«Татар матбугатының киләчәге барлыгын исбатларга телибез…»

«Татар матбугатының киләчәге барлыгын исбатларга телибез…»

Аның карьерасы аз да түгел, күп тә түгел – келәт түбәсеннән башланган. Ә бүген ул республика күләмендә чыга торган газетаның баш мөхәррире. «Шәһри Казан» дигән өр-яңа диңгездә йөзә башлавына бишенче ай гына әле. Шулай да Гөлнара Ильяс кызы САБИРОВАның әйтер сүзе, уртаклашасы яңалыклары шактый булып чыкты. Аның белән карьера баскычлары хакында да, «Шәһри Казан»ның эчке кухнясы турында да гәпләштек, татар матбугаты кайчан үләчәк, дигән сорауга да җавап эзләдек.

«ҮҖӘТЛЕГЕМ ЯРДӘМ ИТӘ»

– Кайчан да булса башыгызга, мин дә редакция белән җитәкчелек итә алыр идем бит, дигән уйның килгәне бар идеме?

– Җитәкчелек итү дигән хыял юк иде, тик лидерлык сыйфатлары һәрвакыт булды. Без укыганда комсомол чорлары узган иде инде, мин соңгы пионер буыны. Шуннан соң мәктәптә акционерлык җәмгыяте оештырдылар. Берничә ел буе шуның президенты булып тордым.

Мине җитәкче итеп куегыз, дип сорап йөрмәдем. Бәлки, минем эшләгән эшләремдә, гамәлләремдә җитәкче булырдай сыйфатларны күргәннәрдер.

Җитәкче булдым да иҗат итүдән туктадым дигән сүз түгел. Мин шигырьләремне дә язам, сирәк булса да журналистик язмалар да әзерлим, версткага да кереп утырам, журналистлар белән бергә аларның язмаларын да анализлыйм. Җитәкче кәнәфиенә утыру бернәрсәне чикләми дә, артык хокуклар да бирми.

– Димәк, сез максатчан рәвештә журналистикага килгән кеше?

– Мин үземне журналисттан башка һөнәр иясе буларак күз алдыма да китермәдем. Бала чакта кичләрен газета тотып, программа укый, дикторларны кабатларга тырыша идем. Җәй көне келәт түбәсенә менеп, радио булып сөйләгән кыяфәт чыгарам, кычкырып шигырь сөйлим, текст укыйм. Мәктәпне тәмамлагач та, кая укырга керергә, дигән сорау борчымады. Фәкать журналистика, дидем. Мәктәпне медальгә тәмамладым, берничә сайлау юлы бар иде. Әти-әни, бәлки, башка факультетларга да бирерсең, дип әйтеп карады. Керсәм – журналистикага, керә алмасам – беркая да кермим, дидем.

Икенче курс ахырында «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә кердем. Ул вакытта баш мөхәррир Габделхак абый Шәмсетдинов иде. Килдем дә: «Сез мине эшкә алырга тиеш», – дидем. Ул вакытта «Татарстан» телеканалында иртә белән чыга торган «Чулпан» тапшыруында татар газеталарына күзәтү ясыйлар иде. Һәм аны һәр редакциядә график буенча алып баралар. Ә журналистларга бу эш өстәмә йөк кебек тоела иде. Шуңа күрә мине шушы күзәтүне ясарга дип эшкә алдылар. Берничә ай башкардым бу вазыйфаны. Җәйге каникул тәмамланып килгәндә, Габделхак абый миңа хәбәрче булып эшкә урнашырга тәкъдим ясады. Шуннан соң мин читтән торып укуга күчтем.

Анда бер ел эшләгәннән соң, Раиф Усманов белән «Татарстан яшьләре-Атна» (хәзерге «Ирек мәйданы») газетасын эшли башладык. Тагын бер елдан мин «Татарстан яшьләре»нә килдем. Журналист буларак үземне нәкъ менә шушы басмада, Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбендә формалаштым дип саныйм.

Үземне матбугат сәркатибе ролендә дә сынап карадым. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы бик күп тәнкыйть мәкаләләре язылды. Ул вакыттагы министр Айрат Фәррахов: «Син безне гел тәнкыйтьлисең, әйдә, системаны эчтән өйрән», – дип, мине үзләренә чакырды. Анда ике елдан артык эшләдем. Үзем журналист буларак миңа мөрәҗәгать иткән коллегама нәрсә кирәген бик яхшы аңлый идем.

Аннан соң «Татмедиа»да милли проектлар җитәкчесе булдым. Татар телендә чыга торган район газеталары белән эшләдек. Бүгенге татар матбугаты нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап эзләдек, бергәләп үзгәрдек. Һәр район газетасының һәр санын укып бардым. Күп кенә газеталар яңа үсеш алды. Әйтик, Кукмара, Мамадыш, Норлат, Әгерҗе, Әтнә, Сарман, Мөслим район газеталары бик көчле, хәтта кайбер республика журналистлары үрнәк алырдай кыю каләм ияләре эшли бу басмаларда.

– Сүзнең дөресе кирәк: бездә хатын-кыз җитәкчене яратып бетермиләр. «ШК»га эшкә килгәндә шундый шөбһә булмадымы?

– Мин тәвәккәл кеше. Гадәттә, карарларны бик тиз кабул итәм. Миннән, монда килергә телисеңме, дип сорамадылар, менә шундый тәкъдим бар, диделәр. Ә нишләп әле үземне сынап карамаска, дидем. Аллаһка шөкер, минем киңәшләшер кешеләрем, утырып сөйләшә, бик авыр булганда, килеп елый ала торган дусларым, туганнарым бар, аларның булуы да ярдәм итте. «Татмедиа» җитәкчелеге дә – тыңлый һәм ишетә торган кешеләр.

Курку булмады. Хатын-кыз елмаеп яисә елап җиңәргә мөмкин бит. Мин хаксызлыгымны танып, гафу үтенә белә торган кеше. Әмма хаклыгымны аңласам, әнә шул хатын-кызлык сыйфатларын да эшкә җигә алам. Сугышу, дошманлашу минем гамәлем түгел… Аннан, без барыбер кеше психологиясен ир-атларга караганда яхшырак тоемлыйбыз, дип уйлыйм.

«Хатын-кыз, өстәвенә шундый яшь килеш җитәкче була аламы, кем этеп йөртә инде аны, аның кеме бар…» ише гайбәтләрне күп ишеттем. Һәр ишеткән сүз аерым көч өсти. Миндә бит әле мишәрлек үҗәтлеге дә бар.

Әгәр мине бүген ниндидер көпчәк заводына директор итеп куярга уйласалар, мин әле, башкарып чыга алырмынмы, дип уйлар идем. Ә журналистикада хатын-кызларның җитәкчелек итүе киң таралган, моңа үрнәк мисаллар да байтак.

САЛЛЫ ДА БУЛСЫН, ҖИҢЕЛ ДӘ

– «ШК»га килгәндә нәрсәне кайсы башыннан тотып үзгәртү турында идеяләр бар идеме?

– Килгәндә билгеле бер фикерем әзер иде, әмма аны берәүгә дә көчләп такмадым. Беренче эш итеп коллектив белән сөйләшеп, аларның фикерләрен сораштым.

Аннан соң мин буш урынга килмәдем. Бер яктан караганда, булганны үзгәртүгә караганда, яңа әйберне барлыкка китерү күпкә җиңелрәк кебек булса да, мин шактый көчле командага, үз исеме булган газетага килдем. Авыз тутырып, газета үзгәрде, дип әйтәсем килми, без камилләшәбез. Һәр чорның үз таләпләре, шуңа яраклашабыз. Бүгенге газета «Твиттер»да 140 тамгалы хәбәрләрне генә укырга ияләшкән укучы аңларлык дәрәҗәдә җиңел дә, шул ук вакытта фикерле дә, универсаль да булырга тиеш.

– Баш мөхәррир булып эшкә урнашкан гына вакытыгызда, беренче эш итеп «ШК»ның сайтын күтәрү өстендә эшләячәкбез, дигән идегез…

– Чыннан да, бу юнәлештә эшлибез. Хәзер эш сайтны ясаучыларда терәлеп калды. Махсус кеше – веб-редактор да эзлибез. Әгәр теләүчеләр бар икән, рәхим итсеннәр. Журналистика бүлеген тәмамлаган булырга тиеш, дигән таләп юк. Аңа интернет матбугат чарасы кызык булсын, ул заман сулышын тойсын, сәясәттә, милләтара мөнәсәбәтләрдә бераз булса да «йөзсен». Тормыш тәҗрибәсе дә кирәк. Шуңа күрә яше 25ләрдән узган булса яхшы. Җенес буенча чикләү юк.

– Хәзер газетаның дизайны үзгәрде, фотолар зур форматта бирелә башлады. «ШК»ны укучыларның күпчелеге өлкән буын икәнлеген исәпкә алсак, үзгәрешләрдән канәгать булмаучылар да юк түгелдер…

– Безнең әле шрифт та, юл аралары да зурайды. Шулай да бездә бер полоса күләмендәге материаллар чыккалый, моны бүгенге көндә бик үк уңай күренеш түгел дип саныйм. Газетада һава барлыкка килде, укуы җиңелләште, дигән сүзләр булды. Бу – укучыларыбыз фикере. Дизайн начар дигән бер сүз дә ишетмәдем. Бу дизайнның актык версиясе дигән сүз түгел бит әле, камилләшү юнәлешендә эшләячәкбез. Мәсәлән, инфографика кертергә кирәк.

Укучыларның язмаларын басудан да туктамадык. Бәлки, безнең клубта фәлән очрашу узды, дигән хатлар азайгандыр. Андыйлар урынына фикерлерәк язмалар кереп бара.

– Июнь аеннан башлап, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкарасыз. Җитәкче камытын салып куеп торып, үзегезнең дә язасы килгән чаклар буламы?

– Була, планнар да бар. Тик әлегә эшнең башы гына. Оештыру эшләре бик күп вакытны ала. Тора-бара вакыт ягы җайга салыныр, күбрәк һәм күләмлерәк язмалар яза башлармын, дип уйлыйм. Әлегә үзем язмасам да, күпмедер дәрәҗәдә иҗат итәм. Һәр язманы үзем карап чыгам, газетадагы һәр хәреф минем аша уза.

– Сезне баш мөхәррир итеп куйганда, төрле гайбәтләр булды. Хәзер ул сүзләргә күз төшәме?

– Күз төшә, йөрәк төшми. Юкса, эшләп булмас иде. Кем турында кем нәрсә әйтми? Сөйлиләр икән, димәк, кеше кызыклы, димәк, аңа битараф түгелләр. Бәлки, биш ел элек булса, йөрәккә дә бәргән булыр иде. Яшь барган саен, акыл да үзгәрә. Сөйләсеннәр. Кемдер нәрсәдер әйткәнгә карап, мин яхшырак та, начаррак та булмыйм.

Минем әти-әнием бар бит, шуларның йөрәгенә тимәсен, дип кенә борчылам. Ә калганы өчен бер чәч бөртегем дә селкенми. Мин үземнең нәрсә эшләп йөргәнемне беләм. Шуңа күрә Ходай каршында да, үз алдымда да намусым чиста.

«ПОПСА ТҮГЕЛ, ИЛҺАМ ШАКИРОВ КИРӘК»

– Бүгенге заманда матбугатка, аеруча милли басмаларга, күсәк төшеп кенә тора: яшьләр кәгазь форматындагы газета укудан читләшә, менә хәзер язылу бәяләре дә артты. Шушы фонда газета чыгару авырмы?

– Җиңел түгел. Яшьләрне җәлеп итү өчен, әйткәнемчә, интернет газетаны көчәйтергә уйлыйбыз. Анда фото һәм видео урнаштыру мөмкинлеге дә булачак, газетага сыймый калган язмалар да эленәчәк. Интернет авыл җирендә бик югары дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә кәгазь варианттагы газета алып укудан да кискен читләшмәсләр дип ышанам.

Әлбәттә, эшкә урнашканда, һәркем бер ай эчендә революция ясыйм дип хыялланадыр. Тик алай тиз генә булмый шул… Синнән генә тормаган әйберләр дә бар. Безнең максат – элеккеге укучыны да саклап калу, яңаларны да җәлеп итү. Укучылар, газетаны укыйбыз, дип шалтырата, журналистларыбыз ишетеп кайта, имеш, кемдер газетага язылмаган, күршесеннән алып укыган да бик ошаткан, үземә дә язылырга кирәк әле, дигән. Андый сүзләр канат куя.

Бәяләр, чыннан да, кыйммәтләнде. «ШК»ның атнага өч тапкыр чыга торганы – 780, бер тапкыр чыга торганы 354 сум. Бер караганда, шундый зур сумма кебек. Әмма ул бит ярты елга язылу бәясе, бер айга гына түгел. Аның каравы, бер язылып куясың да, ярты ел буе газета укыйсың.

– Берәү әйтә, татар газетасы биш елдан үлә, ди, икенчеләр ун ел гомер юрый. Сезнең фараз?

– Үземне эксперт дип санамыйм. Шунысын гына әйтә алам: әле газета укылачак. Район газетасы булса да калачак. Бәлки, федераль басмаларның хәлләре төбәк матбугатына караганда мөшкелрәк булыр. Бәлки, киресенчә күтәрелеш күзәтелер. Берара без китап укуны бөтенләй оныткан идек. Ә хәзер китап кибетеннән кеше өзелми. Берара попса тыңлауга күчтек, ә хәзер кешегә «Тәртип FM», Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова җырлары кирәк. Шуңа күрә әле бүген-иртәгә генә үлмәбез дип уйлыйм.

– «ШК»га килгәндә, газетада тәнкыйтькә дә урын булачак, дип белдергән идегез…

– Тәнкыйди материаллар чыгып килә һәм чыгачак та. Башка суккан кеше юк. Иләк бар, әлбәттә, тик ул акыллы дәрәҗәдә. Күсәк белән кизәнеп, менә сез шундый әшәке, дип әйтү генә тәнкыйть була алмый. Әгәр син проблеманы күрсәтеп, ике якның да фикерен җиткерсәң, менә анысы чын журналист хезмәте була. Мин «ШК» иң нык тәнкыйтьли торган басма булачак дигән максат өчен көрәшмим. «ШК» төрле караштагы фикерләр басылган, төрле темалар яктырткан матбага булырга тиеш.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

P.S. Бу мәкалә дәүләт карамагындагы басмага мәдхия уку түгел. Бездә сүз иреге бар, ләкин аны куллана белү осталыгы гына җитенкерәми, дигән минем аңлатмамны «ШК» эше белән раслады. Мин журналистиканы чын журналистика итеп күрергә хыялланган редактор буларак, бүген газетамда, «ШК»га, Гөлнара минем күптәнге дустым булганы өчен генә түгел, аны үзгәртә алганы өчен урын бирдем. Гөлнарага, ник, нигә кирәк иде инде дип, озак кына шалтыратмадым да… Үзгәртә алганын күргәннән соң гына котладым. Газетамда да искә алганым булды, төрле конкурсларда жюри әгъзасы буларак, кайбер район газеталарының эшен күреп сокландым, дидем. Монда да Гөлнараның «Татмедиа»дагы эшчәнлеге нәтиҗәсе дип аңладым…

«ШК» яңаруын дәвам итә. Мин инде «Шәһри Казан»га язылып куйдым. Рәсми матбугат арасында күңелемә ятышлы газета бүген шул. «БГ» укучылары да минем бәямне тикшереп карасын, үкенмәс. Бүген хатын-кыз редактор газетага иң талантлы журналистларны җәлеп итү белән мәшгуль. Рәмис Латыйпов, Илфак Шиһапов кебек азу ярган журналистлар «БГ»га килмәде, «ШК»га яза…

Татар матбугаты зур булып, көчле, зыялы булсак иде.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии