген әйтте. Рус теле дәресләрен арттырып, мисал өчен, безнең республикада татар теле дәресләре саны киметелсә, бу Путин сүзләренә каршы килү булачак һәм милләтара кискенлеккә китерергә мөмкин», – ди ул.

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Гыйльметдинов та, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та Владимир Мединскийның бу сүзләренә карата фикер белдермәде.

Наил АЛАН.

«Кырым Русиядә булганда, анда беркайчан да кайтмаячакбыз»

Кырымда яшәүче Руслан, аннексиядән соң башланган эзәрлекләү һәм басымга чыдамыйча, Польшага күчеп киткән. Гаиләсе белән шунда качаклар лагерендә яшәгән яшь ир үзен рухи, дини һәм хокукый яктан ирекле хис итә, әмма балаларының киләчәге өчен борчыла.

Аның тыныч тавышыннан бу кешенең бер дә күп михнәтләр күреп, качаклар лагерена барып урнашуын, өч баласы һәм әле 40 көне дә тулмаган яшь сабые язмышы өчен көне-төне борчылуын күз алдына китереп булмый. Руслан, хәзер барысын да сөйлим, дип, җиләк җыйган җирдән «Азатлык»ка үзенең соңгы айлардагы тормышы турында бәян итте. Хатыны, мәктәп яшендәге ике кызы һәм 20 яшьлек улы белән Кырымнан 31нче мартта чыгып киткән алар.

«Без – дин тоткан актив мөселманнар. Татарстанда мөселманнар эзәрлекләнүгә протест белдереп чыктык, Чечня сугышлары вакытында урам җыеннары уздыра идек, Сүриядәге хәлләргә битараф кала алмадык. Шулар өчен элек Кырым Украинаныкы булганда да иминлек көчләре күзәтүендә идек. Ләкин аннексиядән соң басым тагын да көчәйде. Билгесез кешеләр шалтыратып, балаларыма яный башлады. Өй каршына көн саен кара тәрәзәле машина килеп туктый иде. Өйләребезне тамгалап киттеләр. Мәктәптә кызларыма көн күрсәтми башладылар, алар икесе дә яулыклы. Килеп төрткәләп китү, мыскыллау сүзләре күп булды. Берсенең 18нче мартта туган көне, шул көнне җибәрмәдем инде мин аларны мәктәпкә», – дип башлады сүзен Руслан.

Гаилә Львовка китәргә булган. Кырым чиге буенда поездны тикшерү өчен туктаткач, аларның купесына ярым сербча, ярым урысча сөйләшкән исерек кешеләр килеп кергән. «Безне шул Львов поездында эшләүче ике озатып баручы ханым (проводница) гына саклап калды. Улым Акмәчеттә журналистика факультетында укый. Ул берничә ай элек кенә, Төркиягә укырга барам, дип, чит ил паспорты ясатып өлгергән иде. Аңа тимәделәр. Без Украинаның эчке паспортлары белән чыгып бара идек. Хатынны карамадылар да, мине поезддан төшерергә маташтылар. Поездда эшләүче шул ике украин хатыны шау-шу күтәрде, башка вагоннарда эшләүчеләрне чакырды. Ходайның рәхмәте, теге кешеләр вагоннан кем беләндер киңәшләшергә дип чыккач, поезд кузгалып китте», – дип дәвам итте Руслан.

Бу хәлдән соң гаилә киңәшләшкән дә, Львовта калмыйча, юлны Польшага кадәр дәвам итәргә карар кылган. Аларга: «Сезне Польшага кертмәячәкләр», – диючеләр дә булган. «Төне буе Польша чиге буенда көткәннән соң, безне башта «Дебак» үзәгенә китерделәр. Ул – качакларны вакытлыча кабул итү өчен оештырылган бер урын. Анда бер төн кунганнан соң, илнең берничә качак үзәгеннән теләгәнне сайлау мөмкинлеген бирделәр. Хәзер менә без «Червонный бор» (Czerwony Bór) качаклар лагерендә», – дип сөйли гаилә башлыгы.

Русланнар яшәгән качаклар үзәгенә иң якын Замбров шәһәре 12 чакрымда урнашкан. Ике арада автобуслар да йөрми, табиблар да ерак. Әмма гаилә урман уртасында урнашкан бу кечкенә авылдагы үзәкне сайлаган, чөнки биредә генә көндәлек ашау-эчүне акчалата бирәләр. Хәләлне генә ашаган гаилә, шулай яхшырак булыр, дип уйлаган. «Ашау-эчүгә бирелгән акча бик аз, ләкин башка әйбергә тотасы юк, җиткерәбез. Без килгәч тә, ике автобус гуманитар ярдәм килде. Анда кием-салым, бөтен кирәк әйберләр, озак саклана торган ашамлыклар бар иде», – ди Руслан.

​Ярдәмне Польшада сыену сораган утызлап кырымтатар гаиләсенә халыкара «Солидарность» фонды җыйган. Әлеге фондка нигез салучыларның берсе булган танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, элекке тышкы эшләр министры урынбасары Криштоф Штановский 3нче июнь көнне Мостафа Җәмилевкә Польшаның Нобель бүләген тапшыру тантанасында катнашкан иде. Руслан яшәгән качаклар үзәге татарлар яшәгән Белосток шәһәреннән дә 70 кенә чакрым ераклыкта, әмма алар белән Руслан әле элемтәгә кермәгән.

Руслан үзе Үзбәкстанда туган. Өч баласының ватаны Кырымда, ә менә дүртенче баласы янә читтә туган. «Салихны беренче булып кулыма мин алдым, табиблар килеп өлгермәде. Хатынның хәле начараеп китеп, ике тапкыр ашыгыч ярдәм чакырттык. Бала табу көнен гел кичектерделәр. Ашыгыч ярдәм ерактан килеп йөргәнгә, безне бик ачуландылар. Шуңа күрә, тагын шулай булгач, хатыным, оялып, чакыртмый тор әле, бәлки, үтеп китәр бу юлы да, диде. Шуннан озак та үтми улыбыз да туды, әлһәмдүлиллаһ. Табиблар, соңрак килеп җитеп, кирәкле эшләрен эшләде. Бу очракны белгәч, яныма поляк журналистлары килеп, ул турыда язып та чыкты. Табиблар безне чеченнар дип уйлаган. Чечен качаклары элек тә күп булган монда, хәзер дә. Ул табибларга шелтә генә белдереп калдырсалар ярар иде, дип теләп утырам. Эшләреннән алмасалар гына ярар иде, алар да арый торгандыр инде», – дип сөйләде Руслан.

Калганына алар шөкер итеп яши. Лагерьда эшләүчеләр татарларга карата яхшы мөнәсәбәттә. Русланнар белән бергә биредә тагын ике кырымтатар гаиләсе бар. «Безнең белән бер вакытта килүчеләрнең кайберләренә качак статусы бирмәгәннәр. Менә шул шомландыра. Алар аппеляциягә биргәннәр, әмма өмет бик юк. Минем Кырымда өч бүлмәле фатирым, 9 сутый бакчам, эшем калды. Өемне әти-әниләрем карап тора әлегә, ләкин аларга шалтыраткан саен, күңелем төшә. Аларның да китәселәре килә. Картайган көннәрендә янә ватаннарыннан китәргә мәҗбүр итәләр», – ди Руслан.

Соңгы елларда ул үз кәсебен башлап җибәргән булган. Базарда тәмләткечләр саткан. Ашарга пешерергә яратканга, тәмләткеч сатуда да күңелен биреп эшләгән. Русланның карары катгый: «Депортациядән кайтканнан бирле халкыбыз үз җиренә үзе хуҗа булып яши алмады. Кырымда «урыс түгел» дигән бүленеш һәрвакыт булды. Шуңа күрә минем Украинага да кайтасым килми. Анда да нинди генә хакимият килсә дә, кырымтатарларга караш начар булыр, дип уйлыйм. Кырым Русиядә булганда инде әйтеп торасы да юк».

Бүген Руслан уразада. Авыз ачарга дип, урманнан җиләкләр дә җыеп кергән. Иң якыннары үзенең янында булганга, күңеле тыныч. «Ходайдан дөрес юлны күрсәтүен сорап, көн саен догада без», – ди ул.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии