Чүп кенә янмый…

Чүп кенә янмый…

Усаклык (Осиново) бистәсендә чүп яндыру заводы төзүгә каршы халык көрәше дәвам итә. 28нче октябрьдә, Казанда ишеп-ишеп беренче кар яуган көнне, мәсәлән чираттагы митингларын уздырдылар. Көн юеш һәм салкын булуга да карамастан, кеше шактый җыелган иде. Аны-моны абайлап өлгермәдем – кулыма бер кәгазь тоттырдылар – «Бу лотерея, митинг ахырында бүләкләр уйнатачакбыз, югалтмагыз, ахырга кадәр монда булыгыз», – дип аңлаталар. Ә мин лотереяның санына карыйм – 224нче булып килгәнмен. Сәхнә тирәсенәрәк барып, тирә-яктагы матур лозунгларны укыштырам. Берсе аеруча да ошады: «Инвестор, иди на йух со своим МСЗ!» – диелгәне…

Кулымдагы лотереяны әйләндереп-әйләндереп, шуны уйлап тордым: «Афәрин, Усаклык активистларына. Халыкны җәлеп итү, таралышмасын өчен саклап тотуның нинди үзенчәлекле ысулын уйлап тапканнар бит – лотерея!» Лозунглары да кызыклы. Кызыклы да, кызганыч та. Усаклык бистәсендә яшәүчеләрне борчыган сорау чара ахырына кадәр плакатта эленеп торды: «Татарстан хакимияте чүп яндыру заводын төзергә рөхсәт биреп, безне ничә сумга сатты икән?»

Янәшәдә генә бер ханым йөри. Кулында тартма. Ә тартмада язу: «Чиста һава сатам. Кыйммәт түгел. Әлегә» Монысы исә, активистларның митингта катнашучылардан әз-мәз ярдәм соравы. Кемдер илле, кемдер йөз сумын тартма эченә сала. Бер тиене дә юк-барга китмәячәк. Активистлар җыелган сумманы бәйсез экспертизалар уздыруга тотачак. Халык фикерен исәпкә алмасалар, бик тиздән төзелә башлаячак заводның никадәр зыянлы булуын дәлилләүче экспертизага, мәсәлән.

Татарстанда чүп яндыру заводын быелның октябрь аенда ук төзи башларга тиешләр иде. Инде ноябрь. Әлегә төзелеш башланмады. Ни сәбәпле – билгесез. Халык өметләнә: бәлки, кичектерерләр һәм ахыр чиктә ваз кичәрләр? Чөнки һәр кеше аңлый – бу завод төзеләчәк икән, аны ким дигәндә 22 ел кулланачаклар. Төзелгән әйберне сүттереп булмый. Аны төзеттермәскә кирәк.

Заводка каршы көн-төн көрәшүчеләр арасында юристлар да бар. Алар судларга йөри, инвесторның бу корылма турында биргән документларыннан гаеп эзли һәм аны табалар да. Үзләре бик яхшы аңлый – бу завод төзелгән очракта, Усаклык онкология оясына әвереләчәк. Мисалга Мәскәү өлкәсендә төзелгән 4нче чүп яндыру заводын китерәләр.

Мәскәүдәге бу заводка якын яшәүчеләр предприятиене яптыру өчен байтактан көрәшә. Чүп янганнан чыккан сөрем һәм төтен исенә чыдарлык түгел, диләр. Бу иснең организм өчен файдалы булмавын әйтеп тормасаң да билгеле. Әмма бу – ярты бәла. Пластиклар янган вакытта бүленеп чыккан диоксиннар иснең үзеннән дә хәтәррәк. Аларны борын белән сизеп-тоеп булмый, ә организмга салган зыянын билгеле бер вакыттан соң сизәчәксең – тән тиресе, бавырларга зарар сала, онкология китереп чыгара. Бу завод турында шактый өйрәнгән һәм белгән активист – юрист Елена Бикташева әйтүенчә, заводтан биш чакрым ераклыкта яшәүчеләр үзләрен тәмугта кебек хис итә. Иртәләрен йокыларыннан уянган вакытларында авызларында – химикат тәме, урамда – сары төтен сөреме.

– Әйе, алар бу исне көн саен иснәргә мәҗбүр. Шуның аркасында, өлкән кешеләр арасында гына да монда яшәүчеләр онкология белән 4 тапкыр ешрак чирли башлаган. Шуңа күрә иптәшләр бу заводны төзүләренә юл куйса, бу үзебезне генә түгел, балаларыбызны да харап итү булачак дигән сүз. Бу – җинаять, – дип сөйли ул. Һәм шуны да искәртә – Казанда төзеләчәк завод Мәскәүнекеннән дә куркынычрак булачак.

– Мәскәүдәге 4нче чүп яндыру заводы һавага 530 тонна зарарлы матдә таратса, бездә төзеләчәк заводта моның күләме 670 тонна булачак. Шулай каралган. Һәм моның өчен Роспотребнадзор да, башка оешмалар да аларга бер сүз әйтми. Бар да тәртиптә, ди. Күз алдына китерәсезме, моның нәтиҗәсе нинди булачак?

