Журналистларга һөҗүмнәр арта

Шимбәгә каршы төндә ике билгесез кеше тарафыннан кыйналган “Коммерсантъ” газетасының сәяси–иҗтимагый темаларны яктыртучы журналисты Олег Кашин хәзер реанимациядә ята.

Кыйнау нәтиҗәсендә аның иякләренең сөякләре чәрдәкләнеп беткән, бер кул бармагының тырнак урыны төптән үк кубарылган, аягы сынган. Узган көнне аңа бер операция ясалса, якшәмбе берьюлы дүрт операция барган. Newsru.com язуынча, табиблар баш артында сынган сөякне алырга тырышкан, кыйналган аяк сөякләрен рәткә китергән, сынган ияген “җыйган” һәм үпкә сулавы өчен трахеяга җайланма урнаштырган. Табиблар дүшәмбегә кадәр Олегның “ясалма йокыда” калачагын әйтә.

Президенты генераль прокурор Юрий Чайка һәм эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка бу һөҗүмне тикшерүне махсус контрольгә алырга йөкләмә бирде. Ләкин күпләр җинаятьнең ачылачагында шикләнә. Чөнки Русиядә журналистларга һөҗүм очраклары даими булып тора. Владислав Листьев, Анна Политковская, Наталья Эстемирова, Михаил Бекетов шуларның берничәсе генә.

Журналистларга һөҗүм итүчеләрнең җаваплылыкка тартылмавы халыкара оешмаларны да борчуга сала. “Чикләрне белмәүче хәбәрчеләр” һәм “Журналистларны яклау комитеты” Русия җитәкчелеген гаеплеләрне җавапка тартырга чакырды. “Журналистларны яклау комитеты” оешмасы башкарма җитәкчесе Дҗоэль Саймон: “Журналистларга каршы җинаятьләрнең ачылмавы Русиядә җаваплылыктан курыкмау мохите тудырды”, – дип белдерде.

“Коммерсантъ” газетасы баш мөхәррире Михаил Михайлин Олегка һөҗүмне аның журналист эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Чөнки һөҗүм итүчеләр аның акчасын да, янында булган кыйммәтле техникасын да алмаган.

Олег төрле яшьләр оешмалары турында тикшерүләр алып барган, Химки урманы мәсьәләләре хакында язган. Август аенда Кремль тарафлы “Молодая гвардия” хәрәкәте сәхифәсендә Владислав Ловицкий дигән кеше “Коммерсантъ” газетасының кайбер авторларын “урам экстремистларына медиахезмәт күрсәтүдә” гаепләп, аларны “дошманнар” дип атады. Аерым алганда, бу исемлеккә Олег Кашин һәм Дмитрий Бутрин кергән иде. Шунда ук Кашин фотосы янында “Җәзасын алачак” дигән язу да урын алды.

Кыйналыр алдыннан соңгы булып Кашинны күргән Мәскәү фотографы Максим Авдеев әйтүенчә, Олег “Молодая гвардия” вәкилләре язмаларына игътибар итмәгән. Чөнки мондый “рәхимсез” белдерүләрне яшьләр хәрәкәте шактый журналистларга яудыра.

ТАТАРСТАНДАГЫ ЖУРНАЛИСТЛАР ИМИНМЕ?

Олег Кашинның каты кыйналуы Казанда да күпләрне тетрәндерде. Татарстандагы журналистларга да куркырга нигез бармы һәм берәр хәл булган очракта, аларны кем яклар?

Язган әйбере өчен зур зыян күргән кешеләр арасында, беренче чиратта, Президентының элекке сүзчесе һәм китаплар авторы Ирек Мортазинны атап буладыр, мөгаен. Ул үзенең интернеттагы сәхифәсендә Президентының үлеме турында хәбәрләр чыгуын язган иде. Соңыннан аны шушы язу һәм элегрәк чыккан китаплары өчен судка бирделәр. Ул яла ягу, каршылыкка чакыруда гаепләнде һәм иректән мәхрүм ителде.

Бәйсез журналист Искәндәр Сираҗи машинасының яндырылуы турында билгеле. Ул янаулар булуы турында гел әйтеп килә. Искәндәр Сираҗи бу хәлләрне журналистик тикшеренүләре белән бәйли.

Әмма Татарстандагы башка бик күп хәбәрчеләрнең мондый кыен хәлгә очравы турында ишетелгәне юк, Татарстанда 500ләп төрле мәгълүмат чарасы, аларда эшләүче хәбәрчеләр армиясе булса да. Кайбер белгечләр моны Татарстанда кыйнарлык әйберләр язылмавы, андый кыю журналистлар булмавы белән аңлата. Бәйсез журналист Искәндәр Сираҗи Татарстандагы 99% хәбәрчегә бернинди куркыныч янамый, дип саный.

