Ачылмаган бакчаның ачык проблемалары

Ачылмаган бакчаның ачык проблемалары

Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көннәрдә Казанның үзәгендә төзегәннәр ди… юк, хан сарае түгел, гап-гади балалар бакчасы. Бу бинаны шәһәрнең Вахитов районында баласын бакчага бирергә чиратта торган әти-әниләр зур сөенеч итеп кабул иткән. Милләт өчен янып-көеп йөргән татарлар да куанган: ник дигәндә, башкарма комитетның, бакча татар телендә тәрбия һәм белем бирәчәк, дигән фәрманы чыккан. Шулай итеп, бу бина шәһәребездәге бәхетле кешеләр санын арттырган… дип тәмамлап куясы да бит… Тик, ни кызганыч, бакча әле ишекләрен дә ачарга өлгермәгән, ә аның бусагасын инде зар һәм проблемалар атлап кергән.

Бернинди дә әкият түгел, чын хәл бу. Казан үзәге дигәнебез Һади Такташ урамы. Шәһәрнең Вахитов районы – балалар бакчаларына иң зур чират теркәлгән район. Такташ урамында төзелә торган бакча 120 балага исәпләнгән, димәк, чират шуның кадәр урынга булса да кыскарачак дигән сүз. Быелның апрелендә нигез салына башлаган бина сентябрь азагында кулланылышка тапшырылырга тиеш. Бүген анда төзелеш эшләре тәмамланган, вак-төяк җиһазландыру, техник ягын карау, чистарту кебек эшләр генә калып бара. Тиздән бакча сабыйлар тавышына күмеләчәк дип торганда, тап-такыр җирдән проблема килеп чыккан. Әлеге бакчада бирелгән урыннан канәгать булмаучылар барлыкка килгән.

БАКЧА КЕМГӘ ОШАМЫЙ?

Татар телендә тәрбия бирелергә тиешле бакча кемнең күңеленә хуш килмәс? Билгеле инде, урыс милләтеннән булган ата-аналарның. Без, татарлар, чамасыннан артык түзем халык инде. Баласын татар мәктәбенә укырга биреп тә, аның сүздә генә милли белем бирү йорты икәнлеген белгәч, татар әти-әниләре бу уңайдан чаң да сукмый, вазгыять белән дәшми генә килешә, бәлки, шулай яхшырак булыр, дип фикер йөртә. Менә күрше милләт вәкилләре өчен баласының татар телле мәктәп яки бакчага йөрүе коточкыч түбәнлек, мыскыл итү, хокукларын чикләү. Әле урыс мәктәбендә атнага ике тапкыр уза торган татар теле дәресләрен күпсенүчеләре дә байтак. Уйлап чыгармадым, урыслар үзләре ачыктан-ачык шулай дип белдерә.

Хуш, татар телле бакча булсын да ди. Азмыни милли мәктәп яки бакча булып ачылып та, берникадәр вакыттан соң урыслашкан, баштарак бер авыз сүз урысча белмәгән балаларны татар телен онытырлык дәрәҗәдә урысчага өйрәтеп чыгарган белем һәм тәрбия бирү йортлары?! Аз түгел шул. Димәк, бакчаның бу статусы гына куркытмаска тиеш. Тик җәйнең соңгы көннәрендә интернетта шундый хәбәр таралды: Казанда милли тәрбия бирә торган беренче мөселман бакчасы ачылачак икән. «Идеянең башлангычын шәһәр мөхтәсибәте биргән. Бакчада хәләл туклану кертү дә ниятләнелә», – дигән мәгълүматлар барлыкка килде. Әлеге хәбәр ТР Диния нәзарәте сайтында да дөнья күрде.

Мәгариф бүлегеннән шушы балалар бакчасына юллама алган Екатерина Беляева зарын «Вечерняя Казань» газетасына белдерде. Язманы тулысынча китермим, проблеманың нидән гыйбарәт булуына гына тукталам: провославие динендәге гаилә балаларының ислам кануннары буенча тәрбияләнүен теләми. «Мин хиҗап ябучы хатын-кызларга да, хәләл туклануга да каршы түгел. Тик баламның чит дин традицияләрендә тәрбияләнүен теләмим», – дип китерә ананың сүзләрен «ВК». Дөрес, министрлыкта да, Вахитов районы мәгариф бүлегендә дә Екатерина ханымны, бакча дөньяви булачак, дип тынычландырырга ашыгалар, тик сүз таралган, ә утсыз төтен булмавын барыбыз да яхшы беләбез бит инде.

