- 09.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Яңа ел ялыннан соң Казанның Гвардия урамында төшерелгән фото бу. Башка урамнарда да шул ук хәл – интернетта таралган фотолар шул хакта сөйли. Социологлар өчен файдалы фотолар: кайсы йорт халкының күпме ашаганын, нәрсә ашаганын һәм ялларда ни белән шөгыльләнгәнен белеп була бит аларга карап, халыкны сораштырып йөрисе дә юк. Калганнар өчен бер дә күңелле күренеш түгел, билгеле. «Чүп түгү белән проблемалар булмаячак», – дип ышандырган Казан мэры Илсур Метшинны да бер дә бизәми бу.
Әле тиздән чыршылар да аунап ята башлаячак. Ишек төбенә генә чыгарып атарга теләмәүчеләр өчен, Казанда ике җирдә чыршы ташлау өчен махсус контейнерлар куела, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Берсе – Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча урнашкан «Идел буе экология компаниясе» офисы янында, икенчесе – Җиңү Проспекты, 141нче йорт адресы буенча сәүдә үзәге янында. Бу пунктларда чыршыларны 31нче гыйнварга кадәр кабул итәләр.

Комментарии