«ДӨНЬЯСЫНА ҮЧ ИТЕП ЯШӘДЕМ»

«ДӨНЬЯСЫНА ҮЧ ИТЕП ЯШӘДЕМ»

Чит ил кунаклары килгәндә, милли кием кигән матур кызларыбызның , ипи-тоз тотып, елмаеп каршылавын телевизордан күргәнегез бардыр. Шул чакта кемнең дә булса: «Ә бу чәк-чәкне кем пешерде икән?» дип уйланганы бармы?! Юкса, әлеге милли сыебыз бер дә гади ризык түгел, ә күпме осталык, көч, вакыт, нигъмәт таләп итүче байлык бит!

Гөлчәчәк апа Әхмәтҗанова кулыннан төшкән бу горурлыгыбызны кемнәр генә авыз итмәгән инде. Япония, Кытай, Берләшкән Гарәп әмирлекләреннән килгән кунаклар, Украина Президенты, тагын әллә кемнәр татып кына калмаган, мактаган да әле үзен. Португалиядә хәтта «Гөлчәчәк» исемле торт та пешерә башлаганнар икән. «Кайвакыт үз чәк-чәкләремне телевизордан карап, горурланып утырам», ди бу алтын куллы, милли җанлы, үрнәк татар хатыны!

Гөлчәчәк апа чит илләр алдында ким хур булмаслык итеп тәмле пешерүе белән генә түгел, башка сыйфатлары белән дә мактана ала. Ул бик матур күлмәкләр тегә, түбәтәйләр, камзуллар чигә, үзе ремонтлар ясый, хәтта Мәскәүдә нәшер ителүче, аш-су турындагы матбугат чаралары белән элемтәдә тора. Без кунакка килер алдыннан исә, ул Рабит Батулланың юбилеена дип чәк-чәк пешереп, шуны төреп куйган да, тәмле коймаклар кызартып әвәрә килә иде.

Аны көткән арада, өстәлдә яткан альбомнарны актарам. Нинди генә чараларда катнашмаган ул, нинди генә бәйгеләрдә җиңү яуламаган. Чаллы шәһәре энциклопедиясендә дә, Татар мөселман балалары өчен «Фатиха» календарендә дә, төрле газета-журналларда да чәк-чәк тотып ялтырый Гөлчәчәк апабыз. Атказанган чәк-чәк пешерүче дигән исем булса, ул һичшиксез, иң беренче аңа бирелер иде.

– Гөлчәчәк апа, сезне хәзер дөнья күләмендә беләләр дисәм дә, ялгышмам. Чәк-чәк пешерү серләренә кемнән өйрәндегез?

Әбиемнән. Сез ятимлекне күрмәгәнсездер, күрергә дә язмасын, ә менә мин ятим үстем. Тол әнием безне – ике баласын ташлап чыгып киткәч, без әтиемнең әти-әнисендә, ягъни әби белән бабайда үстек. Ятим кешене мыскыл итәргә, гел кимсетергә генә торалар бит ул. Мине дә «Сәрүкәйнең уйнаштан туганнары» дип атыйлар иде. Әтинең туганнарында үскәч, ничек мин уйнаштан туган буламдыр инде, аңламыйм, ләкин кечкенә чакта яшьтәшләрем гел шулай үртәде. Бервакыт миңа күрше кызы шул сүзне әйткәч, бик кимсенеп, шуннан үч алырга булдым. Мич өстенә менеп утырдым да, боларның йортына ут төртергә план корам. Шуннан кәефсез утырганымны күреп, Нурсәет абзам сораштыра башлады һәм мин аңа бу ниятемне әйттем. Ул миңа шунда: «Әй, Гөлкәем, син бит минем кырау тимәс гөлем! Кемнеңдер йортына ут төртеп кенә барысыннан да үч ала алмассың, син күп укырга, күп белергә, бар эшне дә булдырырга тиеш. Барысыннан да уздырсаң, менә шул булыр синең үчең», – диде. Бу минем өчен тормышта иң зур сабак булды. Ятим үссәм дә ким-хур булмадым. Мәктәпне бишлегә генә тәмамладым. 1959 елда, 18 яшем тулгач, кияүгә чыктым да, Әлмәт районы Мактама бистәсендә фатир алдык. Каенанамның мунча керәсе килә, ә үз мунчабыз юк. Шуннан күршемә кереп: «Бөтен эшегезне дә эшләрмен, сездә мунча ягып керергә генә рөхсәт итегез», – дип сорадым. Алар ризалашты. Мин инде шуннан соң әбекәемнән күреп калганча, тәм-томнар пешереп, аларга кертәм, идәннәрен юам. Әле мунчаларына идән дә салдым үзем. Минем тәмле пешерүем турында тиз арада сүз таралды һәм бәйрәмнәргә дә заказ белән бәлешләр әзерли идем.

– Анысы тик тормас яшьлектә булган да бит, хәзер дә гел газ плитәсе янында кайнашу туйдырмыймы?

– Монда, Чаллыга килеп урнашкач та пешермәм дигән идем. Пенсиягә чыккач, ничек эшсез утырыйм, тагын пешерә башладым.

Изображение удалено.

– Ә менә шулай танылу ничек килде?

– Чаллыга күчеп килгәч, оныгым миңа радио белән сәгать бүләк иткән иде. «Күңел» радиосыннан бервакыт: «Чаллыда, Яшьлек мәйданында «Чәк-чәк бәйрәме» була, килегез!» – дип игълан иттеләр. Телефон номерларын язып алдым да, шалтыраттым. «Апа, монда бит өлкәннәр түгел, яшьләр генә катнаша», – ди телефонны алган кыз. «Әй, алайса булмады инде, әле мин чәк-чәк белән түгел, уралмам белән килермен дип әйткән идем», – дим. Теге кыз уралманың ни икәнен белми икән, кызыксына башлады һәм мин шулай итеп әлеге чарага барып эләктем. Бер савытка уралма, икенчесенә чәк-чәк ясап бардым, гомуми өстәлгә кертеп куйдык. Кемнең нәрсә әзерләгәнен күрдем бит инде, чыктым да: «Беренче урын минеке икән», – дим. Анда кулга алырлык чәк-чәк күрмәдем. Үз ризыгыңны яклап, матур сүзләр дә әйтәсе иде, матур итеп сөйләдем, җырлап та бирдем. Без җырлап бетергәнче, чәк-чәгемне ашап бетергәннәр иде инде. Шунда ул вакыттагы шәһәр мэры урынбасары булган Васил Шәйхразиев чыкты да миңа кулын суза. Шул вакыйгадан соң башка елларны В.Шәйхразиев үзе шалтырата башлады, «Гөлчәчәк апа син бу чарада әбизәтелне катнашырга тиеш», – дип. 7-8 ел дәвамында «Чәк-чәк бәйрәме»ндә телевидение-радиолар гел безнең янда булды, газета-журналлар да безне генә сөйләде.

– Ә иң беренче тапкыр чит ил кунакларына чәк-чәк пешерүегезне хәтерлисезме?

– Чит телләр бүлеген тәмамлап, илчелектә эшләүче Лилия исемле кыз кайсыдыр илгә алып китте чәк-чәгемне. Хәзер инде ул үзе дә чит илдә кияүдә.

– Гөлчәчәк апа, яшь буынга да чәк-чәк пешерү серләрен өйрәтәсегез килмиме?

– Әй, өйрәтмимме соң?! Инде бик күп кызларга өйрәттем. Кайберләре яныма килеп, елап-елап рәхмәтләр әйтә. Ул бит керем чыганагы да. Әле менә бер кызны февральдә генә өйрәтә башлаган идем, хәзер ул нәкъ менә минем шикелле пешереп, чәк-чәкне төреп, матурлап, бизәп сата. Ә менә тагын берсе, шулай өйрәнеп, берничә ай эчендә акча туплап, малаен да өйләндерде.

– Алайса сезгә ул укучыларыгызны туплап, бизнес кына ясыйсы, үз цехыгызны ачып җибәрәсе инде.

– Юк, кызым, эшләгән кеше рәхәт яшәми шул бездә. Инде Шәйхразиевка әйткәнем дә бар бу хакта, ләкин безнең җитәкчелеккә милли ризыклар пешерердәй цех кирәкми. Универсиадага үз цехыбызда эшләнгән чәк-чәк белән барырга ярамыймыни? Чит илгә җыена башласалар да миннән пешертәләр, туй, никах, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәргә дә заказ ясыйлар. Универсиадага нәрсәсе белән ярамый безнең чәк-чәк?

– Ирегез Нәкыйп абый сезнең шулай заказ белән пешерүегезгә ничек карый?

Үзе дә ярдәм итә әле. Аның белән аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Яшьтән өйләнештек, Нәкыйбем дә гап-гади эшчедән җитәкче урыннарга күтәрелде, беркем белән конфликтка кермичә, исерекләрне дә урынына утыртырлык итеп таләпчән булып эшләде. Хәзер ул мәчеткә йөри! 54нче ел бергә яшибез. Алтын туебызны хәтта ки 3 тапкыр уздырдык. Шул бәйрәмнең берсенә хәтта Рөстәм Миңнеханов үзе килгән иде.

Әңгәмәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Гөлчәчәк апа безне сыйлаган беленнең рецептын газета укучыларыбыз өчен дип язып алдым. Сер итеп кенә әйтәм, хәзер безнең өйдә, ике көннең берендә шул белен пешә. Сезгә дә ул ошар дип өмет итәм.

Белен өчен:0,5 л кефир, 2 йомырка, тәменчә тоз, он, 1 чәй кашыгы аш содасы, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы, 2,5 стакан чамасы кайнаган су кирәк булачак.

Кефир, йомырка, тоз, он салып, куе камыр ясыйбыз. Ул кашыкка ябышырлык булырга тиеш. Шуның өстенә аш чүмечен куеп, аңа аш содасы, лимон кислотасы салып, өстенә кайнап торган су агызабыз. Камыр белән суны бутаганнан соң сыек кына белен камыры килеп чыга.

Табаны бер кат кына майлап, беленне шунда пешерәбез.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Казан-Чаллы-Казан.

Комментарии