Бу хәбәрне укыгач, бакча турында тагын нинди имеш-мимешләр йөри икән, дип, форумнарга кереп карадым. Әллә фикер алышу сайтларында акылга сайрак шовинистлар гына утыра инде? «Татарларга нәрсә җитми инде тагын?», «Мескен сабыйларга «Аллаһу Әкбәр» кычкыртачаклар икән», «Нәрсә, террорчыларны бакчадан ук үстерәбезмени?» ише тузга язмаган фикерләр тулып ята форумнарда! Гөнаһсыз сабыйлар өчен төзелгән бакча шундый ямьсез сүзләр тууга җирлек бирсен әле…

ТАТАР ТЕЛЛЕ, ЛӘКИН МИЛЛИ ТҮГЕЛ

Танышым (ул шулай ук урыс, исемен язмавымны сорады, йә бакчада бирелгән урыннан колак кагармын, дип курыкты.Авт.) шул ук 89нчы балалар бакчасына юллама алды. 2 ел да 3 ай «Электрон чират»та торганнан соң, 3 яшь тә 10 айлык кызларына, ниһаять, урын табылуына бик шатланган иде алар. Бакчаның татар телле булачагын мәгариф бүлегендә әйткәннәр, урыс телле сабыйлар өчен аерым төркемнәр була, дип ышандырганнар. Танышым, тынычланып, кызын бакчага әзерләү эшенә керешкән. Тик көннәрдән бер көнне кемнәндер: «Бакчада ислам кануннары буенча тәрбиялиләр икән», – дигән сүз ишеткән. Аңлашыла инде, сөенеч тулы күңел күген кара болыт каплаган. Шиген тарату, сорауларына җавап табу өчен беренче чиратта җитәкчелек белән элемтәгә керәсе урынга, миңа шалтыратты бу. Янәсе, бер-бер хәбәр ишетмәдемме икән. Аның соравы бу язманы язарга алынырга тагын бер этәргеч булды.

Иң элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кердек. Алдан ук әйтеп куйыйм әле: 89нчы балалар бакчасы турында сорауларга никтер барысы да теләмичә генә җавап бирде. Әллә сораулар артык күп килгән дә, аларга җавап биреп туйганнар шунда, әллә ялгыш сүз ычкындырып, берәр милләт вәкилен үпкәләтүдән куркалар. Министрлыкта бакчаның төзелешенә ТР Диния нәзарәтенең дә, мөхтәсибәтнең дә, гомумән, бернинди дини оешманың да катнашы булмавын, аның башкарма комитет карамагында икәнлеген әйттеләр. «Тәрбия һәм белем бирү татар телендә барачак, тик бакчага башка милләт балалары да кабул ителә, аларга урыс телле төркемнәр булачак», – дип кат-кат кабатладылар. Шушы ук сүзләрне Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф идарәсендә дә әйттеләр. «Дини оешмаларның катнашы юк, дөньяви тәрбия һәм белем, төп программадан тайпылу булмый» – урыс әти-әниләрен тынычландырырга шушы сүзләр дә җиткән инде.

Казан шәһәре мөхтәсибәтенә дә шалтыратып алырга булдым. «Бу бакчаның идеясе сезнеке дип әйтәләр, дөресме?» – дигән соравыма мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Әйе, бакча төзүнең башлангычы безнеке. Һади Такташ урамындагы ул җирдә мөхтәсибәт карамагындагы бина бар иде. Тик шәһәр башкарма комитеты, ул бинаны җимереп, яңаны төзетте. Җире безнеке булмагач, бернәрсә дә эшләтә алмадык. Хәзерге бакчага турыдан-туры катышыбыз юк инде шулай булгач. Без татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган бакча булдырырга теләгән идек. Ислам кануннары буенча тәрбия кылу турында сүз булмады. Милләттәшләребез кечкенәдән ана телен белеп үсәргә тиеш, шуны тәэмин итү иде ниятебез», – дип җавап бирде. Димәк, дин әһелләре баштагы мәлдә бу бакчаны булдыруда катнашып, соңыннан гына төшереп калдырылган. Бездә татар, бигрәк тә мөселман булып китүдән бик нык куркалар шул. Беляева кебекләр шикаять итсә, нишләрсең… Ә безнең татарыбыз зарланмый ул, кыюлыгы җитеп, шикаять итә калса да, аңа игътибар итәсе түгел, куркынычы юк… Ә менә урыс теле кысыла дип лаф оручылар түрәләрнең тынычлыгын ала… Артларында Мәскәү тора бит. Урыс мохитендә яшибез юкса. Тик урыс теленең ничек кысылуын гына аңларлык дәлилләр юк…

Ачылмас борын проблемага әйләнгән бакчада да булдым. Мин килгәндә, яңгыр сибәләп торуга карамастан, бакча янында юл җәю эшләре бара иде. Ишек янына бакчаның сөлге буе статусларын язып, урыс һәм татар телләрендә элмә такта беркетелгән. Булдыра алган кадәр кыскартып әйткәндә, бакчаның атамасы болай яңгырый: «Казан шәһәре Вахитов районының төрле төркемле, татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 89нчы балалар бакчасы «Мәрҗән». Элмә тактадан күренгәнчә, бакча – муниципаль дәүләт учреждениесе. Билгеле булганча, муниципаль тәрбия һәм белем бирү йортлары «Мәгариф турындагы» РФ Законы нигезендә эш итә, бакчалар үз чиратында «Мәктәпкәчә белем бирү стандартлары»на да таяна.

