- 09.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
АКШ галимнәре (National Institute of Health) смартфон, планшетларның балалар сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында зур күләмле тикшеренү уздыра. Тикшеренүдә 9-10 яшьлек унбер меңләп бала катнашкан. Хәзергә дүрт мең ярым баланың тикшеренүе анализланган. Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, әлеге җиһазларны 7 сәгатьтән дә ким кулланмаган балаларның баш мие кабыгы нәзегәюе күзәтелгән. Әлеге үзгәрешләр баланың хәтере, сөйләменә, аңына йогынты ясавы ихтимал.
Бүгенге көндә балалар сәламәтлегенә смартфон, планшетлар нинди йогынты ясарга мөмкин һәм аны ничә яшьтән куллану киңәш ителә? Бу хакта Татарстанның Буа шәһәрендә табиб-терапевт булып эшләүче Әлфия Маликова белән сөйләштек.
– Балалар сәламәтлегенә смартфон, планшетлар, телевизор нинди йогынты ясарга мөмкин һәм кайсы органнарга тәэсире аеруча көчле була?
– Беренче чиратта күз күременә. Мисал өчен, бала телевизор караганда бер ноктага карап тора, күз алмалары хәрәкәтсез кала, әлбәттә, күз мускуллары көчсезләнә һәм миопия (ерактан начар күрү) барлыкка килә. Аннан соң, әлеге җиһазларны кулланганда, бала хәрәкәтсез, күп очракта әле ул дөрес итеп тә утырмый һәм хәрәкәт аз булу нәтиҗәсендә тәннең таяну-хәрәкәтләнү аппаратына зыян килә. Нерв системасына аеруча йогынты була, чөнки баланың баш мие, әйтик, мультфильмнардагы кебек бик якты, тиз алмашынып торучы күренешләрне карауга яраклаштырылмаган, шуңа күрә баш миенә дә зыян килә ала. Андый якты рәсемнәрне баш мие бераз агрессив кабул итә һәм бала, мәсәлән, аларны йокы алдыннан караса, куркыныч төшләр күрергә мөмкин. Хәтта өлкәннәргә дә йокы алдыннан 2-3 сәгать кала смартфоннар кулланмаска киңәш ителә. Чөнки кеше йокыга әзерләнгәндә тирә-ягында бар да тыныч булырга тиеш, ә якты рәсемнәр киресенчә баш миен уята, йокыга зыян килә. Шулай да монда иң куркынычы – бала психикасына булган йогынтысы. Баланың сөйләмендә, фикерләвендә тоткарлык барлыкка килергә мөмкин, чөнки әзер рәсемнәр, әзер мәгънә, уйлау өчен ниндидер тырышлык куярга кирәкми. Бала моңа өйрәнә һәм анда бу җиһазларга бәйлелек тә барлыкка килә.
– Сезнең фикерегезчә, әлеге җиһазларны балаларга ничә яшьтән кулланырга мөмкин?
– Бүгенге көндә барлык кешенең арзанлы булса да смартфон алу мөмкинлеге бар. Шуңа күрә, кечкенә балалар автобуста еламасын дип, яки ашатканда игътибарларын читкә юнәлтү өчен әти-әни аларның кулына смартфон-планшетлар бирә. Минем дә балам без кунакта булганда реклама вакытында телевизорга йөгерә, күрәсең анда егерме бишенче кадр була һәм ул аны зур кызыксыну белән карый башлый. Ул аны аңламаса да, аңа бу бик кызык. Әмма баш мие аларның барысын да кабул итә һәм ул томанлы аңына (подсознание) кереп кала һәм баш миенә дә тискәре йогынты ясый.
Шуңа күрә, галимнәр җиде яшькә чаклы андый җиһазларны балаларга гомумән бирмәскә киңәш итә. Бары тик аерым очракларда гына, әгәр баланың игътибарын берничә минутка читкә юнәлтеп торырга кирәк булса бирергә ярый, диләр. Мәсәлән, теш табибында булганда яки чәчен кистергәндә, әмма 5-10 минутка гына, шуннан артыгы түгел. Чөнки җиде яшькә чаклы баш мие дә, ишетү, сөйләм, тою өчен җаваплы барлык зоналар да формалашуын дәвам итә. Җиде яшьтән соң көненә бер сәгатькә, әмма 15әр минут ял иттереп файдалы уеннар уйнарга бирергә була. Ундүрт яшькә чаклы һәм ундүрт яшьтән соң ике сәгатькә кадәр, әмма ял иттереп. Бу, әлбәттә, олыларга да кагыла, әмма бүгенге көндә бу мөмкин әйбер түгел.
– Бу җиһазларның балаларның эмоциональ халәтенә йогынтысы нинди?
– Әлбәттә, тискәре. Әгәр дә бала көн саен озак итеп планшет, смартфон, компьютер куллана икән, анда бәйлелек барлыкка килә. Бала үз тирә-ягында бар да нәкъ шулай булырга тиеш дип уйлый башлый, ул шулкадәр мавыгырга мөмкин, хәтта чынбарлык белән виртуаль дөньяны аера алмау дәрәҗәсенә җитә. Ә бу бик куркыныч. Ул үзенең тирә-ягындагыларга шул мультфильмнардагыча, компьютер уеннарындагыча реакция күрсәтәчәк. Ә күп очракта анда ниндидер әхлакый дәресләр бик аз була. Мультфильмнар карый башлагач аның сөйләме бозылырга мөмкин. Бала сөйләмне нәкъ аралашуда үзләштерә, сөйләшкәндә ул кешенең хис-тойгыларын, кул ишарәләрен күрә. Ә мультфильмнарда, чынбарлыкка якын булса да, кешеләр чын түгел.
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА
Керәшен Раштуасы: чиркәүдә яшьләр арта, руханилар җитми
Керәшен татарлары Раштуа бәйрәмен билгеләде. Казанда аларның бердәнбер гыйбадәтханәсе – Тихвин чиркәвенә йөздән артык кеше җыелды. Быел дини йолага яшьләр дә күп килде. Ә менә руханиларга кытлык күзәтелә. Телебез чиркәүдә генә калды, диючеләр дә бар.
Керәшен татарларының Тихвин чиркәвендә Раштуа келәве нәкъ төнге 12дә башланып китте. Сәгать ярым алдан җыела башлаган халык иң элек шәмнәр куеп теләкләрен әйтте, догалар кылды.
«Бүген бәйрәмнәрнең иң зурысы. Чөнки җиргә коткаручы туган. Кешеләргә ярдәм итәр өчен Гайсә пәйгамбәр килгән. Бүген без шушы көнне билгелибез. Менә шушында килеп, Гайсәдән ярлыкау сорап, без шушы өлешне кабул итәбез һәм чистарынабыз», – ди мәсәлән Вера Семенова.
Вера ханым чиркәүгә бәйрәм һәм ял көннәрендә йөри. Башка гыйбадәтханәләргә бармыйм, ди. «Монда килергә тырышам. Чөнки башка чиркәүләрдә келәү урыс телендә бара. Ә урысчаны без барыбер авыррак кабул итәбез. Бөтенесен дә аңлап бетерә алмыйбыз», – ди ул.
Чиркәүгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Виталий Порфирьев та гаиләсе белән килгән. Чыгышы белән ул Мамадыш районыннан. «Хатыным, улым, киявем дә, оныгым да монда. Әле кызым Чаллыга кияүгә киткәнче ул да монда килә торган иде. Күңел күтәренке. Бүген кичтән хатын ризыклар әзерләп калдырды. Бәйрәмнән соң чәйләр эчәбез. Икенче көнгә кунакларга йөрешәбез», – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Виталий Порфирьев.
«Без бу бәйрәмгә җиде атна ураза тотып, әзерләнеп килдек. Исәнлек-саулык, балалар, оныкларның исәнлеген, илгә тынычлык булсын, халкыбыз мул яшәсен дип, теләкләр әйттек», – ди Нина Куянова.
«Керәшен татарлары гореф-гадәтләрен өйдә сакларга тырыша. Бер оныгымның әтисе – татар. Аны Геннадий Макаровка керәшен ансамбленә йөрттем. Аңа алъяпкычлар чиктем, күлмәк тектердем. Керәшен гореф-гадәтләрен саклыйм. Аллага шөкер», – ди ул.
Раштуа келәвен, елдагыча, керәшен татарларының иң билгеле атакае Павел алып барды. Аерым көйгә салып, догалар әйтте.
«Күп кеше ашау турында, ничек тәмле ашарга дип уйлый, мәшәкатьләнә. Ходайга күңел ачык булырга тиеш. Ничек без аны каршы алабыз – ул шуннан күренә. Әйтелгән бит: көтүчеләр үз көтүләре белән каршы алганнар, җондызчылар җондыз белән килеп каршылаганнар, үзләренең бүләкләрен алып килгәннәр. Ә безнең бүләк нинди булырга тиеш? Таза күңел, чиста уйлар, Ходайның боерыгын кылу», – диде Павел атакай.
Әңгәмә барышында Павел атакай өлкәннәр генә түгел, чиркәүгә йөрүче яшьләрнең дә артуын әйтте. «Элегрәк әби-бабайлар килә иде. Хәзер күбесе бу дөньядан күчеп бетте. Ә яшьләр күп күренә. Димәк, дин бөтенләй йомылмаган. Чиркәүгә даими 50-100 кеше йөри», – ди ул.
Моңа кадәр Павел чиркәү чыгымнары күп булуыннан зарлана, дигән сүзләр таралган иде. Бу фикерне ул әңгәмә барышында кире какты, әмма чиркәүнең күпме керем алуын, чыгымнар ни кадәр булуын да төгәл әйтмәде. «Мин алай әйткәнемне белмим. Без бит дәүләттән акча алмыйбыз. Үзебезнең керемгә яшибез. Ни хәтле керә, шуның хәтле чыга инде. Чиркәү тора», – диде ул.
Чыннан да, чиркәүдә яшьләр аз түгел иде. 19 яшьлек Злата Новикова – Казан кызы. Ул Тихвин чиркәвенә йөри.
«Бәйрәмгә өч көн кала православ лагерена барган идем. Анда догалар укыдык. Бүген иртә белән кайттым. Ашарга пешердек һәм монда килдек. Аннан кунаклар чакырачакбыз. Яңа ел, Раштуа – минем өчен иң зур бәйрәм. Чөнки гаиләбез берләшә», – ди ул.
«Бу чиркәүне оештырганда кеше күп түгел иде. Хәзер керәшен халкы елдан-ел чиркәүгә тартыла. Олылар гына түгел, яшьләр күп, балалар бар. Керәшен әкренләп үзенең элекке яшәешенә кайта», – ди бәйрәмгә килгән филология фәннәре кандидаты Николай Максимов.
Чиркәүгә йөрүче яшьләр артса да, керәшен татарларында дини тормыш алга киткән дип әйтеп булмый. Күп кенә авылларда татарча келәү алып баручы руханилар җитми. Бер атакай берничә авылга барып укый. Йә күрше авылдан урыс рухание килә. Керәшен татарлары үз телендә дини йола үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм.
«Яшьләр арасында дини белем алырга теләүчеләр бик аз. Керәшен яшьләре укырга барырга теләми», – ди Николай Максимов.
Тихвин чиркәвенә килүчеләрнең күбесе үзара татарча сөйләште. Тел белгече Николай Максимов та шул телдә аралаша. Әмма ул аерым керәшен теле бар дип саный. Тихвин чиркәвендә бу тел исән калды һәм яши, ди ул.
