Әләкче муллалар Президентны хур итмәкче

Әләкче муллалар Президентны хур итмәкче

Искәндәр Сираҗи белән дус та, дошман да булганым юк. Ләкин аның күзгә күренгән язмаларын укып бару гадәткә керде: үз балаларымнан да яшьрәк бу егет нишли, нәрсәләр майтара? Ялгыш яки милләткә зарарлы фикерләр белән буталмыймы? Язмаларын укыган саен зиһендә бер фикер ныгый: усал яза, темасын белеп, тозлап-борычлап яза, ләкин хакыйкатькә хыянәт итми, гаделлек белән халкының күзен ача, уйланырга мәҗбүр итә. Шулай булмаса, бик күбәеп киткән, һәр яңа патшага тәлинкә тота торган куштан журналистлар, язучылар кебек ләббәйкәле әсәрләр генә сырлап ята торган егет булса, ул йөргән юлдан йөрүне дә үзем өчен хурлык санар идем.

Менә монда бу егет өстеннән Миңнехановка күмәкләшеп «жалу» язган дин әһелләренең максатлары Президент кулы, әмере белән болай да бик чамалы сүз иреген тәмам суйдырырга тырышуларын татар матбугатын тәмам бетертергә өндәү дип саныйм мин. Балачагымдагы әләкче, сытык мәктәп балаларын да искә төшерә бу сакаллы сабыйлар. «Апа, карале, Наил мине хурлады… Абый, Рәшит миңа төртте», дип кызгандыра иде ул бәләкәчләр. Акыллы укытучылар ни өчен хурлаулары, төртүләре белән кызыксынмыйча нәтиҗә ясамый иде.

Сез Миңнехановның башын сезнең гаделсез әләкләрегезгә тыгып пычратырга, халык алдында хур итәргә телисезме? Аның проблемалары болай да хәттин ашкан. Әгәр дә ул, ялгышып, сезнең «традицион, радикал ислам»нарыгызга катыша башласа, үзен сайларга тиеш халык алдына нинди йөз белән чыгарга тиеш?

Мин үзем, мәсәлән, Алланың да, Исламның да, Коръән шәрифнең дә бер генә икәненә иман китергән кеше. Сез, бәлки, Аллаһы Тәгалә Ислам динендәге һәр милләткә, һәр илгә аерым Коръән, үзенчәлекле Ислам иңдергән дип беләсездер? Алай уйлыйсыз икән, сез инде күптән җәһәннәмгә кисәү кандидатлары. Хак Ислам христиан динендәге патшалардан тәреле орден, медаль тактыруларга да мохтаҗ түгел. Аллаһының барлыгына, берлегенә иман китерүдән дә зуррак бүләк тә, бәхет тә юк мөселманга. Монысын да беләдер сезнең «жалу»ны укыячак Миңнеханов. Әле ул диннең дәүләттән аерым булырга тиешлеген миннән дә яхшырак беләдер, ә?! Президент икән, дингә ышанмаган очракта да, Русия Конституциясен яттан белергә тиеш ул. «Традицион исламның» мөселманнарның башка диннәр аягы астында тапталуга дучар итәчәген дә аңламый түгелдер хәтта.

Әгәр дә инде сезләрне нахакка «пычраталар» икән, рәнҗисез икән, Искәндәр кебекләрнең язмаларын юкка чыгара торган анализлы язмалар белән матбугат битләрендә бәхәскә керегез, телеэкраннарда полемикалар алып барыгыз, дискуссияләр оештырыгыз. Искәндәрнең кайсы җөмләсендә, кайсы сүзендә нинди нахаклыгы бар, исбатлап, барлык мөселманнар алдында йөзенә, күзенә терәп күрсәтегез. Теләсәгез, мине дә чакырыгыз андый бәхәсләргә. Ләкин шуны онытмагыз, халкыбыз «традицион исламның» мәкерләрен би-и-к яхшы белә хәзер, ул инде, иншаллаһ, надан түгел. Кемнәрнең Хак мөселман, кемнәрнең хас мөселман икәнен йөзенә, сүзенә карауга ук таный.

Фәнзаман БАТТАЛ.
Казан шәһәре.

Тавык витамины кешегә файдалы?

Голландиянең «ДСМ» компаниясе 2011 елда Чаллыда витаминлы-минерал катнашмалар ширкәтен эшләтеп җибәргән иде.

Терлек азыгына кушыла торган бу катнашманы премикс дип тә атыйлар. Ул чебеш-тавыклар, дуңгызлар үстерүдә кулланыла.

«ДСМ» ширкәте башлыгы Фейке Сийбесма атна азагында Чаллыга килеп матбугат очрашуында катнашты һәм үз эшләре турында кайбер мәгълүматлар биреп, болай диде:

«Дөнья күләмендә танылган компаниянең баш фатиры Нидерландта урнашкан. Аның 24 мең хезмәткәре бар. Без Кытай, Һиндстан, Бразилиядә эш алып барабыз. Татарстанга килергә безне Илшат әфәнде Фәрдиев күндерде. Казан Кирмәнендә, Кол Шәриф мәчетендә булдык. Татарстанның архитектурасына, чисталыгына сокландык.

Без Русиядә 10 ел чамасы эшлибез. Русияне аңлау өчен шактый вакыт кирәк булды, инвестиция кертергә курку тойгылары бар иде. Татарстанны сайлап ялгышмадык», – диде «ДСМ» компаниясе җитәкчесе Фейке әфәнде.

5 октябрь көнне Татарстанның «Челтәр компаниясе» ачык акционерлар җәмгыяте мөдире Илшат Фәрдиев Голландия делегациясен Чаллыга алып килде. Без Илшат әфәндегә дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм мондый җаваплар алдык:

– Чаллы төбәгендәге әлеге ширкәт Голландиянең «ДСМ» компаниясе белән берлектә төзелде. Монда кош-кортларга, дуңгызларга һәм башка терлек өчен витаминнар җитештерелә. Бу матдәләр азыкка кушылып бирелә һәм аның файдасы гаять зур. Шушы витаминлы азыкны кулланып үстерелгән мал-туар, кош ите дә кеше өчен зарарсыз, файдалы.

Ширкәт бүген 80% куәтенә эшли. Җитештергәнтоварның 40%ы – Татарстанда, калганы Русия өлкәләрендә сатыла. Мондый ширкәт әлегә Русиядә бердәнбер. Кемнәр файдасын таба, кемнең икътисади үсәсе килә – шулар бу катнашманы куллана. Эшкуарлар дөнья күләмендәге алдынгы, яңа технологияле шушы компания товарыназур игътибар бирә. ДСМ – кеше сәламәтлеген кайгырта торган оешма.

– Ширкәт Чаллыдан ерак булмаган Тукай районы җирендә урнашкан. Шушы төбәк халкы өчен мохит чисталыгы ягыннан борчылырлык сәбәпләр дә бар дигән сүзләр ишетелә?

– Экология ягыннан борчылырга урын юк. Проект Русия күләмендә каралып, тикшерелеп тормышка ашырылды һәм бернинди зарарлану, зыян күрү куркынычы юк. Кеше үзе кулланган кош ите, терлек ите аша үз сәламәтлеген ныгыта ала. Бүген биредә 40 кеше эшли. Күп белгечләр чит илләрдә тәҗрибә алды һәм алар фән казанышларын кулланып эш итә.

Чаллыдагы сәфәрдән соң Голландия эшмәкәрләре Самара өлкәсендәге Тольятти каласына юл алдылар.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Шәймиев мөфти булудан баш тарткан

Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин быел Болгар җыены вакытында Шәймиевкә үз вазифасын тәкъдим итеп, мөфти булырга чакырган иде. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу тәкъдимне кире каккан. Бу хакта Татар-ислам сәхифәсе хәбәр итә.

3 октябрь көнне Таҗетдин Казан кремлендә Минтимер Шәймиев белән очрашкан. Мөфтинең Казанга сәфәр бару максаты Дәүләт киңәшчесен Уфада 13 октябрьдә узачак Үзәк нәзарәтнең тугызынчы корылтае һәм бөтен Русия мөселманнарын берләштерәчәк «Гибадуррахман» иҗтимагый оешмасы төзелү турында фикер алышу булган. Әлеге оешма 13 октябрьдә Уфада оештырыла.

Шәймиев, Болгар һәм Зөяне торгызу белән ныклап шөгыльләнгәнгә, «Гибадуррахман» рәисе булу турында киң җәмәгатьчелек белән фикерләшергә тәкъдим иткән.

Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев Таҗетдингә Урыс халкы соборын (җыенын) патриарх Кирилл җитәкләвен исенә төшергән. «Шуңа федерал «Гибадуррахман» оешмасын Русия мөселманнары лидеры – Шәйхул-ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин җитәкләсә мәгънәле булыр», – дип белдергән Шәймиев. Бу турыда Үзәк нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Традицион исламны аңлаттылар

5 октябрьдә Татарстан Диния нәзарәтендә журналистларга традицион ислам хакында мәгълүмат бирү максатыннан матбугат очрашуы оештырылды.

Чараны ачып җибәргән мөфти урынбасары Габдулла Әдһәмов традиция сүзенең гарәп телендә «сөннәт» дигән сүз белән синоним булуын белдерде.

«Традицион ислам термины динебезгә каршы килми. Киресенчә, дин белән халыкның гореф-гадәтен бәйли», – диде ул.

Русия ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров фикеренчә, хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекле ягы – аның рациональ булуында.

«Гореф-гадәтләргә нигезләнгән исламда кеше 40 яшенә кадәр белем эстәргә, борынгы дини китапларны укырга, тәфсирләрне тикшерергә, мәзһәбләрне өйрәнергә тиеш. Ә сәләфиләрдә исә мәзһәбләр, элекке имамнарның фикерләре нигә кирәк, менә сиңа Коръән, менә сиңа сөннәт, бар да исламны аңлат, дип әйтәләр. Шулай итеп 17 яшьлек яшь егет исламны аңлата башлый», – дип Рөстәм Батров традицион һәм традицион булмаган ислам арасындагы аермаларны аңлатты.

«Шуны да әйтергә кирәк, кемнең динне дөрес итеп тотуын, кемнең ихлас, кемнең тәкәббер булуын без бәяли алмыйбыз, аны бары тик Аллаһы Тәгалә белә», – дип йомгаклады ул сүзен.

Батров татарларның традицион динен аңлатса да, үз чыгышын урыс телендә ясады.

Райнур ШАКИР.

Мәгарифне яңа сынау көтә

Дәүләт Думасына мәгариф турында ике канун өлгесе тәкъдим ителде. Аның берсен Русия хөкүмәте, икенчесен думадагы КПРФ фракциясе әзерләгән. Шушы ике канyнның берсе кабул ителсә, Русия мәгарифе алдагы берничә дистә еллар буе аның нигезендә эшләячәк.

Бу ике канун өлгесе дә моннан бер атна элек Татарстан Дәүләт Шурасына кайтып төшкән һәм мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында 2 октябрьдә алар турында сөйләшү дә булган. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге ике канун да милли мәгарифкә зур куркыныч тудыра дип белдерде.

– Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә телләрне өйрәнүнең Русия хөкүмәте тарафыннан гарантияләнүе турында әйтелә. Шуңа нигезләнеп илнең хәзер эшләп килүче мәгариф канунында «Русиядә туган телләрне өйрәнү һәм укыту Русия төбәкләренең кануннары белән билгеләнә һәм тәртипкә салына» дип әйтелгән иде. Безгә килеп төшкән канун өлгесендә бу бөтенләй юк. Русиядә 21 милли республика бар. Әлегә кадәр милли республикаларда туган телләрне һәм милли мәдәниятләрне өйрәнү республикаларның кануннары нигезендә хәл ителде. Әгәр бу яңа канун өлгесе шул килеш кабул ителсә, безнең андый хокук юкка чыгачак. Бу 309нчы канунның дәвамы, аны тагын да ныгыту һәм куәтләү дигән сүз. Без һич кенә дә моның белән килешә алмыйбыз.

Бу канун өлгесендә бер генә нәрсә бар, ул да булса – «Русия ватандашлары үз туган телләрендә белем алырга хокуклы» диелгән. Ә ничек хокуклы, аның тәртибе ничек булуын киләчәктә милли республикалар үзләре билгели алмаячак. Мәскәү ничек куша, Мәскәү нинди тәртип чыгара, без шуның белән генә эшләргә тиеш булабыз. Бу мәсьәләне үзебезнең комитетта карагач, аның белән килешмәвебезне Русия Думасына җиткердек инде, – диде Разил Вәлиев. – Әгәр 21 республика, төбәкләр дә бердәм булып бу канун өлгесенә каршы чыкса, аңа үз төзәтмәләрен җибәрсә, Русия Думасының һәм ил җитәкчелегенең фикере безнең якка үзгәрергә мөмкин дигән өмет тә бар.

Татарстаннан Русия Думасы депутаты, Думада мәгариф комитеты әгъзасы, Русия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов яңа канун өлгесенең милли мәгарифкә әллә ни куркынычы булмавын, әлегә үзгәрешләр кертергә вакыт барлыгын әйтә.

«16 октябрьдә без бу канун өлгесен беренче укылышта караячакбыз. Аннан соң аңа төрле үзгәрешләр, өстәмәләр кертү өчен бер ай вакыт бирелә. Хөкүмәт һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән канун өлгесе безне тулысынча канәгатьләндерә дигән сүз түгел әле бу. Безнең тәкъдимнәр дә бар. Мисал өчен, авыл мәктәпләрен ябу-япмау мәсьәләсен район депутатлары хәл итә дигән фикер кертелгән. Без авыл җирендә торган кешеләрнең фикерен дә исәпкә алырга кирәк дигән тәкъдим кертәбез. Туган телне өйрәнүне тагын бераз көчәйтеп җибәрү өчен дә төзәтмә ясап, иске канундагы кебек гамәлләп куярга кирәк», – ди ул.

Наил АЛАН.

Комментарии