На-а, бахбай!

Тата исемле ат «Сысысыр» дигән утарда озак яшәде. Моны яшәү дисәң, хәтер калыр. Көн-төн эшләтәләр дә тугарып утарга куып кертәләр. Өстәвенә, ахырдан бик каты сүгенеп, чыбыркы белән сугып куялар. Бераз утар капкасы төбендә рәнҗеп торганнан соң, бүтән атлар янына килеп, исәнлек-саулык сорашырга гына хәле кала иде аның.

Башко исемле ахиренең дә көннәре шулай үтә. Чыбыркылап, тән-җан җәрәхәтләре әрнүеннән калтырап йөргәннәре күп булды. Бүтәннәргә караганда күбрәк эләгә иде шул аларга. Нефть ташып йөргәндә түзә алмыйча тәртәгә типкәләгән чаклары булмады түгел, булгалады. Күпме ташырга була? Ач карынга күп ташып булмый бит. Икмәген дә ташыдылар, итен дә. Үзең тартып барган ризыгыңны үзең кабып карама әле син! Ачуың килми дә булмас.

Мари, Чуа, Яку, Бур һәм башка атлар хәлсезләнеп, кешнәмәс булдылар. Азәр, Эрмә, Үзбә, Латы исемле атларның еш кына дулап алган чаклары күп булды. Хәтта алар үзләренчә кешнәп тә алалар иде. Тата белән Башко кемнәргә дә ярамады. Кешнәсәң дә, Рыс атлары: «Что-за каля-маля?» — дип кенә җибәрәләр. Үзләре эшкә дә чыкмыйлар, әллә нинди ярамаган «су» эчеп, иләсләнеп яталар.

Менә беркөн утардагы барлык атлар җыелышып, утар киртәсен тибеп җимерергә булды. Рыс атларының теге суны эчкән чаклары: атлар утарның черегән киртәләрен тибеп аудардылар да киң далага чыгып ычкындылар. Тата белән Башко да Идел-Урал киңлекләрендә дөньяларын онытып байтак иркенләделәр. Рәхәт тә соң дилбегәсез, тәртәсез, камытсыз, ыңгырчаксыз йөрүе. Нинди үлән, яфрак чемченәсең килә — рәхәтлән! Үзләренчә кешнәп, үзләренчә пошкырып җәйләре көзгә керде. Карлар явып, кайры кимерергә калды. Тата белән Башкога бүтән утар эзләп озак йөрергә туры килмәде һәм алар «Росси» дигән утарга килеп эләгүләрен сизми дә калдылар. Тагын шул ук камытларын киеп, шул ук тәртәләр арасында тагын да авыррак йөкләр ташыта башладылар. Тик шунысы үзгә: кайбер атлар бу утарга эләкмәгән иде. Алар өчен дә эшләргә кирәк булды. Бераз башак бирә башладылар башлавын, үзләренчә кешнәргә рөхсәт бирделәр, ләкин йөгәнне салдырмадылар. Бәйсез, йөгәнсез, тышаусыз Идел-Урал буйларында йөрүләрен сагынды алар.

Нигә шулай булды соң әле? Алар иркендә иде бит. Ул хатирәләр төштә генә калыр микәнни? Нигә соң аларның үз утарлары юк? Әллә соң безнекеләр киртә тота белмиме? Тәлинкә тота белгәнне, киртә генә тота белерләр иде югыйсә! Әнә бит «Акыш» дигән утарда атлар менә дигән итеп яши. Эчәренә салкын суы бар, ашарына ашар улагы тулы, кешнәренә кешнәр теле җырлы.

Ә син, Тата, бәхетсез утарда яшисең. Әле тормышым хәйран дип башың чайкап торасың. Иркенләп чайкар идең дә бит — йөгәнең комачаулый. Әнә Башкога безнеңчә кешнәмисең дип авызлык каптырганнар, ә башкалар элеккечә эндәшми, күрә, саташа гына: кая теге киртә җимереп, йөгәнсез йөргән чаклары? Ми-ха-ха-ха! Бәйсезлек, на-а! Хайван!

Комментарии