– Бүген Татарстанда тотып кыйнарлык эшләр эшли алган журналистлар бармак белән генә санарлык. Калганнары тыныч яши ала. Алар шулхәтле тыныч ки, биналарын сатып җибәргән вакытта да, алар дәшми кала белде. Әле тагын конструктив хезмәттәшлекне дәвам иттерү турында матур хатлар яздылар. Ә берәр тәнкыйди мәкалә яздылармы? Нәрсә шәһәрдә тәнкыйтьләрлек әйберләр юкмы? Шуңа күрә ул журналистлар үзләрен имин хис итә ала. Бары 5-6 кешегә генә куркыныч янарга мөмкин. Аларга инде һәрвакыт телефоннан әйтеп, үгет-нәсыйхәтен биреп торалар. Кая барырга кирәген дә, ни эшләнәчәген дә әйтәләр. Анысы бар. Әмма аңа карап кына, яклау табып буламы? Үзен-үзе яклый алмаган Журналистлар берлегеннән яклау табып булачакмы? Татарстанда журналистка бер-бер нәрсә булса, беренче чиратта, аның турында дәшмәскә, аннан соң үзен гаепле калдырырга тырышачаклар. Беркемнән дә яклау табып булмаячак. Журналист әгәр дә эшли икән, ул алдын артын карап торырга тиеш түгел”, – ди Искәндәр Сираҗи.

“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка да заманында телевидениедә әзерләгән тапшырулары өчен үлем белән янаганнар.

– Бу хәл 1997 елда була, ул вакытта гаиләм өчен шактый борчылырга туры килде. Телефоннан берничә тапкыр шалтыратып, озак яшисе калмаганны әйттеләр. Аннан соң да кисәтүләр булды, әмма Аллага шөкер, яшим. Гомумән, матбугатында глобаль масштабтагы проблемалар сирәк күтәрелә. Мәскәү журналистлары зур сәяси темаларга яза, әмма алар артында зур кешеләр, оппозиция тора. Бездә бит аның оппозициясе дә, яклаучы да юк. Тик бүредән куркып, урманга йөрүдән туктамыйбыз, – диде ул.

“Шәһри ” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин да журналистларга, бигрәк тә татар мәгълүмат чараларында эшләүчеләр иминлегенә куркыныч янамый дигән фикердә тора.

– Татарстандагы журналистларның һәркайсының үз-үзенә тәнкыйть күзлегеннән карау бар. Нәрсәне әйтергә ярый, нәрсәгә тияргә ярамый икәнен алар бик яхшы белә. Бигрәк тә татар журналистлары. Күп нәрсәләрдә бик тә сак эш итәбез. Рус журналистикасында, бигрәк тә чит ил хәбәрчеләре арасында кирәгеннән артык сак эшләү юк дәрәҗәсендә, ә без инде үзебезгә, халкыбызга хас сыйфаттан чыгып, күп нәрсәгә түземрәк карыйбыз.

Безгә дә: “Бу әйберне нигә болай яздыгыз?” дип әйтүчеләр бар. Алар аны русчага тәрҗемә итеп укый, тәрҗемә иткәч, ул бөтенләй үзгәреп куя.

Татар журналистлары бернәрсә дә язмый дип әйтмәс идек, хосусый газеталар да, дәүләт матбугаты, радио-телевидение – һәрберебез тыпырчынабыз, нәрсәдер әйтергә телибез. Милләтне, дәүләтне саклыйсыбыз килә. Ләкин аның нәтиҗәсе бик сизелми, – ди Мансур Мортазин.

Ландыш ХАРРАСОВА, Бикә ТИМЕРОВА.

“Чак–чак” “Чәкчәк”кә әйләнерме?

Татарстанда 2013 елгы Универсиадага хәзерлек тулы көченә бара. Әмма башкалага килгән кунакларга биреп җибәрерлек өстенә татарча язылган яисә “Татарстанда эшләнгән” тамгалы күчтәнәчләр һәм бүләкләр юк дәрәҗәсендә.

Берәр җиргә баргач, нинди дә булса ризыкны күчтәнәч итеп алып кайтырга тырышабыз. Русия күләмендә “өченче башкала” дип йөртелгән Казанда, ничектер, күчтәнәчләр мәсьәләсенә игътибар җитми. Бер караганда һәр кибеттә тулып торырга тиешле бу товарның урынын белмәсәң, җиңел генә табармын димә. Булганнарының да күбесендә милли татар ризыкларының исеме “Чак–чак” кебегрәк русчага әйләндерергә тырышылган.

Петербургтан Казанга кунакка килгән исемле татар егете үз шәһәренә кайтыр алдыннан “Пятерочка“ кибетенә күчтәнәчләр алырга кергән.

– Казан кибетләре бик бай, анысы сүз дә юк. Әмма гади генә конфет–прәннекләрнең Казанда җитештерелгәнен табып булмады. Кайберләре биредә әзерләнсә дә, исеме бары тик рус телендә генә язылган. Өйдәгеләргә чит өлкәдә эшләп чыгарылганын яисә рус телендә язылган тәм-том алып кайтсам, алар миннән көләчәк бит инде. Татарстанга хәтле бардың, шунда эшләнгән, татарча язылган күчтәнәч табып булмадымыни диячәк. Әлбәттә, Казан кибетләрендә бик тырышып эзләсәң, татарча язылганнарын табарга буладыр да, бәлки. Әмма үзем кергән берничә кибеттә аларны күрмәдем, – ди ул.

Салават алган күчтәнәчләрен берәм–берәм күрсәтеп, аларның һәрберсенә аңлатма да бирде. “Әниләргә “Татарстан”, “Казан” дигән сүзләр язылган күчтәнәчләр алып кайтырга җыенган идем. Эзли торгач, шул кибеттән “Нан Казанский” исемле конфет–печенье таптым. “Казанский” сүзе булганга алдым инде. Кекска карасаң, исеме “Уфимский новый” дигән. Башта аны Уфадан килгәндер, дип уйлаган идем. Казанда чыккан икән. Ә менә бу – хәләл казылык, “Султанская” дип аталган. Пенза шәһәрендә чыккан. Прәннек алдым, “Тульский” дигән. Туладан хәтлек килеп җиткән. Чәйләр дә алдым, Рязаньда чыккан. “Казан”, “Татарстан” дип язылганнарын тиз генә табам димә. Бу күчтәнәчләрдән бер дә канәгать түгелмен. Алган әйберләр арасында “Ах” итәрлекләре булмады”, – ди Салават.

Райнур ШАКИР

Русиядә кем хуҗа?

Президентлык дилбегәсен Медведевка тапшырганнан бирле “Русиядә кем башрак?” дигән сорау күпләргә тынгы бирми.

4 ноябрьдә Forbes журналы дөньяның иң куәтле кешеләре исемлеген игълан итте. 68 кешелек бу исемлектә Путин 4нче урында, Медведев – беренче унлыкта да юк. Путинның Медведевтан өстәрәк торуын Forbes болай аңлата: “Премьер–министр Путин үзе Президент итеп билгеләгән Медведевтан күпкә куәтлерәк. КГБның элекке офицеры 2012 елда зур ихтимал белән янә Президент булачак. Күптән түгел интернетта “Путин–2012.рф” сәхифәсе дә теркәлде.

Медведев – 12нче урында. Forbes язуынча, соңгы вакытта ул шактый мөстәкыйльлек күрсәтә: куәтле Мәскәү мэрын урыныннан алды (Лужков, Путин әйбәтрәк Президент, дип ычкындыргач), АКШ дошманы Уго Чавеска атом станциясе төзеп бирергә вәгъдә итте, Америкадан куылган ун Русия шпионына югары бүләкләр тапшырды. “Шуңа карамастан дилбегә Путин кулында”, – ди Forbes. Иң куәтлеләр исемлегендә Русиядән тагын бер кеше бар – Игорь Сечин (52нче урын). Вице–премьер һәм бер үк вакытта (ЮКОСны “кабып йоткан”) “Роснефть” ширкәтен контроль итүче бу кешене Forbes “Җир шарында иң куркыныч кеше”, – дип атый. Ходорковскийны төрмәгә нәкъ менә ул утырткан дип саный күпләр. Financial Times басмасы аны “Русиянең Ришельесы” дип атый һәм 2012 елда Президентлыкка нәкъ менә аны фаразлый.

Ә менә беренче урынны Forbes журналы быел Кытай җитәкчесенә биргән. АКШ президенты Барак Обама – икенче урында, Согуд патшасы – өченче.

Дөньяның иң куәтле кешеләре (беренче унлык):

1. Ху Цзиньтао (Кытай җитәкчесе)

2. Барак Обама (АКШ президенты)

3. Абдулла (Согуд патшасы)

4. Владимир Путин (Русия премьер–министры)

5. Бенедикт XVI (Рим папасы)

6. Ангела Меркель (Германия канцлеры)

7. Дэвид Камерон (Британия премьер–министры)

8. Бен Бернанке (АКШ үзәк банк рәисе)

9. Соня Ганди (Һиндстанның Милли Конгресс җитәкчесе)

10. Билл Гейтс (Microsoft ширкәтенә нигез салучы)

Исемлектән күренгәнчә, куәтле булу өчен акча гына җитми икән. Дөньяның иң бай кешесе – Мексика магнаты Карлос Слим – 22нче урында гына. Шул ук вакытта, Facebook челтәренә нигез салган 26 яшьлек миллиардер Марк Цуккерберг БМО генераль секретареннан да куәтлерәк.

Али ГЫЙЛЬМИ

Бәйрәмнәр артты, кимеде

Республика конституциясе көне шимбә көнгә туры килгәнгә, Татарстан 8 ноябрьдә ял итте. Дәүләт Шурасы депутатлары Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көнне Республика көне итеп кенә үткәрүне рәсмиләштерде.

Татарстанның “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы канунына үзгәрешләр кертелде. Хәзер Татарстанда ял итә торган дүрт бәйрәм бар. Республика көне (30 август), Татарстан конституциясе көне (6 ноябрь) һәм Корбан бәйрәмгә Ураза бәйрәме өстәлде. Моңарчы Ураза гаете рәсми ял көне булып саналмады.

Канун нигезендә 2011 елның 26 апрелендә Туган тел көне бәйрәм ителә башлый. Әмма халык ул көнне ял итми. 21 майда Идел Болгарында ислам динен кабул итү көне исә истәлекле көн булачак. Әйтергә кирәк, Татарстанда ислам динен кабул итү – бердәнбер истәлекле көн.

Шулай да аптырашта калдырганы: Дәүләт Шурасы депутатларының 30 августны – Татарстан суверенлыгын кабул итү көнен Республика көне итеп рәсмиләштерүләре. Дөрес, Татарстан җитәкчелеге соңгы вакытта сүзеннән өркеп торды. Шуңа махсус рәвештә 30 августта Шәһәр көне дигән бәйрәм уйлап чыгарылды.

Дәүләт Шурасы депутатларының суверенитет көнен Республика көне дип рәсмиләштерүләрен аңлап була. Чөнки Татарстан Бәйсезлек көнен чын мәгънәсендә 2004 елга кадәр бәйрәм итте. Әмма 2004 елның 30 августында Татарстан Президенты “Эхо Москвы” радиосы белән әңгәмәсендә: “Татарстан 30 августта Республика көнен билгели”, – дип ачык итеп әйтте. Шуннан соң суверенитет сүзен кисү-кырку башланды. Әйтергә кирәк, бу эшне Татарстан хакимияте Мәскәүгә ярар өчен үзе башлап җибәрде, моның башында, ягъни Татарстанны гади төбәккә әйләндерү эшендә үзе торды. Алай гына да түгел, Шәймиев ул вакытта биргән әңгәмәсендә беркайчан да “бәйсезлек” сүзен әйтмәвен дә искә алган.

– Без 30 август – Казан бәйрәме генә булып калыр дип курыккан идек. Шулай да Республика көнен бәйрәм итәләр. Беркайчан да бәйсезлеккә ышанмадым. Суверенитет кабул итү – үз-үзебезгә хуҗа булу дигәнне аңлата. Бер империянең дә халыкка бәйсезлек биргәне юк әле. Әмма республика, суверенитет сүзе яшәргә тиеш, -Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллин.

Татарстан хакимияте халык алдында Мәскәү белән чәкәләшеп маташса да, сәяси вакыйгалар килешенгән сценарий белән барганга охшый. 2008 елда элекке Президент Шәймиев милли телләрне кысрыклаган 309нчы федераль канун Татарстанда гамәлгә кермәячәк, дип мәскәүләргә каршылык күрсәтте. Әмма эштә киресе булды. Канун Татарстанга үтеп керде. “Президент” атамасын бетерүдә дә шул хәл күзәтелүе ихтимал. Күзәтүчеләр фикеренчә, Татарстанның гадәти Русия төбәгенә әйләнә баруы Республика көне “тугач” башланды. Хәзер исә “Президент” атамасы өчен тарткалаш булмаячак. Чөнки Татарстан сәяси, милли өлкәдә яулаган уңышларын тулысынча биреп бетереп, бай компанияләрне генә үз кулында калдырырга уйлый.

Татарстан белән бер вакытта, аннан соңарып дәүләт суверенлыгы декларацияләрен кабул иткән республикалар исә бәйсезлек көнен билгели. Аларда бу көнне Республика көненә әйләндерү омтылышы юк. Русия тарафыннан 2008 елда танылган, башта Грузия эчендә булган Абхазия белән Көньяк Осетия дә суверенитет декларациясен кабул итүне бәйсезлек көне итеп бәйрәм итә. Татарстан түрәләре исә Суверенитет көнен тулысынча Республика һәм Шәһәр көненә әйләндерү өчен, хакимияткә Путин килгәннән бирле тырыша.

Саша ДОЛГОВ

Комментарии