- 09.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Архив
30нчы августта Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү уңаеннан, «Азатлык» кайбер истәлекләрне, вакыйгаларны бәян итте. Дистә еллар узгач та, милли хәрәкәт вәкилләре татар мәнфәгате өчен көрәште. Шул гамәлләрнең берсе – Чаллы үзәгендә чиркәү салуга каршы чыгу булды.
Чиркәү салынырга тиешле урында Боз сарае төзелде һәм шушы көннәрдә Чаллы хоккей командасы биредә тугызынчы-унынчы уен сезонын башлап җибәрде. Милли хәрәкәт вакытында үз сүзен әйтмәсә, фидакарь апалар булмаса, биредә чиркәү чаңнары сугып торасы булган. Ә хәзер бирегә йөзләгән бала, яшьләр, өлкәннәр, меңләгән тамашачы килә. Шушы урында чиркәү салуга каршы чыгучыларның берсе – каршылык чараларында башлап йөргән Асия Зиннурова белән очрашып, шул чорларны искә алдык.
– Асия апа, сез озак еллар дәвамында Чаллы ТИҮнә йөрдегез, оештырылган чараларда катнаштыгыз, алдагы рәтләрдә булдыгыз.
– Бу еллар мәңге күңелдә. Авыр еллар иде, күңелсез хәлләр дә булды. Ул чакта яшьрәк тә идем. Аллага шөкер, милләтебез тормышында актив катнашырга туры килде. Кырыгар автобус белән Казанга, Болгарга, Биләргә барган чаклар булды.
– Асия апа, Чаллы халкы сезнең бер батырлыгыгызны әле дә хәтерли. Сез көрәштәшләрегез белән Чаллы үзәгендә чиркәү төзүгә каршы чыктыгыз. Шушы каршылык хакында Татарстандагы, Русиядәге урыс матбугаты зур шау-шу тудырды. Чаллыдагы христиан руханилары патриархка да мөрәҗәгать итте. Янәсе, Чаллы ТИҮе вәкилләре төзелә башлаган чиркәүнең нигезен җимергәннәр. Бу эшне берничә апа-әби «башкарганы» билгеле булгач, көлкеле вазгыять тә туган иде.
– Ул чорда Җиңү паркының бер өлешен койма белән уратып алдылар. Монда нәрсә төзүләре белән нык кызыксындым, әйтүче, белүче булмады. Аннан соң зур чиркәү комплексы төзүләрен хәбәр иттеләр. Шуннан мин кәгазь-каләм алдым да, чиркәү төзелешенә каршы имзалар җыю эшен башладым. Җиңүгә бит христианнар гына өлеш кертмәде, күпме татар, мөселман корбан булды. Имза җыю барышында минем янга кешеләр җыелды. Наилә (Нионелла) Фазлыева да килде. Керәшен кешесе булса да, шушында имзалар җыюда ул да катнашты. Тора-бара без 10-15 кешегә җиттек. Аннан соң чиркәүне җимердегез дип, хөкем карары чыгарып, Мәрзия Шакирова белән мине унбер көнгә төрмәгә дә яптылар. Чиркәү төзелешенә дип кирпеч, цемент, такталар китерә башладылар бит. Без төзелеш материаллары китергән машиналарны кертмәс өчен җан тартыштык.
Милли хәрәкәттә эш алып бару җиңел түгел инде. Милли хәрәкәттә булу – куркаклар эше түгел. Анда сабырлык кирәк. Чиркәү төзелешенә урын, рөхсәт биргән Чаллының элекке хакиме Рәшит Хәмәдиев 2003нче елның 3нче августында үлеп китте. Аның урынына килгән Илдар Халиков сентябрь аенда башка карар чыгарып, биредә тиз арада Боз сарае төзелде.
– 90нчы елларда сезнең кебек апалар, әбиләр Азатлык мәйданнарында күп булып, милли хәрәкәткә аерым бер көч бирделәр. Хәзер дә милли хәрәкәт эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
– Соңгы вакытта авырып китү сәбәпле, Чаллы ТИҮе оештырган җыеннарга, чараларга бара алмыйм. Әмма бик барасы килә. Шулай да телефон аша хәл-әхвәлләрне белеп торам. Менә 30нчы августны да җыр-бию бәйрәменә әйләндерделәр. Милли җанлы кеше буларак, бу күренешкә нык борчылам. Татар конгрессы да Сабантуйлар гына оештыруга кайтып калды. Хәзер басым бик көчле, әллә ни майтарып та булмыйдыр.
– Асия апа, әңгәмә барышында берничә тапкыр авыру булуыгызны искәрттегез. Сер булмаса, нинди чир икәнен әйтеп китә алмассызмы?
– Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар авыру сәбәпләрен белә, әйтә алмады. Тикшеренә торгач, авыруымның йөрәк белән бәйле булуы ачыкланды. Шушы көннәрдә Казанга операциягә чакырдылар.
– Элекке көрәштәшләрегез онытмыймы, хәл беләме?
– Милли хәрәкәттә ихлас, чын күңелдән йөргән кешеләр гел аралашып торалар. ТИҮ рәисе Рафис, аның хатыны Нурзия, Наилә Вилданова һәм бик күпләр көн-аралаш шалтыратып тора. Аллага шөкер, балаларым, оныкларым да килә. Безнең бит биш балабыз, унике оныгыбыз бар. Балаларыбызны татар мәктәпләрендә укыттык. Оныкларыбыз да татар мәктәпләренә йөри. Безгә килгәч, урысча сүз катнаштырып сөйләшмиләр. Мин алардан кечкенәдән үк үзебезнең телдә сөйләшүне таләп иттем.
* * * *
Без Асия апа Зиннурованың ире Габделбәр әфәнденең дә кайбер фикерләрен белдек. Хатыны милли хәрәкәт эшендә, урам җыеннарында катнашканда, төрмәләрдә, мәхкәмә юлларында йөргәндә ачуы килгән вакытлар булмадымы икән?
– Ул елларда милли хәрәкәттә катнашу, көрәшү кирәк иде. Мин аны аңлый идем. Ул беренчеләр сафында булды. Балаларны да татарча тәрбияләү аның өстендә иде. Мин барысы өчен дә аңа рәхмәтле, – диде Габделбәр әфәнде.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Сугыш ветераннары Украинадагы сугышка каршы
Башкортстанның Сугыш ветераннары берлеге рәисе Тимерьян Рәҗәпов, Украинада барган сугышны туктату таләбе белән, митинг үткәрергә уйлары барлыгын белдерде. Русия шәһәрләрендә Әфган сугышы ветераннары сугышка каршы чаралар оештыра башлады.x
Башкортстанның Сугыш ветераннары берлеге рәисе Тимерьян Рәҗәпов сүзләренчә, хәзер Русиядә нинди генә урам чарасы үткәрергә җыенма, кануннар кырыслатылу сәбәпле, аларны оештыру җиңел түгел. Шулай да алар Украинада барган сугышка каршы берәр чара үткәрү турында уйлыйлар.«Мин сугышка каршы. Телевизордан карап, күпләрнең һәлак булуын беләм. Бу кирәкмәгән сугыш дип уйлыйм. Сугышның ни икәнен һәм аның нинди кайгылар алып килүен Әфганстанда күрдем инде», – ди Рәҗәпов. Аның фикеренчә, бу сугышта кем генә катнашмасын, Русия ягыннан үз теләге белән анда барганнармы, әллә Украина хәрбиләреме, әллә «ополченецлармы» – барыбер бу кан коешны тиз арада туктату зарур. Үзе ул бу сугышта Русия гаскәрләре катнашмый дип саный.
Рәҗәпов элекке Советлар берлеге илләрендәге сугыш ветераннарының 31нче августтан 2нче сентябрьгә кадәр Мәскәүдә үткән җыенында катнашкан. Бу чарада Украинада бара торган сугышны туктату таләбе белән резолюция кабул ителгән.
«Бу чара вакытында Украинаның Әфган сугышы ветераннары җитәкчесе дә чыгыш ясады. Ул Украина Президенты Петр Порошенко сәясәтен хуплый. 11 чит илдән һәм Русиянең 40 төбәгеннән килгән егетләр алдында чыгыш ясаганда, ул: «Әйдәгез, Путинга һәм Порошенкога бу сугышны туктатыйк, дип мөрәҗәгать белән чыгыйк», – диде. Аның тәкъдимен бу чарада катнашучыларның барысы да хуплады һәм резолюция кабул иттек», – ди Рәҗәпов. x
Русиянең Әфганстан ветераннары берлегенең Бежицки бүлеге 5нче сентябрьдә Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде. 13нче сентябрьдәге протест чарасы турында да килешенгән. «Украина белән сугыш булмаска тиеш» һәм «Икенче Әфганстанны булдырмаячакбыз» дигән шигарьләр белән чыкты алар. 11нче сентябрьдәге чарада 40 кеше катнашачак һәм аларның кулларында «Интернационалист сугышчылар Украина белән сугышка каршы», «Безгә икенче Әфганстан булмаячак дип вәгъдә иткән иделәр» дигән шигарьләр дә булачак.
Бу чараны оештыручы Владимир Барабанов сүзләренчә, Русиядәге телевидениедә Украинадагы сугыш турында бары тик ялган гына күрсәтелә һәм кешеләр моңа ышана, ә Әфганстаннан кайткан кебек табутлар кайта башлагач, алар фикерен үзгәртәчәк. «Әфганстандагы сугыш та нәкъ шулай ук башланган иде. Без, Әфган сугышы ветераннары, моны яхшы хәтерлибез, бу вакыйгаларның кабатлануын теләмибез», – ди Барабанов. Аның сүзләренчә, хәзер дә Советлар Берлеге вакытындагы кебек кешеләрнең проблемаларын сугыш белән оныттырырга телиләр һәм Русиянең бу гамәлләрендә ялган ярылып ята. «Мин бу сугышның төбендә социаль сәбәпләр ята дип уйлыйм. Русиядә һәм Украинада яшәүчеләр дә тормышларыннан канәгать түгел. Начар тормышка гаеплеләрне эзләү элек тә булган, хәзер менә чираттагы дошман табылды, ул – Украина», – ди оештыручы.
Русиядән үз теләкләре белән бу сугышка баручылар, телевидениегә интервью биргәндә, «гаделлек өчен көрәшәбез һәм һәлак та булабыз» дип ялкынлы сүзләр сөйләүчеләр турында ул: «Алар ниндидер явыз көчләргә каршы сугыша. Алар урыс республикасы төзергә тели, ә моның төбендә нацизм ята. Алар ахмакларча аны Русиягә кушарга маташамы? Гомумән, бу сугышның максаты анык түгел. Монда барысы да махсус операциягә охшап тора. Без, элекке хәрбиләр буларак, моны яхшы аңлыйбыз. Руслар Украинада начар яшәгәнгә, украиналылар гаепле дип белдерүләр берничек тә дөреслеккә туры килми. Экраннардан коточкыч алдаулар күрсәтелә. Күпләр, нигәдер, телевизордан күрсәткәннәргә сукырларча ышана», – ди Барабанов.
Наил АЛАН.
Путин сакчылары инвалид татар кызының кулын авырттырган
31нче августта Чиләбедә узган халыкара дзюдо чемпионаты күңелсез вакыйга белән тәмамланган. I төркем инвалид Динара Мөхетдинова белән әтисе Габидулла Владимир Путинны күрер өчен чемпионатка махсус килгәннәр. «Без әти белән Путинга мөрәҗәгать итмәкче идек. Президентның сакчылары янына бардык та, «үтсәк ярыймы», дип сорадык. Безгә рөхсәт бирмәделәр. Шуннан соң мине әти Путинга таба этеп алып китте. Безне куып тоттылар, арбаны җилтерәтә башладылар. Соңыннан полиция бүлегенә алып киттеләр. Анда дүрт сәгать тоттылар. Мине хәтта бәдрәфкә конвой белән алып бардылар», – дип сөйләде «Азатлык»ка Динара.
Динара Мөхетдинова Президентка Чиләбедә инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру һәм белем алу турында документлар тапшырмакчы булган. «Инвалидлар утыра торган урыннан читләтеп, Президентка таба барырга булдык. Ләкин сакчылар юлны бүлде. Соңыннан безнең көрәшчеләр һәм япон спортчылары ярышканда, тәнәфес вакытында Путинга таба чыгарга теләдек. Безне янәдән тоттылар. Арба егыла язды. Динараның кулы әле дә авырта. Конституциянең 33нче маддәсе буенча ватандашлар дәүләт органнарына һәм, димәк, Президентка да шәхсән мөрәҗәгать итә ала», – дип сөйли Габидулла әфәнде «URA.RU»га. Аның сүзләренчә, Президентка рөхсәтсез үтү очрагы сакчыларны нык борчыган һәм дулкынландырган. «Полиция бүлегендә хәтта бер майор мине «пәри» (черт) дип атады», – диде Динараның әтисе.
Динара Мөхетдинова Чиләбедә танылган җәмәгать эшлеклесе. Быел ул Селигер лагерена барып, анда Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белән очрашкан һәм Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров белән танышкан. Селигерга да, Мәскәүгә укырга да, Евкуровка кунакка да Динара әтисе белән иске «Ока» машинасында йөри. Евкуров ярдәме белән алар машинага яңа тәгәрмәчләр алганнар.
«Ингушетиядә кешеләр ничектер йомшаграк, мәрхәмәтлерәк, – дип сөйли Динара. – Урамда инвалид арбасын күргәч, үтеп баручылар гел ярдәм итәргә ашыга. Кызганыч, безнең илдә андый мөнәсәбәт юк».
Путинга дигән документлар, кызганычка, Президентка барып җитмәгән. Тикшергәннән соң, полиция пакетны Мөхетдиновларга кире кайтарган.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.
Русиядә хакимиятне саклау өчен өстәмә көчләр булдырыла
Украинадагы сепаратист сугышчылар өчен ярдәм җыючы, «Урыс Дөньясы»н күтәрүне үзенең төп максаты итеп куйган «Отрада» фонды Антимайдан шурасы белән берлектә Русиядә антимайдан дружиналары оештыруын игълан итте.Бу эштә ярдәм итүне сорап, Антимайдан шурасы һәм «Отрада» фонды Русиянең кайбер төбәкләре җитәкчеләренә хатлар да юллаган.
Дружиналарның унышар кешелек итеп төзелүе, аларны «десятник» җитәкләячәге, «десятник»ның Русия тәртип саклау системасы хезмәткәре белән турыдан-туры бәйләнештә булачагы игълан ителде. Ничә унлык булдыру һәм аларны ни дәрәҗәдә куллану мәсьәләсен тәртип саклау хезмәткәрләре хәл итәчәк.
Дружиналарга тәртип саклау хезмәтләре ветераннарын җыячаклар.
Антимайдан шурасы башлыгы Евгений Шабаев «Известия» газетасына антимайдан дружиналарының бу айда ук эшли башлаячагын белдергән.
«Украина белән чиктәш барлык төбәкләрнең җитәкчеләренә, шулай ук үзәк Русия төбәкләренең башлыкларына хатлар юлладык. Беренче чиратта дружиналар үз эшләрен шушы субъектларда, ә киләчәктә бар ил буйлап башкарачак. Аларның төп бурычы – Русиядә конституцион тәртипне саклау булачак», – ди Шабаев.
Бу дружиналарга элекке милиция-полиция хезмәткәрләрен туплаучы «Отрада» оешмасы 2011нче елда оешкан һәм үзен провославларның шул исем белән бәйле Мәрьям-ана иконасы хөрмәтенә «Отрада» дип атаган. Үзенең төп максаты дип ул «Урыс Дөньясы» өчен көрәшүне атый.
Русия Президенты Владимир Путин да июнь ахырында Венадагы чыгышында, Украинада «этник урысларны» һәм «үзләрен урыс дөньясының бер өлеше дип санаучыларны» яклаячагын белдереп, «моның өчен хәрби көчләрне кулланырга туры килмәс дип өметләнәм», дип әйткән иде.
«Отрада» Русиядә дружиналар оештыру белән бергә Украинадагы сепаратист сугышчыларга ярдәм итү эшен «Украина күләмендә протест чаралары оештыру һәм координацияләү», кирәкле максатка хезмәт итәчәк «тематик фото-, аудио-, видео-, кино-материаллар әзерләп тарату» аша да алып барырга җыенуын белдерә.
«Азатлык»ның «Дружиналар Русиядә Кырымны аннексияләү белән көчәя башлаган экспанция сәясәтенә бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә күтәрелергә мөмкин дип көтелгән халык ризасызлыгын бастыру өчен оештырылмыймы?» дигән соравына бу хәлләрне күзәтеп баручы «Новая газета» журналисты Ирек Мортазин аларның ни өчен оештырылуын аңлый алмавын белдерде. «Русиядә тәртип саклау оешмалары, ФСБ, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бар бит. Без болай да халык саны белән чагыштырганда көч структуралары хезмәткәрләре иң күп булган илдә яшибез бит инде. Нәрсәгә ул дружиналар, ополчениеләр? Бу омтылышларны аңлый алмыйм мин», – диде Мортазин.
«ЭврАзЭС» институтының баш мөдире Владимир Лепехин исә мондый дружиналар оешуны хуплап, аларның тәртип саклау оешмаларына хас булмаган вазифаларны үти алачагын белдерде. «Бу дружиналарга берничә бурыч йөкләнәчәк: сәяси киңлекне күзәтү һәм технологияләр булдыру, реакция күрсәтү, мәсәлән, альтернатив чаралар оештыру», – ди Лепехин.
Берничә ел элек Русиядәге православ радикаллар үз дружиналарын төзү тәкъдиме белән чыккан иде инде.x
Русия Кырымны аннексияләү башында анда да асылда шундый ук дружиналар булган «самооборона көчләре» оештырылды. «Азатлык»ка алар үзләрен «халык дружинасы» дип таныштырды.
Тарихи белешмә: Тоталитар системалардагы ихтыярилар төркемнәре
Коммунистлар хакимияте чорында Советлар берлегендә дә «Ихтыяри халык дружинасы» озак еллар буе – 1959нчы елдан 1991нче елга кадәр эшләп килде.
Бу ихтыярилар оешмасы дәүләт тәртип саклау оешмаларына ярдәм итү өчен оештырылды. Иҗтимагый үзешчән оешма статусында эшләүче дружиналарга җинаятьчелеккә каршы көрәшү, тәртип бозуларга юл куймау һәм дәүләт оешмалары белән берлектә халыкка аңлату эшләре алып бару йөкләнде. Дәүләт оешмалары, комсомол, коммунистлар партиясе һәм һөнәр берлекләре дружиналарга ярдәм итеп килде.
Икенче дөнья сугышы алдындагы Германиядә исә мондый ихтыярилар төркемнәрен «Штурм бүлекләре» (SA) дип атаганнар. «Штурм бүлекләре» Германиядәге национал-социалистлар күтәрелешендә хәлиткеч роль уйный.
1934нче елда «Озын пычаклар төне»ннән соң аның бер өлешеннән «Сак бүлекләре» (SS) аерым оешма буларак төзелә. «Штурм бүлекләре» көчсезләнә һәм аларның күпчелек әгъзалары «Сак бүлекләренә» күчә. Шулай да «Бәллүр төн»дәге һөҗүмнәрдә «Штурм бүлекләре» төп көч була.
1945нче елда нацилар җиңелгәннән соң, «Штурм бүлекләре» дә тыела.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии