- 10.02.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №6 (8 февраль)
- Рубрика: Архив
Оренбургта бөтен кеше дә шәл бәйли, диюләре арттыру түгел икән. Татар Каргалысы авылында булып кайтканнан соң инандым моңа. Биредә башлангыч класста укучы балалар да, хәтта кайбер ир-атлар да бәйли данлыклы «Ырынбур шәле»н. Хатын-кызлар турында әйткән дә юк инде…
Гөлниса апа Сөнгатуллина Татар Каргалысы авыл җирлегендә эшләп, узган ел гына лаеклы ялга чыккан. «Дәүләт эшендә эшләгәндә дә, өстәл астында булса да шәл бәйләп утыра торган иде. Төшке ашын тиз генә ашап алыр да бәйли башлаган шәленә тотыныр иде», – ди аның турында авылдашлары. Ә хәзер Гөлниса апа яраткан шөгыленә бөтен вакытын багышлый ала.
«Мин нәселебездә дүртенче буын шәл бәйләүче. Әнием 25 ел буе Оренбургта мамык эшкәртү артелендә эшләде. Миңа һәм өч сеңлемә кечкенәдән шәл бәйләү серләрен төшендерде. Әбиләр, әниләр кичләрен капка төбенә җыелышып, җырлый-җырлый шәл бәйләрләр иде, шулардан карап торып өйрәндем дисәм дә була. Беренче шәлемне 6 яшемдә үк бәйләдем. Сеңелләрем дә бәйли, тик бу эшкә минем кебек бөтен вакытларын багышламыйлар. Ике кызым бар, алар да шәл бәйли белә», – ди Гөлниса апа.
Күзем бәйләнә башлаган шәлләргә төшә. Бу кадәр нәфис итеп ничек бәйлиләр икән, дип, гаҗәпкә калып торуымны күргән Гөлниса апа: «Бер дә авыр түгел аны бәйләү. Теләк кенә кирәк», – дип куя. Һәм шәл бәйләү кагыйдәләре белән таныштырып китә. Шәл өчен кәҗәнең тарап алынган йоны кирәк икән. Кыркып алынганында кылы кала, ә аннан бәйләсәң, шәл тупас килеп чыга. Кәҗәдән тарап алынган йонны шәлчеләр «дебет» дип атый. «Беренче эш итеп, дебетне язабыз. Аннары шампунь салып, йомшак кына итеп юып алабыз. Аннан тагын язабыз. Шуннан соң берничә тапкыр шапалак белән шапалатабыз», – дип сөйли Гөлниса апа. Шапалак дигәне – бер-берсенә беркетелгән ике шома агач кисәге. Йонны шулар арасына кыстырып, үтүкләгән кебек эшләүне «шапалату» ди икән каргалылар. Шуннан соң йонны нәзек кенә итеп эрлиләр. Ул, чыннан да, бик нәзек була – үтә күренмәле диярсең! Аннары кибеттән сатып алынган киҗе-мамык җеп белән икесен бергә каталар, йомгак ясыйлар. Булды – шәл бәйләү өчен җеп әзер.
Беренче эш итеп, шәлнең уртасы бәйләнә. Анысы әзер булгач, читен бәйләүгә керешәләр. Монысы катлаулырак – төрле бизәкләр төшереп бәйлисе бит. «Мин шәлне бәйли башлауга, нинди бизәк төшерәсемне чамалыйм. Бизәкләре бик күп төрле аның! Өйрәнчекләр әзер схемадан карап бәйли», – ди Гөлниса апа.
Чите бәйләнеп беткәч, шәлнең уртасы белән бергә тоташтыралар. Аннары дүрт почмагыннан тарттырып, киергегә киертеп куялар. Шәл шунда бер тәүлек буе кибә, формасын ала һәм аннары еллар буе аны югалтмый, дип аңлата шәлчеләр. Шунысы да бар: мамык шәл нинди генә зурлыкта булмасын, аны кеп-кечкенә балдак эченнән чыгарып була!
Гөлниса апа сөйләгәндә гади генә кебек тоелган бер шәлне бәйләүгә 470 сәгать китә икән. Әле тагын күпме күз нуры түгелә! Әзер шәлне юмыйлар да, махсус күпертмиләр дә. «Электән калган бер гадәт бар: шәлне яңа яуган карга алып чыгып әвәләргә кирәк. Кар бөртекләре мамык арасындагы керне ала, шәл кабарып китә. Һәр кешенең үз җылысы бар. Шәл моны сизә һәм үз хуҗасының җылысын сеңдереп күперә. Шулай булганда, 20 елга кадәр чыдый ул», – ди Гөлниса апа.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Оренбург – Казан

Комментарии