- 09.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Әгәр үзем быел руль артына утырмасам, минем өчен бензинга бәяләр арту гадәти хәл булыр иде. Рәхәт бит: районда берәр җиргә барасың икән, «попутка»га гына чыгасың, ул, гадәттә, таныш кешең була һәм акча алып тормый. Шәһәргә барганда исә, 100 сум акчаңны түлисең һәм бер борчылмый барып та җитәсең. Ләкин хәзер үз кесәмә суга башлады шул бәя артулар.
Интернет челтәрендә казынып утырганда, кызыклы гына агитациягә тап булдым. Ул түбәндәгедән гыйбарәт.
Бензин бәяләре гел-гел артудан туйган бер төркем машина йөртүчеләр бәяләр артуга каршы көрәшнең үз ысулларын тәкъдим итә. Алар фикеренчә, бәяләр артудан туктамаячак һәм бик тиздән бензин бәясе 30-40 сумга җитәргә мөмкин. Моңа чик куярга кирәк. Ничек итепме?
Берничә ай элек Европада шоферлар «Бер көнгә ягулыктан баш тарт!» исемле акция уздырган. Әмма ягулык җитештерүчеләр алардан көлгән генә. Көләрлек тә шул: ягулыклары бетсә, автомобиль хуҗаларына теләсә-теләмәсә дә «заправка»га барырга туры киләчәк бит… Бер көнлек акция белән генә бу проблеманы хәл итеп булмаганын шулчак аңлаганнар һәм, әлеге акция нигезендә, тагын да нәтиҗәлерәк яңа идея туган да инде. Идеянең авторлары, машина йөртүчеләрне 2 ай дәвамында үз регионнарының иң көчле, иң бай ягулык салу станциясеннән дизель ягулыгы да, бензин да сатып алмаска чакыра. Мисал өчен, «Лукойл» АЗСларын сайладык, ди. Кайда гына булуыңа карамастан, «Лукойл»ны урап узарга тиеш буласың. Әгәр айлар дәвамында ягулыгын сатып алмасалар, әлеге идеяне уйлап табучылар фикеренчә, сатучы һәм җитештерүче бәяне киметергә мәҗбүр булачак. Әгәр инде иң алдынгы компания бензинга бәяләрне төшерсә, башкалар да теләсә-теләмәсә дә аларга кушылачак.
Үз идеяләрен интернет челтәре ярдәмендә миллионлаган кешегә җиткерергә тырыша яхшыга өметләнүче авторлар. Аларга инде 40000 кеше кушылган, бу сан көннән-көн арта гына бара. «Халыкларның бердәмлеге – менә нәрсә иң көчле корал», – диелгән бу белдерүдә. Бәяләр 16-20 сумга төшкәнче тырышу – аларның максаты…
Ай-һай, максатларына ирешерләрме икән? Бүген «АИ-92» маркалы бензинның литры 27 сум 90 тиенгә кадәр менде. Башта 27 сум 40 тиенгә үзгәргән булса, икенче көнгә 10 тиенен дә җайлап кына өстәп куйдылар, аннары тагын…
Интернетта казына торгач, иң арзанлы бензин Венесуэлада икәнен аңладым. Әгәр сез хәзер басып торасыз икән, зинһар, утырыгыз: Венесуэлада 1 литр бензинның бәясе – 70 ТИЕН! Венесуэла нефть җитештерә һәм экспортлый, үз халкы шуңа күрә рәхәттә яши. Иң кызыгы, бу ил җитәкчеләре бензинга бәя якын араларда күтәрелмәячәк, дип әйтә һәм, чыннан да, Венесуэлада бензин бәясе арту күзәтелми.
Ә бездә ничек? Гадәттә, Яңа ел башында җитәкчелек халыкны: «Бензин бәяләре артмаячак. Азык-төлек бәяләре дә шул килеш калачак», – дип тынычландыра башлый. Халык бәйрәмнәрдән айнып өлгергәнче исә, алар әйткәннең киресе күзәтелә: башта тиенләп-тиенләп, аннан сумнар белән башта азык-төлек бәяләре, аннан инде бензин бәясе үсә башлый. Көннәр язга авышканда, агачлар да яфрак ярган кебек, бәяләр дә язга таба шулай «яфрак яра». Аннан инде яз җиткәч, бераз борчыла башлаган кешеләргә тагын шул ук «Яңа ел әкиятен» сөйлиләр… Бу хәл ел саен кабатлана баргач, кешеләр дә күнегә төшә, ахры, бераз дулап алганнан соң, кабат мыштымланып кала.
Әгәр берәр көнне халыкка: «Коммуналь хезмәтләр өчен дә, азык-төлек өчен дә, бензин өчен дә бәяләр киметеләчәк», – дип әйтсәләр, мөгаен, халык акылдан шашар.
Әле ярый интернет бар, аның ярдәмендә тагын бер кызыклы мәгълүматка тап булдым: 2009 елның 19 октябренә «АИ-92» маркалы бензинның литры өчен уртача 22 сум түләгәнбез. Өч ел эчендә бу сан 5 сумга түгел, 3 сумга артса да, түзәр идек әле. Юк шул, алай ул кешелеклелек була, ә бу Русиядә, гомумән, күзәтелми торган сыйфат… Шул ук 2009 ел ахырына бензин бәясе уртача 43 тиенгә арзанайган да әле (уртача дип әйтәм, чөнки статистик мәгълүматларда шулай бирелгән)…
Русия тарихында авыр еллар дип саналучы 90нчы елларда бензин бәясе ни хәлдә булган соң?
Нәкъ менә 1990 еллар башында бензин бәясен арттырырга мәҗбүр итүче хәлләр була да инде. Хосусыйлаштырудан соң, бик күп көчле нефть монополияләре оештырыла. Бензин бәясен контрольдә тоту өчен шул чакта 2 карар чыгарыла. Шуның беренчесе буларак, нефть эшкәртүче компанияләр өчен махсус прейскурант булдырыла. Икенче карар нигезендә, компания үз илендә бензинга кытлыкны бетермичә, чит илгә нефть экспортлый алмый. Әмма бу ике карар да, «базар икътисадына туры килми» дигән сылтау ярдәмендә үз көчен югалта. Боларга карамастан, бензин бәясе 1994-1995 елларга кадәр әллә ни үзгәрми һәм халык кесәсенә сукмый. 2000 елдан башлап, бензин бәяләре «җанлана» һәм үсеш юлына күчә. 2002 елда Русия «ОПЕК» оешмасыннан чыга һәм бензин экспортлауны арттыра. Бензин бу вакытта 15%ка кыйммәтләнә… 2004 елның 10 аенда гына да бензин бәясе 40%ка арта… Аннан соңгы елларда да бәяләрнең кимүе күзәтелми.
Һаман бәяләр артуны экспертлар машиналарның күп булуы, шул рәвешле ягулыкка кытлык зур булу белән аңлата. Янәсе, бензин җитештерүләр аз, ә кулланучылар күп. Җәйгә таба, дачалар сезоны башлангач, бәяләр арту да шуңа бәйле икән. Соңгы тиеннәреңне саный-саный кабат «заправка»га юл тотарга мәҗбүр буласың… Алайса, нигә кыш көне бензин бәясе кимеми соң? Кышын күпчелек кешеләр машиналары белән йөрми, шул ук кар эрегәч кенә юлларга чыгачак пенсионерларны, дачаларга йөрүчеләрне генә мисал итеп алыйк. Сорау кими, ник бәя төшми соң?
Хәзер исә ярар-ярар дип торырга күнеккән буын картаеп бара, аңа алмашка үз киресендә тора торган яңа буын килә. Һәм күңелемнең кайсыдыр бер почмагы мине өстә әйтелгән акция нәтиҗәсез узмаячак дип тынычландырып тора. Чыннан да, бәлки, гел барысына түзгән машина хуҗалары тирән йокыларыннан уянып, гомерләрендә тик бер тапкыр гаделсезлеккә каршы көрәшкә күчәрләр. Бу көрәш бит корбаннарсыз гына узачак. Бернинди плакат тотып мәйданнарда йөрү дә, ачыктан-ачык агрессия күрсәтү дә нәтиҗә бирмәячәген һәркем аңлый. Андый очракта зыяны күбрәк тә булачак әле. Ә менә тыныч кына, бары акыл ярдәмендә көрәшсәң, аз дигәндә 1-2 сумга гына булса да, бензинны арзанайтып булыр кебек.
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.

Комментарии