Усаклыкта яшәүчеләр болай да, чиста һава сулыйбыз, дип мактана алмый. Казан-Оргсинтез аркасында монда яшәүчеләр җәй буе диярлек химия исе иснәп яши. Чүп өстенә чүмәлә, дип завод та төзеп куйсалар, моннан күченеп китәсе генә кала, ди алар. Ләкин анысы белән дә проблема – бик күченеп китәр идең, Усаклык бистәсендәге һәм аңа якын урнашкан Салават күпере комплексындагы йорт-фатирларны инде бүгеннән үк сатып алмый башлаганнар. Чүп заводы белән бәйле киеренке мәсьәләгә нокта куелмый торып, бу урыннан торак сатып алырга теләүче юк. Һәм әгәр дә бу мәсьәлә халык файдасына хәл ителми икән, ул очракта Усаклыкта яшәүчеләрнең милекләре, завод төзеләчәк, дигән хәбәр чыккан көнне үк өч мәртәбә арзанаячак, диләр.

Менә шуңа күрә дә Елена Бикташева һәм башка активистлар чүп яндыру түгел, чүп эшкәртү заводы төзелсен, дип таләп итә. Куркыныч калдыклар белән беррәттән бөтен чүп-чарны яндыруның юньле әйбер булмавын аңлыйлар. Экология фәне укытучысы Владимир Шушков, мәсәлән, чит илләрдә алмашка чүпне ЯНДЫРУ түгел, ЭШКӘРТҮ заводлары килүен сөйли.

– Чүп яндыру заводының зарарлы булуы турында бөтен кешегә аңлашыла, ә менә хакимияттәгеләр аңламый. Ни өчен? Чөнки алар өчен халык сәламәтлеге мөһим түгел. Чүп яндыру заводын алмаштырырдай корылма юк түгел, бар. Көнбатыш илләрендә, әйтик, чүпне яндырмыйлар, эшкәртәләр, – ди ул.

Мондый үрнәкләр Русиянең үзендә дә бар. Мәсәлән, май аенда Нижегородск өлкәсенең Дзержинск шәһәре астында чүпне чүпкә аеручы комбинат төзелгән иде. Ул бик зур, өч шәһәрнең чүбен аера. Ә аерылган чүпне яндыруның кирәге юк, аны эшкәртеп тә була. Җитмәсә, бу комбинат безнең Казанда төзеләчәк корылма кебек акча убыры түгел – 1 млрд 200 миллион сумлык кына. Казандагы чүп яндыру заводын төзү өчен исә Мәскәү инвесторы 28 (!) миллиард сум акча сорады. Менә кая китә халыкның пенсияләре. Пенсиягә чыгу яшен бишәр елга озайтканнар иде, янәсе, акча юк. Ә халык өчен файдасына караганда зыяны күбрәк булырдай корылма төзергә илебезнең акчасы, Аллага шөкер, җитәрлек.

– Саратов шәһәрендә дә хәзерге вакытта чүп эшкәртү заводы төзелә. Анда да чүпне яндырмыйча гына эшкәртәләр. Аннан соң табигый газ, ашламалар һәм төзелештә кулланыла торган композит порошогы алына. Ләкин хакимиятнең Казанда мондый файдалырак һәм зыяны аз булган корылма булдырасы килми. Чөнки, дөресен әйткәндә, кеше сәламәтлегенә төкереп бирәләр, – ди Владимир Шушков.

Халык инде бер елга якын чүп яндыру заводының зарарлы булачагын исбат итәргә тырышса, миллиардларны җилгә очырырга әзерләнүче инвестор галиҗәнапләре исә киресен исбатларга тели. Юк инде, ди, үлмисез, зарарлы матдәләр дә чыкмаячак һавага, чөнки, янәсе, документлар тәртиптә, экспертизалар эшләнгән… Әмма активист юристлар бу материалларны өйрәнгәч, уртак нәтиҗәгә килгән – заводның зарарсыз булуы турында сөйләүче документларда аңлашылмаган, дөрес булмаган урыннар шактый:

– Бу документлар – фикция. Халыкны алдау. Том-том документны өйрәнгәннән соң, андагы күз буяуларны җитәрлек таптык. Инвесторны судка бирәчәкбез. Шундый судларның берсен җиңеп чыктык та инде – завод төзелеше белән бәйле территориаль схема инкарь ителде. Кызганычка, хәзер мәгълүмат чаралары халыкның башын бутый – телевидениедә сөйләгән сүзләргә ышансаң, чүп яндыру заводы булмаса, без чүпкә батып үләчәкбез. Юк, бу дөрес түгел. Чүпне яндыру – якын тирәдә яшәүчеләрне үтерү. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый, – ди активистлар.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии