Искәндәр Ясәвиев: «Шөрепләрне кысу эчке басымны арттыра»

Искәндәр Ясәвиев: «Шөрепләрне кысу эчке басымны арттыра»

Ялгызы пикетка чыккан өчен мәхкәмә каршына басачак Искәндәр Ясәвиев протестларны тыю халык ризасызлыгын арттырачак кына, дип исәпли.
Русиядәге ятим балаларга АКШ гаиләләрендә үсүне тыючы канун президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган көнне КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиевне һәм Эльвира Дмитриеваны протест чаралары үткәрү канунын бозуда гаепләп полициягә протокол төзергә чакырдылар. Ясәвиев, Дмитриева һәм Зарина Таскаева, ятимнәргә Америкага китүне тыю канунына ризасызлык белдереп, 26 декабрь көнне ялгыз пикетлар үткәргән иде. Алар «Дәүләт Думасын таратуны таләп итәм», «Русиядә моннан да оятсызрак канун булганы юк иде», «АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага алуны тыю – оятсызлык» дигән шигарьләр язылган плакатлар белән Русия Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсе урнашкан бина янында бер-беренә кимендә илле метр ара калдырып басып торды.
Искәндәр Ясәвиев урам чарасын алдан хәбәр итмичә үткәрүдә гаепләнсә, Эльвира Дмитриевага урам чарасында катнашу кагыйдәсен бозу гаепләве белдерелә.
Искәндәр Ясәвиев үзенә белдерелгән гаепләү белән килешми.
– «Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турындагы» федераль канун нигезендә ялгыз пикет үткәрү өчен алдан хәбәр итеп тору кирәк түгел, – дип белдерде ул «Азатлык» радиосына. Мондый урам чаралары үткәрү тәртибен билгеләүче, узган ел ахырында гына чыгарылган Татарстан кануны ул чакта әле гамәлгә кермәгән иде.
Ясәвиев, без бер-беребездән кимендә 50 метр ара калдырып, ялгыз пикетлар үткәрдек, дип тәкърарласа, полиция алар уртак протест чарасы оештырды һәм бу ялгыз пикет буларак карала алмый, дигән фикердә.
Хөкемдар аларны уртак протест чарасы үткәрүдә гаепләүче карар чыгарган очракта, Ясәвиевкә 20-35 мең сум штраф яки берничә дистә сәгать мәҗбүри эш, Дмитриевага 10-20 мең сум штраф яки берничә дистә сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирелә ала. Пикетка чыгучыларның өченчесе Зарина Таскаевага да Дмитриевага бирелгән җәза бирелергә мөмкин.
Искәндәр Ясәвиев «Азатлык» радиосына:
– Мондый җәзалау, репрессияләү чаралары нәкъ кире нәтиҗәгә китерәчәк. Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Бу протест чараларын кануни кысалардан читкә чыгара. Мондый полиция чаралары халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк. Хакимиятнең тиешсез чаралары протестларны арттыра гына һәм протестлар моңарчы күзәтелгәннән көчлерәк кенә булачак. Шөрепләрне кысу системадагы эчке басымны арттырачак кына, – дип белдерде.
Наиф АКМАЛ.