Бакчаның булачак мөдире, әле мине приказ нигезендә бу вазифага билгеләмәделәр, җавап бирергә вәкаләтем юк, дип, шәрехләмә кертүдән баш тартты, газета битендә исемен дә күрсәтмәвемне үтенде.

«Сарафан радиосы» тагын бер кызыклы хәбәр җиткерде: балалар бакчасы янында яшәүчеләр, бакча буласы бина төзелә башлагач, анда мәдрәсә була дип уйлаган. Ай сурәте төшерелгән койма булуы, территориядә хиҗап япкан хатын-кызларның күренүе шулай дип уйларга җирлек биргән. Коймалар алыштырылган, айлар юкка чыккан, алар урынына гап-гади тимер рәшәткә калган. Халык та хәзер бу урында бакча буласын белә инде.

ПРОБЛЕМА ЮК… ПРОБЛЕМА БАР

Бакчаның булачак хезмәткәрләре сүзенә караганда, Екатерина Беляева анда килгән, тик җитәкче белән күрешеп тормаган. «Балам татарча ничә сүз ишетәчәк?» – дип җикеренгән. Берничә кызның хиҗаптан булуы да шиген арттырган аның. Яулыклы ханым һәм туташлар эшли икән, димәк, дини була, имеш. Ханымның мантыйгына иярсәң, бездә дини мәктәпләр, больница, банк һәм тагын күп кенә учреждениеләр бар булып чыга!

Хәләл ашату да тулысынча хәл ителмәгән әле. Барысы да ата-аналар ризалыгы белән генә эшләнәчәк. Балаларны 6 төркемгә бүлү каралган, ничәсе татар, ничәсе урыс төркеме булачагы янә әти-әниләрнең теләгеннән тора. Бу хәбәрләрне түкми-чәчми теге танышыма җиткердем. Тынычланып калды. Баласын ислам нигезләре белән таныштыралар дип коты калмаган булган икән мескенкәйнең.

Аны тынычландыруын тынычландырдым, тик үз күңелем борчуга калды. Бакчаның исеме җисеменә туры килерме? Ачканда татар телле итеп ача, әллә нинди буш вәгъдәләр бирә беләбез, тик, әти-әниләр теләге дигән булып, тиз арада урыслаштырып та куябыз. Баласын татар телендә тәрбияләргә теләгән ата-ана бу сорауга җавап эзләсә, комачауламас иде.

89нчы балалар бакчасы турында берничә кеше белән сөйләштем, шунысы гаҗәп, барлык әңгәмәләр дә шушындый рухта узды:

– Димәк, бакча татар телендә тәрбия һәм белем бирәчәк инде?

– Әйе. Тик урыс балаларының теләкләре канәгатьләндереләчәк, аларга аерым төркемнәр булачак.

– Аерым төркем булса да, аларга да татар теле укытылачактыр бит?

– Әйе. Тик алар белән күбрәк урыс телендә эшләячәкләр, бернинди кыенлык булмаячак.

– Бакчага хезмәткәрләр туплаганда аларның татар телен белүе мәҗбүриме?

– Әйе. Тик, әйтик, урыс телле төркемнәр өчен урыс филологиясен тәмамлаган тәрбиячеләр булачак.

Тоемладыгызмы: кемнедер югарырак куйган, аларның мәнфәгатен ныграк кайгырткан кебек. Әллә миңа гына шулай тоелдымы? Түзмәдем: «Урыс телле балаларны кайгыртуыгыз бик әйбәт, менә татар әти-әниләренең, бакчаның исеме җисеменә туры килерме икән, дип икеләнү ихтималлыгы барлыгын уйламыйсызмы?» – дип сорадым. Статуста нәрсә язылган – барысы да сакланачак, диләр. Моңарчы ишетеп-күреп белгән мисалларга күз йомып, ышанасы килә.

«Электрон чират» дигәннәренең менә шундый җитешсезлеге бар шул: ул синең нинди балалар бакчасына барырга теләвеңне бар дип тә белми, үзенчә бүлә дә куя. Урыс әти-әниләре – татар, татарлар исә урыс телле бакчаларга барырга мәҗбүр була. Ә кая барасың, баланы урнаштырырга кирәк бит. Димәк, системаны үзгәртергә кирәк. Череп, таркалып беткәч, бер кочак проблема тудыргач түгел, менә хәзер, яңарак вакытында, эшсезлектән тузга язмаган законнар уйлап чыгарып утыручы депутатлар барында.

P.S. 89нчы балалар бакчасы әти-әниләрдә тагын сораулар тудырмый калмас әле. Гайбәт эзеннән йөргәнче, барысын да җитәкчеләрдән сорашсагыз хәерле булыр. Аларның телефон номерлары кирәк булса, редакциягә мөрәҗәгать итегез.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии