Җыен

Татар халкының милли бәйрәмнәре чагыштырмача күп булмаган. Шулардан иң көтеп алынган, иң борынгыларыннан берсе булса, икенчесе – чәчү тәмамлангач уздырыла торган җыен. Җыен турында язучы галимнәр аны туганнарны очраштыручы җыр-биюгә бай бәйрәм дип бәяли. Анда ярышлар оештырылмаган. Яшьләр атлар җигеп, бизәп, бер авылдан икенчесенә күңел ачып йөргән. Җыенда кызлар егетләр белән бергә бәйрәмнең үзәгендә күңел ачкан. Кыз күзләү, яр сайлаулар нәкъ менә бәйрәм вакытында хәл ителгән. Гадәттә, бер җыенны ун-унике авыл тәшкил иткән. Ел саен аерым бер вакытта чиратлашып бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Бәйрәм җомга башланып, өч-биш көн дәвам иткән. Май ахырыннан июльгә кадәр барган.
Югары һәм Түбән Шашы, Яңа Шашы, Чембулат, Иске Җогып, Кышлау, Күңгәр, Ташчишмә, Олы Әтнә, Кече Әтнә авылы халкы июнь ахырында Мокшы тавы җыенын үткәргәннәр. Комыргуҗа, Олыяз, Иске Җелби, Яңа Җелби авыллары халкы берләшеп – Кызыл йорт, ә Иске Ашыт, Ташкичү, Иске Кенәр, Печмәнтау Ашыт җыенына җыелганнар. Бу җыенны катык җыены дип тә атаганнар. Алат, Казаклар, Бәрәскә, Бәрәзә авыллары Бәрәзә җыены үткәрсә, Күәм, Күлле Киме, Әйшияз, Уртәм, Каенсар, Көек авыллары Кола тавына җыелган.
Әлбәттә, халыкның бергәләп күңел ачуына каршы төшүчеләр дә булган. Язмалардан күренгәнчә, Ислам дине кануннарының җыен вакытында бозылуын сәбәп итеп, 1861 елда Ырынбур Диния нәзарәте җыенны тыю турында указ чыгара һәм хакимияткә мөрәҗәгать итә. Шул елның 5 сентябрендә Казан губерна идарәсе җыенны тыю турында карар чыгара. Бу елларда Байлар Сабасында, Әтнәдә җыеннар тукталып тора. Җыеннарны тыю 1870, 1885 елларда Диния нәзарәте һәм губернатор тарафыннан кабат күтәрелә. Казаннан ике сәүдәгәр губернаторга хат язалар. 1887 елда Әтнә, Мәмсә, Олы Мәңгәр, Алат волостьларында җыеннар үткәрелүен искәртәләр, янәсе, крестьяннар барлы-юклы акчаларын кирәксезгә тоталар. Ул вакытта чыккан кануннарда җыеннарны тыю турында сүз булмый. Әмма губернатор Андреевский мәсьәләне тиз чишә. Ул җыен үткәргән өчен Уставның 157 һәм 170 маддәләрен кулланырга куша, ягъни буйсынмаучыларга – 50 сум штраф, яки 7 көнгә кадәр төрмә. Ләкин бу күрсәтмәләр татар халык бәйрәмен юкка чыгара алмый. XX йөзнең урталарында, утызынчы елларда җыеннар даими уздырылып килә. Колхозлар төзелү, милли сәясәт үткәрү бабаларыбыздан калган бәйрәмнәребезнең берсен – җыенны юкка чыгарды да инде.
Гомәр ШАКИРОВ.
Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Комментарии