- 09.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №35 (5 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Җәйге көн. Кызым күптән авылда каникулда. Университетта укучы улым әлегә сессиясен тапшырып йөри. Шулай да, Сабантуйлары җиткәч, дусты Алмаз, аның әти-әнисе белән бергә Актанышка әбекәйләренә кайтып килергә уйлады. Кичкә таба гына юлга чыгасылар иде. Шуңа күрә миңа әле күчтәнәчләр белән улымны юлга әзерләргә дә, вак-төяк йорт эшләрен караштырырга да вакыт булды. Нишләптер ул көнне бик арыдым. Улымны озатуга, моңарчы көндез ятып ял итү гадәтем булмаса да, ятып торасы иттем. Изрәп йоклап киткәнмен. Ишектәге кыңгырау тавышына сискәнеп уяндым.
– Кем бар? – дип сорыйм. Улымның бер дусты, күрәсең:
– Илдарны чакырыгыз әле, – ди.
– Хәзер, – дидем дә бүлмәгә кереп киттем. Фатирыбыз бер генә бүлмәле иде, улымның караваты шифоньер белән бүлеп куелган. Анда күз салсам, улым юк, хәтта урыны да җәелмәгән. Кара, сәгать иртәнге сигез! Димәк, кунарга кайтмаган! Йөрәгем жу-у итеп китте. Тик бераздан аңым яктыргандай булды да, аның авылга киткәнлеге исемә төште. Кабат ишеккә килдем:
– Ул бит Алмаз белән авылга кайтып китте. Өйдә юк. Ә син Андреймы әллә?
– Ю-ук, мин – Руслан, – ди бу егет. Югыйсә, үзем Русланны электән үк танып беләм инде. Беренчедән, мине алдашты дип, икенчедән, танымаганга сабышты дип уйлап, бик гаҗәпләнеп китеп барды ул.
Еллар үткәч, кайдандыр: «Икенде вакытында йоклап китсәң, исән-имин торуыңа шөкер ит», – дигән бер гыйбарә укырга туры килде. Димәк, белми әйтмәгәннәр, вакытлы-вакытсыз йокласаң, миең түнеп киткән чаклар була икән ул.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.
Казан.
РЕДАКЦИЯДӘН: газетабызда яңа конкурс игълан итәргә өлгермәдек, инде хатлар килә дә башлады. Бүген шундый хатларның берсен тәкъдим иттек.
Укучыларыбыз үтә актив, гадәттә, бу юлы да конкурста катнашырлар, хатлар күп килер, дип уйлыйбыз. Чиратка тезелгәнче, өлгереп калырга киңәш итәбез. Үзегез белән килеп чыккан кызыклы маҗараларны сөйләп, үзегез дә, тагын бер тапкыр көлегез, башкаларны да көлдерегез. Үз-үзебездән көлеп яшәсәк кенә үзебезне бәхетле хис итәрбез. Инде исемегезне белдерергә теләмәсәгез, редакция аны мәңгегә сер итеп саклаячак. Шулай булгач, оятка калырмын, дигән сүз дә була алмый. Без ничек көлкегә калдык, языйк, шул хакта.
Комментарии