«Татарча сөйләшүгә без инде ияләнеп беттек, дөресрәге, безне ияләндерделәр. Без үзебезнең сөйләм телен югалтып бетерә яздык. Ләкин өйдә ул саклана. Өйдә керәшенчә сөйләшәләр. Аны мин генә әйтмим. Минем укытучым академик Мирфатыйх Зәкиев бервакыт әйтте: «Син нигә керәшен теле бар дип әйтмисең», – ди. Әгәр шулай дип әйтсәм, мине теге абзыйлар нишләтер соң, дидем. Бернишләтмәс, ди. «Сезнең үзегезнең телегез бар, үзегезчә сөйләшәсез, һәм кая гына барсаң да керәшеннәргә үз телегез бар дип әйт диде галим», – дип искә ала Максимов.
Аның сүзләренчә, керәшен теленең бетә язуына татар мәктәпләре гаепле икән.
Керәшен татарлары хәзер хач ману йоласына әзерләнә. Ул елдагыча 19нчы гыйнварда башланып, өч көн дәвам итәчәк.
Марат ГАРИПОВ
Пермьдә Путин сурәте белән карачкы ясауда шикләнелгән активистка 7 ел төрмә яный
Полиция Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный штабының Пермьдәге активисты Александр Шабарчинга җинаять эше ачты.
Бу хакта штаб координаторы Сергей Уховка сылтама белән «Звезда» басмасы хәбәр итә. Александр Шабарчин Пермь үзәгендә Путин фотосы белән карачкы куюда шикләнелә. Полиция бу гамәлне хулиганлык дип саный. Оппозиционерга җиде елга кадәр төрмә яный.
Шабарчинны 3нче гыйнвар көнне тоткарлаганнар. Полиция аның фатирында тентү уздырган һәм барлык техник җиһазларын алып киткән. Бу хакта «Дождь» телеканалына Навальный штабында сөйләгәннәр. Соңрак Шабарчинны читкә чыкмау шарты белән иреккә чыгарганнар. Җинаять эше бер төркем кешенең хулиганлык кылуы маддәсе нигезендә ачылган. Тагын ике кешенең исеме аталмый.
Путинга охшатып ясалган карачкы Пермь үзәгендә ноябрьдә барлыкка килде. Карачкыга «Хәрби җинаятьче Пыня В. В.» дигән язу эленгән һәм йөзе урынына «Ялганчы» дигән язу белән Русия президенты Владимир Путин фотосы куелган иде.
Шабарчин әйтүенчә, җинаять эшенә 30нчы декабрьдә шәһәрдә Путин портретлары плакаты белән чара уздыру да өстәлгән. Ул вакытта салым, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары арту белән «котлап» Пермь шәһәрендә плакатлар эленгән иде.
Яңа ел яллары вакытында Русиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр арткан
1нче гыйнвардан өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 процентка җитү сәбәпле Русиянең нефть ширкәтләре бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне күтәрә башлаган.
Ягулык базары вәкилләре сүзләренә караганда, яңа ел яллары вакытында ягулык бәяләре илнең Европа өлешендә һәм Уралда арткан. «Лукойл» һәм «Башнефть» ягулык салу урыннарында бензин һәм дизель ягулыгының бер литры 65-80 тиенгә кыйммәтләнгән. Моннан тыш, бензин бәясе Татарстанда, Воронеж, Свердлау, Сарытау, Пенза, Волгоград өлкәләрендә күтәрелгән, дип яза «Коммерсантъ».
Русиядә 1нче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар да 1,5 тапкыр артты. Әмма бу әлегә бәяләрдә сизелми. Экспертлар фикеренчә, моның йогынтысы яз айларына күренә башлаячак.
НДС артуы нәтиҗәсендә барлык эре ширкәтләр дә ягулыкка бәяләрне күтәргән. Әмма моны әлегә чын арту дип атап булмый, «бу – салым артуны компенсацияләү генә», ди белгечләр.

Комментарии