Капшап карый торган музей кирәк!

Капшап карый торган музей кирәк!

Музейларны кечкенәдән үк яратмадым: җансыз предметлар, янда бертуктаусыз тукылдап торучы бәйләнчек экскурсовод, классташларның боек чырайлары бер дә кәефне күтәрми иде. Әле өстәвенә бернәрсәгә дә тияргә ярамый: беренче үтүкләр белән үтүкләп тә карамагач, аңа карап торуның ни кызыгы бар? Музейга, мәктәпне тәмамлагач, аяк та басмыйм дигән идем. Бар да син дигәнчә булмый икән ул.

ТЫЮЛАР БЕЛӘН ТУЛЫ ТЫЮЛЫК

Музейлар турында язуымны төшемдә күрсәм, аны, озак уйламыйча, куркынычлар рәтенә кертер идем. Ник дигәндә, күңелсез темаларны яратмыйм. Тик телевидениедә эшләү «яратам-яратмыйм»ны карап тормый – сюжет сорый. Мин исә күргәннәремне анализлап, язма да язарга булдым: гади табигать, көнкүреш музейларыннан гарык булганга, ачык һавадагы музей-комплекслар турында. Үзенчәлекле бит: үзе тарих та, табигать тә, күңел ачу да. 21нче йөзьеллыкта 13нче гасырның йорт-көнкүрешен кайда күреп була тагын? Андый музейлар бездә бармак белән генә санарлык: Биләр, Болгар, Иске Казан тыюлыклары. Боларны дәүләт үз канаты астына алып үстерә, җылыта, ашата. Күптән түгел «Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгы»на барырга туры килде. Уйлап карасаң, тарихи урын үзе: хан чишмәләре чылтырап аккан җир. Тик тыюлыкның кирмәненә күз төшерсәң – тарих юк анда, сизелми. Борынга да иң беренче яңа агач исе бәреп керә. Тарихи табылдыклары, казылмалары юк түгел – бар. Музейның беренче каты алар белән тулы. Татар йорты җиһазларын да урнаштырганнар, тышка сугыш коралларын чыгарып куйганнар. Таушалып бетмәсен, туристлар капшый-капшый бозмасын өчен аны уратып алганнар: күз белән генә йөгертеп узасы, кызганыч. Тотмый-уйнамый гына йөрисе булганга күңелсезрәк тоелды миңа биредә. Ошаганы шул: кирмән диварына менеп басасың да, җәелеп киткән болынга, Казансу елгасы койрыгына карый-карый, үзеңне ханбикә итеп күз алдына китереп, патшалыгыңа караш төшерәсең. Минем кебек хыялый булмасагыз, ул «бәхет» тә татымый. Бердәнбер елмайдырган әйбер: идәндә элеккеге заманнарда кулланыла торган тычкан капкыннары очрый. Эчендә тычканнары да бар, уенчык, әлбәттә.

Иске каберлекләр, ташлар да сакланган, чишмәләре дә бар. Бу урынны «изге» дип атаучылар да юк түгел. Алар ел саен, хәтта елына берничә тапкыр килеп, дога кылып, йөзләрен Изге ханнар чишмәсе суы белән юып, үзенчә «хаҗ кыла». Дөрестерме бу, юкмы – безгә хәл итәсе түгел, үзләре беләдер, әмма мәҗүсилек күренешләре күңелне шомландыра, бу урыннан биздерә. Тыюлар белән тулган тыюлык күңелемә һуш килмәде. Сәбәбе гади: кызыклы әйберләрне тотып карарга бирмәделәр, «искелек», тарих исе борынны ярып кермәде. Әле шушында төркем-төркем мәктәп укучыларын экскурсиягә алып киләләр. Бер генә дә тапкыр түгел. Нәрсә күрсәтеп бетерәләрдер, белмим. Тик балаларның көтүче куып барган сарык көтүе кебек йөрисе килмәве йөзләренә чыккан. Сүз уңаеннан, музейга керү бәясе балаларга – 50, олыларга – 100, чит ил кунакларына 200 сум.

ТАТАР ЙОРТЫНДА КӘҖӘЛӘР ДӘ КУНАКЧЫЛ

Күптән түгел генә Яшел Үзән районы, Исәк авылы янында тагын бер музей ачылды. Үзенчәлекле ул: үзе этнографик та, интерактив та, ачык һавада да. XIX-XX гасыр башы татар авылын гәүдәләндергәннәр биредә. Балчык әвәләү, тегүче, тимерче йортларын төзегәннәр, эчләрендә элеккеге эш кораллары бар. Тегү станогында киндер җептән тукыма да тукып була хәтта. Казан – Мәскәү трассасы буйлап барганда, аны күрмичә китеп бару мөмкин түгел: игътибарны биек җил тегермәне җәлеп итә. Музей җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов сүзләренчә, тегермәнне 1943нче елда авыл хатыннары үз куллары белән төзегәннәр. Миңнедамир абый аны, сак кына сүтеп, музей җирлегенә күчергән. Кайбер өлешләре җимерелгәнгә, Козмодемьян шәһәреннән тагын бер җил тегермәне алып кайтып, икедән берне ясаганнар. Җил исеп торганда, аның канатлары әйләнә, оны тарттырыла тора әле дә. Моны үз күзең белән күрү кирәк, аңлатып бирә алмаслык хисләр! Шушында ук татар йорты да төзелгән: чигүле челтәрләр, казанлы мич – чын безнеңчә, матур, милли. Комплекс эчендә таганда да атынырга була, кара мунча да керергә мөмкин. Ерак сәфәр кылучылар, бик кирәксә, осталар йортында куна да кала ала. Моның өчен җитәкче белән дустанә мөнәсәбәт кенә кору кирәк.

Шул ук җирдә кечкенә генә зоопарк та бар. Биредә дуслар Сәлимә кушаматлы ишәк белән ат Мәрьям, тәвә кошы Әминә кебек кош-корт, хайваннар көн күрә. Аеруча кунакчыл булуы белән җәлеп итүче кәҗәләр дә бар: Алинә һәм Ләйлә туристлар белән бергә комплексны әйләнеп үтәргә күп сорап тормыйлар, бары тик сыйпасыннар гына. Музей территориясендә булган бар әйберне дә кул белән тотып карарга була, печән өемнәрендәге куышларга кереп йоклап алырга да мөмкин. Алдагы планнарда крестьян йортын төзеп, анда мәктәп балаларын төрле һөнәрләргә өйрәтү, тарих укыту бар. Әлеге интерактив музейга килүчеләр шактый, бар да кызыксынып нәрсәдер эшли, ниндидер һөнәр үзләштерә. Бу кызыксыну музейның үзенә генә хас булган дуслык мохитенә бәйледер, мөгаен. Ярты гомерен укытучылыкка, аннан соң төзү эшләренә багышлаган Миңнедамир абый бу музейны үз акчасына гына тота – дәүләтнеке түгел, аннан ярдәм дә юк диярлек. Хыялы – татар авылын иң матур яклардан гына күрсәтеп, яшь буында миллилек хисләрен уяту, урта һәм олы буынны яшьлеккә алып кайту, башка милләт кешеләрен татар белән сокландыру. Хыялы чынга аша – француз гаиләсе татар йортына сокланып карап киткән.

НӘФРӘТ УЯТУЛАРЫ БАР…

Музей дәүләтнекеме, шәхсиме – мөһим түгел. Аларның максаты бер: тарихны саклап, алдагы буыннарга тапшыру. Тик менә тарихны яшь буын да сакласын өчен, аңарда кызыксыну, ватанпәрвәрлек хисләрен уяту кирәк. Дәүләт музеена көчләп алып барып, нәфрәт кенә уятулары бар. Укучы алдына агач кирмән бастырып, пыяла астына яшерелгән табылдыклар күрсәтеп кенә булмый, аңа барысын да күрсәтә-күрсәтә эшләтеп аңлатырга, үзләренә дә осталыкта сынап карарга мөмкинлек бирергә кирәк. Кайсыбызның балчык әвәлисе, чын катапультадан «дошманнарга» туп атасы килми? Бабаларының тормышы белән кызыксынып, дусларына: «Минем бабам да шушындый татар йортында яшәгән!» – дисә, хәзерге урыс мохитендә үзенең татар булуыннан оялмаса, киләчәк ышанычлы кулларда, димәк.

Лилия ГАЛИМОВА.

Комментарии