Керәшен яшьләре чиркәүгә тартыла

Керәшеннәр Раштуа бәйрәм итә. Бәйрәм чаралары 7 гыйнварга каршы төндә башланып 19 гыйнварга – Качманнар көненә кадәр дәвам итә.
Татарстанның Лаеш районының Ташкирмән авылында Раштуа бәйрәме быел үзенчәлекле. Шушы авылның «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе, мәдәният хезмәткәре Валентина Казанбаева «Азатлык»ка Раштуа бәйрәме үзенчәлекләре турында сөйләде.
– Валентина, сезнең авылда ничә өй бар?
– 290га якын инде хәзер, төгәл генә әйтә алмыйм.
– Авыл үсүгә таба барамы? Яшьләр өй саламы?
– Аллага шөкер! Үзебезнең аерым яшьләр урамы бар. Анда 20дән дә артык өй. Эш булмаганга бер-ике ел гына яшьләр авылдан китә башлады. Балык заводы булганга, яшьләр барысы да авылда кала иде.
– Авылда халыкның кәефе ничек, Раштуага ничек әзерләнәләр?
– 6 гыйнварда төннән үк чиркәүгә чыгабыз, гыйбадәтне башыннан ахырына кадәр тыңлыйбыз. 7 гыйнвар көнне балалар иртәнге яктан өйдән-өйгә йөреп акча җыя. «Славут, славут», – дип үзебезнең йолаларны үтибез. 8 гыйнвар көнне безнең чиркәү ачылганга бер ел тулды, шул уңайдан рухани (духовный) хор килде. Клубта җыелышып авыл халкы белән зур-зур өстәлләр корып, концерт тыңлап, бәйрәм кичәсе үткәрдек.
– Гыйбадәткә кемнәр күбрәк йөри?
– Яшьләр күбрәк йөри. Әле чиркәвебез эшләмәгән чакта да, гыйбадәт булмаганда да Раштуада, Олы көнне шәм куяр өчен генә дип, башка чиркәүләргә бардылар.
– Сез чиркәү ачылганга бер ел тулды дип әйттегез. Бу яңа чиркәүме, әллә төзекләндерелдеме?
– Төзекләндерелгәннән соң узган ел 24 декабрьдә ачылган иде ул. Иске чиркәү иде ул безнең. Аны 2007 елда ачып караганнар иде, әмма газына, утына түләргә бик күп кирәк булгач, ул тарихи бина булганлыктан, шәхси кешегә бирелмәгәнлектән, халык үзе генә тарта алмады. Хәзер ул көн саен ачык. Яңа ел төнендә дә кичке 10нан 12гә кадәр гыйбадәт барды. Бик табынган кешеләр Яңа елны телевизор каршында түгел, ә чиркәүдә каршылады.
– Төзекләндергәндә чыгымнарны кем күтәрде? Халыкмы?
– Безнең меценат бар. Ул – Андрей Дашин, эшмәкәр.
– Сезнең үзегезнең дә халык иҗатын бүгенгә кадәр саклап килүче «Сүрәкә» ансамбле бар. Ансамбльнең хәлләре ничек?
– Аллага шөкер, эшләп ятабыз. Менә үзем шикелле алты-җиде урта буын хатын-кыз бу ансамбльнең үзәге дип әйтер идем.
– Сез дини бәйрәмнәрдә халык алдында чыгыш ясыйсызмы?
– Чиркәүдә чыгыш ясарга ярамый дигән сүз юк. Безнең җырлар Казан ханлыгы чорыннан ук. Андый җырлар чиркәүдә җырланмый. Безнең авылның изге җире бар, ул «Кала башы» дип атала. Шунда җырлана торган җырларыбыз бар. Алар: «Чи камыш», «Мәрьям» һәм башкалар. Ә менә 8 гыйнвар көнне бәйрәмдә без үзебезнең фольклор ансамбле белән халыкка үзебезнең җырларыбызны башкардык! Без, ни генә булмасын, елына бер тапкыр халык алдында үзебезнең хисап концертын күрсәтәбез.
– Сез Раштуаның икенче көнендә балалар акча җыя дидегез. Моның нигезендә нәрсә ята?
– Бу электән килгән гадәт. Бу йола вакытында нигезгә теләкләр, анда яшәүчеләргә исәнлек-саулык та телиләр. Балаларга биргән акчаны савап дип әйтәләр. Сәдака шикелле савап була инде ул. Үзеңнең гаиләңә тынычлык, сәламәтлек теләп бирелә ул акча. Кайберәүләр, фәлән эшне эшләсәм, бирер идем, дип нәзер дә әйтеп куя. Бөтен җирдә дә булган ул. Балалар килгәч: «Сандыкларыгызны ачыгыз, акчаларыгызны чыгарыгыз», – дип әйтәләр. Ә әбисе булган кешеләр «Иман» укый инде. Әнием әйтә: «Без кечерәк булган чакта алар кереп тәре янына килеп, синең гаиләңә «Иман» укыйлар иде», – ди.
– Раштуага Ташкирмән халкы махсус ризыклар пешерәме?
– Бөтен ризыкны да пешерә инде хәзер. Мин баскыч пешерә торган көн бар икәнен беләм. Ул башка вакытта, тәңре күккә менгән көн була. Раштуада исә кунак табыны әзерләнә. Камыр ризыгы, һичшиксез, булырга тиеш.
Наил АЛАН.

Русиядә диплом эшләре дә, докторлык дәрәҗәсе дә сатыла

Русиядәге игъланнарга, интернеттагы тәкъдимнәргә күз салсаң, укымыйча да югары уку йорты дипломы алып чыгарга, хәтта диссертация язмыйча да докторлык дәрәҗәсенә күтәрелергә, академик булырга мөмкин. Моның өчен акчаң булу җитә. Югары уку йортында курс эшләре 1,5 мең сумнан башланса, докторлык дәрәҗәсе кимендә 40 мең доллар тора. Белгечләр, Русиядә белем бирү сыйфаты төшкәннән-төшә генә бара, дип белдерә.
Интернетта эзләү сәхифәсенә кереп «диплом һәм курс эшләре» дип язуга ук әллә никадәр тәкъдим килеп чыга. Араларыннан берсе «Татар теленнән, әдәбиятыннан, тарих фәненнән реферат, курс, диплом эшләре язам. Текст җыям», – дип үзен тәкъдим итә. Үзе турында интернетта бөтенесен дә ачык итеп күрсәтә. Әлеге ханым исем-фамилиясен дә, Казан шәһәренең Совет районында яшәвен дә, 1996-2001 елда Казан педагогия институтында укуын да, Казан шәһәренең 20нче гимназиясендә эшләгәнлеген дә яшермәгән. Элемтәгә керү өчен телефонын да күрсәткән. Азатлык радиосы (диплом эше яздырырга теләүче буларак) әлеге ханым белән сөйләште.
– Сезнең диплом эшләре кыйммәт торамы?
– Темасына һәм фәненә карап.
– Татар филологиясеннән, бүгенге татар поэзиясенә кагылышлы диплом эше күпмегә чыгачак?
– 10 мең сум.
– Күпме вакытта әзер була?
– Якынча бер айда. Әле менә күптән түгел генә психологиядән булган диплом эшен өч атнада яздым. Ике атнада өлгермәм кебек.
– Әгәр без бик ашыгыч, ике атна эчендә кирәк дисәк?
– Ул вакытта ике атнада эшлибез инде. Бәясе 12 мең сум булачак. Минем ирем дә филфак бетергән, ул татар теле укыта. Ул вакытта без аның белән бергә тиз-тиз эшләячәкбез. Ике атнада эшләп бетерәбез.
– Сезгә теманы гына бирәсеме?
– Әйе, безгә тема гына кирәк. Кайбер укытучылар нәрсә турында язылырга тиешлеген дә, нинди бүлекләр булуын да әйтә. Читтән торып укучыларга, гадәттә, тема гына бирәләр. Менә мин яңа гына психологларга яздым, әмма аларга таләпләр бирелмәгән иде. Мин язган кисәкне интернет аша җибәрә тордым һәм укытучылары тикшерә барды. Кайберәүләр ярты бәясен түләп миннән диплом эшенең караламасын алып китә һәм калган яртысын дипломын яклагач түли. Андый вариант та мөмкин.
– Сез язган эшләр кире кагылмый инде име?
– Начар якланганы юк. Күп әйбер сезнең яклавыгыздан тора. Бирелгән өч минут эчендә ышандырырлык итеп яклап чыксагыз, була. Менә әйтәм бит, әле генә психологиядән яздык. «5»ле булды. Дүртлегә биргәннәрен хәтерләмим.
– Сезнең татар филологиясеннән язу тәҗрибәсе зур димәк?
– Бар, бар. Без күп яздык инде. Без филология, татар теле, психология һәм тарих фәннәреннән язабыз.
Әлеге ханымның тел төбеннән аңлашылганча, диплом, курс эше яздыручыларга кытлык юк. Моны Казан федераль университетында татар теле, әдәбияты һәм тарихы белгечлеге алучы, дүртенче курста укучы Ания Гыймадетдинова дәлилли.
– Бүген студентларның яртысы үзе яза, ә калган яртысы кемгәдер яздыра. Мин күп студентларның курс, диплом эшләрен сатып алганнарын беләм. Аларның китапханәдә утырырга да, диплом эшләрен үзләре язарга да мөмкинлекләре бар, әмма вакытларын башка әйбергә исраф итәләр. Йә «Вконтакте» сайтында утыралар, йә эшлиләр, – ди Гыймадетдинова.
Аның сүзләренчә, студентлар курс, диплом эшләре кыйбат дип зарлана. Курс эшләре хәзер 1500 сумнан башлана.
Казан федераль университеты галиме, филология фәннәре докторы Тәлгать Галиуллин диплом һәм курс эшләрен сирәк кенә булса да сатып алу очраклары булганын кире какмый. Әмма бу бизнес турындагы сүзләр «нык күпертелгән» дип бәяли.
– Берничә кешенең диплом эшләре, курс эшләре язып бирәм диюе – бер пычрак сыерның бөтен көтүне буяп йөрүе кебек. Мин үзем, мәсәлән, татар факультетларында андый хәлнең булуын белмим. Бу әйбер безнең фәнгә карата беркадәр арттырылган. Чөнки безнең фән локаль, ул үз телебезгә һәм әдәбиятыбызга карый. Миңа калса, бу тәкъдимнәр интернетта да һәм башка җирдә дә арттырылган, – диде Галиуллин.
Наил АЛАН.

Комментарии