«Туганда балам зәп-зәңгәр иде»

«Туганда балам зәп-зәңгәр иде»

Нишләр иде икән кеше, әгәр күңелендә өмет һәм ышаныч яшәмәсә? Сәламәт кешенең өмет-ышанычлары төрле булырга мөмкин: югары үрләр яуларга, матур гаилә корырга, муллыкта яшәргә. Ә авыру кеше һәм аның якыннары бер генә өмет белән яши – сәламәтләнү. Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә һәм Радик Шәймөхәммәтовларның да ике яшьлек кызлары Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яшәгән көннәре. Яшь гаилә әле аякка да басып бетмәгән, ә инде шундый зур сынаулар әзерләп куйган аларга язмыш. Беренче балалары табиблар хатасы аркасында гарип калган аларның.

– Ирем белән озак очрашып йөрмәдек без, бик яратышып ике ай дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Шулай ук тиз генә авырга уздым, кызым Ралинәне әйбәт кенә күтәрдем, йөклелек чоры да, анализ нәтиҗәләре дә – барысы да әйбәт булды. Табар вакытым якынлашканда, көмәнемне саклау өчен, больницага яткырдылар, – дип, моннан ике ел элек булган хәлләрне сөйли Ләйлә. – Авырымны да УЗИдан Балтачта гына карадылар. Тулгак башлангач, табарга алып киттеләр. УЗИда тиешенчә карамаганнардыр инде – баланың муенына кендек бавының биш мәртәбә уралганын күрмәгәннәр, шунлыктан кесарев кисеме ясамадылар, үзлегемнән таптыра башладылар. Кендек чорналган булгач, бала буылды, кысылды, башына кислород бармагач, баш миенең күзәнәкләре дә үлгән. Бик авыр булды, бала зәп-зәңгәр иде, ул тууга, бер сәгатьтән Казаннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы да килеп җитте. Гаеп үзләрендә булганга күрә шулай тиз чакырткан булганнардыр инде. Машина килгәнче, хирурглар баланың борынына кислород тоташтырып кына исән килеш саклап тора алдылар, ә «Ашыгыч ярдәм» килгәч, шунда ук Казанга ДРКБга алып киттеләр.

Табиблар Шәймөхәммәтовларны алдан ук кисәткән: «Казанга барып җитеп булмаячак, сабый юлда үләчәк». Тик кызчыкның гомере һәм ашыйсы ризыгы бетмәгән булган, күрәсең, табибларның юраганы юш килмәгән. Ралинаны реанимация бүлегенә урнаштырганнар. Өч тәүлек буена бернинди үзгәреш күренмәгән – хәрәкәтсез һәм үзлегеннән сулый алмыйча яткан. Бары тик нәни йөрәге генә яшәү өчен көрәш алып барган. Уңай якка үзгәреш булмагач, әтисе Радик Шәймөхәммәтовны чакырып китереп, кызларын укол ясап, өч көнлек комага җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Болай эшләгәндә, сабыйның организмы ял итеп, яңадан «уянырга» тиеш булган.

– Дөньяга әле генә китергән баламны тотып та карый алмадым бит. Аны Казанга алып киткәч, нинди генә уйлар килмәде башыма. Көчле стресс кичердем, еламаган бер минутым да булмады. Табибларга шалтыратып кызыбызның хәлен сорашкан арада да, йөрәк табан астына төшеп китәргә әзер тора иде. Комага җибәреп караганнан соң, Ралинәнең организмы әкренләп тернәкләнә башлады – ике атна дигәндә, үзлегеннән суларга өйрәнде, – дип сөйли Ләйлә.

Күкрәгендә сөте бетмәсен өчен дип һәм кайчан да булса баласын үз кулларына тотып ашатачагына өметләнеп, ана кеше сөтен савып торган. Кызларының яшәп китәчәгенә ышанган алар. Һәр төнне диярлек бер үк төш күргәннәр: менә Ралинә, кечкенә тәпиләре белән атлап, капкадан керә. Яки бакчада ямь-яшел булып бәпкә үлән үсә…

Үзлегеннән сулый башласа да, тәне хәрәкәтләнергә ашыкмаган баланың, йә кулын, йә аягын сирәк кенә тарткалап алуын исәпләмәгәндә, кымшанырга ашыкмаган ул.

– Кендеккә чорналудан буылып тугач, аның ике күзе дә тоташ шеш иде. Бер ай үткәч кенә бу шешләр акрынлап кими башлады, – дип аңлата Ләйлә Шәймөхәммәтова, – 35 көн буе больницада ятканнан соң авылга кайтып киттек. Әле бу вакытта да күзләре шешенке һәм кылый иде аның. Сөтне үзлегеннән эчә алмады, ашказанына зонд тоташтырдылар, шуңа шприц ялгап кына эчерттем сөтемне дә. Ул вакытларда миңа бик авыр булды. Көтеп алган беренче бала бит ул – әтисенең копиясе. Шундый ук озын керфекле, кап-кара күзле… Мин аның белән авырлы вакытта, «Ирең дә, үзең дә бик чибәр, балагызга күз тияр инде сезнең», – дип әйтәләр иде, Чынлап та, күз тигән, күрәсең…

Баштагы вакытта башыннан кичкәннәрне сүз белән генә дә аңлатып бетерә алмый ана кеше. Кеше баласын үзенеке белән чагыштырганнан соң, түзә алмыйча елый торган булган ул.

– Нишләп елыйсың, исән генә булсын. Нинди булса да, үзебезнеке бит, барыбер яратабыз бит без аны, дип, ирем тынычландыра иде. Бераздан акрынлап кына имәргә өйрәттем. Ике чәй кашыгы сөтне шешәгә салып, шуны берешәр сәгать ашата идем. Шешәне авызына каптырып куйгач, сөтне йотмыйча, авызында җыеп тора иде. Әкренләп имә башлап, кашыктан ашарга күнекте. Җиңел булмады, билгеле, йота белмәгәч, тончыгыплар бетә иде бала. Курка-курка гына булса да, барыбер тырыштым, нәтиҗәсе булганны сабыр гына көттем, – ди әңгәмәдәшем.

Ралинәгә өч ай тулганнан соң, массажларга йөртә башлаганнар. Акрынлап, алга китеш тә сизелгән – кызның күзләре тураеп, йөзе сәламәт балаларныкына охшап калган. Ике ай саен шушындый процедуралар ала торгач, бер яшендә утырырга өйрәнгән, аз гына булса да, башын тотарга гадәтләнгән.

– Без моңа кадәр бушлай хезмәт күрсәтә торган тернәкләндерү үзәкләренә йөри идек. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип караучылар аз түгел – массажны да ярты сәгать кенә ясыйлар да, шуның белән вәссәлам. Инде алга таба болай дәвам итеп булмаячагын аңлап, Казанда түләүле шәхси үзәк таптык, әлегә шунда дәваланабыз. Ун көнлек савыктыру процедуралары 45 мең сумга төште. Бу чыгымнарны баланың инвалидлык өчен килә торган пенсияләрен җыеп барып капладык. Кызыбызның башын бер сәгать буе тикшергәннән соң, табиблар: «Баш миендә бернинди тайпылыш юк, баланың киләчәге сезнең кулларда. Кызыгызны кеше итәсегез килсә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә һәм дәвалану курслары алырга кирәк», – дип әйттеләр.

Ата-ана өчен мондый хәбәрне ишетү бик куанычлы булган, тик икенче яктан караганда, алар хәзер кайдан акча алырга дип баш вата, чөнки сентябрь аенда булырга тиешле дәвалану курслары өчен табиблар 100 мең сум акча сораган. Гаиләләрендә бер яшьлек кечкенә кызлары Айгизәне дә тәрбияләгән Шәймөхәммәтовлар моның кадәр сумманы ялгызлары гына күтәрә алмый. Гаиләдә төп туендыручы – ата кеше, ә Ләйлә әлегә кечкенә кызлары белән өйдә утырырга мәҗбүр.

– Ике ай саен 100 мең сум табып булмый шул, ә дәвалануларның күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Без дәвалануларның нәтиҗәсен чынлап та бик сизәбез, элек гәүдәсе мамык шикелле иде, ә хәзер азмы-күпме аны тота ала. «Безнең гәҗит» укучыларыннан да балабызны савыктырырга ярдәм итүләрен сорыйсыбыз килгән иде. Бәлки кемнәрдер безнең язмышка битараф калмас, Ралинәгә аз гына суммадагы акча да бик булышыр иде, – ди ана кеше Ләйлә Шәймөхәммәтова.

Кечкенә Ралинәнең аякка басуы өмет кенә түгел, чынбарлык та булсын иде. Сәламәт бала үстерүгә һәм баласының куанычын күреп яшәргә Шәймөхәммәтовлар да лаеклыдыр.

Ралинәнең әнисе Шәймөхәммәтова Ләйлә Хәйретдин кызы исеменә ачылган карта һәм счетның номерлары: 4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)

Сберкнижка: 42307.810.3.6200.0298015

Телефон: 89372908358

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии