- 09.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Архив
Якыннарыгызга сөенечле хәбәрләрне еш сөйлисезме? Кемнең дә булса шатлыгын күршеләргә, якыннарыгызга җиткерәсезме? Кар яки яңгыр яуганны урамга чыгып күзәткәнегез бармы? Чаңгыда еш шуасызмы? Табигатькә чыгып ял итәсезме? Бу сорауларыма уңай җавап бирүчеләрнең саны аз булыр дип уйлыйм. Ни өчен?
Кешеләр өчен ачу килү, күралмау, ышанмаучанлык, көнләшү кебек хисләр – бүгенге көн өчен табигый әйбер. Барыбызны кемнеңдер аянычлы язмышы, кайгысы кызыксындыра. Бу вакытта кичергән хисләрне бер дә уңай дип булмый: йә көнләшәбез, йә кызганабыз, йә сөенәбез, йә тулысынча битараф калабыз. Газеталарда да нәкъ менә шундый язмаларны эзлибез. Корреспондент белән ерак юлларга «барып», берәрсенең аянычлы язмышы турында елый-елый укыйбыз. Ә ачырак телле журналистларның дәүләт сәясәтенең гаделсезлеге турындагы язмаларын укыгач, кызып китеп, шул дәүләтне, ришвәт алучы «нәчәлникләр»не сүгә башлыйбыз. Якыннарыбыз безнең белән килешмәсә (үз фикерең булу дигәне шул инде ул), бәхәскә керәбез. Ниндидер дәлилләр китерә-китерә, тормыштагы шундый очракларны искә төшерә-төшерә бәхәсләшәбез.
Әмма әлеге гәҗитләрдә мәзәк, кызыклы хәлләр турында да язмалар очрый. Тынычлангач, шуларны укыйбыз. Хәтта көлеп куябыз. Ә менә күптән түгел кулыма бер газета килеп эләкте. Шаккаттым: бу басма бары тик кешеләрнең, гаиләләрнең аянычлы язмышлары, хәсрәтле вакыйгалар турында яза. Һәм аны яздырып алучылар да бар! Миңа калса, моның кадәр тискәре эмоцияләргә омтылучылар наркоманнарны хәтерләтә. Алар «гыйбрәт алырлык хәлләр бит ул» дип акланалар аклануын… Тик менә «депрессия» диагнозы соңгы вакытта бик еш куела түгелме соң? Бәлки, аянычлы язмышлардан гыйбрәт түгел, ә бәхетлеләрдән үрнәк алыргадыр?
Телевидениедә дә шул ук хәлләр. Кичен Беренче каналда күрсәтелә торган «Пусть говорят» тапшыруын миллионнарча тамашачы карый. Анасы ташлаган бала үсеп, аны эзли яисә иреннән аерылган хатын: «Балаларым белән күрештерми», – дип елап утыра. Үз проблемалары белән уртаклашырга «йолдызлар» да килсә, тапшыруның рейтингы берничә мәртәбә артачак. Студия төп катнашучыларга «ярдәм итәргә» омтылучы психологлар, артистлар, тамашачылар белән шыплап тулган. Күпме пычрак кер чыгарыла, тапшыруда геройларның якыннары, туганнары, дошманнары катнаша. Аларның барысы да проблемага үз карашын җиткерергә, киңәш бирергә тели. Беркемне дә битараф калдырмаслык итеп, гади бер проблемадан зур кар өеме ясала. Һәм моның өчен тапшыруны әзерләүче команда тырыша. Сценарий язалар, кеше тормышында казынып, башкаларны кызыктырырлык мизгелләр табалар. Биредә төп максат – геройның проблемасын чишү һәм аңа ярдәм итү түгел, ә шоу ясап, рейтингны күтәрү. Телевизордан карап утыручылар, сарык көтүе сыман, үзләре белән идарә итүчеләргә буйсына. Студиядә утыручыларның йә кайгыларын уртаклашабыз, йә аларны яклыйбыз, йә: «Шул кирәк сиңа», – дип сөенеп тә куябыз. «Пусть говорят» беткәч тә, тынычлана алмыйбыз. Күпме начар эмоцияләр тудыра мондый тапшырулар, тәмам җелекне суыра. Аннан соң берни турында да уйлый алмыйбыз, әле икенче көнне якыннарыбызга яки танышларга әлеге хәлләрне сөйләп, бу эмоцияләрне кабат яңартабыз.
НТВ телеканалында көн дә «Суд присяжных» тапшыруы күрсәтелә. Реаль очраклар буенча төшерелгән үтерү, көчләү, кешеләрне хайваннарча кыйнау һ.б.шундый җинаятьләрне эшләгән «артистларны» присяжныйлар хөкем итә. Бу процессны карау өчен нерв системасы нык булырга тиеш, чөнки «зыян күрүчеләр»нең «туганнар»ын тыңларга, күз яшьләрен күрергә туры киләчәк. Прокурор гаепли, адвокат яклый, шаһитләр күрсәтмәләрен бирә. Без җинаятьчене беренче караштан ук күралмый башлыйбыз. Ниндидер мизгелдә тамашачының күңелендә, бәлки, җинаятьче гаепсездер дигән уй туа. Бу вакытта без аның җинаять эшләгәнен белә торып, аны үтерүгә этәргән сәбәпләр эзлибез. Әмма иң куркынычы – боларны әле психикалары формалашып җитмәгән балалар карый. Әлеге тапшыру һәм шулай ук «Ментовские войны», «Тайны следствия», «Бухта страха», «Прокурорская проверка», «Семейные драмы» кебек сериаллар көпә-көндез, ягъни ата-аналар эштә, ә балалары инде мәктәптән кайткан вакытта күрсәтелә. Дәвамнары да һаман төшерелә тора, чөнки әлеге дә баягы рейтинг югары. Инде 6-7 яшендә: «Нәрсә ул секс?» – дип сорау биргән сабыйга ни дип җавап бирергә? Кинода хокук саклаучыларны яклыйбыз, аңлыйбыз, кызганабыз, җинаятьчене кулга алганда атып үтерсәләр, җәзасын алды, дип шатланып куябыз. Әмма, җәмәгать, хокук саклаучы бу вакытта үзе дә үтерүче булып чыга түгелме? Димәк, без үтерүне хуплыйбыз?!
Бервакыт 9нчы мәктәп янында бер малайның икенчесен кыйнаганын күреп шаккаттым. Авырттырыр өчен кайсы җиренә тибәргә белеп тибә бит бу!
Өлкәнрәк кешеләр еш кына элек кеп-кечкенә фатирларда туганнар, дуслар белән бергә җыелып, сөйләшеп-көлешеп, гармунда уйнап, җырлап утырулары, аннары кунактан биш километр араны җәяү кайтулары турында сөйлиләр. Шулчак алардан көнләшеп куям. Телевизорга, компьютерга текәлеп утырган балалар урамга уйнарга чыкмый. Йорт ишегаллары буш. Өлкәннәр турында әйтәсе дә юк. Тирә-юньдә моның кадәр тискәре эмоцияләр тудыра торган факторлар булганда, бәхет, оптимизм, өмет, соклану, сөю кебек хисләрне тою мөмкинме? Сез ничек уйлыйсыз?
ЛилияЗАҺРЕТДИНОВА.

Комментарии